Яз Тукайны алып килде (шигъри кичә)
материал на тему

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яз Тукайны алып килде19.65 КБ

Предварительный просмотр:

Яз Тукайны алып килде.

1нче алып баручы: Бар күңеллелек бөтен дөньяда.

                                  Бар бер ямь бүген!

                                  Нәрсәдән бу?

2нче алып баручы: Мин беләм, бәйрәм бүген!

Бергә. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

1нче алып баручы: Бүген бәйрәм!  Зәңгәр күк йөзенә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып, туган ягыбызга ямьле апрель ае килде.

2нче алып баручы:   Ә апрель аенда моннан 128 ел элек безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай  дөньяга килгән.

 

1нче алып баручы: Илдә кояш, җирдә кояш

                                  Тукай көне канат җәйгән.

                                  Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

                                  Тукай көне – безнең бәйрәм.

2нче алып баручы:  Әйләнәдә гөлләр,

                                  Тормыш якты!

                                  Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

                                  Туган кәнең белән! – диләр,

                                  Горурланып һәркем бу кәндә.

                                     

1нче алып баручы:   укучылар башкаруында “Яз килә” җыры. 

1нче алып баручы:  Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.

2нче алып баручы: Тукай үзенең әсәрләре аша балаларны хезмәтне, табигатьне, хайваннарны яратырга өнди. Ул синең күңелеңә беренче иман орлыгы салучы да, сине тугры сүзгә өндәүче дә. 

1нче алып баручы:

  1. “ Кызыклы шәкерт”. Сөйлиләр:
  2. “Бәхетле бала”. Сөйли:
  3. “Эш беткәч уйнарга ярый” . Сөйлиләр:
  4. “Ялкау маэмай”. Сөйлиләр:
  5. “Бала белән Күбәләк”. Сөйлиләр:
  6. “Безнең гаилә”. Сөйли:
  7. “Фатыйма белән Сандугач”.

2нче алып баручы: Без хәзер Тукай шигырьләрен укыйбыз да: “Кайдан килә мондый көч?” – дип уйлыйбыз. Ул көч – халыкта , туган җирендә.

1нче алып баручы:

  1.  “Бабай”. Сөйли:
  2. “Туган авыл”. Сөйли:
  3. “Милли моң”. Сөйли:
  4.  “Җир йокысы”. Сөйлиләр:

2нче алып баручы: Тукай безнең күңелләргә үзенең әкиятләре белән дә кереп калды.

1нче алып баручы: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

                                      Телләребез ачыла.

                                     “Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

                                      Безнең дуслар бары да.

(“Су анасы”н сәхнәләштерү)

2нче алып баручы: Тукайның безнең арабыздан китүенә 128 ел. Ләкин үзенең кыска гомеренең һәр минутын Тукай халыкка багышлады.

1нче алып баручы: Җырлары белән мәңгегә

                                      Йөрәккә керде Тукай.

2нче алып баручы:  Иң матур моңлы җырларын

                                      Халкына бирде Тукай.

1нче алып баручы: Азатлык, дуслык илендә

                                      Һәркемгә кардәш Тукай.

2нче алып баручы: Һәрчак безнең белән бергә –

                                      Безнең замандаш Тукай.

(Хор “Туган тел” җыры)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тукайны искә алып"

Бөек  шагыйребез Г. Тукайның  тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган сыйныфтан тыш чара....

КОНСПЕКТ непосредственно образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в ДОУ «ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ»

Кар күп булса- иген уңар. (Если много будет снега- урожай будет хороший.)         Кышкы кар – көзге икмәк. (Зимний снег – осенний хлеб.)   ...

Тыуған еремә ҡыш килде. Антонимдар.

3-сө класс уҡыусылары өсөн "Ҡыш" темаһына йомғаҡлау дәресе. ФДББ стандарттарына яраҡлаштырып үткәрелгән асыҡ дәрес....

М.Галиев "Җиңәсем килде"

М.Галиевнең "Җиңәсем килде" әсәре өстендә эш. 8нче сыйныф...

Ш. Хөсәеновның "Әни килде" драмасына анализ

7 нче сыйныфта яңа буын белем стандартлары буенча әдәбият дәресе...

КВН "Яз алып килде Тукайны"

КВН с учащимися 6 классов ко дню рождения Г.Тукая...

КВН "Яз алып килде Тукайны"

КВН с учащимися 6 классов ко дню рождения Г.Тукая...