Очрашу кичәсе өчен сценарий
методическая разработка по теме

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Очрашу кичәсе өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ochrashu_kichse_stsenariy.doc853 КБ

Предварительный просмотр:

Исәнме, мәктәбем!

          (1955нче елгы чыгарылыш һәм 5А, 9А, 11А сыйныф  укучылары арасында серле күпер)

Миңзифа Абдулловна Таҗетдинова,

Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

        

Максат. Укучыларны мәктәп тарихы белән таныштыру; аларның туган мәктәпкә, укытучыларга карата булган хөрмәт-мәхәббәт хисләрен арттыру; кешенең шәхес булып формалашуында укытучының роле әйтеп бетергесез зур икәнлеген аңларга, өлкәннәр сүзе үрнәгендә  күзалларга ярдәм итү; укучыларны мәктәбебезне тәмамлаган күренекле шәхесләр белән очраштыру, алар хакында мәгълүматлар бирү.

Бурыч. Төрле чорда белем алган һәм алучы ике буын укучыларның мәктәпкә, укытучыларга мөнәсәбәтен-карашын билгеләү, алардагы уртак һәм аермалы якларны ачыклау.

Материал. Хисамов Н.Ш. Язгы шәфәкъ: шигырьләр һәм драма / Н.Ш.Хисамов. – Казан: “Дом печати” нәшрияты, 2007. – 284 б. һәм Р.С.Субаевның “Мәктәп” исемле электрон китабы.

Мәктәп, укытучылар тарихын яктырткан материаллар (рәсемнәр, фотографияләр белән) һәм Н.Хисамов шигырьләре слайдларда күрсәтелеп бара.

Музыка өлеше белән А.А.Ахметова җитәкчелек итә.

Укучыларга уйлану һәм әзерләнү өчен сораулар һәм биремнәр бер атна алдан биреп куела. Бәйрәмдә укучылар – бер якка, ә 30дан артык кунак (мәктәпне 55ел элек тәмамлаучылар) һәм аларның укытучысы Г.А.Нарбекова  икенче якка ике төркем, ике буын булып иң алгы рәтләргә утыралар. Укытучы үзе алып бара.

Кичә барышы

Бәйрәм 9 нчы сыйныф укучылары башкаруында “Соңгы звонок” җыры белән башланып китә.

Алып баручы (сәхнә уртасына чыгып, күтәренке рухта). Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз, янәшәбездә генә яшәүче һәм ерак җирләрне якын итеп кайтучы затлы, шәрәфле, мөхтәрәм якташларыбыз! Хәерле көн! Хәерле сәгатьтә, хәерле очрашулар булсын!

Соңгы дәрес, соңгы кыңгырау... Әле бит ул кичә генә чыңлаган төсле һаман да колакта яңгырап тора. Кай арада 55 ел гомер узган соң?! Менә 55 елдан соң, илгә-көнгә танылган шәхесләр булып, бай тарихлы, абруйлы туган мәктәпкә җыелдык. Бинасы гына башка, мәктәп шул ук. Иске Чүпрәле беренче гомуми белем бирү урта мәктәбе сезне зур горурлык хисе белән колач җәеп каршы ала. Хатирәләрне барлап, үткәннәрне яңартып, бер мизгелгә генә булса да бала чакларга, кыңгыраулы мәктәп елларына кайтыйк әле. Бу гади очрашу гына түгел, бүген без буыннар очрашуына, серле күпергә җыелдык. Сезне 5нче сыйныф укучылары сәламли.

5нче сыйныф укучылары чыгышы – монтаж

Мәктәп директоры Р.М.Хуҗиева чыгышы.

5нче сыйныф укучылары “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” (Ф.Яруллин сүзләре)  җырын башкара.

Алып баручы. Сез сугыштан соңгы иң авыр елларда белем алган шәхесләр.

Ни хәтле түземлек, тырышлык, белемгә, югары максатларга омтылучанлык таләп ителгән ләбаса. Бу инде сезнең бик нык ихтыяр көченә, иң күркәм сыйфатларга ия булуыгыз хакында сөйли. Сез бит үзегез дә укытучыларыгыз кебек иң гүзәл кеше икәнсез. Сез – сугыш чоры балалары. Н. Хисамовның “Кемнәргәдер без дә ветеран” шигырендә шушы чорның ачы хакыйкате чагыла.

