ачык дәрес "Кушма сүзләр"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Бу дәрес 5 нче сыйныфта (рус сыйныфының татар төркеме) үткәрелде.   ФГОС таләпләренә туры килә.Укучыларга  бу дәрестә кушма сүзләрнең язылышы,мәгънәләре турында мәгълүмат бирелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_kushma_suzlr.doc126.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кушма сүзләр

Дидактик  максат: Укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру.

Кушма сүзләрнең ясалыш     үзенчәлеген һәм бер мәгънә     белдерүен                                                                                                              төшендерү. Аларның һәрвакыт кушылып язылуын әйтеп  сүзтезмәдән аерып алырга өйрәтү.

Үстерелешле максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Фикерләрне төгәл,

дәлилләп әйтергә өйрәтү. Дөрес җөмләләр белән җавап бирүләрен таләп итү,күнегүләрнең биремнәрен  аңлап укып эшләргә өйрәтүне дәвам иттерү.

Тәрбияви максат:  Укучыларда бер-беренә ярдәмләшү сыйфатын булдыру.

Кулланылган чыганаклар: Дәреслек. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен  дәреслек.(татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.Казан. “Мәгариф” нәшрияты,2010.

 Электрон  һәм акбур тактасы; эш дәфтәрләре; контроль үлчәү материалы (карточкалар)

 Дәрес төре:Яңа белемнәрне ачу.

        Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру, ориентлашу этабы.   

1.Уңай психологик мохит тудыру.

Укытучы.Хәерле көн,укучылар. Бер-беребезгә карап,елмаешып, уңышлар теләп дәресебезне башлыйк.

Көтелгән эш:

Балалар бер-берсенә теләкләрен җиткерәләр. Мисал өчен, уңышлы эш телим, “5”ле алуыңны телим. Укытучы: (күзләре белән һәркемгә сөеп карап) мин дә сезгә тел ачкычлары,  дустанә һәм уңышлы эшчәнлек телим.

Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар,  кушымча ялгану ысулын искә төшерик әле.Бу ысул белән нинди сүз төркемнәре ясала?

Электрон тактада

                                   Сүз төркемнәре

Көтелгән эш һәм җавап: Төркемдә киңәшеп, дәреслек һәм дәфтәрләреннән файдаланып искә төшерәләр.

Электрон тактада

Бу ысул белән исемнәр, сыйфатлар,рәвешләр,фигыльләр ясала

Мисал. Исем- тимер-че

Сыйфат-кич-ке

Рәвеш- дуслар-ча

Фигыль- рух-лан

Укытучы: ясагыч кушымчалар сүзләргә ничек ялганалар?

Көтелгән эш һәм җавап: Төркемдә киңәшеп, дәреслек һәм дәфтәрләреннән файдаланып искә төшерәләр.

Укучы: ясагыч кушымча сүзнең тамырына яки икенче бер ясагыч кушымчадан соң ялгана.шат-лык,шат-лык-лы.

Кайбер сыйфат яки рәвеш ясагыч кушымчалар модальлек һәм бәйләгеч кушымчаларга ялганырга мөмкин.

-Укучылар әйдәгез өй эшен тикшереп китик әле.Өй эше буенча сораулар юкмы?Барлык укучыларда эшләдеме?Әйдәгез,алайса тикшерүне башлыйк.Өй эшенә нәрсә бирелгән иде.Төркемнәрдә иң яхшы эшне  ачыклагыз.

 Үзара бәя

Бәя өчен критерий:

  • Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын дөрес тикшерсә– “5”;
  • Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшергәндә бер кимчелеге булса – “4”;
  • Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын  өлешчә генә тикшерсә – “3”.

Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар иң яхшы эшне сайлыйлар. Бераздан укытучы бер төркемгә сүз бирә.  2 һәм 3төркем дә иң яхшы эшне тәкъдим итәләр. Шуннан соң бу 3 укучы үз эшләре белән классны таныштыра.  

3). УМ кую ситуациясе.

