Туган ягыма яз килде
план-конспект урока (5 класс) на тему

Латыпова Люзия Васимовна

Максат. 1.1 Өйрәнелгән лексиканы, җөмлә төзү, рәсем буенча хикәя төзү күнекмәләрен камилләштерү, ныгыту;                                                                                  1.2  диалогик һәм монологик сөйләм үстерү;                                                                     1.3 гомумиләштереп кабатлау;                                                                                                                                 2. Хәтер, логик , иҗади фикерләү сәләтен үстерү;                                                               3. Табигатькә  сакчыл караш, матурлыкны күрә белү, аның белән соклану хисләре формалаштыруны дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Конспект урока52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Туган ягыма яз килде.

Максат. 1.1 Өйрәнелгән лексиканы, җөмлә төзү, рәсем буенча хикәя төзү күнекмәләрен камилләштерү, ныгыту;                                                                                  1.2  диалогик һәм монологик сөйләм үстерү;                                                                     1.3 гомумиләштереп кабатлау;                                                                                                                                 2. Хәтер, логик , иҗади фикерләү сәләтен үстерү;                                                               3. Табигатькә  сакчыл караш, матурлыкны күрә белү, аның белән соклану хисләре формалаштыруны дәвам итү.

Җиһазлау. Слайдлар, презентация, интерактив такта, Кызыл китап, И.Чайковский “Ел фасыллары”, Саврасовның “Кара каргалар килде” картинасының репродукциясе, кошлар тавышы язылган магнитофон язмасы.

Дәрес тибы. Гомумиләштереп кабатлау һәм сөйләм теле үстерү  дәресе.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.  

            - Хәерле көн, барчагызга да кадерле кунаклар, укучылар. Бүген бездә бәйрәм, чөнки мәктәбебезгә             кунаклар килде. Безнең халыкларда кунакка бүләк ясау гадәте бар. ,,Яшьлегем тугае” (З.Гыйбадуллин көе, Ф.Шәфигуллин сүзләре)җыры башкарыла.

Боз һәм кар эреде,     Көннәр озая,

Сулар йөгерде           Төннәр кыскара,

Елап елгалар              Бу кайсы вакыт,

Яшьләр түгелде.        Я, әйтеп кара?   (Яз)

Әйе, бик дөрес әйтәсез. Әлеге юлларның авторы кем? (Г.Тукай.) Габдулла Тукай турында сез ниләр беләсез?(фикерләр тыңлана һәм шагыйрьнең 26 сы көнне туган көне икәнлеге искәртелә). Слайд. Г. Тукай портреты һәм аның тормыш юлын сурәтләгән  рәсемнәрдән коллаж.

Алдан аңлашылганча, дәресебездә “Яз” темасы буенча сөйләм телебезне камилләштерербез, өйрәнгәннәребезне ныгытырбыз һәм танылган рус рәссамы Саврасовның “Кара каргалар килделәр” картинасы буенча хикәя төзербез. Слайд. Дәрес темасы.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.                                                                                            

1.Тыңлап аңлау. Слайд. Томшыгына хат капкан кара карга очып барганын сурәтләгән анимация.

       Ишетәмсең: «Кар да кар!- ди, -

       Тиздән эреп бетә кар, - ди. –

       Канатымда хатым бар, - ди, -

       Буең җитсә, тартып ал», - ди.

-     Укучылар, нинди кош турында сүз бара?(Кара карга)

-     Аның хатында нәрсә дип язылган?(Яз килде, яз җитте)

-    Әйдәгез әле, Кара карганың сүзен дәвам итеп, яз турында җөмләләр төзеп карыйк.

     2.  Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү. Сыйныф 3 төркемгә    бүленә. Беренче төркем яз башы, икенче төркем яз уртасы, өченче төркем яз ахыры турында җөмләләр төзи. Әлеге эш төре И. Чайковскийның Ел фасыллары симфониясе яңгыравы астында бара.(Йомшак укучыларга терәк җөмләләр тәкъдим ителә) Слайд.  Яз күренешләрен сурәтләгән коллажлар.

