5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа на тему

Рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_kl_edebiyat_novyy_oy_eshsez.doc233.5 КБ

Предварительный просмотр:

1.Аңлатма язуы

Мәктәптә әдәбият предметы – кирәкле, әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хисси-эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

Рус телле балалар өчен әдәбият укыту түбәндәге максатларны үз эченә ала: татар халкының  телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил шәхес (гражданин) тәрбияләү; халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре уяту; укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү; татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү; татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү; татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү; балаларны, гомумән, татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү; әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү; укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү; эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту; әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү.

Эш программасы “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон. 2013 (2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде), Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ( № 68 22 июль 2013 ), Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән), МГББУ“Лицей №159”ның төп гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы”н (Төзүче-авторлары: А.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова). – Казан, 2014) исәпкә алып төзелде:

Укытуга каралган сәгатьләр саны

Татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 (35атна) сәгатькә төзелде.

Уку-укыту методик комплекты

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. – Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014. – 111 б.

Татар әдәбияты: Методик әсбап. Авторлар: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Л.М. Гыйззәтуллина Рус телендә төп гомуми белем бирү ошмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен, 5 нче сыйныф.-Казан “Мәгагариф-вакыт” нәшрияты, 2014.

2. Предметны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү; милли үзаң формалаштыру; укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру; әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру; кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү; гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү; алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

“Әдәбият” курсын өйрәнүнең метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ)

Танып-белү гамәлләре:әдәби әсәрне дөрес аңлап уку һәм анализлау; дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү; сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру; үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү; әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.

Коммуникатив гамәлләр: иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру; нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау; үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү; килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү; төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү; өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру; текст буенча сораулар бирә белү.

Регулятив гамәлләр:дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү; укыту проблемасын чишү; план буенча эшли белү; үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү; үзанализ һәм үзбәя булдыру.

Предмет нәтиҗәләр: өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау; классик әдипләрнең (К.Насыйри, Г.Тукай, М.Җәлил, Г. Исхакый) биографик белешмәләре белән танышу; өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру; әдәби текстны кабул итү һәм анализлау; әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү; әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү; геройларга характеристика бирү; әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңе белдерү; әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәрләргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү; укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү; аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

3.  Укыту предметының эчтәлеге

Кереш.

Язучылар китапның кеше тормышындагы роле турында. Китап бер буынның икенчесенә васыяте. Китапның төзелеше (тышы, титул, форзац битләре, астөшермәләр, бүлек исемнәре); китапны төзүчеләр (авторлары, рәссамы, редакторлары, корректоры, җыючылары, нәшрияты). Татар әдәбияты дәреслеге һәм аның белән эшләү үзенчәлекләре.

I. Борын-борын заманда. Халык авыз иҗаты.

яФольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләрен башкаручылар (әкият сөйләүчеләр, чичәннәр һ.б.). Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.).

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе.

«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика.

Татар  халык  әкияте  «Абзар  ясаучы  төлке»,  «Өч  кыз»,  «Башмак»,  «Куркак юлдаш», рус халык әкиятләре «Төлке белән Алёнушка», башкорт халык әкияте «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» Төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы яклар. Әкиятләрдә халыкның яшәү рәвеше, менталитеты чагылышы. Әкият геройлары, аларга хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Гипербола, литота. Әкият формулалары. Чагыштыру.

II. Әкият яздым, укыгыз...

Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.

Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы. «Күләгә» әкиятенә салынган мораль.

Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.

«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.

Әдәбият теориясе. Әкият-поэма төшенчәсе.

Фәнис  Яруллинның  «Хәтерсез  Күке»  әкияте.  Әкиятнең  эчтәлеге.  Күке  образы.

Авторның ачышы. Халык әкиятләре уртак яклары.

Владимир Дальның «Кар кызы» әкияте. Рус халык әкиятынең эчтәлеге. «Төлке белән Алёнушка» әкияте белән уртак яклары.

Ганс Христиан Андерсенның «Борчак өстендәге принцесса» әкияте. Әкиятләрдә төрле катлам халык вәкилләрен ачу үзенчәлеге. Әкияттә халык әкиятләренә хас үзенчәлекләр.

Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.

Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.

«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режиссёрлары, актёрлары.

III. Хыял канатларында.

Адлер Тимергалин Адлер Тимергалин турында белешмә.

«Сәер планетада». Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.