Укытучы: -Бүгенге дәресне табышмак әйтешүдән башлыйк әле ,кем зирәк ,тапкыр икән һәм дәрескә УМ билгелик әле

- Аягын-башын яшерә

  Таш күлмәк эченә (ташбака)

-Таяк

Таяк башында табак,

Табак эчендә кибет,

Кибет эчендә ике мең егет. (көнбагыш)

-Аягы суда,башы көндә.(төнбоек)

-Ак яулыгын ябынган

Башына ут кабынган (гөлҗимеш)(слайдта башта сүзләр,аннары рәсемнәр чыга)

Укытучы:Укучылар игътибар белән карагыз әле ташбака,көнбагыш,төнбоек,гөлҗимеш нинди сүзләр икән алар?

Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар гөж килеп сүзләрне укыйлар

Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый тулыландырырга әзерләнә.

1төркем. Кушма сүзләр.

Укытучы: Ни өчен кушма сүзләр дисез?

2 төркем. Алар кушылып язылалар,бер мәгънә белдерәләр.

Укытучы:Кушма сүзләр нинди сүзләр булды инде?

1 төркем.Кушма сүзләр ике сүз кушылып бер мәгънә белдерүче сүзләр.

Укытучы. Димәк , бүген без дәрестә кушма сүзләр һәм аларны  сүз тезмәдән аерырга өйрәнербез.

 

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

                                 Кушма сүзләр

 II. УМ адымлап чишү.

Укытучы:Моның өчен әйдәгез тактадагы җөмләләргә игътибар итик.(слайдта)

- Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар гөж килеп җөмләләрне укыйлар

Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый, тулыландырырга әзерләнә.

Укучы: Биектау авылы тирәсендә биек таулар юк.

Укытучы:Дөрес.Ә хәзер Биектау һәм биек таулар сүзләренә игътибар итик.Мәгънәләре буенча чагыштырыйк.

Укучы:Биектау-бер авыл исеме,биек таулар-аерым мәгънә белдерәләр,

Укытучы:сорау куеп карыйк.

Укучы:-Биектау-бер сорау куела-нәрсә? биек таулар ике сорау куела-нинди?нәрсәләр?

Укытучы: Ә хәзер бу эшне икенче җөмлә өстендә дә эшләп карыйк.Җөмләне укып чыгыйк.

Укучы:Актырнакның төсе кара,алгы тәпиендә генә ак тырнагы бар.

Укытучы:Беренче мәгънә белдерүен чагыштырыйк.

Укучы:Актырнак бер җан иясенең исемен белдерә-эт исеме.Ак тырнагы- ике сүз аерым-аерым мәгънә белдерә.

Сорау куеп карасак.Актырнак –нәрсә?-бер сорау куела.Ак тырнагы- нинди?нәрсәсе? ике сорау куела.

Укытучы:Өченче җөмлә өстендә бу эшне дәвам итик.Җөмләне укып чыгыйк әле.

Укучы:Өчпочмакның өч почмагы була.

Укытучы:Кайсы сүзләргә игътибар итәргә кирәк?

Укучы:Өчпочмакның һәм өч почмагы.

Укытучы:Нәрсә соң ул өчпочмак ?Ничә сорау куела?

Укучы:Бер.Өч почмагына сорау куйсак.Ничә?Нәрсәсе?

Укытучы:Дөрес.Мәгънәләрен чагыштырыйк,ничә мәгънә белдерә икән?

Укучы:-Өчпочмакның-бер предметны белдерә.Ә өч почмагы ике сүз аерым-аерым мәгънә белдерә.

Укытучы:Хәзер без караган сүзләр:Биектау,биек тау,Актырнак, ак тырнагы,өчпочмак,өч почмагы сүзләренең әйтелешенә игътибар итик.Сүзләрнең кайсы иҗекләренә басым төшә икән?

Көтелгән эш: Вакыт бирелә. Балалар гөж килеп сүзләрне укыйлар

Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый, тулыландырырга әзерләнә.

Укучы:Биектау,Актырнак,Өчпочмак кебек сүзләр бер басым белән әйтеләләр.Ә биек тау ак тырнагы, өч почмагы,сүзләр тезмәсенең һәр икесенә дә басым төшә.

