Җиңү килде сөендереп
материал (9 класс) на тему

Аббазова Гулия Фергатовна

9 май бәйрәменә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_may_b_yr_men_stsenariy.docx21.94 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

 “Иске Кәкерле   урта гомуми  белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет

 гомуми белем  бирү учреждениесе

Җиңү килде сөендереп

(9 май бәйрәменә сценарий)

       

                                                             Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

                                                    Аббазова Гөлия Фәргат кызы

Иске Кәкерле-2015

Кырык бернең июнь иртәсендә

  Дошман кергән илем чигенә.

   Гөлчәчәкле кырлар тапталганнар,

  Кара болыт менгән күгенә.

Ватан-ана көрәшкә чакырган

Каһармандай батыр улларын.

Лачын уллар яуга күтәрелгән,

Саклап туган,үскән ил данын.

 Ирләр китте,кызлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына кадәр озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.

Менә шулай башланып китте тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дэ белми иде.

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Коточкыч сугышка безнең авыл җирлегеннән       якташыбыз киткән һәм аларның бары тик        гына туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булган.

Әйе... Барлык ир-егетләр сугышка китәләр, авылда картлар, хатын-кызлар, балалар калалар. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, бик зур салымын да түләргә кирәк була.

    Ут әчесе тоеп кайгы кичкән,

    Хаклык күңеле тирән яралы.

    Нәфрәт уты бөркеп сулыш ала

    Үч алу бит аның карары.

Дәхшәт куба, кырлар яна гүләп

Җир актарып туплар ярыла.

Яшь батырның барыр юлларына

Утлы төтен, ялкын сарыла.

     Озак бара көрәш каты була

     Дошман явы күпләп кырыла.

     Ләкин батыр егет үзе бер иртәдә

     Ятып кала сугыш кырында.

Сугыш... Нишләдең соң син ? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, сезнең һәркайсыгызга хас бер сыйфат – ул тынгысызлык. Рәхмәт сезгә, әле озак еллар сәламәт булып, безгә олы терәк булып яшәгез! Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без сезгә бурычлы. 

Җиңү яулаганнар бу батырлар,

Безгә тыныч тормыш биргәннәр.

Гел кояшлы,аяз булсын күкләр,

Якты булсын көннәр,дигәннәр.

Тик күпләре җиңү юлларында

Башын салган чит-ят җирләрдә.

Гәүдәләре- анда,исемнәре

Онытылмый безнең телләрдә.

    Утлы еллар үтте,

    Җиңү килде.

    Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

    Исән-саулар Берлингача җитеп,

    Туган авылларына атлады.

Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный очынып,

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

Җиңү көне җиңел бирелмәде,

Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен

Егермеләп миллион җан өчен.

Үлгәннәрне онытмыйк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын!

   

    Безнең район зур түгел,

    Илем картасында бер төртке.

    Шул төрткедән Ватан сагына

    Күпме егет, күпме ир китте.

71 ел, 71 ел инде,

Сагынып көтә авылым, кайда сез?

Күпләрегез хыялларда гына

Төштә генә кире кайтасыз,

Кайда соң, сез?

   Югалтулар алып килде сугыш,

    Күпме дуслар кайтмый калдылар.

    Шул дусларның йокыларын саклап,

    Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Сагынабыз да, горурланабыз да ,

Онытылмыйлар корбан булганнар.

Бар бит менә безнең арабызда,

Җиңеп кайткан, исән калганнар.

Бүгенге көндә утлар – сулар кичеп, Жиңү яулап кайткан 1 ветераныбыз исән, ул: Хайртдинов Нәбиулла Зартдин улы. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

71 ел инде...

        Кайтмый калганнарны көтәбез.

       Авыл уртасындагы зур һәйкәлгә

       Чал башыбызны иеп үтәбез

    Илебездә батыр сугышчылар истәлегенә салынган һәйкәлләр шактый. Авылыбызның үзәк өлешендә торган Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларыбыз истәлегенә ясалган һәйкәл дә якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызны искә алыр өчен куелган. Без аларны беркайчан да онытмабыз.    Сугыш фаҗигәләрен онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның  чәчәкле язы алып килде.

Килгән ул көн, килгән җиңү көне,

Язлар бүләк иткән җиңүне.

Ничә еллар ветераннар көтә

Һәр ел саен язлар килүен.

Язлар җиткәч алар яшәрәләр

Медальләрен таккач түшләргә.

Тагын бик күп еллар безнең сафта

Насыйп булсын юллар үтәргә!

Исән картлар арабызда әле,

Чәч-кашларын көмеш бәс сарган.

Авыр еллар горур йөзләрендә

Тирән сырлар булып уелган.

Жиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Жиңү! Ул кешелеккә жирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге тормышның үзе кебек мәңгелек. Бөек Жиңү, шушы жиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр!

Мең-мең рәхмәт  Сезгә, ветераннар,

Кичкән өчен авыр көрәш юлын.

Ватан өчен җанны кызганмаска

Сездән үрнәк алсын яшь буын!

Имин булсын,тыныч булсын еллар,

Беркайчан да күрмик сугышны..

Олы хцрмщт белән баш иябез

Яктыртучыларга тормышны.

...Алсу гөлләр бүләк итәбез без

Җиңү көне белән, батырлар!

Исәннәр дә,үлгәннәр дә безнең

Күңелләрдә сүнми балкырлар!

Мәңге яшәр безнең батырлар!

 

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ непосредственно образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в ДОУ «ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ»

Кар күп булса- иген уңар. (Если много будет снега- урожай будет хороший.)         Кышкы кар – көзге икмәк. (Зимний снег – осенний хлеб.)   ...

Тыуған еремә ҡыш килде. Антонимдар.

3-сө класс уҡыусылары өсөн "Ҡыш" темаһына йомғаҡлау дәресе. ФДББ стандарттарына яраҡлаштырып үткәрелгән асыҡ дәрес....

М.Галиев "Җиңәсем килде"

М.Галиевнең "Җиңәсем килде" әсәре өстендә эш. 8нче сыйныф...

Ш. Хөсәеновның "Әни килде" драмасына анализ

7 нче сыйныфта яңа буын белем стандартлары буенча әдәбият дәресе...

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...

Яз Тукайны алып килде (шигъри кичә)

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән....

Туган ягыма яз килде

Максат. 1.1 Өйрәнелгән лексиканы, җөмлә төзү, рәсем буенча хикәя төзү күнекмәләрен камилләштерү, ныгыту...