Дополнительный час по татарскому языку
рабочая программа (9 класс) на тему

Халилова Сириня Айниятулловна
“Туган ягым – Чүпрәле” дип исемләнгән программа түбәндәге максатларны куя:
 
1)      Чүпрәле җиреннән чыккан шагыйрьләр, сәнгать кешеләре һәм аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.
2)      Районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгатьне өйрәнү.
3)      Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган җиребезгә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
 
 
Төп бурычлар.
1)      Якташ шагыйрьләребезнең, сәнгать әһелләренең эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.
2)      Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
3)      Укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү, ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dop_obr.docx35.41 КБ

Предварительный просмотр:

     Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Матакская средняя общеобразовательная школа»

Дрожжановского муниципального района РТ

 «Рассмотрено»


на заседании ШМО учителей  гуманитарного цикла


______________/Махмутова Г И/
                                  
Протокол №  
от «    » августа  2016 г.

«Согласовано»


заместитель директора по УР

 
_____________/
Буланова Е В/
                              
от«   » августа 2016 г.

                 «Утверждено»

приказ №
от «     » сентября 2016 г.
директор


________/Ермолаева М. И
/  

Рабочая программа

дополнительного часа по родному языку

“Туган ягым - Чүпрәле”

9 класс

                                                                                           

  Составитель / автор                                                                  Рассмотрено на заседании

  учитель первой квалификационной                                    педагогического совета      

  категории  Халилова С. А.                                                        от      сентября 2016 г.

                                                       

2016  - 2017 учебный год

                                                                   

Эчтәлек

  1. Аңлатма язуы.................................................................................................................4
  2. Программаның максаты, бурычлары, укучыларның белемнәренә куелган  

               таләпләр…………………………………………………………………......….......….....5

  1. Календарь-тематик план........................................................................................6- 8
  2. Курсның эчтәлеге.....................................................................................................9-10
  3. Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш алымнары…………..……..11

6.  Нәтиҗәлелек...................................................................................................................12

7.  Кулланылган әдәбият...................................... .......................................................12-13

Программа гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен исәпләнгән

Программаның үтәлү вакыты: 34 сәг.        

Программага карата кыскача аннотация:  

“Туган ягым - Чүпрәле” дип исемләнгән  программаны актуаль дип саныйм, чөнки ул мәктәптә укучы  балаларга туган җиреннән чыккан данлыклы якташлары турында белем һәм мәгълүмат бирә, мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен арттыра. Әлеге курс  укучыларның тема буенча  сөйләм телләрен баета, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, танып белү чикләрен киңәйтә, сөйләм культурасы тәрбияли.

             

                           

                                                     Аңлатма язуы.

         Туган җир. Туган туфрак. Туган як. Бу сүзләр һәр кеше өчен газиз һәм кадерле. Туган ягыбызның табигате, аңа бәйле кызыклы вакыйгалар, тарихы, халкыбызның тормыш – көнкүреше, милли йолалары, гореф – гадәтләре балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкының традицияләрен, мәдәниятын, тарихын яхшы белергә тиеш.

      Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларыбыз  туган җиребездә туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белергә омтыла.

      Без Чүпрәле төбәгенең үз җирендә туып үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, сәнгать кешеләре белән ихлас күңелдән горурланабыз. 

      Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар  ителә. Парлы һәм төркемнәрдә эшләү алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр,  сораулар, җаваплар, кыска комментарийлар, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр. Хәзерге заман укучылары белән эшләүнең төп алымы  ИКТ куллануны күздә тота. Мультимедиа, презентация, интерактив такталар куллану  укучыларның өйрәнелә торган фәнгә кызыксынуын арттыра; темага карата проектлар яклау -  балаларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Шуны истә тотып, укучыларның үзләре эшләгән проектларны, презентацияләрне  яклап  чыгыш ясауларын кирәк дип таптым. Чыгышларга карата укучылар мөнәсәбәтләрен белдерәләр, әңгәмә коралар.   Боларның бөтенесе программа  буенча куелган максатка ирешүне тәэмин итә дип саныйм.

Программа барлыгы 34 сәгатькә төзелде.

   

“Туган ягым – Чүпрәле” дип исемләнгән программа түбәндәге максатларны куя:

  1. Чүпрәле җиреннән чыккан шагыйрьләр, сәнгать кешеләре һәм аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.
  2. Районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгатьне өйрәнү.
  3. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган җиребезгә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Төп бурычлар.

  1. Якташ шагыйрьләребезнең, сәнгать әһелләренең эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.
  2. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
  3. Укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү, ныгыту.