Укытучы.Дөрес,әйдәгез бергәләп нәтиҗә чыгарыйк. Электрон тактада  һәм эш дәфтәрләрендә: 

Модель

       кушма сүз

  сүзтезмә

билгеләмәсе

1.Бер предмет яки төшенчә белдерә

билгеләмәсе

1.Аерым-аерым мәгънә белдерә

2.Бер басым белән әйтелә

2. Ике басым белән әйтелә

3.Бер сорауга җавап бирә

3.Һәр сүзгә аерым сорау куела

4.Кушылып языла

Мисал. Өчпочмакның

4.Аерым языла

Мисал.         Өч почмагы

 Укучылар хәзер,әйдәгез,  белемнәребезне ныгытып мөстәкыйль эш эшләп алыйк.  

Мин җөмләләр яздырам.Игътибар белән тыңлыйбыз.Дөрес итеп утырдык.

- 1)Әйдүкнең эте кара борынлы.

 2)Шуңа күрә Әйдүк аны Караборын дип атый.

3) Өйалдында чиләк белән су тора.

4)  Безнең өй алдында нарат үсә.

Үзбәя өчен критерий:

4 җөмлә дә дөрес –“5”

3 җөмлә дөрес – “4”

2 җөмлә дөрес  –“3”

1 җөмлә генә дөрес яки берсе дә дөрес түгел  –“2”

Электрон тактада   

 Көтелгән җавап. Кушма сүзләр булган җөмләләр: 2, 3

 сүзләр тезмәсе булган җөмләләр: 1, 4

Дәрестәге танып белү эшчәнлеге оештырылуның  торышын ачыклау максаты  белән “2” һәм “3” билгеләре алучылар ачыклана.

Укытучы. 322 нче күнегүне эшлибез. Илнур,биремне укы әле.

Укучы. Укыгыз.Кушма сүзләрне табып,кайсы сүз төркеменә керүен әйтегез.Кушма сүзләр нинди сүзләрдән тора?

 

Укытучы.  кушма сүзләрне чыганак сүзтезмәләре белән язып куярбыз.  

Көтелгән җавап:

 -Алмагач- алма агачы,

 ишегалды- ишек алды

Юкагач- юкә агачы

Тәбикмәк- таба икмәге

 Быел- бу ел

Бүген- бу көн

Укучы: Сүзләр озак вакытлар бергә куллану нәтиҗәсендә, кайбер тезмә сүзләрдән кушма сүзләр барлыкка килгән.

     Үзбәя

Үзбәя критерийлары: 6 сүзне дә мөстәкыйль рәвештә язса– “5”,

 4 сүзне  мөстәкыйль рәвештә   язса– “4”,

сүзләрне укытучы  ярдәмендә  әйтсә– “3”.

Ярдәм белән  әйтә алмаса – “2”

Хәзер кушма сүзләрне үзебез төзеп карыйбыз,карточкаларда эшлибез.

Карточка.

       1 төркем

   2төркем

    3төркем

  4 төркем

төн

борын

баш

кем

көн

яулык

бер

яулык

ун

чыгыш

һич

баш

төн

як

күп

сөяр

кара

ике

ун

борын

аш

еллык

кул

наз

боз

боек

озын

аяк

ар

як

ил

юлы

бил

бау

оек

ваткыч

бер

япкыч

гөл

еллык

көн

ваткыч

тимер

тугыз

ал

як

ил

йөзем

Көтелгән җаваплар: 1төркем.Төнбоек,Караборын,унике,бозваткыч,билбау,көнчыгыш

2 төркем. Башваткыч,һичкем,унтугыз,озынборын,оекбаш,тимераяк

3 төркем. Көньяк,төньяк,ашъяулык,аръяк,берьеллык,алъяпкыч

4 төркем. Берьюлы,күпьеллык,кулъяулык,Илсөяр,Гөлйөзем,Илназ.

Үзбәя  өчен критерий:

  6 дөрес җавап –“5”

   5 - 4 дөрес җавап – “4”

    3  -  дөрес җавап –“3”

   дөрес җавап 2 һәм аннан да кимрәк  –“2”

3 нче төркемдәге сүзләрнең язылышын аңлатыйк әле.Язылышта нинди үзенчәлек бар?

Укучы: Ике сүз арасында ь яки ъ хәрефе куела.

Кушма сүзләрдә я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә,аеру билгесе буларак кулланыла.

