Мастер-класс_Бәяләмә
опыты и эксперименты по теме

Бачкова Эльвира Васильевна

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә Әйшә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бачкова Эльвира Василий кызына бәяләмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Бәяләмә14.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Бачкова Эльвира Василий кызына

бәяләмә

Бачкова Эльвира Василий кызы 1998 нче елдан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Инде 4 ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Шушы вакыт эчендә ул үзен балаларны, эшен яратучы оста педагог итеп танытты. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Эльвира Василий  кызы дәресләргә зур әзерлек белән керә. Ул укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли.  Педагог укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә  Эльвира Василий  кызының укучылар арасында авторитеты зур. Укучыларның аны яратуларына, үз итүләренә, укытучының  үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме дә ярдәм итә. Ул аларның өлкән дусты, киңәшчесе, сердәшчесе дә.

 Эльвира Василий  кызы район татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен мастер-класслар, ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар  күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый.  “Эффективные формы, методы и приемы изучения предметов гуманиторного цикла  в школе в условиях введения ФГОС“ дигән темага республика семинарында катнашты. Г.Тукай исемендәге Бөтенроссия уку бәйгесен оештыруы, һәр ел укучылар белән “Мин татарча сөйләшәм!” Республика акциясендә актив катнашуы, район һәм республикада чыга торган газета – журналларда эшләүче хезмәткәрләр белән очрашулары, яшь язучылар  белән әңгәмәләр коруы, татар язучылары иҗатларына багышланган әдәби – музыкаль кичәләр уздыруы аны үз эшенең остасы итеп күрсәтте.

Татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча өлгереш һәрвакыт 100%, ә белем сыйфаты 60%тан алып 70%ка кадәр. Укучылары бу нәтиҗәләрне бердәм республика тестларында, арадаш аттестация эшләрендә раслыйлар. Аның укучылары ел саен  фән олимпиадаларында,   төрле бәйгеләрдә  призлы урыннар яулыйлар. Алар: 2014/2015 нче уку елында татар теле һәм әдәбияты фәне буенча  үткәрелгән Республика олимпиадасының муниципаль туры призерлары  Газизова Илдана белән Юзеев Владислав, 2016/2017 нче уку елында Казан федераль университеты  тарафыннан үткәрелә торган Төбәкара олимпиада призеры Сабиров Әлфис, 1-7 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Республика олимпиада үзәге” оештырган татар теле һәм әдәбияты фәне буенча  “Әдәби марафон”  һәм “Әбиемнең сандыгы” исемле олимпиада җиңүчесе Сабирова Илюзә, Г.Тукай исемендәге VI Бөтенроссия уку бәйгесенең бөек шагыйребезнең 130 еллыгына багышланган ”Тукай замандашлары” дип исемләнгән муниципаль шигырь уку бәйгесендә II урын алган 9 нчы сыйныф укучысы Сабиров Әлфир.  

Эльвира Василий   кызының укучылары төрле иҗади бәйгеләрдә, фәнни – гамәли конференцияләрдә актив катнашып уңышка ирешәләр: 2015/2016 нчы уку елында “Татары, прославившие свой народ” дигән I Төбәкара фәнни – практик конференциядә 9 нчы  сыйныф укучылары   Сабиров Әлфир белән Сабиров Әлфис лауреат исеменә, Татарстан Республикасының “Ватан” яшьләр үзәге, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты, Татарстан Республикасының Язучылар Берлеге, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган  II Төбәкара “Җиңү җыры” исемле әдәби конкурста 6 нчы сыйныф укучысы Газизова Илдана Җиңүче сертификатына лаек булдылар, “Каюм Насыйриның туган ягын төзекләндерү” фонды тарафыннан оештырылган К. Насыйри әкиятләре буенча  Республика иҗади бәйгесендә 6 нчы сыйныф укучылары Абдулхәкимова Сәйдә, Газизова Илдана һәм Юзеев Владислав III урын яуладылар, 2016/2017 нче уку елында 7 нче сыйныф укучысы Абдулхәкимова Сәйдә Габдулла Тукай әкиятләренең геройлары исемле Республика иҗади бәйгесенең финалисты булды.

Укытучы мәктәпнең милли музеен,  музей каршында эшләп килүче “Халкымның үткәне һәм киләчәге” исемле түгәрәкне һәм “Яшь каләмдәш” клубын җитәкли. Клубта яшь журналистлар мәкаләләр язу серләренә төшенсәләр, түгәрәк әгъзаларында, татар халкының үткәненә һәм хәзергесенә,  әби-бабаларына, туган якка һәм туган телгә карата мәхәббәт, рухи-әхлак сыйфатлары тәрбияләнә.

Э.В.Бачкова төрле бәйге, олимпиада эшләрен тикшерү комиссияләрендә эшли. Педагогик осталыгы белән уртаклашу максатыннан, төрле конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. 2010 нчы елда ПНПО (в рамках реализации приоритетного национального проекта “Образование”) бәйгесендә катнашу, 2013 нче елда Татарстан Республикасының  “Иң яхшы татар теле укытучысы” дигән мактаулы исемгә, 2013 нче елда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасына, 2016 нчы елда укучыларның яхшы нәтиҗәләре өчен Республика олимпиада үзәгеннән Дипломга лаек булды. Һәрдаим район һәм республикада чыга торган төрле газета – журнал редакцияләренең  Рәхмәт хатлары  белән бүләкләнеп тора. 2014 нче елда  бөек мәгърифәтчебез К.Насыйри исемендәге премия конкурсанты.

    Укытучы  мәктәптән тыш  чараларда да актив катнаша.  Ул район мәдәният йорты каршында оештырылган “Ал чәчәкләр” ансамбленең солисты, шулай ук укытучыларның төрле спорт төрләре буенча район   Спартакиадалары  да аннан башка үтми.

    Мөгаллимә туктаусыз эзләнә, педагогик осталыгын даими камилләштерә.

    Мәктәп директоры:                                       Г.Р.Зыятдинова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...