лексиканы кабатлау. дәрес план-конспекты
план-конспект урока (5 класс) на тему

Татар телендә белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфы өчен татар теле дәресе планы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл leksika_5.docx623.49 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Лексикология бүлеген  гомумиләштереп  кабатлау.

Максатлар:

 1. Лексикология турындагы белемнәрне ныгыту; аларны  җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү, күнекмәләрне  ныгыту.

2.  Төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

3.  Туган телгә  ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Универсаль уку гамәлләре:

  1. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
  1. әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
  2. Әңгәмәдәшнең аралашу холкы  белән  идарә  итү
  3. Коммуникатив  мәсьәләгә  таянып  фикерне төгәл итеп  җиткерү

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

1.Уку максатын мөстәкыйль  билгеләү

           2.Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү

          3.Сөйләм  берәмлекләрен логик тәртипкә  салу

          4.Аңлап  уку, тиешле мәгълүматны  сайлап алу, төп мәгълүматны  аеру

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1.Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү;

          2.Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

          3.Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  1. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  2. Укудагы уңышларга,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.

                                                             Дәрес  барышы

  1. Оештыру өлеше

- Исәнмесез, укучылар,

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары,

Телимен һәммәгезгә!

Мин – ШЛГ булам. Хәерле көн, укучылар.  Әйдәгез, бер-берегезгә  хәерле көннәр теләп, елмаю бүләк  итик тә  дәресебезне  башлап  жибәрик.

  1. Актуальләштерү. Әйтергә теләгән фикерне ничек җиткереп була: морзе әлифбасы, ымнар белән, хәрәкәт белән, мимика белән, судно капитаннары сигналлары, сүзләр белән һ.б.

https://ds03.infourok.ru/uploads/ex/0e24/00047af3-9aa711c4/2/img6.jpg                        https://pamyatplus.ru/wp-content/uploads/2015/05/signali-regulirovshika.jpg

https://fs00.infourok.ru/images/doc/139/161984/640/img28.jpg     http://detectivebooks.ru/img/d/?src=30600814&i=184&ext=jpg

  1. Укучы слайдтан укый 

Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,

Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;

Сүз киптерә, төп башына терәп,

Сүз меңнәрне яуга күтәрә.

Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,

Сүз сафларны ипли корычтай;

Сүз кәрәшкә чыга байрак кебек,

Сүз дошманны кисә кылычтай. (Г.Афзал)

  • Шигырьнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Нәрсә ул сүз ?

Тел белеменең кайсы бүлегендә без сүзгә төшенчә бирдек ? (лексикологиядә).

Укытучы Димәк, без  - укучылар дәреснең максатларын әйтәләр - бүген лексикологияне кабатларбыз, ныгытырбыз. Парта кырыенда үзбәя битләре ята. Һәр төр эштән соң билге куярга онытмагыз.

1Алдыгызда битләр. Аңа Лексикология дип язылган.  Без дәрестә шушы теманы модельләштерергә тиеш булабыз.  

  1. Кызыл конвертны алыгыз. Мәкальләрдән билгеләнгән сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? Мәкальләр нәрсә турында? Парларда киңәшәбез.

Өең кысан булса да күңелең иркен булсын.

Яхшы тел –яз кебек, яман тел көз кебек.

Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган.

Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел.

Әйе, дөрес. Антонимнар. Модельдә ябыштырабыз. Дәфтәрләргә дә бу мәкалләрне язып куябыз.

                              Үзбәя

  1. Зәңгәр конвертны алыгыз.

Өлкәннәр үзләре  зирәк,  сүзләре  акыллы була. Табигатькә карата шәфкатьсез булырга ярамый.  Мәрхәмәтсез кеше генә хайваннарны рәнҗетә. Билгеләнгән сүзләр нәрсә?

  • Синонимнар. Ябыштырабыз.  Үзбәя 
  1. Әйе, юк уенын уйнап алыйк әле. Дөрес җавап булса, торып басабыз,  җавап белән килешмәсәгез – утырабыз.

  1. Уктан ат – атта йөрдем, камыр җәй – җәй җитте. Омоним сүзләр.    Әйе.
  2. Әдәпле – әдәпсез – синонимнар. Юк.
  3. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгнәләре була.  Әйе.
  4. Компьтер, сканер, клавиатура – татар ттеленең үз сүзләре. Юк.
  5. Уртак тел табу – фразеологик әйтелмә.    Әйе.
  6. Телдә барлыкка килгән яңа сүзләр архаизмнар дип атала.  Юк.
  7. Телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасын лексика дип атыйлар. Әйе.

Рәхмәт, укучылар.

