Һөнәрләр. Сүз ясагыч кушымчалар
план-конспект урока на тему

Хамидуллина Рузиля Ильзаровна

4 сыйныфның  рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honrlr.docx204.46 КБ

Предварительный просмотр:

    Тема:  Һөнәрләр. Сүз ясагыч кушымчалар .

Максат:
1.
Белем бирү максаты: Өйрәнгән лексик-грамматик материалны актив сөйләмгә кертү;  сүз ясагыч  -чы/-че кушымчаларын дөрес куллануны камилләштерү; дөрес уку һәм язуны, сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирергә өйрәтү эшен дәвам итү.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты: Укучыларның төрле ситуацияләр һәм биремнәр аша фикер эшчәнлекләрен, уйлау сәләтен коррекцияләү, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү.
3.
Тәрбия бирү максаты:  Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, укучыларда бер-берсенә карата игътибарлы булу, укуга  теләк, татар теленә кызыксыну,үз-үзләренә ышаныч тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Кулланылган метод һәм алымнар: уен, аудирование, күрсәтмәлелек,

Җиһазлау: ноутбук, проектор, дидактик рәсемнәр,  дидактик карточкалар.

Оештыру өлеше:

Уңай психологик халәт тудыру:

  • Исәнмесез укучылар! Хәерле көн сезгә! Утырыгыз! Кәефләрегез ничек?
    👍👍👍(шәпме?) ( жестлар белән күрсәтү)

Әйдәгез, укучылар, шушы күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.

  1. Актуальләштерү (алда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү).

-Укучылар,  башта  әйдәгез фонетик зарядка ясап алыйк.
[а],[о],[у],[ы]

[ә],[ө],[ү],[э],[и] ( 3 өстәл чиратлап укый)
Бергә укыйбыз: Эшли, укыта, төзүче, эшче, сатучы, төзи, укытучы, сата.
2. Уку мәсьәләсен кую
-Балалар, бирелгән сүзләрне 2 төркемгә бүләргә кирәк. Ничек  бүләргә мөмкин?

‒  Беренче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирә? (Нишли? соравына җавап бирә.)

‒ Икенче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирә? (Кем? соравына җавап бирә.)

‒ Кем? нәрсә? сораулары кайсы сүз төркеме сораулары? (Исем.)

‒ Балалар, -чы/-че кушымчасы ярдәмендә кайсы сүз төркеме ясала? (Исем.)

‒ -чы/-че кушымчасы кайсы сүз төркеменә керә торган сүзләр ясый? (Исемне ясый торган кушымча.)

‒ Димәк,укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?  
Без нәрсәгә өйрәнербез? Үзебезгә нинди максат куярбыз? (Укучыларның җаваплары.)

‒ Әйе, укучылар, бүген без дәрестә -чы/-че исем ясагыч кушымчалар, һөнәр исемнәрен белдерә торган сүзләр белән эшләрбез . Әйтегез әле, укучылар, укытучы, сатучы, төзүче  нинди исемнәр, гомумиләштереп әйткәндә, нәрсә? (Профессия атамасы.)

– А что такое профессия? (Профессией называют такое дело, которым занимаются каждый день и которое полезно для других людей.)

‒ Профессия татарча – һөнәр. (Укучылар, бер-берсенә әйтеп карыйлар.)



2.
Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы:

Сары стикерлы  конвертларны ачабыз.

-  Сезнең алда конвертта сүзләр язылган карточкалар бар. Сүзләргә тиешле кушымчаларны өстәп, һөнәр исемнәре ясыйбыз.  
Сату..., төзү..., спорт..., бакча...., бию..., язу..., урман..., эш..., тегү..., балык..., тәрбия..., җыр..., китапханә..., укыту... .  
‒ Укучылар, кайсы сүзнең мәгънәсе аңлашылмый?

Сүзлек белән эш

Төзү – строительство

Тәрбия ‒ воспитание

Тегү – шитье


- Укучылар, сез ни өчен төрле кушымчалар ялгадыгыз?  Без кайчан
-чы кушымчасын ялгыйбыз? (Сүз калын әйтелешле булганда.)

‒ Балалар, без кайчан -че кушымчасын ялгыйбыз? (Сүз нечкә әйтелешле булганда.)