Теоретик төшенчә. Фантастика. Фантастик элементлар.

Рудольф Эрих Распе.

«Сигез аяклы куян». Барон Мюнхгаузен маҗараларының берсен өйрәнү. Әсәрдәге чынбарлык белән фантастиканың нисбәте.

IV. Белем баскычлары.

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат. Мәдрәсәнең 1882нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы.

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат. Аның 1876 нчы елда ачылуы. Дүрт ел дәвамында белем алган укучыларның рус теле укытучысы булып китүе. Аларны Василй Радлов, Василий Богородицкий, Каюм Насыйри укытуы.

Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы.

Гаяз Исхакый. Язучы турында мәгълүмат.

«Мөгаллим» пьесасы. Салих образы. Аңа салынган автор идеалы. Дәрдемәнд. Дәрдемәнд турында мәгълүмат.

«Кил, өйрән...» шигыре. «Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.

V. Балачак – хәтерләрдә мәңге калачак...

      Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше.

Рабит Батулла.

«Тукай-Апуш» әсәре. Кечкенә Апушка хас сыйфатлар. Аның иптәшләреннән аермалы ягы – сәләтле булуы.

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.

Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.

Ибраһим Газның «Илдус» әсәре. Малайның үз-үзен тотышы. Лагерьда Илдус белән бәйле вакыйга турында сөйләшү.

«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат.

VI бүлек. Ватаным өчен.

Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестеннан «Әби әкияте», «Яз җиткәч», «Сихерле чәчәкләр», «Расад» бүлекләрен уку. Рөстәм образы турында сөйләшү. Малайга хас сыйфатларны табу. Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы табарга өйрәнү.

Муса Җәлил. «Сагыну»,   «Соңгы   җыр»   шигырьләре.   Аларга   салынган   хисне   аңлау.

«Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат.

Җырчы Мөнирә Булатова иҗаты. Ул башкарган арияләр. Язмышының опера сәнгате белән бәйле булуы.

Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләрен уку. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләрене  салынган булуы.

Лев Кассильнең «Мәңгелек хәтер». Мәскәү Кремле янындагы мәңгелек ут.1965 нче елда Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелүе.

Фаил Шәфигуллин.«Сугышчан бурыч» хикәясе. Әсәрдә Нәбир исемле малайның үз-үзен тотышы. Малай кылган гамәлләр.

Шәүкәт Галиев. «Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Илне басып алучыларга көрәштә халыкның фидәкарьлеге. Ил батырларына хөрмәт.

Әдәбият теориясе. Баллада.

VII. Кояшлы ил – бәхет иле.

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» «Мин җирдә калам»шигырьләрендә бәхет эзләү һәм табу кебек фәлсәфи мәсьәләнең чишелеше. Лирик герой өчен бәхетнең үзе яшәгән җирдә булуы.

Теоретик төшенчә.Шигырь. Ритм. Рифма.

Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары». Пьесада кешенең үз илендә, туганнары янында гына бәхетле була алуы.

Фатих Хөсни. Автор турында белешмә.

«Чыбыркы» хикәясе . Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге.

Әдәбият теориясе. Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш).

Фоат Садриевның «Көнбагыш чәчәге» хикәясе. Яхшылыкның нәтиҗәсе яхшылык булуын аңлау.

Әхмәт Рәшитов.

« Кояшлы ил – бәхет иле» шигыре. Туган ил кадерен белергә өйрәтү. Лирик геройның кичерешләрен ачу.

Мәгъсүм Хуҗин.

«Туган көн» хикәясе. Олыларга игътибарлы булырга өйрәтү. Кешеләрнең күңелен күтәрү – зур бәхет булуын ачыклау.

 VIII. Кеше – табигать баласы.

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау.

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеге.

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты. Аның Татарстан белән бәйле язмышы.Иҗаты.

Нури  Арслановның  «Ринат  авылда»  шигыре.  Лирик  геройның  авыл  табигате,мохите белән танышуы.

Гәбделхәй Сабитов.«Чәчәк нигә боекты?» хикәясе. Кызчыкның әнисенә ярдәм итүе, табигатьне яратуы.

Борис Вайнерның «Искиткеч китап». Елның дүрт фасылы. Аларның һәрберсе үзенчә матур булуы.

IX. Эш беткәч көләргә ярый.

Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе. Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.

Теоретик төшенчә. Юмор.

Алмаз Гыймадиев. «Зөлфия + ... мин» хикәясе. Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау.

Шәүкәт Галиев. «Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре. Шагыйрьнең табышмак, юмористик шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы.