Укытучы: Яхшы .4 нче төркем  кушма кеше исемнәре ясады Хәзер Гөл һәм Ил дән башланган исемнәрне язарбыз.1,2 нче төркем –Гөл гә, 3,4 нче төркем- Ил гә.Кем күбрәк язар икән? (1,2 нче,3,4 нче төркем алмашлап сорау ярыш формасында).Җиңүче төркем билгеләнә.

 III. Рефлексия, бәя этабы.  

  1. Рефлексия Укытучы. Укучылар, дәрескә рефлексия ясыйбыз.

(« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?» сорауларына җавап бирү.)

Көтелгән эш һәм җаваплар. Вакыт бирелә. Балалар гөж килеп дәрестәге эшчәнлекне кабат күздән кичерәләр.  Дәфтәр, тактадагы модель, дәреслек кулланышта. Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер төркемгә сүз бирә, башкалар тыңлый тулыландырырга әзерләнә.

1 нче төркемнән берәү: Бүген,без дәрестә кушма сүзләрне өйрәндек.  

2 нче төркемнән берәү:Шулай ук кушма сүзләрне сүзтезмәдән аерырга өйрәндек

Укытучы:  Өстәмәләр, тулыландырулар булырмы?  (Пауза ясый)

3 нче төркемнән берәү:   Билгеләмә  әйтелмәде.

1.Бер предмет яки төшенчә белдерсә,бер басым белән әйтелсә,бер сорауга җавап бирсә кушма сүз була,ул һәрвакыт кушылып языла

Мисал. Өчпочмакның

2..Аерым-аерым мәгънә белдерсә, ике басым белән әйтелсә,һәр сүзгә аерым сорау куелса, ике яки берничә мөстәкыйль сүздән торса сүзтезмә була һәм ул аерым языла. Мисал. Өч почмагы

Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.

Үзбәя критерийлары:

  • Әгәр кушма сүзләрне табып мөстәкыйль рәвештә  кагыйдә белән дәлилләп аңлатып бирә алса – “5“;
  • кушма сүзләрне табып, кагыйдәсен модельдән файдаланып әйтеп бирә алса –“4”;
  • кушма  сүзләрне табып, кагыйдәсен  модельдән файдаланып та өлешчә генә  әйтеп бирә алса –“3”;

Электрон журналга билгеләр кую.

  1. Өй эшләре тәкъдим итү.
  • Мәҗбүри эш:  323 нче күнегү.
  •  Ярым иҗади бирем (ирекле).  Әдәби әсәрдән кушса сүзләр кергән 3 мисал язып килергә.

         Укытучы. Дәрес тәмам.  Укучылар,сезгә дәрес өчен зур рәхмәт. Чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.            

ҮЗАНАЛИЗ

Үзанализның структур берәмлекләре

 Укытучы аңлатмасы

Дәреснең урыны

Минем тематик планым нигезендә бу дәрестә үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр – планлаштырылган нәтиҗәлек:

Предмет буенча нәтиҗәлелек - Татар тел гыйлемендә кушма сүзләр һәм аларны сүзтезмәдән аерып танып белү

Метапредмет нәтиҗәлелек:

а) регулятив гамәлләр ныгый - уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап кушма сүзләрне танып белүдә һәм язылышын  ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашалар;

ә) коммуникатив гамәлләр ныгый –төркемдә эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләр;

        б) танып белү гамәле ныгый - өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтә һәм модельдән файдаланырга өйрәнәләр.

Шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге – социаль (иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт), эмоциональ  ( үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү) үзүсеш өчен шар тудырыла; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнәләр.

Тема

Кушма сүзләр

Дидактик максат

. У  Укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру.

Ку   Кушма сүзләрнең ясалыш   үзенчәлеген   һәм   бер мәгънә                                                                                                                             белд   белдерүен төшендерү.

Ал    Аларның һәрвакыт кушылып язылуын әйтеп ике сүзтезмәдән

          аерып        алырга өйрәтү.

Үстерешле максат

     :        Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Фикерләрне төгәл,дәлилләп әйтергә    әйт    өйрәтү

Тәрбияви максат

Ук     Укучыларда бер-беренә ярдәмләшү сыйфатын булдыру.

Танып белү эшчәнлеген оештыруда кулланылган чаралар

Дә     Дәреслек.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче     нче сыйныфы өчен  дәреслек.(татар балалары өчен)

Ф.        Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.Казан. “Мәгариф” нәшрияты,2010.

