КВН "Яз алып килде Тукайны"
материал (6 класс)

Шамбазова Мунира Василовна

КВН с учащимися 6 классов ко дню рождения Г.Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_kvn.docx20.2 КБ

Предварительный просмотр:

“Яз алып килде Тукайны”

Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән КВН

(Катнашалар: 6аб сыйныфы укучылары)

Җиһазлау: Г.Тукайның иҗатына багышлап ясалган укучыларның рәсемнәре, компьютер, экран, презентация, китаплар күргәзмәсе.

(Әкрен генә “Тәфтиләү” көе уйнап тора)

Укытучы

 Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы  Габдулла Тукайга багышланган КВН ны  башлыйбыз.

1 нче укучы 

Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә - якны ямьгә күмеп,

Шаулап – гөрләп,

Яз килә.

2 нче укучы

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

1 нче укучы

Яз алып килде, алып китте

Сине, Тукай абый.

Матур шигырьләрең  укып,

Үсә һәрбер сабый.

2 нче укучы

Ул сихерле әкиятләрең

Шундый кызык.

Яшисең син күңелебездә

Ак нур сызып.

1 нче укучы

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп,

Сөйләнелгән элек-электән.

Күз алдына аны боек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.

2 нче укучы

Якты йолдыз булып атылган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,

Бөек булган, боек булмаган.

Укытучы

Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга,

Әй шагыйрьләр солтаны!

Шагыйрьләр солтаны булып

Тусаң да, Тукай, җиргә,

Җәбер, золым, кимсенүләр

Туры килгән күрергә.

1 нче укучы

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,-

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

Укытучы

Хәзер КВН ны башлыйбыз.Һәр команда үзенең капитанын, исемен, девизын сайлый.

Алып баручы: Ярыш нәтиҗәләрен билгеләп бару өчен безгә жюри кирәк булачак.

1нче команданың исеме “Күбәләк”, девизы: “Юлда булсаң, бул өлгер”.

2 нче команданың исеме “Карлыгач”, девизы: “Уңган, җитез карлыгач, бигрәк рәхәт дус булгач”.

Уен барышы.

  1. Һәр командага чиратлап сораулар бирелә.
  • Габдулла Тукай укыган Уральскидагы мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгия)
  • Г. Тукай туган авылны атагыз  (Кушлавыч)
  • Шагыйрь туган ел (1886 ел)
  • Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)
  • “Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын”,- дип яза Тукай. Бу кайсы авыл?(Кырлай).
  • Олуг шагыйребезнең кайсы шигырьләре көйгә салынган? ( Туган тел, Туган авыл, Пар ат, Бала белән күбәләк....).
  •  “Тукай” романын язган язучы? (Әхмәт Фәйзи).
  1. Ике командага да “Туган авыл” шигыре бирелә. Кайсы команда сәнгатьлерәк итеп укый.
  2. “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре буенча рәсем ясау(билгеле вакыт бирелә).

Тамашачыларга да рәсем ясарга тәкъдим ителә.

  1. Сораулар дәвам ителә.
  • Шагыйрь аңа геройлары авызыннан “аңгыра” дип эндәшә?(Сарыкка)
  • Сарык белән кәҗә уртасында нәрсә бар?(белән сүзе)
  • ”Безнең гаилә” шигырендә гаиләдә ничә кеше? (6 кеше)
  • Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында нәрсә беләсез? Бу премия кайчан бирелә? (Әдәбият, сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән кешеләргә; һәр елның 26 апрелендә)
  • Казандагы яңа әти-әнисенең исемнәре ничек? (Мөхәммәтвәли һәм Газизә)
  • Тукай үзе турында язган китапның исеме? (“Исемдә калганнар”)
  1. Г.Тукайның бер шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләргә кирәк.

Ике командадан да 1 әр укучы чакырыла.

1 нче командадан  - Якупова Эльвина

2 нче командадан – Әхмәтҗанова Әдилә  

  1. Һәр команда Тукай сүзләренә язылган бер җыр башкара.
  2. Капитаннар ярышы.
  • Г. Тукай яратып йөргән кызның исеме ничек? (Зәйтүнә)
  • Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)
  • Бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яшәгән? (Өчиле)
  • “Тукай” маршын кем язган?(С.Сәйдәшев)
  • Тукай маршының авторы кем?(Заһидулла Яруллин)
  • Әтисе нинди гаиләдән чыккан, кем булган?
  1. Карлыгач сүзеннән  яңа сүзләр төзү.

Алып баручы. Безнең уеныбыз тәмам. Сүз жюрига бирелә.

(Укучыларга кечкенә бүләкләр тапшырыла.)

Алып баручы:  Туган телне күңел гөле итеп,

                            Саф көенчә сакла гомергә.

                            Рухи кыйблаң булсын – Тукай моңы,

                            Илең йөрсен уйда гел бергә.

Алып баручы:  Син күрмәгән яңа буын килде.

                            Котлап бүген туган көнеңне.

                            Киләчәккә барган балалардан

                            Ишетәсең “Туган тел”еңне.

(Бергә “Туган тел” җырын җырлау)

Барыгызга да бик зур рәхмәт, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тукайны искә алып"

Бөек  шагыйребез Г. Тукайның  тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган сыйныфтан тыш чара....

КОНСПЕКТ непосредственно образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в ДОУ «ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ»

Кар күп булса- иген уңар. (Если много будет снега- урожай будет хороший.)         Кышкы кар – көзге икмәк. (Зимний снег – осенний хлеб.)   ...

Тыуған еремә ҡыш килде. Антонимдар.

3-сө класс уҡыусылары өсөн "Ҡыш" темаһына йомғаҡлау дәресе. ФДББ стандарттарына яраҡлаштырып үткәрелгән асыҡ дәрес....

М.Галиев "Җиңәсем килде"

М.Галиевнең "Җиңәсем килде" әсәре өстендә эш. 8нче сыйныф...

Ш. Хөсәеновның "Әни килде" драмасына анализ

7 нче сыйныфта яңа буын белем стандартлары буенча әдәбият дәресе...

Яз Тукайны алып килде (шигъри кичә)

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән....

КВН "Яз алып килде Тукайны"

КВН с учащимися 6 классов ко дню рождения Г.Тукая...