Әсәрләр минимумы

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

К. Насыйри, “Патша белән карт”; Г. Тукай, “Су анасы”;

М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек); Ф. Кәрим, “Кыр казы”; Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек);

М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”; Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Дәрдемәнд, “Кил, өйрән...”Ф.Кәрим, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...” Р.Фәйзуллин, “Табигать кочагында”

Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

 Башмак (татар халык әкияте)

Төлке белән Алёнушка (рус халык әкияте)

Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми? (башкорт халык әкияте) Куркак юлдаш (татар халык әкияте)

Каюм Насыйри. Күләгә Фәнис Яруллин. Хәтерсез күке Владимир Даль. Кар кызы

Ганс Христиан Андерсен. Борчак өстендәге принцесса. Рудольф Эрих Распе. Сигез аяклы куян. Тукай-Апуш. Рабит Батулладан. Илдус. Ибраһим Газидан. Фатих Кәрим. Ватаным өчен.

Мәңгелек хәтер. Лев Кассильдан. Сугышчан бурыч. Фаил Шәфигуллиннан. Оҗмах балалары. Мәдинә Маликовадан

Көнбагыш чәчәге. Фоат Садриевтан. Әхмәт Рәшитов. Кояшлы ил – бәхет иле .Туган көн. Мәгъсүм Хуҗиннан. Нури Арсланов. Ринат авылда

Чәчәк нигә боекты? Габделхәй Сабитовтан. Борис Вайнер. Искиткеч китап. Шәүкәт Галиев. Мәрзия мәсьәләсе.

4. Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Дәрес саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

 факт

1

Акыллы сүзгә ни

җитә! (Халык авыз  иҗаты)

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү

1

2

Белмәгәнгә – әкият,

белгәнгә – чын (Әкиятләр)

«Әкиятләр» схемасы белән эш,дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү,уку, сорауларга җавап бирү,җөмләләр төзү

1

3

Яхшылыкка каршы

яхшылык («Ак бүре» әкияте

Әкиятнең беренче бүлеген укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару,тәрҗемә итү, рольләргә бүлеп уку

1

4

Яхшылыкка каршы

яхшылык («Ак бүре»әкияте)

Әкиятнең икенче бүлеген уку, сорауларга җавап бирү, әңгәмәдә катнашу, таблица тутыру

1

5

Яхшылыкка каршы

яхшылык («Ак бүре»әкияте)

Әкиятнең өченче бүлеген уку, сораулар буенча эчтәлекне ачыклау, рольләргә бүлеп уку, иллюстрация ясау

1

6

Булма син төлке,

булырсың көлке(«Абзар ясаучы Төлке» татар халык әкияте)

Эчтәлекне сорауларга җавап бирү барышынд ачыклау, әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга

хас сыйфатларны билгеләү

1

7

Ана дигән хәзинә

(«Өч кыз» татар халык әкияте)

Тек стны сәнгатьле уку, дәреслектә,эш дәфтәрендә биремнәр эшләп,әкиятнең эчтәлегенә төшенү, кызларга сыйфатнамә бирү

1

8

Сыйныфтан тыш уку. Яхшылык җирдә ятмый(«Төлке белән Аленушка» рус халык әкияте)

Өйдә укып килгән текстның эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бир,нәтиҗә чыгару,әкият язу

1

9

Борын-борын заман-да... (Кабатлау дәресе)

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, белемнәрне тикшерү

1

10

Яшәгән, ди, булган, ди.. (К.Насыйри.«Патша белән карт»әсәре)

Әңгәмә, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, нәтиҗә ясау

1

11

Юк дип әйтмә, бардыр ул... (Г.Тукай «Су

 анасы» әкияте)

Әкиятне сәнгатьле уку, дәреслек, эш

дәфтәрендә биремнәр эшләү, әкият-поэмада әкияткә хас сыйфатларны табу

1

12

Б.С.Ү. Б.Әлменов.«Су анасы» картинасы

Рәсемне аңлау,төп детальләргә игътибар итеп,

аның эчтәлеген  сөйләү, нәтиҗә ясау

1

13

С.Т.У. Күке сагышы

(Ф.Яруллин «Хәтерсез күке»)

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, әңгәмәдә

катнашу, сүзлек белән эш

1

14

Әкиятче бездә кунак-

та (Т.Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әсәре)

Әкият-пьесаны сәнгатьле итеп уку, рольләргә бүлеп уку, аңлаганны сораулар ярдәмендә тикшерү, анализлау

1

15

Әкияттә кунакта

(«Әкият» курчак театры» тексты)