                        Таллар сыман без ачыкта үстек,

                        Йөзгә бәреп үтте давыллар –

                        Безне ышыклар киң җилкәле ирләр

                        Кырык биштә кайтмый калдылар.

Мәктәп директоры булып эшләгән Сираҗетдинов, укытучылар Шайнуров, Фәйзуллин, Мостафин, Ф.Галиев фронтта һәлак булалар. Ә.Җәлалов, Ә.Вәлиев, Ч.Садиев һ.б.укытучылар сугыштан яраланып кайта. Нурмөхәммәт Хисамовның “Фронтовиклар” шигыре шулар хакында да.

                        Илне көйдереп, ирләрне сынап,

                        Калдылар инде еракта утлар.

                        Күр, әнә ничек, снмый, сыгылмый

                        Безнең чал чәчле фронтовиклар.

                        Кылган хезмәте бүген дә бөек

                        Яңа эшләргә йөрәктә ут бар.

                        Күз карасыдай кадерле шуңа

                        Ут-суны кичкәк фронтовиклар.

Солдатлар биюе. (“Яшьлек” бию ансамбле башкара. Җитәкчесе: Э.М.Яфизова).

Алып баручы.  “Җиңү көне”.  Н. Хисамов.

                        Ватанымның горурлыгы,

                        Яшәвемнең хозурлыгы,

Гасырларга торырлыгы –

Җиңү көне,

Җиңү көне.

        1945 ел – сез 1нче сыйныфка укырга кергән ел. Хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән беренче укытучы һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомере буе саклана. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәпкә килгән вакытны, беренче укытучыбызны искә төшерик әле.

        И.А.Сәләхетдинов чыгышы.

        Алып баручы (укучыларга мөрәҗәгать итә). Ә сезнең, укучыларым, беренче укытучыгыз нинди булып хәтерегездә сакланган?

        Укучылар чыгышы (укучылырның фикерләре тыңлана, нәтиҗә ясала).

 Зифа Абдулловна һәм Шамил Хасиятуллович Таҗетдиновлар “Укытучыма” җырын башкаралар (И.Хисамов көе, Э. Мөэминова сүзләре)

Алып баручы. 1935 – 1936 уку елына урта мәктәп ачыла. Иске Чүпрәле урта мәктәбендә сез укыган елларда түбәндәге директорлар җитәкчелек итә: 1946 – 1948 елларда Җ.С.Бикбаев, 1948 елда Ш.Ю.Измайлов, 1949 – 1950 елларда Г.М.Мөхетдинов, 1950 – 1965 елларда З.В.Вәлиев.        1946 елдан мәктәптә түбәндәге укытучылар эшли: Г.З.Гурлин (физика, математика); Ш.Идиятуллин (башлангыч сыйныф);         К.С.Низамова (туган тел); В.Матвеев (математика); ТАССРның халык мәгарифе отличнигы, тарих, география укытучысы, оста лектор, рәссам, гармунчы, үзешчән композитор А.Н.Абязов,  аның хатыны М.Ш.Шәмсетдинова 1938 елдан мәктәптә укыта башлый; 1950 елда Шәриф һәм Шаһидә Сәйфуллиннар килә.

И.Х.Мөдәррисов – мөгаллимнәр мөгаллиме. Ул – ТДГПУның математика факультеты профессоры, РФнең атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы

            И.Х.Мөдәррисов чыгышы (математика, физика укытучылары турында)

А.Р. Яфизова җырлый.

Алып баручы. Илленче еллар башында мәктәпкә югары белемле укытучылар килә башлый. Шундыйларның берсе – КДУның тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган Г.А.Нарбекова-Хәлиуллина була. Бүген ул биредә. Укытучы ул әни шикелле якын, киңәшче, рухи терәк, ярдәмче. Укытучының үз укучыларына һәрвакыт әйтер сүзе була. Әйдәгез, ана теле мөгаллиме – Галия Абдулловнаны тыңлыйк әле.

