Эссе "Минем һөнәри эшчәнлегем"
материал на тему

Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган кояш сыман

Тирә-юньне нурга күмүче

Ул - укытучы!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе "Минем һөнәри эшчәнлегем"20.97 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                       Эссе

                                                Минем һөнәри эшчәнлегем

                                                                  “Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы  

                                                                   белән берләштерә алса, ул –яңа заман укытучысы”

                                                                                                                                 Л.Н.Толстой

      Истә,барысы да истә...Әле кайчан гына Әниемнең ышанычлы кулларына тотынып,мәктәп бусагасын атлап кергән идем.Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә ап-ак хыяллар...

     Мәктәпне тәмамлаганга да дистәдән артык вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Хәзер инде үзем укытучы. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да,балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә ирексездән бала чагым күз алдыма килеп баса.Мәктәп елларының  якты хатирәсе җанымны җылытып тора.Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпне кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен дип үз-үземә сүз бирәм.

    Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыялллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул чакта формалаша икән.Әлбәттә, иң мөһим урынны гаилә тәрбиясе алып тора.Бу шулай булырга тиеш. Ләкин әлеге факт мәктәпнең ролен һич кенә дә киметми.Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре, аны характер буларак үстергән гадәтләре мәктәптә тагын да камилләшә төшә. Шул очракта гына мәктәп үз укучысының җәмгыятьтә үрнәк кеше буласына өметләнә ала.

Туган телебездә белем бирү    миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.  Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

    Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим  һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Мин сигез ел хезмәт дәверендә шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта. Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый.

    Һәр баланың үз мөмкинлеге… Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел. Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып, оештыру дифференциальләштерү баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.Педагогик осталыгымны күтәрүдә Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен куллану һәм В.Казыйхановның “Әхлак дәресләре” ярдәм итте.Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенгесе көндә Сингапур технологиясен куллану заманча.

     Минем бурыч – укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау,балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм, иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

     Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер шатлык. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Ә моның өчен армый-талмый эшләргә кирәк.

      Педагогик эзләнүләр юлына ышанычлы аяк басканда балаларның аңына йогынты ясарлык күп нәрсәләрне белергә, яңа программалар үзләштерергә, яңа техниканы өйрәнергә, энциклопедиялар, белешмәләр, кулланмалар укырга кирәк икәнен аңлыйсың. Карашлар, фикерләр, мөнәсәбәтләр арасыннан үзеңә кирәклесен, үз фикереңдәгесен сайлау кирәк.

     Хәзерге мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучыда педагогик осталыкның торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

    “Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул – оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул – яхшы табиб, ләкин пациентлары аңа дәвалаган өчен бик сирәк кенә рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л.Соловейчик. Әйе, укучыларын шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә кирәк укытучыга.Мәктәп ул – уңыш, сәламәтлек, информацион технологияләр мәктәбе булырга тиеш. Яңа заман мәктәбе – ул мөгаллимнең иҗади остаханәсе, ә педагогик процесста иң мөһиме – бала. Мәктәптә баланың булган сәләтләре ачылып, алар үстерелергә тиеш.

  Укытучы һәрчак балалар, ата-аналар алдында, барысына да кешелек сыйфатлары белән үрнәк булырга тиеш. Заман укытучысы – белемле, эрудицияле, үзенең фәнен тирәнтен белүче, дәрес алып барырга мөмкинлек бирүче сыйфатлары булган шәхес ул. Балаларның шәхес буларак формалашуында ярдәм итү – безнең бурыч. Заман мөгаллиме ирекле, җаваплы, мөстәкыйль, иҗади фикерләүче, бәхетле гражданин тәрбияләргә тиеш. Үз эшен яратып, канәгатьлек хисе алып, укучыларын яратып һәм хөрмәт итеп эшләгән укытучы бәхетле була.

      Яшәү мәгънәсе – җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Минем укучыларым да таулар күчерердәй сәламәт, көчле вакытларын, зиһен сәләтләре иң зур мөмкинлекләргә ия булган елларын үз максатларына ирешү юлында фидакарь хезмәт белән уздырсалар иде. Алар күңеленә кешелеклелек, олы җанлылык, шәфкатьлелек орлыклары сала алган булсам иде. Минем  саф йөрәгем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым балалар күңелен җылытып торса иде...Әйе, минем кулларымда яшәү дилбегәсе, кулларымда бала язмышы...

      Язмамны Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйм:

                                            Укытучы – Китап һәрчак бергә,

                                            Пар канаты кебек бер кошның.

                                            Белем, акыл баш булганда гына

                                            Нигезе нык була тормышның.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Эссе "Минем һөнәри эшчәнлегем"

Татар теленең меңъеллык тарихы бар. Ул – борынгы һәм һәръяклы үсеш алган телләрнең берсе. Юкка гына дөньяда яшәүче кырыкка якын төрки телләре арасында  БМО карары буенча аралашу теле итеп  т...

Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"

Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем".

Эссе "Минем педагогик эшчәнлегем"....

Эссе "минем педагогик эшчәнлегем"

32 ел эчендә уңышлар һәм уңышсызлыклар, өмет һәм хыяллар очышы искә төшерелә...

Минем һөнәри эшчәнлегем

Эссе.  Минем һөнәри эшчәнлегем...