Көтелгән белем нәтиҗәләре.

  1. Якташларыбыз турында мәгълүмат алу.
  2. Әдәби әсәрләрнең асылына төшенү.
  3. Әңгәмә дисскусияләрендә катнашу һәм үз фикереңне әйтә белү.
  4. Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

Укучылар бу программаны үзләштергәннән  соң үз җиребездән чыккан әдипләребезнең иҗатлары һәм сәнгать әһелләренең эшчәнлекләре турында бераз  мәгълүмат алса, мин үз максатыма ирешкәнмен дип саныйм.

Календарь-тематик план

Тема

Сәг.

Үткәрү формасы

Өстәмә эш

Дата

1.

 Туган төбәгем.

 Чүпрәле -туган ягым

1

әңгәмә, лекция

Материал туплау

2.09

2.

Районыбыз тарихы

1

әңгәмә,лекция

Район тарихына караган материаллар туплау

9.09

3.

Чүпрәле  җиренең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары

1

эзләнү-тикшеренү эше

Иҗади эш. Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре

16.09

4

Җиде бабаңны беләсеңме?”

Шәҗәрәләр төзү

1

Гамәли эш

Шәҗәрәләр төзү

23.09

5

Туган ягыбызда тел үзенчәлекләре

1

эзләнү-тикшеренү эше

Туган ягыбызда тел үзенчәлекләрен өйрәнү

30.09

6

Район матбугаты тарихы. “Туган як”газетасы үсеше

1

редакциягә виртуаль сәяхәт

Вакытлы матбугатка күзәтүөбәгебездән чыккан кешеләрнең язмалары белән танышу

7.10

7

Районыбыздан чыккан күренекле кешеләр(һөнәр ияләре,хезмәт алдынгылары)

1

Әңгәмә, күзәтү

Проектлар әзерләү

14.10

8-9

Тирән эзле шәхесләр

Һади Атласи, Шиһаб Әхмәров

2

Лекция,күзәтү

Презентация эшләү

Фәнни эш-реферат язу

21.10

28.10

10

Гариф Гайнуллин- Чокалый

1

Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә

Материал туплау

11.11

11

Күренекле әдипләребез

Зәки Нури

1

Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә

Шигырьләрен уку

18.11

12

Шәрәф Мөдәррис

1

Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә

Шигырьләрен уку

25.11

13-14

Кыям Миңлебаев

Һидият Солтанов

2

Лекция, ,күзәтү әңгәмә

Проект эшләү

Презентация әзерләү

2.12

9.12

15

Газинур Хәйруллин

1

Лекция, ,күзәтү әңгәмә

Батырлык эзләре буенча фикер алышу

16.12

16

Рәмис Аймәт

1

Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә

Шигырь язу

23.12

17

Рафаэль Сираҗи

1

Лекция, сәнгатьле уку, күзәтү, әңгәмә

Шигырьләрен уку

13.01

18

Якташларыбызның китапларын тәкъдим итү

1

Әңгәмә, реклама

Прзентация әзерләү

20.01

19-21

Сәхнә йолдызлары Ринат Таҗетдинов

3

Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә

Презентация әзерләү

27.01          

22

Районыбыздагы музейга сәяхәт

1

Дәрес-сәяхәт

Иҗади эш “Минем тәэсирләрем”

17.02

23-24

Алсу Гайнуллина

2

Лекция , әңгәмә

Материаллар туплау

24.02

25

Туган авылымның күренекле кешеләре

1

Лекция, ,күзәтү әңгәмә

Материаллар туплау, презент әзерләү

9.03

26

ИлСаф.

1

Лекция, ,күзәтү әңгәмә

Прзентация әзерләү

16.03

27

Алсу Әбелханова – мөлаем аһәңле тавышлы артистка

1

Әңгәмәүзәтү

Җырларын  туплаү

23.03

28-29

Аларның даны мәңгелек

2

Лекция, әңгәмә

Материл туплау, альбом ясау

6.04

30-32

Аларда хикмәт, мәгърифәт!

3

Лекция, әңгәмәүзәтү

Презентация әзерләү

20.04

27.04

33

“Ничек кеше булырга?”

1

Диспут

Сочинение

11.05

34

“ Мин киләчәгемне ничек күзаллыйм?” Йомгаклау

1

Диспут

Иҗади эш.

18.05

                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...

Программа по дополнительному образованию «Изучаем татарский язык»

Программа по дополнительному образованию «Изучаем татарский язык»...