Технологик карта
план-конспект урока (6 класс) на тему

Тема:Рәвеш сүз төркемнәрен кабатлау

Максат:рәвеш сүз төркемнәре турында белемнәрне тирәнәйтү,гомумиләштерү;

алган белемнәрне куллану күнекмәләре үстерү;

укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologik_karta.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Рәвеш сүз төркемнәрен кабатлау

Максат:рәвеш сүз төркемнәре турында белемнәрне тирәнәйтү,гомумиләштерү;

алган белемнәрне куллану күнекмәләре үстерү;

укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет буенча:

сүз төркеме буларак,рәвешләрне таный, куллана белү, аларга морфологик-синтаксик анализ ясый белү

Метапредмет:

Танып –белү УУГ:төп мәглүматны аеру;белемнәрне структуралаштыру;логик яктан фикерли белү,чагыштыру,анализлау.

Коммуникатив УУГ:кеше фикерен исәпкә алу,үз фикереңне исбатлау;партадашыңның гамәлләрен күзәтү,төзәтү,бәяләү

Регулятив УУГ:дәреснең темасын ,максатын формалаштыру

Шәхескә кагылышлы:әңгәмәдешеңнең фикерен тыңлый белү,белемгә омтылыш булдыру, эшчәнлекгнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, сыйныфташларыңны хөрмәт итү, җаваплылык хисе булдыру.

Дәрес тибы:актуальләштерү

Предметара бәйләнеш:рус теле,әдәбият

Эшне оештыру төрләре:төркемнәрдә эшләү,индивидуаль, фронталь

Чыганаклар:дәреслек ( 6 сыйныф өчен  эшләнгән татар теле ,авторлары:Максимов Н.В, Хәмидуллина М.З.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.),методик кулланма, карточкалар


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Унивесаль уку гамәлләре

Мотивлаштыру(1 мин)

Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Исәнләшү.Дәрескә әзерлекне күрсәтү.

Коммуникатив:сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

Өй эшен тикшерү.(5 мин)

“Әгәр мин тылсымчы булсам” темасына рәвешләр кертеп язылган язма эшләрне бер- ике укучыдан укыту,дәфтәрләрне җыю

Сочинениеләрне уку

Регулятив:биремнәрне үтәүнең дөрселеген тикшерү

Шәхси:укучыларның башкаларны кабул итүе,аңлавы,фикерләрен җиткерә алуы

Проблемалы ситуация булдыру.Уку мәсьәләсе кую(4 мин)

Карточкалардагы биремне аңлату. Бирелгән сүзләрне ниндидер билгеләре буенча ике төркемгә бүлергә

Көтелгән җаваплар:

тиз, әкрен, сыйфат, бакча, иртән, җәен, барабан,алга,юкка,акча,салмак,бушлай, иртәгә,укытучы,күп,арба,бераз,ялгыз.

Беренче  төркемдә предметны белдерүче сүзләр,икенче төркемдә рәвешләр.

Коммуникатив:үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү.

Танып-белү:төп билгеләрне аеру нигезендә кагыйдә формалаштыру

Дәрескә максат һәм бурычлар кую.(2 мин)

Дәреснең темасын һәм максатларын хәбәр итү

Нәтиҗә ясау

Танып-белү:белем системасында ориентлаша белү

Б

елемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу(5 мин)

Презентациядәге тест биремнәрен аңлату

1 нче  слайд

1. Рәвеш нәрсәне белдерә

а)предметның билгесен

ә)предметны

б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.

 2 нче слайд

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

А)ничек?Кайчан?Кайда?Күпме?

Ә)Нинди?Кайсы?Ничек?Кая?

Б)Күпме?Нәрсәне?Кая?

 3 нче слайд

 3.Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

а) дүрт

ә)алты

б) җиде

 4 нче слайд

4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат-сан белән төрләнә

ә) исемләшә

б) төрләнми торган сүз төркеме

 5 нче слайд

5. Төзелешен ягыннан нинди рәвешләр була?

А)тамыр,ясалма,парлы

Ә)кыскартылма,ясалма,тамыр

Б)тамыр,ясалма,кушма,парлы,тезмә

 6 нчы слайд

6. Бу рәвешләрнең төркемчәләре нинди?

Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак,  тиз

 а) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру,урын, саф

ә) саф, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру, сәбәп-максат,

б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, күләм-чама, вакыт,

 7 нче слайд

7. Бирелгән рәвешләрнең ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга

 Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт

а)тамыр,парлы,тезмә,кушма,ясалма

 ә)кушма,парлы,тезмә,ясалма,тамыр

б)кушма,парлы,тезмә,тамыр,ясалма

Көтелгән   җаваплар

 8 нче слайд

1-ә                                            

2-а                                            

3-ә                                             

4-б

5-б

6-а

7-ә

 Хатасыз эш-“5”

2 хата –“4”

3 хата-“3”

Коммуникатив:коллектив фикер алышуда катнашу

Регулятив:кагыйдәләрне истә тоту һәм шулар буенча гамәлләр башкару

Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану(10 мин)

217 нче күнегүнең биремен аңлату,үтәлешен күзәтү

1,4,5 нче җөмләләрне күчереп язарга,җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә, һәр   сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгын билгеләргә. Рәвешләргә морфологик   анализ  ясарга.

Танып-белү: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Динамик ял.(3 мин)

Әкрен генә  басабыз (Укучылар торып баса.)

Әзрәк  уйнап алабыз. (Кара-каршы басып чәбәк-чәбәк уйныйлар.)

Тиз-Тиз чүгеп алабыз(Чүгеп алалар)

Аннан туктап калабыз.

Уңга таба бөгелик

Сулга таба бөгелик.

Салмак кына әйләник(Бер уурында әйләнеп куялар)

Җайлап кына утырыйк(Утыралар)

Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау(9 мин)

Карточкадагы биремне аңлату: сүзләрне татарчага тәрҗемә итергә,татарча сүзләр белән рәвеш + фигыль сүзтезмәләр төзеп язырга.

      

Көтелгән җаваплар:  

I вариант

Мало-аз эшләү

 Много-күп уку

Вчера-кичә бару

 Ближе-якынрак танышу

Красиво-матур язу

 Долго-озак яшәү

I I вариант

Медленно-әкрен йөрү

Давно-күптән танышу ,

По-взрослому-зурларча уйлау ,

Зря-юкка катнашу

Редко-сирәк килү

Далеко-ерак яшәү

Регулятив:биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Өй эше(3 мин)

Көчле укучылар өчен 215 нче күнегүнең,

урта дәрәҗәдәге укучылар өчен  216 нчы күнегүнең биремнәрен аңлату

Биремнәр белән танышу.

215 нче күнегү(рәвешләрнең синонимнарын табарга, җөмләләр төзергә)

216 нчы күнегү(рәвешләрнең антонимнарын табарга)

Шәхси:үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен ачыклау

Рефлексия,бәяләү,үзбәя(3 мин)

Сорауларга җавап:

1.Рәвеш нәрсә ул?

2.Рәвешләрнең нинди мәгънә төркемчәләре бар?

3.Рәвешләр нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала?

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Сорауларга җавап бирү,хаталарны төзәтү,кагыйдәләрне искә төшерү.

Дәрестә алган баллар буенча билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Теманы өйрәнү өчен технологик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

Технологик карта

Технологик карта...