    3. Монологик сөйләм үстерү. Һәр төркемнән берәр укучы тема буенча монолог сөйли.

    4. Диалогик сөйләм үстерү. Син язны яратасыңмы? дигән   темага әңгәмә кору.  (укучылар фикерләрен уйлый торган арада, бер укучы шул ук темага кунаклардан интервью ала

-  Язны яратмаган кеше юктыр, мөгаен, чөнки язын табигать яңара, җанлана, күзләрне кызыктырып, тирә як яшәрә, беренче чәчәкләр үсеп чыга, кошлар сайравы күңелгә дәрт бирә, илһам өсти. Шуңа күрә яз фасылы язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең, рәссамнарыбызның иҗатында да киң урын алган. Композиторларыбыз матур көйләр язган, Без дә 8А сыйныф укучылары  белән “Яз килә” дигән  җырны  өйрәндек һәм алар аны бик яратып җырлыйлар.    

  • Ял минуты. (“Яз килә” җыры башкарыла.)

 -  Кояш көлә, бозлар китә, тамчы тама - бу күренешләр табигатьнең тантана, бәйрәм итүе кебек тоела.

-  Ә яз үзе дә бит әле матур бәйрәмнәргә  бик бай. Сез нинди язгы бәйрәмнәр беләсез?

(Фикерләр тыңлана. Укучылар Нәүрүз, 8 нче март, Масленица бәйрәмнәрен атыйлар. Укытучы тарафыннан Нәүрүз һәм Масленица бәйрәмнәренең уртаклыгы турында мәгълүмат бирелә )Слайд. Нәүрүз,  Масленица бәйрәмнәре.

-  Әйтеп узганымча, барлык иҗат кешеләре дә яз турында  сәнгать әсәрләре язганнар. Искә төшереп карагыз әле, әлеге темага нинди картиналар беләсез? (Фикерләр тыңлана) Слайдлар.Танылган рәссамнәребезнең картиналары.

- Ә хәзер, балалар, без Константин Саврасовның “Грачи прилетели” дигән картинасы буенча хикәя төзү өстендә эшләрбез. Элек автор һәм картинаны язу турында кыскача мәгълүмат тыңлагыз. (Сүз индивидуаль рәвештә әзерләнгән укучыга бирелә). Слайд. К. Саврасовның “Грачи прилетели”  картинасы.

  1. Картина өстендә эш.

1. Картинаны язу тарихы белән таныштыру.

2. Картинаны карау.

3. Сүзлек эше.(Чиркәү, яшерелгән, койма, омтылалар, кәкре, күзәтә)Слайд. Яңа лексика.

4. Картинаның эчтәлеге буенча әңгәмә кору.

- Бу картина сездә нинди кәеф тудырды? (фикерләр тыңлана)

- Табигать сурәтләгән картинаны ничек атыйлар? (Пейзаж)

- Әйе, Саврасов үзенең картинасында табигатьне бик оста сурәтли. Бу картина, яз җитү белән табигатьтә барлыкка килгән  үзгәрешләрне, хикәя кебек сөйләп бирә төсле.

- Картинада нәрсәләр күрәсез, санап китегез әле. (Кәкре каеннар, каргалар, карга оялары, кар эри, урыны белән каралган кар, иске чиркәү, агач йортлар, коймалар, күк)

- Картинадагы  төп образларны атагыз. ?(язгы табигать, кара каргалар, карга оялары, яз)

- Рәссам яз җитүне ничек күрсәтә?(кар эри, боз эрегән, кара каргалар килгән, кар эрегән урыннарда җир күренә)

- Картина нинди буяулар белән ясалган? (кара, зәңгәрсу соры, зәңгәр)

- Арткы планда нәрсәләр күрәсез? (авыл, киң кырлар)

