Исемнәрнең килешләр белән төрләнүе.
план-конспект урока на тему

Хусаинова Гульназ Гаптрахмановна

Сингапур алымнары кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isemnrnen_kilesh_beln_torlneshen_kabatlau.docx30.16 КБ

Предварительный просмотр:

7 сыйныф (рус төркеме).

Татар теле.

Дәреснең темасы:  Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты - Укучыларның  исемнәрнең килеш белән төрләнешен һәм җөмлә эчендә дөрес кушымчалар ялгап язуны үстерү һәм ныгыту; сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат -аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек:

Дәрес тибы:белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру,ягъни кабатлау.

Метод һәм алымнар: практикум дәрес, биремнәр үтәү.

Кулланылган структуралар:

 КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опросис-обменяйся)

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуй за лидером)

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин)  

ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолоки)

МЭНЭДЖ МЭТ (инструмент для управления классом)

Дәрес барышы

1.Оештыру.

Укучыларны ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә тынычландыру, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү. Кунаклар белән исәнләшү.

  • (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

  •  Бүген дәрестә кем деҗур?Бүген дәрестә кемнәр юк?
  • Дәрестә барысы да бар!
  • Хәзер урамда  нинди ел фасылы?
  • Урамда кыш.
  • Кышның кайсы ае?
  •  Кышның февралҗ ае.
  • Бүген атнаның ничәнче көне?

Бүген атнаның беренче көне,       ______________!

  • Бик яхшы. Тактага бүгенге часлоны,атна көнен һәм сыйныф эше дип язып куя.  Бүген ниченче число?
  •  _____________________ феврал.

2.Актуальләштерү.

 Өй эшен тикшерү.

- Өй эшенә исем сүз төркемен кабатлап килергә кушылды.Хәзер сез үзегезнең сорауларыгыз ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерәчәксез.

-Без сезнең белән КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опросис-обменяйся) E:\картинки Сингапур\images (3).jpg 

структурасы ярдәмендә бер – берегезнең  белемнәрегезне тикшерерсез .

 - Моның өчен сезгә карточкалар ясаргакирәк булачак.  

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

   Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

 -Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- Вакыт бетте

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны укыйсыз һәм күрсәтәсез ,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

 - Эшли башладык .

 - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

Балалар утырганнан соң берничә укучының сораулары әйттерелә һәм сорауларга җаваплар бирелә.

- Бик яхшы. Димәк, исемнәр килешләр белән төрләнә дидек. Менә хәзер без  сезнең килешләрне ничек белгәнегезне тикшереп карыйбыз.

 - Моның өчен безгә МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ясарга кирәк булачак.

       Билгеләмә        Характеристика

        Килеш

     Мисаллар                                                       Капма-каршы мисаллар

Һәрберегез ак битләр ала.Битләрне уртага һәм тагын буркат уртага бүләсез.Бер почмагнын өчпочмаклап бүләсез. Хәзер инде  битне яңадан ачасыз , барлыкка килгән сызыклар буенча модельне сыйсыз. (Күрсәтелә)

 -  Модельнең  уртасына килеш дип  язып куясыз.

 - Беренче өлешкә  МИСАЛЛАР язасыз, икенче өлешкә БИЛГЕЛӘМӘ, өченче өлешкә ХАРАКТЕРИСТИКА, дүртенче өлешкә  КАПМА-КАРШЫ МИСАЛЛАР язасыз.  Сезгә моны эшләр өчен өч минут вакыт бирелә. Сезнең вакытыгыз башланды.

 - Вакытыгыз бетте.

 - Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин)  E:\картинки Сингапур\загруженное.jpg

структурасы ярдәмендә бер-берегезнең  белемнәрегезне тикшерерсез. Егерме минут эчендә берегез үз фикерен әйтә ,калганнар аны тыңлый һәм кирәкле белешмәне үзләренә язып куя. Сез шулай һәрберегез түгәрәк буенча үз фикерләрегезне әйтергә тиеш буласыз.Беренче булып 3нче номерлы партнерлар эшли башлый.

Сезнең вакытыгыз бетте. Кемнең  үзенең моделе белән таныштырып китәсе килә ? Рүхим итегез (Берначә укучы үзләренең моделләре белән таныштыра)

 - Афәрин! Ә хәзер без ял итеп алабыз.

3. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуй за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер  бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбызда бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

 - Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-ХАЙ ФАЙВ.

- Алга таба эшебезне дәвам итәбез. Мин һәрбер өстәлгә берәр сүз бирәм ,сез шул сүзне килешләр белән төрләндерергә тиеш буласыз.Түгәрәк буенча эшлисез.Моның өченсезгә бер бит кирәк була .Эшне беренче номерлы портнерлар  башлый.Эшегез беткәч  сез  ӘЗЕРЛЕК Җесты белән  эшегезнең тәмамлануын күрсәтәсез. (сүзләр таратыла)

- табигать

- һава

- тамчы

 - күренеш

Хәзер без  сез язган сүзләрне такта янында тикшерәбез.

- Дәфтәрләрне алабыз ,числонв ,атна көнен, сыйныф эше дип язабыз. Беренче номерлы өстәлдән  үзләренең сүзләрен______________ чыгып яза,икенче өстәлдән____________,өченче өстәлдән һәм бишенче өстәлдән.   Афәрин !

- Алдагы эшне без ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолоки) структурасы  ярдәмендә үтиячәкбез. 

- Моның өчен сезнең өсләлләрегездә карточкалар куелган .

- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

  • Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенга.
  •  Башка сүзләр өстәргә ярый.
  • Исемнәрнең  мин кайсы килештә кулланасын  билгеләдем ,бары тик шул килештә генә кулланырга ярый.
  • Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).
  • Вакытыгыз бетте.
  • Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасыE:\картинки Сингапур\загруженное.jpg 
  • ярдәменә  командада бер-берегезгә чират буенча  җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырыра тырышасыз яки язасыз. –
  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез.  Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.
  • Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)
  •  Молодцы,  дәфтәрләрегезне аласыз.Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләне тактага языла.Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берниче укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

-       Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?

5. Йомгаклау:

1) Өй эше  бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

Үзегезнең сүзләрдән тагын җөмләләр төзеп язасыз,кем күбркәк төзи ала.

 2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү:

- Укучылар искә төшерик  нинди сүз төркемнәрен кабатладык бүгенге дәрестә?

- Кем миңа килешләрне санап чыгала?

Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф өчен тест (килешләр)

4 нче сыйныф өчен тест (килешләр)...

Килешләрдә төрләндерү

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше....

Татар телендә килешләр.

Татар телендә килешләр темасына презентация....

Килешләр таблицасы

Килешләр таблицасы татар төркемендә һәм рус төркемендә укучыларга да ярдәм булып тора....

Исемнәрнең килешләр белән төрләнүе,

5 нче а сыйныфының рус төркемнәрендә “Исемнәрнең килеш белән төрләнүе” темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы...

Килешләр буенча "Филворд"

Килешләр буенча "Филворд"...

Урок на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"

Конспект и презентация к уроку для 6 класса на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"...