Отзыв на программу элективного курса "Основы журналистики"
элективный курс на тему

Вакказов Хатмулла Гараевич

Программа 2 бүлектән тора. 1 нче бүлектә массакүләм информация чаралары системасының формалашуы, матбугат, телевидение, радиотапшыруларның төп юнәлеше, аларның элек һәм хәзерге чордагы рольләре, журналистиканың тематик байлылыгы турында мәгълүмат бирелә, ягъни журналистиканың теоретик нигезләре белән таныштырыла. 2 нче бүлектә бүгенге көн матбугатында, радио-телевидениедә эшләүче якташлар, бигрәк тә Байлангар мәктәбен тәмамлаган, журналистика һөнәрен сайлаган шәхесләрнең иҗади, һөнәри эшчәнлекләре яктыртыла. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhurnalistika_nigezlre_byalm.docx14.38 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара районы “Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы тарафыннан төзелгән “Журналистика нигезләре” электив курслар  программасына

бәяләмә

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, укытучыга шул өлкәне табарга һәм баланың талантын үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Галимнәр исбатлаганча, баланың нәрсәгә сәләтле булуы билгеле бер шартларда ачыла. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, баланың тирә-ягындагы кыйммәтләр системасы да бу юнәлештә зур әһәмияткә ия.

Иҗади сәләтне ачу, шуны үстерү - зур көч, сабырлык, күптөрле эш алымнарын куллануны сорый торган җитди эш. Информацион чаралар системасы өстенлек алган иҗатка, әдәбиятка, китапка мөнәсәбәт йомшара барган бүгенге көндә татар журналистикасын саклап калу, яшьләрне иҗади эшкә тарту, кызыксыну тәрбияләү көн кадагында тора. Менә шушы максатларга  ирешү йөзеннән  “Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы Х.Г.Вакказов тарафыннан төзелгән һәм Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгълүмати-методик Үзәге ярдәме белән нәшер ителгән “Журналистика нигезләре” исемле бик кирәкле белешмә-программаны барлык район мәктәпләренә матур үрнәк итеп күрсәтергә була.

“Журналистика нигезләре” программасы журналистика фәнен укыту өчен чыгарылган дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләргә нигезләнеп, укучының яше,  үзләштерү мөмкинлегеннән чыгып, электив курслар өчен төзелгән. Курс укытуның өлкән сыйныфларда һөнәрне үзе сайлап алуга ярдәм итү өчен тәкъдим ителә. Аңлатма язуында төп максатлар, бурычлар, белем бирүнең формалары төгәл күрсәтелгән.

Программа 2 бүлектән тора. 1 нче бүлектә массакүләм информация чаралары системасының формалашуы, матбугат, телевидение, радиотапшыруларның төп юнәлеше, аларның элек һәм хәзерге чордагы рольләре, журналистиканың тематик байлылыгы турында мәгълүмат бирелә, ягъни журналистиканың теоретик нигезләре белән таныштырыла. 2 нче бүлектә бүгенге көн матбугатында, радио-телевидениедә эшләүче якташлар, бигрәк тә Байлангар мәктәбен тәмамлаган, журналистика һөнәрен сайлаган шәхесләрнең иҗади, һөнәри эшчәнлекләре яктыртыла. Бу - бүген укучы һөнәрне үзе сайлап алуга ярдәм итү өчен бирелә. Программада атаклы мәгърифәтче, шушы авылда туып үскән Таип Яхин эшчәнлегенә тукталу бик актуаль. Танылган язучы, детектив әсәрләр остасы, журналист һәм юрист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре М.Насыйбуллин, тарихчы-публицист, танылган журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х.Ямашев исемендәге премия лауреаты, “Бәллүр каләм” иясе Т.Нәҗмиев, журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның “Хезмәт даны” газетасы җаваплы сәркатибе Р.Миңлегалиев, журналист-педагог В.Хәсәнов, иҗат мәйданнарына тәүге адымнарын атлаучы журналистлар - “Болгар” радиосы хезмәткәре З.Вакказова, Мамадыш радиосында эшләүче А.Әхмәтшина эшчәнлекләрен күзәтүгә дә урын бирелгән.

Курсны  лекция һәм әңгәмә формаларында  оештыру, өченче чиректә үткәрү каралган. Эшне уңышлы гамәлгә ашыру өчен укыту-методик әдәбиятлар, практик эшләр үткәрүдә кирәкле материаллар тупланган.

Авторлык программасы укучылар өчен үтемле, файдалы, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән. Теоретик материал практик эшләр, уеннар, иҗади язма эшләр үткәрү белән аралаштырыла. Журналист һөнәрен сайлау өчен тиешле башлангыч белем-күнекмәләр бирелә, кызыксыну тәрбияләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа элективного курса "Основы журналистики"

Элективный курс "Основы журналистики” предлагается для учащихся 9-ых классов как элемент активизации интереса к урокам развития речи, предпрофильной подготовки для ориентации на гуманитарный профиль о...

Программа элективного курса "Основы журналистики".

Тематическое планирование, содержание материала для элективного курса "Основы журналистики"....

Рабочая программа элективного курса по русскому языку для 9 класса "Азбука журналистики"

Рабочая программа элективного курса по русскому языку для 9 класса "Азбука журналистики" написана в соответствии с современными требованиями к структуре рабочей программы....

Рабочая программа элективного курса "Журналистика в школе" в 9 классе

Программа элективного предпрофильного курса в 9 классе "Журналистика в школе".[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"4501898","attributes":{"alt":"","class":"media-image","style":"float: l...

Программа элективного курса "Основы журналистики и издательское дело""

Данный интегрированный курс поможет обучающимся адаптироваться в современном мире, проверить свои профориентационные устремления, утвердиться в сделанном выборе, овладеть способами делового взаимодейс...

Рабочая программа элективного курса «История журналистики»

Рабочая программа элективного курса «История журналистики» 10 класс. ...