Фатих Эмирхан" Хэят" повесте
план-конспект урока (10 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

татар әдәбиятыннан дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fatih_mirhan_hyat_poveste._sr_buencha_esh.docx15.35 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :   Фатих Әмирхан “Хәят” повесте. Әсәр буенча эш.

Максат: 1)  әсәрдәге төп фикерләр, тарихи-фәлсәфи эчтәлекнең мөһимлеге;

                2) эчтәлек өстендә эш алып бару, образларга характеристика бирү, эчтәлек сөйләтү;

                3)  әхлак тәрбиясе

                                     

                                        Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү

 1) өй эшен тикшерү.

Үткән дәрес материалы буенча фикер алышу:

  1. Ф.Әмирханның биографиясе һәм иҗаты арасындагы бәйләнешне күрсәтеп, дәлилләр китерергә.
  2. Ф.Әмирханның  инкыйлабый-демократик карашлы язучы булуы нәрсәдә күренә?
  3. Ф.Әмирхан иҗатында сатираның зур урын тотуын нәрсә белән аңлатырга мөмкин?
  4. Ни өчен Ф.Әмирхан “уртаклык” темасына игътибар итте? Бу теманы яктыртуның әһәмияте нәрсәдә?

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

1.  ”Хәят”

   Бу әсәр берничә кисәктән торачак повесть яки роман итеп уйланылган. 1911нче елның уртасында Әмирхан аның аның беренче кисәген язып тәмам итә һәм шул ук елда бастырып чыгара. Повестьның икенче кисәген дә төгәлләү  алдында торганлыгы билгеле. Әмма ул өлеше дөньяга чыкмаган һәм кулъязмасының да язмышы билгеле түгел.

    Повестьның безгә таныш булган беренче кисәген тәмамланган мөстәкыйль әсәр итеп карарга мөмкин. Чөнки төп образ – Хәят билгеле бер шәхес буларак күз алдына килеп баса.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

Бүсәләр, җәзбә, ингыйкас, ибн, бинт, зәүҗ, заид, тарых, нәмүнә.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Әсәрнең эчтәлеген анализлау.

2.Образларга  характеристика бирү.

3.Хәят портретын повестьтагы  бүтән персонажларның портретлары белән чагыштырып, аның үзенчәлекле якларын күрсәтергә.

4.Ни өчен повестьта Гали Арслановка бер бүлек багышланган? Бу бәлек әсәрнең композицион төзеклеген бозмыймы?

5. Салих Фатихов фоторәсемен алганнан соң, Хәятнең кичерешләр тезмәсен җентекләп күзәтеп чыгыгыз.

6. Шәхес һәм аны әйләндереп алган тирәлек мәсьәләсе “Хәят”  повестында ничек хәл ителгән?

7. “Хәят”  повестында романтизм алымнары куллануның әһәмияте нәрсәдә?

 6.Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.   

91  нче биттәге сорау һәм биремнәргә  җавап әзерләргә.

Укырга 91-137нче битләр (хрестоматиядән)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Интересные фаты о математике

Подбор фактов о математике из серии "А знаете ли Вы...", которые можно использовать как в предметном уголке, так и на внеклассных мероприятиях....

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....

Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык

Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...