Г.А.Хәлиуллина чыгышы.

5А сыйныфы укучылары   “Кыңгыраулы мәктәп еллары”җырын башкара.

Алып баручы. Галия Абдулловна белән Абдулла Насыйбуллович мәктәптә “Башлангыч иҗат” исемле әдәби түгәрәк оештырып, укучыларның әдәби сәләтен үстерү өчен тырышалар. Шул елларда әдәби түгәрәккә Н.Хисамов, Ш.Садретдинов, Р.Рәкыйпов, Я.Айнуллов бик теләп йөриләр.

Н.Ш.Хисамов – филология фәннәре докторы, профессор, Таатрстанның атказанган фән эшлеклесе, академик, Дуслык ордены кавалеры, Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча урынбасары. Хөрмәтле Нурмөхәммәт Шаһвәлиевич, Сез бик зур дәрәҗәләргә ирешкәнсез. Биредә, һичшиксез, мәктәпнең, укытучыларның, бигрәк тә татар теле укытучысының йогынтысы, тәэсире булгандыр.Сез үзегез моны ничек аңлатыр идегез?

Н.Ш.Хисамов чыгышы.

Укучылар чыгышы (алар мәктәптә бүген эшләп килүче түгәрәкләр, аларның әһәмияте, үзләре йөри торган түгәрәкләр турында уңай фикерләрен әйтәләр, ирешелгән нәтиҗәләрен искә төшерәләр, һәр сыйныфтан бер укучы чыгыш ясый). 

Алып баручы. 1950 – 1951нче елларда  мәктәптә 41 укытучы эшләгән: К.Хәйруллин (математика), Һ.Әбелханов (физика, математика), Е.Сайкина (тарих), Ш.Якупова (татар теле), Ф.Сәлимҗанова, Ә.Хәйретдинов (Математика), Н.Айзятова (география), Р.А.Ермолаева (башлангыч), Г.Муратова (математика), Н.З.Бакирова (математика), Х.З.Хәлиуллин (география), М.Камалова (физика, математика), Җ.Г.Якупова (татар теле, әдәбият), В.А.Тишенко (физика, математика) һәм башкалар. 1950нче елда китапханә ачыла. 1953 – 1974 нче елларда Фәхребану Афиятулла кызы Аймәтова китапханәче була. Ни хәтле гомер узган! Хәзер мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Г.Ф.Хәлиуллов башкаруында яңгыраячак җыр да шул хакта: “Син –  гомер агышлары...”

Г.Ф.Хәлиуллов “Син –  гомер агышлары...” җырын башкара

          Алып баручы. Нурмөхәммәт Хисамовның “Туган якта” исемле моңсу шигыре бар:

                                Үләннәрнең исе шул ук,

Чәчәкләрнең төсе шул ук,

Имәннәрнең шавы шул ук,         

Үзәннәре, тавы шул ук.

Тик нилектән җанда – сагыш?

Җилкенүле шат өннәр юк?

Тик тормаган вакыт-агыш:

Инде күпме якыннар юк...

1955нче елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, 86 укучы өлгергәнлек аттестаты ала. Бүген аларның кайберләре якты дөньяда юк: Р.В.Зиятдинов, А.А.Абдрафиев, Р.Мусина. Яу кырында башын салган

Алып баручы. 1955нче елда Иске Чүпрәле  тынлык белән искә алыйк әле.  

Бер минут тынлык. урта мәктәбен тәмамлаучылар зур үрләр яулыйлар. Алар арасында авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, фән һәм халык хуҗалыгының дистәләрчә тармагында хезмәт итүче район, Республика, Рәсәй күләмендә танылган шәхесләр бар. Сезнең – тормышта үз юлыгызны табып, җәмгыятькә файдалы, затлы шәхесләр булуыгызда мәктәпнең дә йогынтысы бардыр дип ышанасы килә.  Биш ел буе районыбызда хакимият башлыгы вазифасын башкарган чорда, мәктәбебезне газ белән җылытуны башлап җибәргән, иҗат ияләренең хезмәтен бәяләү өчен З.Нури исемендәге район премиясен гамәлгә керткән Рәхимҗан Хәернасовичка сүз бирик әле.  