  1. Слайдта нинди рәсем күрәсез?

http://profilaktica.ru/upload/medialibrary/829/82908f6527f805a6e169c4537e0ea623.jpg        https://ds04.infourok.ru/uploads/ex/0fa8/00010d8f-16a9410f/img13.jpg

Рәсемдә- Күл-Черкен авылыннан Лилия Сәләхетдинова. Аның турыда ишеткәнегез юкмы? Ул хәзерге вакытта Казандагы “Ярдәм” мәчетендә ирекле катнашучы булып эшли. Шигырьләр яза, үзе кебек авыр сынауларга дучар булган кешеләргә ярдәм күрсәтә.

Кемнәр алар волонтерлар? ( ирекле катнашучы)

 -Ул сүз татар теленең үз сүземе?

-Нинди таләпләр үтәлергә тиеш?

-Катнашуга теләк булу кирәк

-Укулар үтәргә әзер булу

-Чит телләр белү шарт

-Команда белән эшли белү,стрессларга каршы торучанлык.

2018 нче ел Россиядә Волонтерлар елы дип игълан ителде.

Бу сүзне модельнең кайсы сүзе янына куяр идегез? Димәк, без бүген лексикабызны бер сүзгә баеттык. Ябыштырабыз.

Өй эшен аңлату. Конвертларда модель. Чагыштырыгыз әле, туры киләме? Билге куегыз. Өйдә шуны сүз, сүзтезмә яки җөмлә белән тутырырга.

  1. Рефлексия.  Тестлар белән эш. Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеге буенча тест. (тестлар 2 вариантта бирелә). Дәфтәрләрдә эшләү.

А1 Лексика нәрсәне өйрәнә ?

а) авазларны һәм хәрефләрне

ә) сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен

б) сүзтезмә һәм җөмләләрне

в) сүзләр җыелмасын

А2 Алтын сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә килгән ?

а) алтын куллы

ә) алтын муенса

б) алтын йөзек

А3 Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән.

а) яхшы - яман

а) яхшы, әйбәт

б) көзге – көзге

А4 Кайсы төркемдә синонимнар бирелгән?

а) матур, гүзәл

ә) чиста-пычрак

б) якын-ерак

А5 Бирелгән фразеологизмның русчага тәрҗемәсен языгыз:

Кул селтәү

а) глаза на лоб лезут

ә) махнуть рукой

б) находить общий язык

А6 Фразеологизмнарны күрсәтегез.

а) телен йоту

ә) ризыгын йоту

б) су йоту

в) чәйнәп йоту

А7 Зур сүзенең антонимын билгелә.

а) өлкән

ә) кыска

б) кечкенә

А 8 “Чатыр” сүзенең синонимын языгыз

а) дежур

ә) зонтик

б) рюкзак

Слайд белән чагыштыру. А1 – в, А2- а, А3 – а, А4 – а, А5 – ә, А6 – а, А7 – б, А8 – ә.

 Модель белән таныштыру. (Вакыт калса, калмаса – телдән)

  • Дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек ?
  • Лексикологиянең әһәмияте нинди ?

Дәрескә гомуми бәя кую

Модель өчен сүзләр- антоним, омоним, синоним, алынма сүзләр, неологизмнар, фразеологик әйтелмә, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр, бер һәм күп мәгънәле сүзләр волонтёр                (мисаллар)

Фамилия, исем

                                                              Үзбәя

Эш төре

Сүз турында

Антоним

Синоним

Тест

Модель

Билге

                                                             

   Фамилия, исем

                                                         Үзбәя

Эш төре

Сүз турында

Антоним

Синоним

Тест

Модель

Билге

       Фамилия, исем

                                                       Үзбәя

Эш төре

Сүз турында

Антоним

Синоним

Тест

Модель

Билге

Фамилия, исем

                                                                    Үзбәя

Эш төре

Сүз турында

Антоним

Синоним

Тест

Модель

Билге

     Фамилия, исем

                                                                        Үзбәя

Эш төре

Сүз турында

Антоним

Синоним

Тест

Модель

Билге

                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш План-конспект

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән "һөнәрләр" темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,   кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан узд...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау (план- конспект).

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.5 сыйныф, рус төркеме...

"Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты

3 нче сыйныфта "Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты....

Конспект урока по русскому языку в 6 классе План – конспект урока по русскому языку в 6 классе по теме : « Лексика. Слово и его лексическое значение».

Конспект урока по русскому языку в  6 классеПлан – конспект урока по русскому языку в 6 классе по теме : « Лексика. Слово и его лексическое значение»....

"Җөмлә кисәкләрен кабатлау" дәресенә план-конспект

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 8 нче сыйныф укучылары белән уздырыла торган татар теле дәресендә гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе өйрәнелә. ТР Мәга...

Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект.

7 нче сыйныфта үткәреләчәк татар теледәресенең үрнәк планы һәм конспекты....