Сыйфатның исемләшүе
план-конспект урока (6 класс) на тему

6 нчы сыйныф. Тема: Сыйфатның исемләшүе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_kl._21.01.17_tatar_tele_plan.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф. Тема: Сыйфатның исемләшүе

Максат. Белем бирү максаты: универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, тест сораулары, карточка, проектор, ноутбук.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн.

- Көннәр хәерле булсын!

- Көннәребез хәерле, елларыбыз имин булсын дигән теләк белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Актуальләштерү. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән сыйфат сүз төркеме турында белемнәребезне киңәйтә башлаган идек. Әйдәгез, нәрсәләр беләбез икән, искә төшереп китик әле. (Тест сораулары белән эш. Дөреслеге СС буенча тикшерелә Тэйк-оф-тач-даун---бас-утыр)

1. Сыйфат нәрсә белдерә?

1. предметны

2. предметның эш, хәлен, хәрәкәтен

3. предметның билгесен

2. Сыйфатка хас үзенчәлекләр:

1. сан, тартым, килеш белән төрләнә

2. зат-сан, юнәлеш, заман белән төрләнә

3. дәрәҗә, асыл һәм нисби сыйфат була

3. Кайсы җөмләдә сыйфат хәбәр булып килгән?

1. Юмарт кыш җир өстенә карын да бирер әле.

2. Офык иңләтеп чабып үтүче атлардан да матуррак сурәт булуы мөмкинме соң?!

3. Бүген көн бигрәк салкын.

4. Кайсы җөмләдә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бар?

1. Шуннан да олырак бәхетнең булуы мөмкинме соң?

2. Күбәләктәй ап-ак карлар, һавада бөтерелеп, иңнәреңә куна да сине биергә дәшә.

3. Мамыктай ак кар өстеннән, күзләрне камаштырып, кояш нурлары сибелә.

- Тест сорауларына биргән җавапларыбызны дәлилләп китик әле (һәр группадан 1 укучы дәлилләп күрсәтә).

3. Яңа теманы аңлату. Ә хәзер, әйдәгез, алга таба күз салыйк әле. “Укы, чагыштыр, нәтиҗә яса”.

Белемле кешедән үрнәк ал, белемсез кешедән гыйбрәт ал.

Сүзлек белән эш – гыйбрәт (ике төркем “Аңлатмалы сүзлек”, икенчесе – тәрҗемә сүзлек белән эшли) .

Бирем: җөмләдән сыйфат белән сыйфатланмышны табарга, сыйфатланмышның төрләнешен аңлатырга (кешедән – бер.сан, чыгыш килеш)

Татар халык авыз иҗатында эле генә без карап киткән җөмлә менә болай бирелә:

Белемледән үрнәк ал, белемсездән гыйбрәт ал.

Нинди аерма күрәсез? (Сыйфат исем кушымчаларын үзенә алган.)  

Бу күренеш ничек дип аталыр икән? (Исемләшү, сыйфатның исемләшүе)

Димәк, бүгенге дәреснең темасы Сыйфатның исемләшүе

4. Теманы ныгыту. Алдагы слайдка күз салыйк әле. Төркемнәрдә эш алып барабыз. Һәр төркем бер мәкальдәге сыйфатларны тикшерә, аңлата.

1. Акыллы атын мактар, кыланчык үзен мактар.

2. Ахмакны алтынга мансаң да ахмак.

3. Начарны күрмәгән яхшының кадерен белмәс.

5. Дәреслек материалы белән эшләү. Дәфтәрдә күнегү башкару.

Күнегү 92 – (ике җөмләдәге сыйфатларны тикшерү, аңлату.)

6. Финк-райт-раунд-робин укучылар төркемнәрдә эшли, һәр төркем карточкалардагы сүзләрне дөрес итеп урынына куеп, җөмлә төзи, укый.

 Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Бу мәкальнең мәгънәсен 4 җөмлә төзеп аңлатырга кирәк, җөмләләрне бергә уйлыйлар, һәр укучы бер җөмләне әйтә..

7. Өй эше бирү. Мәҗбүри: 92-күнегү (7,8,9,10,11 нче җөмләләр)

Ярымиҗади: исемләшкән сыйфат кергән 3 мәкаль табып язарга

Иҗади: исемләшкән сыйфатлар кулланып, “Безнең бакча” темасына 5 җөмлә уйлап язарга

8. Йомгаклау. Укучыларның дәрестә катнашуын бәяләү. Дәрескә йомгак ясау (Бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек, нәрсәгә ирештек?)

Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфатның ясалышы.Биремнәр.

Сыйфатның ясалышы. Биремнәр....

Татар теле дәресе , 6 класс "Сыйфатның исемләшүе"

Иҗади үсеш технологиясе кулланып үткәргән дәрес эшкәртмәсе....

Ачк дәрес Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре.ppt

Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре...

Сыйфатны кабатлау

Сыйфатны кабатлау дәресе өчен презентация...

сыйфатны кабатлау дәресенә презентация

сыйфатны кабатлауга презентация...

Сыйфатны гомумиләштереп бирү

6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...