План самообразования учителя
материал на тему

Наматова Гузалия Ансаровна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Наматова Гүзәлия Әнсар  кызының

шәхси профессиональ үсеш планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_samoobrazovaniya-_namatova.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

 «Килешенде»

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  МБ җитәкчесе

                            / З.А.  Хисамеева/

 

«Килешенде»

Директор урынбасары

_______________    /Л.И.Абдуллина /

«Расланды»

Мәктәп директоры

__________________   /Е.Г.Егорова/

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Наматова Гүзәлия Әнсар  кызының

шәхси профессиональ үсеш планы

2016 - 2021

Белемне күтәрү темасы:

 “Укытуның төрле технологияләрен кулланып, укучыларда татар теле һәм әдәбияты дәресләренә кызыксыну уяту”

Максат һәм бурычлар:

1.        Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллана белү.

2.        Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

3.        Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

4.        Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

5.        Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

6.        Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

7.        Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

8.        Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

9.        Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

10.        Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

11.        Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга һәм сөйләм телен үстерүгә   аеруча нык игътибар бирү.

12.        Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

13.        Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

14.        Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

15.        Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

16.        Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

Шәхси профессиональ үсеш планы

   

Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү юнәлешендә эш төрләре

Уку-укыту өлкәсендә яңа укыту технологияләрен өйрәнү һәм аларны куллану

Планлаштырылган нәтиҗәләр

I.Фәнни – теоретик белемне күтәрү

Укытучыларның квалификациясен  күтәрү курсларында булу.

Гомуми белем бирүнең ФДБС ын өйрәнү.

“Мәгариф”һәм башка журналларда , интернетта яңа технологияләр турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын өйрәнү.

“Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.

“Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.

Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

Н.Максимов, К.Фәтхуллова дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу. Методик папканы тулыландыру, баету.

Портфолионы яңарту.

БРИ, БРТ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

Татар теле дәресләрендә технологик карта төзү буенча хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

Pоwer Point программасы нигезендә дәрескә презентацияләр әзерләү.

Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

Укытучы:

Шәхси сайтыңны баету.

Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

Татар теле һәм әдәбияты буенча курсларга бару-

2018 нче ел

Укучылар:

Татар теле буенча

Төбәкара, Бөтенроссия, Халыкара олимпиадаларда катнашу.

Бөтенроссия конкурсларында катнашу.

Төрле конференцияләрдә катнашу.

II.Педагогик-психологик осталыкны үстерү

Алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнү, куллану.

Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү.

Даими рәвештә “Мәгариф”,  “Фән һәм мәктәп”, “Сөембикә” һ.б. журнал һәм газеталар белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану.

Радио, телевидение буенча кирәкле тапшыруларны (“Халкым минем”, “Татарлар”, “Адымнар”, “Кара каршы”, “Тамчы шоу”, “Мәдәният дөньясында” һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу.

Тел укытучылары семинарларында катнашу, чыгышлар ясау.

Китапханәләр  белән элемтәдә тору.

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүчеләр белән эшләү программасын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү.

Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу. Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләрне куллану, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә булу, тәҗрибә уртаклашу.

Укучыларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү.

Тел дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru,  http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору.

Районкүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа технология, методлар куллану.

Интерактив такта белән эш алып бару.

Яңа басылган китапларны презентацияләү.

Укытучы:

Планга кертелгән семинарларда катнашу.

Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу.

 Тәрбия чаралары уздыру.

Укучылар:

“Зирәк тиен” Бөтенроссия уен -бәйгедә ,төрле конкурсларда катнашу.

III.        Ата-аналар белән эш

Яңа педагогик алымнарны өйрәнү.

Ата-аналар белән даими элемтәдә тору.

Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрү.

Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру.

Дәресләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча яңа технологияләр куллану.

Интернет - тестирование, интернет – конкурсларда катнашу.

Укытучы:

Планга кертелгән семинарларда катнашу, ачык дәресләр,чаралар күрсәтү.

Ата-аналар җыелышларында чыгыш ясау, алар белән элемтәдә тору.

Укучылар:

Сыйныф сәгатьләрендә, бәйрәмнәрдә катнашу.

IV. Зәвык дәрәҗәсен күтәрү

Илебездә һәм чит мәмләкәтләрдә булган төп вакыйгалардан хәбәрдар булу, аларга карата үз фикереңне булдыру.

Эчке һәм тышкы матурлыкның гармониясенә ирешү.

Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору.

“Сәламәт тәндә - сәламәт рух” – сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

Татар халкының культурасын, тарихын, мәдәниятын өйрәнү, милли зәвык тәрбияләү.

Туган як халкының бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану.

Район, авыл, мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу.

Методик папканы тулыландыру, баету.

Кабинетны яңа методик әдәбият белән тулыландыру.

Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

Укытучы:

Төрле конференцияләрдә катнашу.

“Туган тел” атналыгы, “Мин  татарча сөйләшәм” акциясен үткәрү.

Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

Укучылар:

Төрле конкурсларда, конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашу.

V.        Укыту процессында кирәкле булган

норматив документлар белән танышу

Россия Федерациясе конституциясе.

Татарстан республикасы конституциясе.

Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы

Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы

“Татарстан халыклары телләре турында”гы закон.

Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча махсус минимум эчтәлеге.

Балалар хокукы турында конвенция.

Тел һәм әдәбият буенча программалар.

Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре.

Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнү.

Татар теле һәм әдәбияты буенча мультимедиа булдыру.

Укытучы:

Укыту процессында кирәкле булган норматив документларны өйрәнү.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образец плана самообразования учителя

План  самообразования. Начат в 2007 году.Ф.И.О.: Мухамадиева Альбина Талгатовна , учитель русского языка и литературы, МОУ СОШ №6.Образование: высшее, КГУ им. В.И. Ульянова-Ленина, 199...

План самообразования учителя русского языка и литературы на 2010 - 2012 уч. г.

В представленном плане самообразования по теме " Формирование мотивации школьников в контексте разноуровневого обучения" указаны цели, ожидаемые результаты и план рабоы....

Развёрнутый план самообразования учителя

Цель самообразования: совершенствование методики преподавания предмета «Информатика и ИКТ», повышение уровня обученности учащихся школы,  уровня педагогического мастерства педагога....

план самообразования учителя русского языка и литературы

Эта работа содержит именно план самообразования учителя-предметника. Он рассчитан на пять лет....

План самообразования учителя математики на 2012-2013 год

Этот план поможет составить план по самообразованию учителя математики....

План самообразования учителя математики Гончарова А.В.

Я считаю, что этот план более-менее соответствует требованиям методсоветов.Является элементом передачи опыта другим учителям....

Перспективный план и план самообразования учителя физики

Перспективный план и план самообразования учителя физики...