Тема: Саннар темасын гомумиләштереп кабатлау.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Петрова  Гүзәлия Рүзәл кызы

6 сыйныф татар төркемендә татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sannarny_kabatlau.docx23.6 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Саннарны гомумиләштереп кабатлау.

Максат: Саннарның ясалышы, төрләнеше турында укучыларның белемнәрен ныгыту; аларның фикерләү сәләтен, тапкырлык, җитезлек сыйфатларын  үстерү; патриотизм хисләре тәрбияләү.

Тибы: кабатлау дәресе.

Җиһазлау:проектор, компьютер,презентация, таратма материаллар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Сугыш темасына җыр тыңлау. (“Кайтып керегезче”, Гүзәл Галимуллина сүзләре, Алинә мөхәммәтдинова көе)

-Укучылар , җырны тыңлыйбыз,  һәр сүзенә  игътибар итәбез.(җыр 1 минут дәвам итә).

-Җырда сүз нәрсә турында бара?

-Җиңү турында.

-Без җиңү бәйрәмен кайчан билгеләп үтәбез?

-Яз көне, 9 майда.

-Быел Бөек Җиңүгә ничә ел була?

- 72 ел.

-Димәк,  быел Бөек  җиңүнең 72 еллыгы. Сугышта батырлыклар эшләгән кешеләргә медаль тапшырганнар.  Мин дә сезне дөрес  җавапларыгыз өчен медальләр белән бүләкләрмен. Дәрес ахырында аларга нәтиҗә ясарбыз.

Өстәлдә яткан өчпочмаклы кәгазьләргә игътибар  итегез әле.Аларның формалары сезгә берәр нәрсә турында сөйләмиме?(өчпочмаклы итеп төрелгәннәр).

-Фронттан килгән хатлар шундый булган.

-Әйе укучылар, илебезне дошманнан саклап яуга киткән бабаларыбыздан өйләренә шундый өчпочмаклы хатлар килгән. Әйдәгез әле ачып карыйк. Билгеле безнең кулыбызда ул хатлар түгел, ләкин кулга тоткач, алардан җылылык бөркелә сыман. Текстны укуга күчәбез.Мин укыйм, сез игътибар белән тыңлыйсыз. Җыр белән текст арасында нинди уртаклык бар? 2.Актуальләштерү.

1941 нче  елның  22 нче июнь иртәсе. Ил иминлеген сакларга дип, Татарстаннан да  570 меңләп  кеше фронтка китә.  200   егет һәм кыз  Советлар Союзы герое исеменә лаек була. Сугыш 4 ел бара.

Заводларда эшчеләрне унике-унөч  яшьлек малайлар, кызлар алыштыра. Берәү дә читтә калмый, һәр кеше җиңүгә үз өлешен кертә.

Станок артында икешәр тәүлек йокламыйча эшләп,   алар  җиңү көнен якынайталар.

1945нче  елның 9нчы  мае илгә җиңү алып килә. Күпме гомерләр һәм ачы күз яшьләре  аша  яулап алынган җиңү.

-Текст та, җыр да сугыш, җиңү темасына.

-Сугыштан исән кайткан ветераннарыбызның да сафлары сирәгәя, укучылар. Без аларга карата игътибарлырак булыйк.  Илебезнең күге һәрчак аяз булсын, сугышлар булмасын.

- Игътибар итегез әле, текстта нинди сүз төркеменә караган сүзләр күп очрый.

-Саннар.

-Ә нәрсә соң ул сан? Әйдәгез искә төшереп китик әле. Моның өчен төркемнәрдә  эшлибез. Раунд Робин структурасы.Башта һәр кеше уйлый, искә төшерә һәм чиратлап сан турында нәрсә беләбез, шуны иптәшләребезгә сөйлибез.Беренче номер башлый, һәр кешегә 30 секунд вакыт бирелә. Бер- беребезне кабатламыйбыз.(1-2 укучыдан җавап тыңлана).

-Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр ?

-.Саннарны кабатлау.

Әйе, бүген без сезнең белән саннарны гомумиләштереп кабатларбыз.Төрле биремнәр, күнегүләр эшләрбез. Алган белемнәребезгә нәтиҗә ясарбыз.

2.Ныгыту.

а)  Кабат текстка әйләнеп кайтыйк. Парлы эш эшлибез. Релли Робин структурасы. Һәр өстәлдә әзер шаблоннар бар. Тексттагы сан сүз төркеменә караган сүзләрне сез шунда дөрес итеп тутырырга тиеш. Башладык, сезгә 2 минут вакыт.Слайдка карап дөреслеген тикшерәбез. Хаталар булса, төзәтәбез. Кемнәр бер хатасыз эшләде- басыгыз әле. Молодцы! Димәк, сан сүз төркеменең нинди төркемчәләре була?

-Микъдар, тәртип, чама, бүлем һәм  җыю .

б)  Хәзер уен уйнап, ял итеп алабыз.Мин сезгә тылсымлы сан әйтәм. Ул сан-9. Ни өчен мин 9 санын сайладым дип уйлыйсыз?(җавап тыңлана). Утырган җирдән санап барабыз, әгәр 9 саны кергән яки 9 га бүленә торган санга чират җитсә, әлеге укучы санны атамый, ә торып кына баса. Төркемнәрдә уйныйбыз. Сезгә бу уен  тапкырлау таблицасын искә төшерергә дә ярдәм итәр.Кайсы төркем иң югары санга кадәр барып җитә, шул җиңүче була.

в)   Ә хәзер кабат текстка әйләнеп кайтабыз.Сан сүз төркемен ясалышлары ягыннан тикшереп китәрбез.

-Тамыр саннар: 4,9,берәү, икешәр.Кушма саннар юк. Без аларга мисаллар китереп китик. Тезмә саннар: 200, 1941, 22,570 мең, 1945. Парлы сан:  унике-унөч.

Димәк, ясалышлары ягыннан саннар нинди булалар инде?

(укучыларның җаваплары тыңлана).

г)   Индивидуаль эш. Саннарны без язуда ничек күрсәтәбез?

Гарәп һәм Рим цифрлары белән.

-Ә хәзер тексттагы цифрларны сүзләр белән языгыз.Дәфтәрләрдә эшлибез.Слайдка карап дөреслеген тикшерәбез.

д)  Текст белән эшне дәвам итәбез.Текстта бирелгән саннар белән үз җөмләләрегезне төзисез. Һәр төркемчәгә  берәр җөмлә.Берничә укучының җавабы тыңлана.

3.Рефлексия.

-Ә саннарсыз яшәп буламы? (җаваплар тыңлана).

Әйе, укучылар.Саннарсыз яшәп булмый. Без һәр көн иртә торуга, сәгатькә карыйбыз, көн  буена да берничә тапкыр саннар белән очрашабыз.

4.Өй эше. Татарстанның Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое  исеме алган батырларының берсе турында сөйләргә өйрәнергә.

5.Билгеләр кую. Медальләр буенча нәтиҗә ясау.5 һәм аннан да күбрәк медаль җыючыларга-5 ле, дүртәү булса-4ле һ.б.

6.Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Татар төркемендә үткәрелгән дәрес....

"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау....

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...

Тема: Сүз төзелеше һәм ясалышы темасын гомумиләштереп кабатлау.

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе (3нче сыйныф)...