СТАТЬЯ О УЧИТЕЛЕ ХАЙРУЛЛИНА С. И.
статья (9 класс) на тему

Хайруллина Сагира Иршатовна

                         Утта янмас, суда батмас татар кызы Тәслимә.

        Күңел!    Иксез-чиксез дәрья  син.    Я  җил-бураннарда   бөтереләсең,  я   моң   дулкынында йөзәсең  , я  күз яшьләренә өркеләсең .   Менә  шундый мизгелләрдә  кулына  гармун алып , бер өздереп уйнап җибәрсә,  сулышлары иркенәеп, йөрәге җилкенеп китә Тәслимәнең. Иңнәренә ак канатларын җәеп, гомере буе аны саклаган    фәрештәсе  : “И,   акыллым,  мин сиңа  ярдәм итәрмен,  авырлыклар алдында сыгылма, бөгелмә дә   ,   бөтенесен күпләп бирермен”, - дигәндер.   Башкаларга сәләт    чама белән генә бирелсә,   аның сәләте күпкырлы. Кыю, чая,  җитезлеге  өстенә, табигать аңа моңлы тавыш бүләк   иткән,   күңелләр    түренә үтеп керерлек шигырьләр  язу куәсен дә өстәгән.      Бакчасында  аллы –гөлле чәчәкләр үстерә, күбәләк канатыдай җиңле күлмәкләр дә тегеп кияргә өлгерә.   Чәчәкле  болынны     хәтерләткән  мендәр чигешләре  күңелне җәлеп итеп тора. Тәмле аш-сулары белән  кунак сыйларга да оста ул.Сөембикә-ханбикәбез атта чапкан кебек , усал атларны дә йөгәнли ала , машинаның ниндиләрен генә   йөртә белми икән ул. Татар амазонкасы   менә шундый буладыр.      Куркусыз йөрәкле булуын да өстәсәң, менә кайда икән хатын –кызның  асылы, дип куясың.  Куркусыз дигәннән, студент чагында  булган хәл     искә төшә. Япь-яшь  кыз урман юлыннан кичкә таба кайтып килә  һәм  шунда кинәт бер  көтү кабан дуңгызы  чабып уза.  Ләкин Тәслимә куркып калмый, юлын дәвам итә. Менә шундый йөрәкле, беркайчан югалып калмый торган  хезмәттәшебез ул. Инде килеп гармунга өйрәнүе дә бик кызыклы аның. Иптәш кызы белән  төнлә мунчага барып өйрәнә.  Русча бию көе сыздырып җибәрә, татарча дәртле көй йөрәкләрне җилкендерә. Гомере буе ирен карап, ике бала үстереп, каенана көен көйләп яшәвен дә өстәсәң, чыннан да, сәләте күплегенә инансың.  Һәр эшне яхшыга юрый һәм шулай  булып чыга да. Аны әнисе өйрәткән . Кешегә тәмле телле,  ачык күңелле булуы да аңа тормышта яшәргә ярдәм   итә. Урманда үскәнгәме, Тәслимә бик тирән хисле,   эчтәлекле шигырьләр яза, ләкин хисләрен   дөньяга чәчми,  газета-журналларда бастыру белән   дә мавыкмый. Миңа аның мәхәббәт турында язылган шигырьләре бик ошый. Күңел байлыгына , моң чишмәсенә ия булганга, күңел дәрьясыннан ургып чыккан хисләрен кәгазь  битенә күчерә ул.

 Бөтен  гомерен балалар укытуга багышлаган      Тәслимә Трофимованың туган көне җитә. Бәхет, шатлык, иҗади уңышлар телим. Моң чишмәң саекмасын.    Хәйруллина Саһира.

Тәслимә Трофимова.  Тукай туган.  22 апрель, 2009 ел

Язның нурына күмелеп, Тукай туган!

Бар җиһан бер сихри моңлы көйгә тулган

Сандугачы туды татарның, -дип гүзәл кошкай

Бер мизгелгә сайравыннан туктап куйган.

Ярларыннан артып аккан киң елгалар,

Сәламләгәм сихри моңны- Тукай туган!

Халкының кабатланмас улы булып

Үлгәнче үк үз-үзенә һәйкәл куйган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon статья31 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья "Главное захотеть стать здоровыми"

Из опыта работы учителя физической культуры о реализации ФГОС НОО...

Статья о проектной деятельности учащихся: Проект "Путешествие по зоопарку", статья размещена на сайте ПАПО в архиве новостей, http://pacad.ru, выступление было 29 апреля 2011 г. в г. Черноголовка состоялись Московские областные педагогические чтения

29 апреля 2011 г. в г. Черноголовка состоялись Московские областные педагогические чтения "Проектная и исследовательская деятельность учителя"Проект: «Путешествие по зоопарку»Бойкова Анна Александровн...

Статья "Влияние музыки на здоровье человека" Автор статьи Дёмина Наталья Анисимовна

Важна и та музыка, которая звучит в дошкольном учреждении и дома, которая формирует дальнейшие предпочтения и культурный уровень подрастающего поколения. Ведь сегодняшние дети – будущее нашего государ...

Статья "Помогите ребенку стать одаренным", опубликованная в сборнике статей и научно - методических материалов научно - практической конференции"Одаренность и девиация современного ребенка: опыт развития и преодоления" 28 сентября 2012 г .

По данным американского психолога Е. Торренса, около 30 процентов детей, отчисленных из школы за неуспеваемость, были одаренными.Развивайте способности ребенка, все подряд, какие в нем только обнаружа...

Статья "Очень трудно сразу стать взрослым"

Чему и как учит школа? Что важней - знать математику, химию, биологию или уметь правильно ориентироваться в жизненном пространстве, развивать в каждом ученике способность самообразования, самоконтроля...

Статья "Образование будущего",эффективный педагогический опыт:сборник научных статей и методических материалов.

Статья "Образование будущего",эффективный педагогический опыт:сборник научных статей и методических материалов....