Татар теленнән "Аергыч" темасына дәрес эшкәртмәсе, 6-нчы сыйныф.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

 6 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкэртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aergych.docx17.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема“Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.”

Максат: Аергычның җөмләнең исем белән белдерелгән кисәген ачыклавы;

  • аергычны җөмлә эчендә таный, таба белү күнекмәләрен булдыру.
  • табигаткә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Бурычлар: Җәенке җөмләләр буенча алган белемнәрне системалаштыру;

  • күрсәткечне таный белү күнекмәләре формалаштыру;
  • сөйләм телен үстерү;
  • мөстәкыйль эшләү,аралаша белү,янәшәдәгеләрне тыңлый белү күнекмүләре булдыру;
  • сүзлек составын баету;
  • бер-береңнең фикерен тыңлап кабул итә белү.

Дәрес тибы: Белем - күнекмәләрне куллану дәресе.

Предметара бәйләнеш:әдәбият,табигать белеме.

Җиһазлау: татар теле дәреслеге (Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныфы өчен дәреслек.- Казан Татарстан китап нәшрияты 2012 ел),презентация,ноутбук.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

1.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт булдыру.

Исәнләшү-сәламләшү.Дәрескә әзерлекне барлау.

Узган дәрестә өйрәнелгән җәенке җөмләләрне кабатлау

эшне эзлекле итеп башкарырга өйрәтү;

2.Дәрес материалына кызыксыну уяту-актуальләштерү.

Презентациядә ике җөмлә бирелә.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Сорауларга җавап бирү:

1.Ике җөмлә бер –берсеннән аерыламы?

2.Җәенке җөмләдә баш кисәкләрдән кала нинди җөмлә кисәкләре була?

Димәк,(нәтиҗәне укучылар әйтә)

Димәк ,иярчен кисәкләре дә булган җөмлә җәенке җөмлә була.

Аергыч,тәмамлык,хәл,аныклагыч

иярчен кисәкләр.

Димәк,дәрестә бүген иярчен кисәкләрнең беренчесен карыйбыз.

Шәхси: темага кызыксыну уяту;

Регулятив: - максатны билгеләү;

Коммуникатив:

-ишетә һәм тыңлый белү,

-бер-береңә аңлата һәм фикереңне дәлилли белү

3.Яңа тема буенча эш

Дәфтәргә числоны, теманы язып кую.

Аергычның сорауларын билгеләү,нинди сүз туркеме белән белдерелүен ачыклау.(Презентациядә

бирелгән җөмләләрдән чыгып)158 күнегү,79 бит.

Сораулар бирелә.


Җөмләләрне күчереп язалар.Анализ ясыйлар.

Сималтинус Раунд Тейбл структурасы буенча таратылган битләргә аергыч темасына кагылышлы сүзләр язалар.

Төркемдәге ике укучы башкарган эш белән таныштыра.

Нәтиҗә ясала.

Регулятив: күзаллау,фаразлау,чишү юлларын табу.

Танып белү эшчәнлеге:дөрес җавапны таба белү,проблеманы чишү.

Коммуникатив:сөйләүченең ялгышын табып төзәтә белү.

4.Күзләрне ял иттерү.

Презентациядә рәсемнәр бирелә.

Һәр укучы эшләгән эшен аңлатып бара

Сөйләм телен үстерү күнекмәләрен формалаштыру

5.Туган кыенлыкны табу,чыгу юллары

1.Иялек килешен искә төшерү

2.Сыйфат сүз төркемен,дәрәҗәләрен искә төшерү.

Төркемнәргә төрле җөмләләр таратыла.Һәр төркем нәтиҗә ясый .Димәк,аергычлар иялек килешендәге исемнәр,сыйфат,саннар,рәвешләр белән белдерелә.

1.Төркемнәрдә җөмләләр буенча фикер алышына,нәтиҗә ясала.

2.Иялек килешендәге исемнәр белән белдерелгән аергычларны табучы һәм калган төркемнәрнең җаваплары тыңланып, нәтиҗә ясала.

3.Иң соңгы төркем аергычның моделен төзи.

Аергыч



Сораулары ияртүче сүз сыйфат,

исем и.к.исем,

сан

рәвеш

Регулятив: яңалыкны кабул итә,саклый белү,аңлата алу күнекмәләре.

Коммуникатив:

кирәкле сорау бирә белү күнекмәләре булдыру.

6.Ныгыту.

Тик-тэк-тоу структурасы кулланыла.Табигать темасы буенча карточкалар таратыла.Терәк сүзләрне кулланып җөмләләр төзергә.Анализ ясарга.

1.Ямь-яшел.(Алмагачлар ямь-яшел яфрак ярды,чәчәк атты.

2.Җәйнең(Җәйнең күңелле,матур вакыты җитте).

3.Икенче (Икенче слива агачы да чәчәк аткан.

4.Көзгедәй(Көзгедәй су өстенә өянкеләр тезелгән)

Төркемнәрдә җөмләләр төзиләр. Икенче укучылар тактада җөмләгә анализ ясыйлар.Фикер алышалар.

Танып-белү: язкөне була торган үзгәрешләр.

Регулятив:алган белемнәрне системага салу.

7.Рефлекция,бәяләү этабы.

Нәрсә белдек?

Нинди нәтиҗәләр ясадык?

Укытучы белән теманы,схемаларны кабатлыйлар.Нәтиҗәләре, ачышлары белән уртаклашалар.Авыр үзләштерүчеләргә киңәшләрен бирәләр.Үзбәя

Комуникатив:узара аралашала,фикерләрен җиткерә,дәлилли,бәяләү күнекмәләре алалар.

8. Өй эше

1.161 күнегү.

2. “Язгы үзгәрешләр”темасына а)җөмләләр төзергә;

б) сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (6 сыйныф)

Рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (6 сыйныф)Төзеде: Әхмәдуллина А.Г. Әлмәт, МБОУ – “СОШ №6”Дәреc темасы: «Алсу» хикәясе белән танышу. Билгесез үткән заман хикәя фигыль....

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф (рус төркеме)

Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф (рус төркеме)...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Татар теле дәресләренә эшкәртмәләре7 сыйныф

Татар теле дәресләренә эшкәртмәләр...