Татар теле дәресе , 6 класс "Сыйфатның исемләшүе"
план-конспект урока (6 класс) по теме

Галина Фаразина Миннефановна

 Иҗади үсеш технологиясе кулланып үткәргән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_6klass_tatar_tele.docx19.2 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле, 6 класс

Тема: Сыйфатның исемләшүе.

Максат: сыйфатның исемгә күчүе турында төшенчә булдыру;

              эзлекле фикер йөртү сәләте формалаштыру;

               сөйләм культурасы тәрбияләү.

Җиһаз: дәреслек, презентация, электрон  дәреслек.

Дәрес барышы.

I.Белемнәрне тигезләү.

1нче бирем..

----Сыйфатның нинди үзенчәлекләрен белдегез? Төркемнәрдә сөйләшегез.Мисаллар китерегез.

а) предметның билгесен атый ( төс, размер, форма, вакыт, кешеләрнең халәте).

б) нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә.

в) җөмләдә иярчен кисәк булып килә.

Мисаллар: ак кар, түгәрәк өстәл, кояшлы көн, иртәнге аш, усал кеше, кайгылы йөз.

Үзбәя.

2нче бирем.

----Җөмләне язып алырга, баш кисәкләрен табарга, иянең нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыкларга.

Кар өстендә нәни кошчык сикергәли.(1 слайд)

----Ия турында нәрсәләр беләбез? (Җөмләнең баш кисәге, баш килештәге исем белән белдерелә, кем?нәрсә? сорауларына җавап бирә.)

---Ия турындагы белемнәрегезне бәяләгез.

Үзбәя.

II.Уку мәсьәләсен кую.

Юлдан бер карт бабай атлый.(2слайд)

Юлдан бер карт атлый.

----Җөмләләрне укырга, сыйфатларны табарга. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. Нинди үзенчәлек күзәтелә?

---Икенче җөмләдә сыйфат баш кисәк (ия) урынында килгән.

---Ә ия гадәттә нинди сүз төркеме белән белдерелә?

----Исем белән.

---Сыйфат, ия буларак исемгә күчә аламы? Күчәр өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

----Бүген дәрестә нинди уку мәсьәләсе чишәрбез?

---Сыйфатның исемгә күчүен карыйбыз һәм күчү шартларын ачыклыйбыз.

Уку мәсьәләсе интерактив тактага схематик рәвештә язып куела:

Уку мәсьәләсе:

          Сыйфат___________          Исем

        Шартлары

III.Уку мәсьәләсен чишү.

3нче бирем.

----Сыйфатны табып, эшен ачыкларга.

Юлдан бер карт бабай атлый.

Юлдан бер карт атлый.

--- Тикшерүне дәвам итәбез. Беренче күзәтү нинди нәтиҗәгә китерде? Сыйфат исем эшен башкара – баш кисәк булып килә).

---Ничек бу нәтиҗәгә килдек? Җөмләләрне укыдык, сыйфатларны таптык, сорауларны куйдык, нинди җөмлә кисәге икәнен ачыкладык).

---Сыйфат исемгә күчкәч, аның грамматик мәгънәсен  аламы?

Күзәтәбез.

Берлек сан    Карт атлый.

Күплек сан   Картлар атлыйлар.

Нәтиҗә. Исемгә күчкән сыйфатлар сан белән төрләнәләр.

Үзбәя.

4нче бирем.

---Җөмләләрне укырга, карт сүзенең үзенчәлеген тикшерергә.

И.к. Картның аркасында кечкенә төенчек бар.(3слайд)

Ю.к. Картка шул төенчек тә авыр тоела.

Т.к. Картны бер малай куып җитте.

И.к. Малай  картның аркасыннан төенчекне алды.

Ю.к. Картка җиңел булып китте.

И.к. Картларның аздан да күңелләре була икән.

Нәтиҗә. Исемгә күчкән сыйфатлар килеш белән төрләнәләр.

Үзбәя.

IV.Модельләштерү.

----Сыйфат исемгә күчкәнме, әллә күчмәгәнме? Ничек белергә?

Ысул

  1. Мәгънәсен ачыклыйм.
  2. Төрләнешен карыйм.

Сыйфат                                                               Сыйфат---------исем

(- предмет билгесе                                      ( -- сан, килеш)

- төрләнеше-

Нинди?кайсы?

-иярчен кисәк)

------Димәк, сыйфатның исемгә күчүнең нинди шарты бар?

(исемгә күчкән сыйфат санда, килештә төрләнә, баш кисәк булып килә).

Үзбәя.

      5нче бирем.

---Ысулны кулланып, үз-үзеңне тикшер.

А) Салкын------кыш җитте.

Нәтиҗә. Монда сыйфат исемгә күчмәгән, чөнки нинди ? соравына җавап була, предметның билгесен атый, төрләнми, иярчен кисәк булып килә.

Б) Кошлар салкыннан интегәләр.Җәнлекләр дә салкынны яратмыйлар. Куян гына салкынга бирешми. Ул йөгереп җылына. Тиздән салкыннар үтәр.

Нәтиҗә. Сыйфат исемгә күчкән: санда, килештә төрләнә.

Үзбәя.

V.Рефлексия.

------ Нинди уку мәсьәләсен куйган идек? (Сыйфат исемгә күчәме? Нинди шартлары бар ул күчүнең?)

----- Ничек өйрәндек? (Җөмлә кисәкләре буенча тикшердек, чагыштырдык, грамматик мәгънәләрен ачыкладык, нәтиҗә ясадык).

---- Гомуми нәтиҗәне әйтегез. (Сыйфат исемгә күчә һәм санда, килештә төрләнә.).

---- Ә ни өчен сыйфатның исемгә күчүен белергә кирәк? ( Ана теленең серләрен белү кызыклы).

VI.Үзбәя.

VII.Өй эше.

  1. 120 нче күнегү.
  2. Ике мәкаль язып килергә.
  3. “Кышкы урман “ темасына кечкенә инша язарга.

(2, 3нче биремнәр сайлап, үз теләкләреннән чыгып алына; 1нче бирем – бар укучылар өчен дә мәҗбүри).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

татар теле дәресе "Күчтәнәч"

Сыйныф сәгатьләрендә кулланып була. Әдәплелек дәресе санала."Күчтәнәч" тапшыруы нигезендә төзелгән.Презентациясе бар.Ахырдан бүләккә мультфильм да күрсәтелә....

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...