Яңа материал белән танышу,

укытучының кереш сүзе, укылган

текст буенча фикер алышу

1

16

Әкият тә түгел, чын

да түгел...(А.Тимергалин «Сәер планетада»)

Хикәяне уку,сүзләрне аңлату,сораулар буенча төп фикерне табу

1

17

Әкият тә түгел, чын

да түгел.(А.Тимергалин «Сәер

планетада»)

Хикәяне уку, сораулар буенча төп фикерне табу,нәтиҗә чыгару

1

18

Әкият тә түгел, чын да түгел.(А.Тимергалин «Сәер

планетада»)

Хикәяне уку, образларга телдән

Характеристика бирү, фикер алышу, нәтиҗә ясау

1

19

Хыял дөньясында

(Дәрес проект)

Сайлап алып уку,укыганны анализлый белү, белем-нәрне тикшерүмаксатыннан тестэшләү, үзләре уйлап язган яки башка авторларныкы булган,тәрҗемә иткән әкият һәм фантастик әсәрләрне китапчык итеп,рәсемнәр белән бизәп,сыйныфташларына тәкъдим итү

1

20

Белем –бәхет ачкычы

(«Белемгә омтылу» тексты)

Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, мәкальләр уку, рәсемнәр күзәтү. Төрле биремнәр эшләү

1

21

Белем укудан Башлана

(«Мөхәммәдия»мәдрәсәсе» тексты)

Китаптагы текст белән танышу,уку, белем алу,татар халкының белемле булуы турында сөйләшү,

укымышлылык турында фикер алышу, укытучы тәкъдим иткән истәлекләр белән танышу

1

22

Укытучылар мәктәбе

(«Казанның Татар укытучылар мәктәбе» тексты)

Текстны уку, тема буенча укытучының кереш сүзен

тыңлау, текстны укып, әңгәмәдә катнашу

1

23

Казан университеты

(«Казан университеты» тексты

Текст җөмләләрен кыскартып әйтү,сорауларга җавап

бирү, әңгәмәдә катнашу, төрле

биремнәр эшләү

1

24

Галим кеше хөрмәткә

лаек! (Г.Исхакый.«Мөгаллим)

Әсәрдән өзекне уку, сөйләү,әңгәмәдә катнашу,

сорауларга җавап бирү, нәтиҗәләр чыгару

1

25

Кил, өйрән. (Дәрдемәнд.

«Кил, өйрән…» шигыре)

Мәктәптә өйрәтелә торган телләр турында

фикер алышу, сорауларга җавап бирү, идеяне билгеләү

1

26

Укысаң – белерсең...

Әңгәмәдә катнашу, нәтиҗәләр чыгару, белемнәрне тикшерү максатыннан тест эшләү

1

27

Исемдә калганнар (Г.Тукай. «Исемдә калганнар»)

Текстны уку,тәрҗемә итү, укылган өлеш

буенча фикер алышу, сөйләү, образларга бәяләмә бирү,

сүзлек эше, биремнәр эшләү

1

28

Исемдә калганнар(Г.Тукай. «Исемдә калганнар»)

Текстны уку,тәрҗемә итү, анализ ясау, әңгәмәдә

катнашу, әсәр эчтәлеге буенча план төзү

1

29

Исемдә калганнар(Г.Тукай. «Исемдә калганнар»)

Текстны уку, тәрҗемә итү, эчтәлеген сөйләү, анализ ясау, әңгәмәдә катнашу, сөйләү, биремнәр эшләү

1

30

Исемдә калганнар (Г.Тукай. «Исемдә калганнар»)

Текстны уку, анализ ясау, әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә

чыгару

1

31

Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш

(Б.С.Ү.)

Рәсем өстендә эшләү, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләү,нәтиҗә ясау

1

32

Музейларда – хәтер («Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее»тексты

Тукай музее белән танышу. Видео,презентацияләр карау

1

33

Кабатлау дәресе. Ямьле балачак

Укыганнарны искә төшереп, гомумиләштереп кабатлау. Тексттан мисаллар китереп, теорияне искә төшерү. Белемнәрне тикшерү максаты белән тест эшләү

1

34

Б.С.Ү. «Салават күпере» журналы

Хикәя төзү, диалогта катнашу, уку, сорауларга

җавап бирү

1

35

Дәрес-проект «Салават күпере – дуслык күпере»

Командалап эшләү, рубрикаларны укып, фикер алышу, булган материалдан кирәклесен сайлап алып эшкәртү,

эшне аудиториягә тәкъдим итү

1

36

«Әгәр мин тылсымчы булсам...» (Г.Кутуй.

