Интеллектуаль уен "Тамчы-шоу"
классный час (10 класс) по теме

Ителлектуаль  "Тамчы-шоу" уены 10 сыйныфта үткәрелде. Бу уенда укучылар әдәбият дәресендә өйрәнгән язучыларның иҗатларын искә төшерделәр.Үзләренең игътибарлыкларын сынадылар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл интеллектуаль уен "Тамчы-шоу"23.1 КБ

Предварительный просмотр:

                                                              “Тамчы –шоу” уены

I ТУР.Батыр берне, белемле меңне егар

Эше барның......ашы бар

Тирләп эшләсәң.......тәмләп ашарсың

Агачны яфрак бизәсә,.....кешене хезмәт бизи

Тырышкан табар.......ташка кадак кагар

Иң элек уйла,.......аннан соң уйла

Аз сөйлә,.........күп эшлә

Сүзең белән мактанма,........эшең белән мактан

Бүгенге эшне.......иртәгәгә калдырма

Һөнәр ашарга сорамый,.......үзе ашата

Егет кешегә.................җитмеш төрле һөнәрдә аз.

II ТУР.ЯЗУЧЫНЫ   ТАНЫ

Үзе казыган кабергә иртәгесен бөтен авыл җыелып күмде.Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты.(Г.Исхакый “Сөннәтче бабай”)

Көн үтте,ел үтте.Угыл да булды,кыз да булды.Ул һаман хөррият диния көтте.Истанбулга илтеп мөселман тәрбиясе бирүне төшенде.(Г.Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”)

Бүлмәгә,кулына ниндидер бер конверт тотып, Газизә абыстай килеп керде.Конверт эченнән бер егет портреты килеп чыкты (Ф.Әмирхан “Хәят”)

Газизә байтак вакыт, ишек яңагына сөялгән көе,китеп баручылар артыннан карап торды.(Ш.Камал “Акчарлаклар”)

Түзәалмәдем,бардым җырлаучыга,

Дидем: “Кардәш,бу көй нинди көй?” (Г.Тукай “Милли моңнар”)

Эш пеште!Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда!Хатынны җибәрәм,яшь хатын алам.(К.Тинчурин “Банкрот”)

Уф Алла!Бу ир белән гомеремне ничек үткәрермен?!(Г.Коләхмәтов “Яшь гомер”)

Казакъның уртача байлыклы,күп адәмле ике ыругсы бар иде.Берсен кара-айгыр дип,икенчесен сарман дип атыйлар иде.(Г.Ибрһимов “Казакъ кызы”)

Мине утка аткан ул- син,

Мине суга салган салган да-син.(С.Рәмиев “Син”)

III ТУР. Игътибарлы бул!

Рәсемнәрне карау

1 команда ничә пешекче күрдегез,нәрсә берләштерә

2 команда ничә олы кеше күрдегез,нәрсә берләштерә

IV ТУР. Берсе миннән,икенчесе синнән.

Врач-     югары медицина белеме алган кеше

Диспетчер-  үзәк пункттан гадәттә төрле элемтә чаралары ярдәмендә транспорт хәрәкәтен, предприятиедә эш барышын график нигезендә оештырып һәм күзәтеп торучы

Укытучы- мәктәптә, уку йортларында белем бирүче,нинди дә булса фән алып баручы

Инженер- фән-техниканыңберәр тармагы буенча югары белем алган белгеч

Юрист-  юридик законнар буенча белгеч-юстиция хәзмәткәре

Фармацев- махсус хәзерлекле дару ясаучы белгеч

Адвокат- судта гаепләнүчене яклаучы юрист

Нотариус- актларны,килешү кәгазьләрен,документларның копияләрен һ.б. рәсми рәвештә таныклап торучы хезмәткәр

Судья- судка кергән эшләрне закон нигезендә хәл итеп хөкем чыгаручы хезмәткәр

Журналист- журналистика белән шөгыльләнүче профессиональ хәзмәткәр

Хирург- хиругия буенча врач-белгеч

Прокурор- законнарның төгәл үтәлешен күзәтүче дәүләт хезмәткәре

Слесарь - металл әйберләрне кулдан эшләү,җыю һәм төзәтү остасы,эшче

Режиссер- спектакль  һәм  кинофильмнар, куюга җитәкчелек итүче,драма әсәрен сәхнәгә куярга әзерләүче

Артист- сәнгать әсәрләрен халык алдында башкаручы

V ТУР. СҮЗЛӘР ТӨЗҮ

Тәрбияче

Ит,тәрбия,ир,бит,әти,тире,рәт,ия,бәти,чеби,иртә.

