Татар теле һәм әдәбиятыннан эш програмалары төзү үзенчәлекләре
методическая разработка

Салимова Линара Гависовна

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш програмалары төзү үзенчәлекләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш програмалары төзү үзенчәлекләре

    Педагогның ФДББС таләпләре нигезендә башкарылган эш программасы «Рәсәй Федерациясенең мәгариф турындагы законы» 2 м., 9 п., ФДББС таләпләренә һәм мәктәпнең Уставына нигезләнеп төзелергә тиеш.

  Уку-укыту учреждениясе тарафыннан кабул ителгән эшпрограммасы – уку укыту предметының күләмен, тәртибен һәм эчтәлеген билгеләгән һәм төп уку-укыту программасы таләпләренә җавап бирә торган локаль документ.

    Уку-укытупрограммалары кысаларындагы эш программаларына түбәндәгеләр керә:уку-укыту предметлары буенча программа; дәрестән тыш эшчәнлек программасы;электив курслар, сайлап алу курслары программасы; факультатив дәресләрпрограммасы.

    Эш программасы уку-укыту учреждениясенең төп уку-укытупрограммасының бер компоненты буларак, уку-укыту планында каралган белем-бирүнең эчтәлеген, көтелгән нәтиҗәләрен, бәяләү системасын терки.

       Эш программасының максаты – билгеле бер уку-укыту предметы эчендә каралган белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен уңай шартлар тудыру. Эш программалары, нигездә, төп уку-укытупрограммасында планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән.

     Эш программасының бурычлары:конкрет бер уку-укыту предметы кысаларында ФДББС гамәлгә ашыру; укучыларның контингентын һәм белем бирүу чреждениясенең үзенчәлекләрен, максатын һәм бурычларыннан исәпкә алып уку предметларының эчтәлеген, күләмен һәм тәртибен билгеләү;

   Эш программасы түбәндәге фунцияләрне башкара:уку -укыту планында каралган төп вазифаларны үти; уку-укытупредметының белем бирү эчтәлеген билгели; уку-укыту предметы эчендә белем- бирү эчтәлегенең эзлеклелеген тәэмин итә; белем-бирү эчтәлегенә интегратив якын килү принцибын тормышка ашыра; җирле эчтәлекле модульне кертә; укыту-тәрбия бирү процессын оештыруга эзлекле эшчәнлекле якын килү өчен шартлар тудыра;һәр укучының планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүен тәэмин итә.

   Эш программалары белем бирү учрежденияләренең компетенциясенә керә һәм мөстәкыйль рәвештә тормышка ашырыла.

   Эш программалары билгеле бер белем алу дәрәҗәсен исәпкә алынып төзелә

  Курс (электив, факультатив) эш программасы укытучы предметник тарафыннан уку елына төзелә.

  Аерым бер уку-укыту предметының белем бирү эчтәлеге укытучының профессиональ осталыгы һәм үз дисциплинасын (предметын) ничек күзаллавыннан чыгып проектлаштырыла.

  Эш программасы 2 экземплярда әзерләнә (берсе укытучының эшчәнлегендә кулланылса, икенчесе белем бирү программасыныңбер структур элементы буларак рәсми кәгазьләр белән саклана).

  Эш программасын төзегәндә, кабул иткәндә һәм раслаганда түбәндәге документларга игътибарлы булу сорала: ФДББС таләпләренә; уку-укыту предметының якынча программасына,экспертизаны һәм апробацияне узган авторлык программасына; белем бирү учреждениясенең төп белем бирү программасына; УМК (дәреслеккә).

  Укытучының эш программасы административ структуралар тарафыннан укучыларның уку-укыту предметының эчтәлеге ни дәрәҗәдә үзләштерелгәнлеген өйрәнә һәм тикшерә торган документ булып тора.

  Ул үрнәккә нигезләнеп, хаталарсыз, пөхтә итеп төзелә. Программаның тексты Word редакторы, Times New Roman шрифты, 12-14 кегль, юллар арасы – 1, текст киңлегендә, һәръяктан 1-2 см. кырлар калдырылып, А4 бите форматында башкарыла. Титул бите документныңберенче бите булыпсанала (улбиттә сан куелмый).

 Тематик план таблица рәвешендәбирелә.