«Рөстәм маҗаралары»)

Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау,

сугыш чоры, партизаннар турында

әңгәмә кору,сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләрен аңлату

1

37

«Әгәр мин тылсымчы булсам...» (Г.Кутуй. «Рөстәм маҗаралары»)

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, диалог төзүдә катнашу, эчтәлек сөйләү

1

38

«Әгәр мин тылсымчы

булсам...» (Г.Кутуй.«Рөстәм маҗаралары»)

Текстны уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү, әсәрнең эчтәлеген сөйләү, иллюстрация ясау

1

39

«Әгәр мин тылсымчы

булсам...» (Г.Кутуй.«Рөстәм маҗаралары»)

Текстны уку, Рөстәмгә характеристика бирү, биремнәрне үтәү

1

40

Мин сине шундый

сагындым..(М.Җәлил. «Сагыну»шигыре)

Язучы иҗаты белән танышу, шагыйрьнең патриотик хистә язылган шигырьләрен искә төшерү, әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау

1

41

Гомере аның моңлы

бер җыр иде.(М.Җәлил. «Соңгы җыр» шигыре)

Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү, ши-

гырьне анализлау

1

42

М.Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы

Презентация карау, шигырьне уку, эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү

1

43

М.Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы

Текстны уку, төп фикерне аерып чыгару, нәтиҗәясау, әңгәмәдә катнашу

1

44

Опера ничек туа? (Н.Җиһанов, «Алтынчәч» операсы турында»)

Текстларны уку,сөйләү, тексттан мисаллар табып

уку, төп фикерне аерып чыгару,сорауларга җавап

эзләү

1

45

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет теат-ры

Текст белән танышу, текстның төп фикерен аңла-

ту, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, диалогта катнашу

1

46

Кыр казы(Ф.Кәримнең «Кыр

казы» шигыре)

Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр аша лирик әсәрне анализлау

1

47

Сөйләр сүзләр бик  күп алар...

(Ф.Кәримнең «Сөйләр

сүзләр бик күп алар» шигыре

Сәнгатьле уку  өстендә эшләү,әңгәмә, сорауларга

җавап бирү

1

48

Аталы-уллы сол-

Датлар (Ш.Галиев.«Аталы-

уллы солдатлар» балладасы)

Уку, рәсемнәр буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләү,

сорауларга җавап бирү, фикерне ачу

1

49

Кабатлау дәресе.Сугыш кайтавазы

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тынычлык  өчен көрәш алып баручылар турында фикер алышу, нәтиҗәләр чыгару,белемнәрне тикшерү максаты белән тест эшләү

1

50

Дәрес-проект «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...»

Командалап эшләү, китапчыклар, буклетлар яки плакатлар ясау, аларны тәкъдим итү

1

51

Бәхет кайда була? (Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» шигыре)

Язучы иҗатына күзәтү ясау, әсәрен укып,ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү, мәкальлләр белән танышу

1

52

Туган җирдә минембәхетем (Нәби Дәүлинең «Мин

җирдә калам» шигыре)

Шигырьне сәнгатьле уку, мәгънәсенә төшенү максаты

белән сорауларга җавап бирү, әсәр буенча фикералышу

1

53

Минем холкым –минем язмышым (Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре)

Укытучының сөйләвен тыңлау әсәрне өлешләргә

бүлү, анализлау.Эчтәлекнең идеясен әйтү

1

54

Минем холкым –минем язмышым (Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре)

Әсәрне анализлау,сорауларга җавап бирү, проблемалы

сорау кую, аның хәл итү, нәтиҗә ясау

1

55

Минем холкым – минем язмышым (Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре)

Әсәрне анализлау,әңгәмәдә катнашу, тексттан мисаллар

табып уку, биремнәрне эшләү

1

56

Минем холкым –минем язмышым (Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре)

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, сюжет, аның

элементлары турында сөйләшү,төшенчә чыгару,

рәсем ясау

1

57

Д.Т.У. Туган көн (М.Хуҗин «Туган көн»)

Өйдә укып килгән текстның эчтәлеген сөйләү, сюжет

элементларына бүлү, сорауларга җавап бирү, моно-

логик сөйләү

1

58

Кабатлау дәресе. Кояшлы ил – бәхет иле

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, җыр өйрәнү,белемнәрне тикшерү максатыннан тест эшләү

1

59

Табигать кочагында (Р.Фәйзуллинның

«Табигать кочагында»