VI ТУР.Тапкырлар бәйгесе

1.Дәрес башында нәрсә ишетәбез             ( з хәрефе)

2.Көн белән төн уртасында   нәрсә бар         ( белән)

3.Иң кыска ай кайсысы                                     (май)

4.Утыз “я” хәрефеннән торган кеше исеме ничек була   ( Зоя)

 5.кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исемен бергә төзеп языгыз да,җәй көне күп була торган бер яшелчә исеме чыксын     (карбыз)

6.күлмәкне икегә аерсаң,нәрсә килеп чыга   (  күл    мәк)

7.түтәлдә нинди ике тавыш үсә   (фа соль)

8.нинди тамырның сабагы булмый   (сүз тамырының)

9.нинди пар һавага күтәрелә алмый     (ике   мәгънәсендәге)

10.Нинди 100  сан түгел      (бит мәгънәсендәге)

11.алган саен зурая.бу нәрсә    (чокыр)

12.нинди сан исем  дә була ала   (йөз )

13.нинди сан боера ала           ( йөз, кырык)

14.агачка унике карга кунган.Аучы килеп икесен аткан.Агачта ничә карга калган    ( берәү дә калмаган) .

15.сигез таякның дүртесен сындыргач,ничә таяк кала   ( унике таяк,сындырган дүрт таяк сигезгә әйләнә)

16.биш алманы биш кешегә берәр алмадан бүлегез дә,берсе кәрҗиндә калсын    (бер кеше алманы кәрҗине белән ала )

17.үлчәүсез йөртелә,һәркемдә була        (акыл)

18.һәркемдә бар           ( исем)

19.нинди җөмләләр өндәргә,боерырга яраталар      (боерык)

20. нинди җөмләләр “ияреп йөрергә”яраталар    (иярчен )

VII ТУР  Капитаннар бәйгесе

1.”Сабыйга” шигырен Г.Тукай язган.(Әйе)

         2. күңел,күңелсез,күңелле-бу сүзләр тамырдаш сүзләр. (әйе)

         3. Елның бишенче ае – август.(юк)

         4. морфология сүз төркемнәрен өйрәнә (әйе)

         5. Дүшәмбе  биш дәрес    укыйбыз.(юк)

         6. Капма – каршы мәгънәле сүзләр – Антонимнар. (әйе)

         7. Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр. (әйе)

         8. сентябрь,октябрь, ноябрь – кыш айлары. (юк)

         9. Исемнең сораулары – нишли?нишләде? (юк)

         10. пуктуация тыныш билгеләрен өйрәнә. (әйе)

1.”Банкрот”комедиясен К.Тинчурин  язган. (әйе)

2. Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль.(әйе)

3. Елның икенче ае -март. (юк)

4. Шимбә технология дәресе була.(әйе)

5. Татар телендә сигез сүз төркеме бар.(юк)

6. Ак-кара, озын-кыска, зур-кечкенә – бу омоним сүзләр.(юк)

7. матур,кызыл, күңелле сыйфатлар (Әйе)

8. Рәвешнең сораулары – нишли?нишләде?(юк)

9. Күз карасы кебек саклау – бу фразеологизм. (әйе)

10. Мин унынчы сыйныфта укыйм. (әйе)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...

Тамчы - шоу интеллектуаль уены

6 нчы класста "Туган тел" көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты  буенча укучыларның белемнәрен ныгыту өчен үткәрелгән класстан тыш чара....

Презентация.Интеллектуаль уен "Тамчы-шоу"

Презентация интеллектуаль "Тамчы-шоу"уенын үткәрү өчен төзелгән...

Интеллектуаль уен "Тамчы шоу"

Интеллектуаль уен "Тамчы шоу" 7-8 нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен тикшерү ысулы булып торган интеллектуаль уен...