 Моңа кадәр, ягъни 2015 елның 28 октябренә кадәр, ФДББС таләпләренә ярашлы эш программасы түбәндәге структурага ия иде:

 Аңлатмалы язу (анда уку-укыту предметының гомуми белем бирүгә керткән өлеше; эш программасының үзенчәлекләре; уку-укыту предметының гомуми максатлары; укучылар белән оештырыла торган эш формалары һәм методлары; эш программасын тормышка ашыру вакыты; эш програмасының төзелеше чагылыш таба)

  Уку-укыту предметына, курсына гомуми характеристика (анда УМКның эчтәлек үзенчәлекләре һәм методик аппараты; курсның төзелеше һәм үзенчәлеге; сыйныф алдына куелган максатлы юнәлешләре тасвирлана.)

  Уку-укыту планындагы предметның, курсның урыны (анда сыйныф; сәгатьләр саны; уку атнасының саны;җирле эчтәлекле темаларның саны; гамәли, контроль, лаборатор эшләр, экскурсияләрнең саны күрсәтелә ).

  Уку-укыту предметын үзләштерү процессында шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре ( анда ФДББС тәләпләренә җавап бирү нигезендә шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре (һәр сыйныфка конкретлаштырыла);КИМлар;нәтиҗәләрне бәяләү өчен төп инструментарияләр бирелә).

  Укыту предметының эчтәлеге (анда темаларның исемлеге һәм атамалары; билгеле бүлекләрне һәм темаларны өйрәнү өчен каралган сәгатьләрнең саны; уку-укыту темаларының кыскача эчтәлеге сурәтләнә)

  Уку-укыту эшчәнлегенең төп төрләрен билгеләгән тематик планлаштыру (андабүлекләр, темалар исемлеге һәм аларны өйрәнү тәртибе; һәр бүлеккә, темага каралган сәгатьләр саны;дәрес темасы;программаның гамәли өлеше; УУГләр;укучыларның төп эшчәнлек төрләре; предметның җирле эчтәлеге; үтәлү вакыты чагыла)

  Укыту-тәрбия процессын уку-укыту, методик әсбаплар һәм материаль-техник чаралар белән тәэмин ителеше (анда уку-укыту чаралары: уку-укыту, лаборатор җиһазлары һәм әсбаплары; укучыларның белемнәрен тикшерә һәм конрольгә ала торган техник һәм электрон чаралар; укуукыту һәм белешмә әдәбият, тарату һәм демонстрцияләү өчен дидактик материаллар; тәкъдим ителгән уку-укыту методик әдәбият исемлегендә укытучы тарафыннан кулланылган УМК (дәреслеге, федераль исемлектә булган номеры, аның турында барлык  мәгълүматлар бирелә) укытучы һәм укучыга өстәмә әдәбият;ҮББР (ЦОР) һәм ЭББР (ЭОР);укыту-тәрбия бирү процессында кулланыла торган уку-укыту, белешмә-мәгълүмати компьютер программалары күрсәтелә).

  Хәзер исә, Рәсәй Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укыту предметларының эш программалары турында" хатына ярашлы (28. 10.2015, № 08-1786. ) эш программаларында чагылыш табырга тиешле төп элементлар булып түбәндәгеләр санала:

  Уку-укыту предметын үзләштерү процессында предмет нәтиҗәләре (анда ФДББС тәләпләренә җавап бирү нигезендә предмет нәтиҗәләре (һәр сыйныфка конкретлаштырыла); КИМлар; нәтиҗәләрне бәяләү өчен төп инструментарияләр бирелә).

   Укыту предметының эчтәлеге (анда темаларның исемлеге һәм атамалары; билгеле бүлекләрне һәм темаларны өйрәнү өчен каралган сәгатьләрнең саны; уку-укыту темаларының кыскача эчтәлеге сурәтләнә)

  Уку-укыту эшчәнлегенең төп төрләрен билгеләгән календарь-тематик планлаштыру (анда бүлекләр, темалар исемлеге һәм аларны өйрәнү тәртибе; һәр бүлеккә, темага каралган сәгатьләр саны; дәрес темасы; программаның гамәли өлеше; УУГләр; укучыларның төп эшчәнлек төрләре; предметның җирле эчтәлеге; үтәлү вакыты чагыла).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары

4 нче сыйныф, 7 нче сыйныф, 8 нче сыйныф, 9 нчы сыйныф, 10 нчы сыйныф, 11 нче сыйныфлар өчен программалар тәкъдим итәм....