шигыре)

Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, таблица тутыру,

рәсем ясау, шигырьне ятлау

1

60

Матурлык минем белән (М.Әгъләмнең «Матурлык минем белән» шигыре)

Уку, сорауларга җавап бирү, сюжет төшенчәсен

искә төшерү. Шигырь буенча фикер

алышу

1

61

Җир-ана, кояш һәм

башкалар(М.Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы)

Сүзлек өстендә эш, эчтәлек буенча фикер алышу,

баллада төшенчәсе турында сорауларга җавап бирү

1

62

Б.С.Ү. Җир-анабыз  рәсемнәрдә

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр

чыгару, анализ ясау

1

63

Д.Т.У. Н.Арсланов. «Ринат авылда» шигыре

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, таблица тутыру, рәсем ясау

1

64

Кабатлау дәресе. Туган илем –иркә гөлем

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү максатынан тест эшләү

1

65

Дәрес-проект «Гүзәл

табигатьле туган җирем»

Иҗади эшләр белән таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ  ясау.

1

66

Белем –нур, белмәү –хур (Л.Леронның «Пирамида» әсәре)

Текстны уку, сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү,

биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү, рольләргә

бүлеп уку

1

67

Беренче хисләр...(А.Гыймадиев

«Зөлфия +мин»әсәре)

Дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәрне эшләп,

хикәянең эчтәлегенә төшенү, геройларга бәяләмә бирү.

1

68

Шәвәли шуклыгы (Ш.Галиевнең «Ул  кем?», «Әлләкем» шигырьләре)

Шигырьләрне укып, сораулар буенча анализлау,

нәтиҗәләр ясау

1

69

Д.Т.У. Ш.Галиев «Мәрзия мәсьәләсе»

Өйдә укып килгән әсәрнең эчтәлеген ачыклау, тексттан мисаллар китерү,проблемалы сорауга җавап эзләү, фикер алышу, мәкальләр уку,мәгънәләрен аңла- ту

1

70

Йомгаклау дәресе.Уйныйк та көлик!

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү максатыннан тест эшләү

1

Укытуны матди-техник яктан һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү нигезенә түбәндәгеләр керә:

  • белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;

  • әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

  • электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;

  • лингафон кабинеты;

  • электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;

  • мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;

  • укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

  • төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

  • белешмә материаллар;

  • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

  • интерактив тикшерү программалары;

  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).

Әдәбият исемлеге

  1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

  1. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.

  1. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009

  1. Дастаннар. – Казан: Мәгариф, 2001.

  1. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.

  1. Заһидуллина Д.Ф Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган басма. – Казан: Мәгариф, 2004.

  1. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов А.М. Татар әдәбияты: Теория. Тарих.– Казан: Мәгариф, 2006.

  1. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. – Казан:Татар.кит.нәшр., 2010.

  1. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар – әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан, 2005.

  1. Йосыпова Н.М. XXгасыр татар шигъриятендә символлар. – Казан: Мәгариф, 2006.

  1. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1983 – 2001.

  1. Татар әдәбияты. Теория.Тарих./Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйлаҗев, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.

  1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

Күрсәтмә материаллар

  • Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

  • Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

  • Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.

  • «Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, DVD и 1 СD дан торган җыентык, 2009.

  • Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре. Татар әдәбиятыдәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 4 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) СD 1, CD 2, CD 3 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап. Мультемедиа басма.

  • Язучыларыбыз чыгышлары һәм алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD5 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 6 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г

5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • әдәби әсәрләрне сүзләрен дөрес әйтеп йөгерек уку;
  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
  • әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;
  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
  • 8−10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
  • 3−4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;
  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;
  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
  • төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;
  • 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
  • мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;
  • төрле авторларның 2−3 шигырен яттан сөйли белү;
  • сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
  • төрле темаларга проект эше яклау;
  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

УКУЧЫЛАРНЫҢ   БЕЛЕМ  ҺӘМ  КҮНЕКМӘЛӘРЕН ТИКШЕРҮ ҺӘМ  БӘЯЛӘҮ  НОРМАЛАРЫ

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле  монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хаталы монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп  укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата булганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4—6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан якынча эш программасы

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча, атнага ике сәгать исәбенә төзелде....

8 нче сыйныфның рус төркеменә татар әдәбиятыннан эш программасы

8 нче сыйныфның рус төркеменә татар әдәбиятыннан  эш программасы( Р.З.Хәйдәрева. Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча)...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча)...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...