Ул алмашлыгының килеш белән төрләнеше
план-конспект урока по теме

Зайдуллина Лейля Акдасовна

Әлеге дәрес эшкәртмәсе мәктәбебездә чыгарылган китапта урын алды.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Әлмәт муниципаль районының муниципаль бюджет

 гомуми белем бирү учреждениесе

25 нче мәктәбе

Тема: Ул алмашлыгының килеш белән төрләнеше

(3 нче  сыйныф  рус  төркемнәре  өчен  Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча    дәрес  эшкәртмәсе).

Татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Зәйдуллина Ләйлә Әкъдәс кызы

Максатлар: 1. Ул алмашлыгының килеш белән төрләнешен өйрәнү. Килеш кушымчаларын кабатлау, сөйләмдә дөрес итеп куллану.

2.Узган дәрестә өйрәнгән лексиканы активлаштыру, диалогик, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Йорт хайваннарына карата сак караш тәрбияләү.

 Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, рәсемнәр.

                                          Дәрес барышы

  1. Оештыру, уңай атмосфера тудыру

  - Исәнмесез, укучылар!

   - Хәерле көн!

   - Утырыгыз.

   - Кәефләрегез ничек?

   - Бүген сыйныфта кем дежур?

   - Бүген ничәнче число?

   - Атнаның кайсы көне?

   - Кем юк?

  II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Сүзлек эше. (Интерактив тактада төрле эт рәсемнәре)

Этнең кыяфәте, гадәтләре буенча сүзләр кабатлана. (2,3,4 нче слайдлар)

Парлап сурәтләнгән эт рәсемнәренә игътибар юнәлтелә.

Кыяфәте.

  • Әлеге этләр турында нәрсә әйтә аласыз? Алар нинди? (зур, кечкенә, озын колаклы, кечкенә колаклы, йонлач, кыска йонлы).

Гадәте.

  • Этнең нинди гадәтләре бар? (тәпиен бирә, исәнләшә, уйный)

Тактадагы сүзләрне тәрҗемә итәләр.

көн саен, һәр көн

атна саен, һәр атна

ел саен, һәр ел (5 нче слайд)

2. Фонетик зарядка 

а)  Кемне? соравына җавап биргән сүзләрне табыгыз.

әни, Кәримне, аны, эткә, малайны, ашны, дуслар.

 б) Логик яктан бәйләнмәгән артык сүзне табыгыз.

ашый, терелде, өрә, саклый, җырлый.

 III. Яңа материал бирүгә әзерлек.

  1. Тәрҗемә эше.

У собаки болит лапа.    (Этнең тәпие авырта.)

Карим любит собаку.    (Кәрим этне ярата.)

Карим ежедневно ухаживает за собакой.  (Кәрим һәр көн этен карый.)

Собака поправилась.     (Эт терелде).

2. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны кую.

Малай эт... аш бирде.  

Актырнак малай... ярата.

Эт хуҗасы белән урам... чыкты.

  • Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куегыз.

(Актырнак кого любит? Его. Актырнак кемне ярата? Аны.) һ.б.

IV. Яңа материал бирү.

  1. Килеш кушымчаларын кабатлау.

Килеш кушымчаларының сораулары тактага эленә. Мисал өстендә ныгытыла. (6 нчы слайд)

Килешләр

Б.к     Кем? Нәрсә?

И.к.    Кемнең? Нәрсәнең?

Ю.к.  Кемгә? Нәрсәгә? Кая?

Т.к.    Кемне? Нәрсәне?

Ч.к.    Кемнән? Нәрсәдән?   Каян? Кайдан?

Ур-в.к. Кемдә? Нәрсәдә?

Ике укучы малай,  эт сүзен килеш белән төрләндерә. Тактада.

Физминутка үткәрү.

  1. Тәрҗемә эше.

Укучылар җөмләләрне тәрҗемә итәләр. (чылбырлап, 1 укучы 1 җөмлә)

Ул хуҗасын ярата. Он любит хозяина.

Аның хуҗасы бар. У него есть хозяин.

Хуҗасы аңа аш бирде. Хозяин ему дал суп.

Аны хуҗасы бик ярата. Хозяин его очень любит.

Хуҗасы аннан баш тартты. Хозяин от него отказался.

Аңарда эт бар.  У него есть собака.

  1. Сораулар кую.
  • Беренче җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән ул сүзенә сорау куегыз әле. (Кем хуҗасын ярата? Ул.) Интерактив тактада җөмлә янына сораулары куела барыла..
  • Кем?            Ул хуҗасын ярата.
  • Икенче җөмләдәге аның сүзенә сорау куябыз.

(Кемнең хуҗасы бар? Аның).

Кемнең?      Аның хуҗасы бар.

Калган җөмләләр дә шул рәвешле тикшерелә.

(Кемне хуҗасы бик ярата? Аны.)

Кемне?        Аны хуҗасы бик ярата.

(Кемнән хуҗасы баш тартты? Аннан)

Кемнән?       Хуҗасы аннан баш тартты.

(Кемдә  эт бар? Аңарда.)

Кемдә?        Аңарда эт бар.  

  1. Нәтиҗә ясау.
  •  Болар нәрсә сораулары? (Килеш сораулары).
  • Ул сүзе нинди килештә генә языла? (Баш).
  • Ә калган килешләрдә ул ничек языла? (Ул сүзен аннан, аңа, аны, аннан сүзләре алмаштыра).

Кушымчалар карала.

Баш килеш                ул – он , она

Иялек килеше           аның – у него

Юнәлеш килеше      аңа – ему, ей    

                                  (аңарга)

Төшем килеше         аны – его (ее)

Чыгыш килеше        аннан –

                                  от него (от нее)

                                         

Урын-вакыт килеше   анда

                                      (аңарда)

                                      у него (у нее)

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Фонетик зарядка. Күмәкләп кабатлау.

Нәфис, чыгам, чыгасыңмы, кич белән, яратасыңмы.

Тактада рәсемнәр. Телдән килеш белән төрләндерәбез. (эт, песи)

2. Диалог өстендә эш. Тәрҗемә итү. Укучылар парлап укыйлар.

      - Нәфис, мин урамга Джек белән чыгам. Син чыгасыңмы?

  •  Әйе, мин дә Акбай белән чыгам.
  • Кайчан?
  • Кич белән.

  •  Бу нәрсә?
  •  Бу – Акбай.
  •  Син аны яратасыңмы?
  •  Әйе.

  • Бу кем?
  •  Бу – Аня.
  •  Син аны яратасыңмы?
  •  Әйе, мин аны яратам.

VI. Өй эше.

ул, аңа, аның, анда сүзләре белән 4 җөмлә төзергә.  

VII. Йомгаклау.

Билгеләр кую. Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Дәрестә нәрсәләр белдегез?

- Дәрес ошадымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

Конспект урока "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше"

План - конспект урока по ФГОС ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ. 3 нче сыйныф. Татар төркеме....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тэйк оф тач даун,Микс Фриз групп структураларын кулланып үткәрелгән....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тэйк оф тач даун,Микс Фриз групп структураларын кулланып үткәрелгән....

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...