- Ләкин авылны да, кырларны да,  рәссам җентекләп (подробно) сурәтләми, ни өчен дип уйлыйсыз? (Чөнки игътибар  иң төп образ – кара каргаларда булырга тиеш)

 - Әйе, картинада иң төп образ – кара каргалар. Иң элек күзләребез шунда төшә. Чиркәү агачлар артына яшерелгән. Күк картинаның шактый өлешен алып тора, кәкре каеннар югарыга таба омтылалар. Шундый сурәтләү  кара каргаларның туган якларына кайтуын тагын да яхшырак күрергә мөмкинлек бирә. Рәссам якында гына кебек тоела.

- Сезнеңчә, каргаларны ул кайдан күзәтә?(ачык тәрәзәдән, койма артыннан,чардактан )

- Картинага карап,  нәрсә тоясыз? (җил исү, язгы кояш, саф һава, җир исе)

- Нинди тавышлар ишетәсез? (кошлар, канат кагу, гөрләвекләр, су агышы тавышлары)

- Укучылар, сез,  ничек уйлыйсыз, рәссам өчен бу картинада иң кадерле нәрсә һәм ни өчен?(Кара каргалар, чөнки рәссам аларның килүенә, туган якларына кайтуына  шатлана.)

- Каргаларга нинди характеристика бирә аласыз? (күңелле, тату, тугрыклы, ярдәмчел, эшчән)

  1. - Әйе, кара каргалар бик уңган  кошлар.  Рус шагыйре А. Прокофьев та  шигырендә болай яза:

     Н а этой неделе                                       Помни сам, других учи,                                                                                              

     Грачи прилетели,                                     Да по-настоящему:

     Хоть трудна была дорога,                     Наши чёрные грачи -

     Старший грач прикрикнул строго:              Птицы  работящие!»

     «За работу! Дела много!                                    

- Шигырь юлларын үз сүзләрегез белән сөйләп бирегез әле.

- Әйе, Саврасов картинасында табигатьнең җанлануын гына күрсәтеп калмый , ул кошларның туган якларына мәхәббәтен, тугрылыгын сурәтли

5. Хикәянең планын төзү. Слайд. Хикәягә план.

  1. Рәссам һәм аның картинасы.
  2. Яз җитү.
  1. кар
  2. агачлар
  3. кошлар
  4. күк                                                                                                                                                
  1. Картинаның төп образлары.
  2. Картинага карата   мөнәсәбәтем.

6.  План буенча хикәяне кыскача сөйләү.

  1. Дәрескә йомгак.

-    Дәрескә нәтиҗәне диалог формасында ясагыз әле. (2 укучы дәрескә нәтиҗә ясый)

  1. Өй эше. Хикәяне язарга. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ непосредственно образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в ДОУ «ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ»

Кар күп булса- иген уңар. (Если много будет снега- урожай будет хороший.)         Кышкы кар – көзге икмәк. (Зимний снег – осенний хлеб.)   ...

Туган ягыма сәяхәт

1.Укучыларны туган авыл атамалары, туган авыл тарихыбелән таныштыру, тарихи мирасыбызга кызыксыну уяту.2.Милләтләр арасында толерантлык булдыру.3. Туган авылыбызны олылау,аның халкын хөрмәтләү;авылыбы...

Тыуған еремә ҡыш килде. Антонимдар.

3-сө класс уҡыусылары өсөн "Ҡыш" темаһына йомғаҡлау дәресе. ФДББ стандарттарына яраҡлаштырып үткәрелгән асыҡ дәрес....

М.Галиев "Җиңәсем килде"

М.Галиевнең "Җиңәсем килде" әсәре өстендә эш. 8нче сыйныф...

Ш. Хөсәеновның "Әни килде" драмасына анализ

7 нче сыйныфта яңа буын белем стандартлары буенча әдәбият дәресе...

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...

Җиңү килде сөендереп

9 май бәйрәменә сценарий...