Р.Х.Хәйруллин чыгышы.

Алып баручы. Н.Хисамов үзенең “Һәрвакыт бергә булыйк” шигырендә Чүпрәле якташлыгы хакында менә ниләр яза:

Исеңдәдер, газиз якташ,

Зәңгәр күкле Чүпрәле.

Төшләреңә кергән чагы

Синең дә күптер әле.

...Күңелнең нечкә җепләрен

Без  – туган җиргә урыйк,

Югалмас өчен дөньяда

Һәрвакыт бергә булыйк.

Без һаман бергә булыйк!

Ә “Якташлар” җәмгыяте рәисе вазифасын башкарган Наумәтов Җәүдәт Нурулловичның нинди теләкләре бар икән?

        Җ.Н. Наумәтов чыгышы.

        Татар халык биюе (“Яшлек” бию ансамбле башкара. Җитәкчесе: Э.М.Яфизова).

        Укучылар чыгышы (укучыларның сыйныфташларына, мәктәпкә, укытучыларына карата бәяләрен, хөрмәт, рәхмәт хисе белән сугарылган сүзләрен тыңлау, һәр сыйныфтан бер укучы чыгыш ясый).

Алып баручы. Кадерле кунаклар, Бүген сез – Россиянең төрле төбәгенә таралган 30дан артык сабакташ  –  туган мәктәпкә кабат җыелып, иң матур гомер мизгелләрен искә төшердегез. Моның өчен без Сембер каласында имам вазифасын башкаручы Шаләм абый Баһаветдиновка рәхмәтлебез. Очрашуның инициаторы – нәкъ менә ул!   Әйдәгез, сыйныфташыгыз – Шаләм абыйга йомгаклау сүзен бирик әле.

Ш.Баһаветдинов чыгышы.

Алып баручы. Кадерле кунакларыбыз, кичәне Н.Хисамовның “Җанда бөркет талпына” исемле шигыреннән өзек белән төгәллисем килә:

                        Бу кичәләр үтәр-китәр,

                        Тик олы гамь мәңгелек –  

Һәм, үземчә үзгәртеп, болай дип дәвам итәм:

                        Гомернең һәр мизгеле калсын

Яшәешне бизәр ямь булып!

         Нинди генә өлкәдә хезмәт куйсагыз, кайда гына яшәсәгез дә сезне бер нәрсә берләштерә: сез  –  сабакташлар. Һәммәгезнең дә күзендә, сүзендә Чүпрәле төбәгенә, Иске Чүпрәле урта мәктәбенә, укытучыларыгызга беткәнче бирелгәнлек, кадер-хөрмәт, аларны олылау-зурлау, алар белән горурлану хисләре балкый. Мәктәп, укытучы – кеше өчен әнисе белән янәшә торырлык иң изге төшенчәләр булуын сез кабат расладыгыз. Әлеге бәйрәмнән соң мин шундый нәтиҗәгә килдем: 55 ел элек тәмамлаучылар да, бүгенге көн укучылары да мәктәпкә, укытучыларга карата иң гүзәл тойгылар йөртәсез: хөрмәт итәсез, олылыйсыз, ышанычларын акларга тырышасыз. Димәк вакыт агышы, заманалар үзгәрешенә карамастан, укытучы һаман да киләчәккә тугры юл күрсәтүче бөек зат булып кала бирә, ә мәктәп һәрчак үзенә тарта.

        А.Р.Яфизова “Яшик әле” җырын башкара (Р.С.Субаев сүзләре, И.З.Закиров көе).

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Галәмдә очрашу

Бүгенге көндә кайбер балалар, кеше белән аралашканда, үзләренең шәхси чикләрен (личное пространство в общении)билгели дә, кора да белмиләр. Әлеге дәрес эшкәртмәсе нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга...

Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...

Балалар язучысы Р.Бәшәр белән очрашу кичәсенә сценарий

Якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсенә багышланган сценарий...

Сценарий "Очрашу"

Сценарий встречи выпускников...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу кичәсе.(әдәби музыкаль кичә өчен сценарий)

Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу кичәсе.(әдәбми музыкаль кичә өчен сценарий)...