Әдәбияттан теоретик төшенчәләр
учебно-методический материал (8 класс) по теме

Татарская литература. Теория. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyattan_teoretik_toshenchlr.docx12.33 КБ

Предварительный просмотр:

Нәзәри (теоретик) төшенчәләр

Повесть – чәчмә әсәр. Повестьта бер төп сюжет сызыгы  һәм берничә  ярдәмче сюжет сызыгы. Повесть хикәягә караганда киңрәк. Вакыйгалар, күренешләр, язмышлар күләмле, вакыт һәм урын ягыннан киңрәк үлчәмле була.

Композиция – әсәр өлешләренең урнашу тәртибе.

Сюжет – вакыйга – хәлләр яки кеше холкы характерының үсү-үзгәрү тарихы. Ул  тарихи, реаль яки автобиографик була.   

Әдәби әсәрнең сюжет элементлары:

Пролог - әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан бик күпкә элек булган вакыйгаларны ниндидер максат белән әсәр башында сөйләп кую дип атала.

Экспозиция- конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр, аның алшартлары белән таныштыру;

Төенләнеш  конфликтның башлану ноктасы;

Вакыйгалар үстерелеше- конфликтның зураюы, тирәнәюе, аны чишәргә омтылышлар ясау;

Кульминация – әсәрдәге вакыйгаларның , көрәшнең иң югары ноктасы;

Чишелеш  конфликтка нокта куелу, проблеманың хәл ителүе, я конфликтның юкка чыгуы, я чишелү алмаслыгын күрсәтү;

Эпилог -  соңгы нәтиҗә, геройларның алдагы язмышларын хәбәр итү яки автор мөнәсәбәтен ачу.

Мөнәҗәт (гарәпчәдән) – ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау дигәнне аңлата, дини–интим эчтәлекле әсәр. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Сыйфат турында гомуми төшенчә.

Тема: Сыйфат турында гомуми төшенчә. Дәрес -экскурсия     Максат: Укучыларны  сыйфат  сүз төркеме  белән  таныштыру, белемнәрне системага салу. Укучыларның логи...

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Әдәбияттан теоретик материал

Әдәбияттан теоретик материал...