(Биремне үтәр өчен, вакыт бирелә. Эш үтәлгәч, командаларда  бер-берсенең эшләре белән алышалар, тикшерергә әзерләнәләр.)

‒ Балалар, сез язган һөнәр исемнәрен аңладыгызмы икән? Әйдәгез тикшерик. Тактадагы экранда күрсәтелгән рәсемгә карап, һөнәр исемнәрен әйтергә кирәк.

(Һәр командадан бер укучы сайлана, чиратлашып, экранда күрсәтелгән һәр рәсем белән бәйле һөнәр исемен әйтәләр. Дөреслеген экранга карап тикшерәләр.)

3. Яшел стикерлы конвертны алабыз. Анда җөмләләр язылган. Нокталар урынына  тиешле  сүзләрне язарга урнаштырырга кирәк .
Җөмләләргә сораулар уйларга.
C:\Users\админ\Desktop\23.01.17  учитель\mLApLDx0Xso.jpg
4. Физминут

‒ Укучылар, мин сезгә җөмләләр әйтәм, риза булсагыз – утырасыз, риза булмасагыз – басасыз.
Табиб балалар  укыта.
Бакчачы  аш пешерә.
Биюче матур бии.
Тегүче икмәк сата.
Сатучы йортлар төзи.
Укытучы күлмәк тегә.
Пешекче бәлеш пешерә.
Төзүче  чәчәкләр утырта.

5.  “Сүзне тап” уены.  Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.
а, т, у, с,ы,ч  (Сатучы)
е,г,ч,е,ү,т     (Тегүче)
ш,е,к,ч,е,п,е (Пешекче)
ы,ч,у,к,ы,у,т  (Укытучы)

6.  Ныгыту, сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану
 Укучыларның табышмаклары.  
1) Ул мәктәптә укыта.
(Укытучы.)

2) Ул кибеттә ашамлыклар сата. (Сатучы.)

3) Ул фабрикада  күлмәкләр тегә. (Тегүче.)

4) Ул шәһәрдә йортлар төзи. (Төзүче.)

5) Ул заводта эшли. (Эшче.)

6) Ул сәхнәдә бии. (Биюче.)

7) Ул күлдә балык тота.(Балыкчы.)

8) Ул концертта  бик матур җырлый. (Җырчы.)

9) Ул урманны саклый. (Урманчы.)

7.  Укучылар, әйдәгез, азрак хыялланып алыйк.  Күп еллар үткән , сез мәктәпне, университетны тәмамлагансыз, эшлисез. Сезнең кесәгездә үз визиткаларыгыз бар. Күз алдына китерегез әле, анда нәрсә дип язылган икән?!
Визиткалар ясау.  

8. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.

Балалар, сезнең алда “Уңыш баскычы”,  шул баскычта смайлик ярдәмендә үз урыныгызны билгеләгез.  Исемегезне язып куегыз.

Өй эше.   Үзегезгә ошаган берәр һөнәр  турында кечкенә хикәя язарга.

Дәрестә бик актив эшләдегез, сезгә бик зур рәхмәт, балалар. Дәрес тәмам, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Исем ясагыч кушымчалар"

Бәйләнешле сөйләм һәм язма телен үстерү,исем ясагыч кушымчалар белән таныштыру, аларны куллана белү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү....

Презентация "Исем ясагыч кушымчалар"

беренче слайд-ребус.Җавабы-Исем.Укучылар исем темасын кабатлыйлар. 3 слайд - исемнәр исем ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзлзр ясалган. Укучылар исем ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа исемнәр ясыйлар....

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

Сүз ясагыч кушымчалар темасына мөстәкыйль эш.

Әлеге мөстәкыйль эш 3 биремнән тора. Аларны рус төркемнәрендә сүз ясагыч кушымчалар темасын үткәннән соң эшләтергә була....

Сүз ясагыч кушымчалар.

Дәрес-эшкәртмәсе....

Сүз ясагыч кушымчалар. Презентация

Дәрес өчен презентация....

Татар теле дәресенә технологик карта Тема: "Сүз ясагыч кушымчалар"

Технологическая карта к уроку родного (татрского ) языка в 3 классе...