Интеллектуаль уен "Тамчы шоу"
методическая разработка (7, 8 класс)
Интеллектуаль уен "Тамчы шоу" 7-8 нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен тикшерү ысулы булып торган интеллектуаль уен
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 845.9 КБ |
Предварительный просмотр:
«Тамчы шоу» интеллектуаль уены
Алып баручы:
Исәнмесез, диеп башлыйк әле,
Һәр очрашу шулай башлана.
Исәнмесез, диеп сүз башланса,
Күңелләрдә ныграк саклана.
- Исәнмесез , хөрмәтле кунаклар , укучылар!Хәерле көннәр сезгә!
Без бүген сезнең «Тамчы шоу» интеллектуаль уенынына җыелдык.
Бүгенге уенда 7-8 класс укучыларыннан торган ике команда канаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.
Укучыларүзләребеләнтаныштыралар.
- команда- ”Өлгерләр” , 2 команда- “Очкыннар”.
1 команда “Өлгерләр”
“Тамчы – шоу”да ярышабыз
Командага бүленеп.
Жюри дөрес бәяләсен
Безнең уңышны күреп.
- команда “Очкыннар”
Хөрмәтле жюриебызга да
Бар бездән изге теләк:
Очколарны бутамагыз,
Гадел булу бик кирәк.
Алып баручы :
- Безнең уенда өченче команда да катнаша , ул –безнең укучыларыбызның чыгышларына бәя бирүче жюри составы . Алар белән таныштырып китәбез.
Шулай итеп,беренче турга кереп китәбез.
Iтур “Батыр- берне, белемле – меңне егар” дип атала.
Беренче турда әдәбиятка һәм Татарстанның тарихы һәм мәдәниятенә кагылган 8 сорау укыла, командалар шул сорауларга язып җавап бирергә тиеш булалар.
- Тукайның автобиографик әсәренең исеме (“ Исемдә калганнар”)
- М.Җәлил яшәгән еллар. (1906-1944)
- “Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре безне котлап үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта” .Кайсы әсәрдән өзек, жанры? (“Сагыну”, нәсер)
- Татар телендә балалар өчен чыгучы газета һәм журналлар. ( “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “ Ялкын”, “Салават күпере”, “Түгәрәк уен”)
- Сөембикә манарасы ничә яруслы ? (7 яруслы)
- “Беренче театр” комедиясенең авторы. (Г.Камал)
- “Бирде дөнья кирәкне еламаска өйрәтте,
Күлмәк җиңен ертасымы бәйлисе бар йөрәкне” .
Әлеге шигырь юлларын кайсы шагыйрь язган, аның турында нәрсә әйтә аласыз? (Х.Туфан “Кайсыгызның кулы җылы?”)
- Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар.
I тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.
II тур а) Игътибарлылык бәйгесе.
- Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экран сезгә үзенең алты рәсемен күрсәтер. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап мөмкин кадәр истә калдырырга тырышыгыз.
1 команда . Алтынчы рәсемдә көрәш барышын ничә хөкемдар күзәтә ? ( 3 хөкемдар)
2 команда- 4нче рәсемдә камзулга ничә ләлә чәчәге чигелгән ?( 6 чәчәк)
б) Өй эше. Кем ул Сөембикә ? Аның турында нәрсәләр беләсез ?
III тур “Сүздән сүз ясау”
Без яңа сүзләр ясалуның күп төрле ысулларын беләбез. Ә хәзер, әйдәгез, үзебез озын гына бер сүздән яңа сүзләр ясап карыйк. Ничә сүз ясый алырбыз икән?
алачбка сүзеннән яңа сүзләр ясыйбыз. (балачак)
V тур Блиц – турнир Капитаннар ярышы
“Өлгерләр”
- Татар телендә 6 килеш бар. (әйе)
- Көн һәм төн сүзләре синоним. (юк)
- Әйтү максаты ягыннан җөмләләр 3 төрле була. (әйе)
- Канат сүзе- күп мәгънәле сүз.( әйе)
- 2019 ел –тарихи-мәдәни мирас елы . ( юк)
- О, ө хәрефләре сүз башында гына языла. ( юк)
- Б яңгырау тартык (әйе)
- Мөстәкыйль сүз төркемнәре 7 .(әйе)
“Очкыннар”
- Чыгыш килешенең сораулары кемгә? нәрсәгә? кая? (юк)
- Олы, зур. Бу сүзләр синонимнар .( әйе)
- Дөнья сүзендә 5 аваз бар. (әйе)
- Таш йөрәкле – бу сүз туры мәгънәдә. (юк)
- 2019 ел - Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы (әйе)
- Ж ның саңгырау пары ч. (юк)
- Фонетика сөйләм авазларын өйрәнә. (әйе)
- Гына , генә кисәкчәләре һәрвакыт аерып язылалар. (әйе)
- Безнең ярышыбыз тәмам. Нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез. Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш
География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....
интеллектуаль уен
Сәләтле укучыны ачыклау өчен ярыш эшкәртмәсе...
Нәүрүз чибәре. Интеллектуаль ярыш.
Кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә карата интеллектуаль ярыш....
![](/sites/default/files/pictures/2017/01/21/picture-65987-1485022344.jpg)
Игра "Битва интеллектуалов"
В интересной и увлекательной форме ребята повторяют основные разделы русского языка, углубляют свои знания, развивая мышление, кругозор и творческие способности....
![](/sites/default/files/pictures/2015/10/09/picture-52298-1444417383.jpg)
Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен
“Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...
Турнир интеллектуалов
Разработка дружеской встречи команд седьмых классов. Открытое мероприятие врамках предметной недели математики...