электрон  һәм акбур тактасы; эш дәфтәрләре;  контроль үлчәү материалы (карточкалар).

Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы

 Танып белү эшчәнлеген оештыруда иң уңышлы формалардан мин,төркемнәрдә эшләүне саныйм. Шуңа үземнең дәресләрдә әлеге формага өстенлек бирәм.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методы

Танып белү эшчәнлеген оештыру методларыннан тикшерүле метод кулландым,чөнки заман дәресе шуны таләп итә.

Танып белү эшчәнлегенә контроль  һәм бәя

Үзконтроль, үзбәя төренә өстенлек бирәм, чөнки укучылар бирелгән критерийларга нигезләнеп үзләренә бәялиләр, шулай ук иптәшләренең эшләренә дә объектив бәя бирә алалар

ДӘРЕС БАРЫШЫ  БУЕНЧА

Үзанализның структур берәмлекләре

 Укытучы аңлатмасы

I.Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Әлеге этапта,без кушымча ялгану  ысулын искә төшердек,нинди сүз төркемнәре ясалуына басым ясадык.Сыйфат һәм рәвеш сүз төркемнәренә караган искәрмәгәдә тукталып киттек.  Шулай ук,әлеге этапта укучыларның өй эшен тикшерелде.Укучылар өй эшендә сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерергә тиешләр иде. Укучылар, өй эшен аңлап башкарганнар.

II. Уку мәсьәләсен

(УМ) адымлап

чишү этабы.

Алга таба,тактада бирелгән җөмләләр ярдәмендә уку мәсьәләсен куйдык. УМ кушма сүзләр  булачагын билгеләдек.  Дәреслектән кагыйдәне укып,җөмләләрне тикшердек, әлеге тикшерү ярдәмендә модель төзедек. Белемнәрне ныгыту өчен 322 нче күнегүне эшләдек,һәм әлбәттә инде һәр эштән соң үзбәя  куелды

III. Рефлексия, бәя

 этабы.

Рефлексия этабында, Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?» сорауларына җавап бирдек.  

Өйгә эш тәкъдим итү

Репродуктив  эшчәнлеккә,   ягъни  класстагы  эшкә  охшаш, үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне куллана белү таләп ителгән эш (бу эш
мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш)- 323 нче күнегү.

Конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни белем һәм
күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш – Әдәби әсәрдән кушма сүзләр 3 мисал язып килергә-  бу бирем ихтыярый.

Гоумими нәтиҗә - дәрестә танып белү эшчәнлегенең

эффективлыгы

Дәрестә  ирешелгән нәтиҗәлелек:

Куелган проблемалы сорау һәм биремнәргә җавап эзләгәндә,укучының гомумуку күнекмәләре: фикер эшчәнлегендәге, фикерен иптәшләренә җиткерә белү күнекмәләре формалаша. Ачык мисал булып,укучыларның УМ кую тора.

Кулланышка кертелгән фикерләү ысулларыннан  таркату,гомумиләштерү ысуллары  кулланылды. Дәрескә уку мәсьәләсе куйдык,аннары әлеге мәсьәләне таркатып тикшердек, (дәреслектәге күнегү ярдәмендә) һәм рефлексия этабында гомумиләштерү ысулын кулланып, дәрескә нәтиҗә ясалды.

Белем алуда универсаль гамәлләрнең тотрыклы формалашуы өчен  

              Танып белү күнекмәсе –өйрәнелгән материалны модельдә күрсәттеләр һәм модельдән файдаланырга өйрәнделәр

       Регулятив  күнекмә -      уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап  кушма сүзләр һәм сүзләр тезмәсен аеруда,язылышын   ачыклауда, рефлексия  ясауда, үзбәя куюда катнашатылар.

Коммуникатив күнекмә - төркемдә эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудырылды:  бер-берсен тыңладылар, фикерләрен дәлилләп әйттеләр, башкаларның фикерен тулыландырдылар, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерделәр

Шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге – социаль (иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт), эмоциональ  ( үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү) үзүсеш өчен шарт тудырылды; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнделәр.

                           

             

                               

                                       

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Ачык орлыклылар

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү....