"Кушымчалар ялгау ысулы белән (-чы/че кушымчасы ярдәмендә) һөнәр исемнәренең ясалышы".
план-конспект урока (11 класс) на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

"Кушымчалар ялгау ысулы белән (-чы/че кушымчасы ярдәмендә) һөнәр исемнәренең ясалышы". Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча. 11 сыйныфлар. Рус мәктәбе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_kushymchalar_1.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кушымчалар ялгау ысулы белән (-чы/-че кушымчасы ярдәмендә) һөнәр исемнәренең  ясалышы

(Рус телле балалар өчен татар теле. XI сыйныф)

Дәреснең максаты: урта сыйныфларда алган белемнәрне искә төшерү, -чы/-че кушымчасы ярдәмендә һөнәр исемнәрен ясау.

Дәреснең бурычлары:

- укучыларда һөнәр исемнәрен белдерә торган сүзләрне, һөнәрләргә хас сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерүне дәвам итү;

- укычыларның фикерләү, бер-берсен тыңлау, аралаша белү сәләтен үстерү;

- укучыларның тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын, яхшы һөнәр иясе булу өчен белемле булуның зарурлыгын билгеләп үтү;

- укуга кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес тибы: кабатлау һәм гомумиләштерү дәресе.

Метод һәм алымнар:  сорау-җавап, фронталь эш, төркемнәрдә,  индивидуаль эшләү,  күнегүләр башкару.

Предметара бәйләнешләр: әдәбият

Җиһазлау:  дәреслек (Татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2010. – 167 б.), интерактив такта, СD-проектор.

Таблицадагы шартлы билгеләр:  ШУУГ- шәхси (әхлакый) универсаль уку гамәлләре, РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре, ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре, КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

Дәреснең барышы

ФДББС буенча универсаль уку гамәлләренең кулланышы

I. Оештыру этабы.

Исәнләшү. Укучыларны барлау. Дәрескә әзерлекне ачыклау.

II. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән сан төркемчәләрен өйрәнгән идек. Өйгә, аларны кулланып, мәктәбебез турында җөмләләр язып килергә кушылган иде. (3-4 укучы җөмләләрен укый; булса, хаталар төзәтелә, калган укучыларның эшләре дәфтәрләр җыеп алынгач тикшерелә, билгеләр куела.)

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

- Укучылар, безнең бүгенге дәресебез берникадәр үзенчәлекле булыр. Менә сезгә дә мәктәпне тәмамларга күп калмады. Сезне “11 нче сыйныфны тәмамлагач кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерергә?” дигән сораулар борчыйдыр. Балачакта күпчелек кызлар курчак белән - тәрбияче, укытучы, кәгазь битләреннән акча кисеп - сатучы, ә малайлар машина белән шофер булып уйнагандыр. Бу хыяллар, кызыксынулар, мавыгулар һәркемне билгеле бер һөнәр сайлауга этәрә.

- Укучылар, һөнәр сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

 - Әйдәгез әле, Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән һөнәр сүзенең мәгънәсен укып китик: “Нәрсә дә булса җитештерүче, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль”.

- Шулай итеп, бүгенге дәресебез һөнәр сайлау  белән бәйле булачак. Хәзер без сезнең белән түбән сыйныфларда өйрәнелгән исем ясагыч кушымчалар ярдәмендә профессия атамалары ясалашын искә төшереп үтәрбез.

 - Укучылар, кайсы кушымча, исемнәргә ялганып, профессия атамаларын ясый? (-Чы/-че кушымчасы, исемнәргә ялганып, берәр төрле профессия кешесен, даими бер эш белән шөгыльләнүчене белдерәләр: балык+чы, бакча+чы, тимер+че һ.б.)

- Әйе, дөрес. Шуңа да игътибар итегез: –чы/че кушымчасы ярдәмендә һөнәр исемнәреннән тыш башка сүзләр дә ясала: сәяхәт+че, юл-чы, җинаять+че һ.б.

IV. Беренчел ныгыту

- Ә хәзер, дәреслекнең 82 нче битен ачабыз һәм 3 нче күнегүне язмача эшлибез. Бирелгән сүзләрдән профессия атамалары ясыйбыз. (Бер укучыны тактага чыгарырга мөмкин. Интерактив тактада күнегүнең дөрес эшләнеше күрсәтелә). Дәрестә аталган һәр һөнәр иясе интерактив тактага баганалап языла бара.)

- Укучылар, –чы/-че кушымчаларын тәкъдим ителгән сүзләргә нинди кагыйдәгә нигезләнеп ялгадыгыз. (Калын нигезләргә - –чы (балыкчы һ.б.), нечкә нигезләргә –че (тәрбияче һ.б.) кушымчасы ялгана.)

V. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу

 - Ә хәзер әйдәгез, башларны эшләтеп алыйк: интерактив тактага күз салабыз, анда биш рәт хәрефләр язылган, һәр рәттә бер һөнәр иясе яшерелгән.

КЧЕШЕПЕ

ҮЧЗӨТЕ

ЧЫСАУТ

ЧЧЫКАБА

РҖЫЫЧ

(Укучыларның җаваплары: пешекче, төзүче, сатучы, бакчачы, җырчы.)

- Бик әйбәт!

- Алга таба 83 нче биттәге 6 нчы күнегүне  язмача башкарабыз. Диалогларга төшеп калаган репликаларны өстәп язарга кирәк. Күнегүне үтәгәндә, әдәбият дәресендә укыган “Казан югары уку йортлары” дигән текстны искә төшерергә киңәш итәм. Әйдәгез башта, бергәләп, телдән эшлибез.

- Мәктәпне тәмамлагач, кайсы һөнәрне сайларга уйлыйсың? (Мин тарих укытучысы булырга телим.)

- Кайсы уку йортына укырга керергә җыенасың? (Мин Казан федераль университетына укырга керергә җыенам.)

- Ни өчен? (Чөнки Казан федераль университетында тарих укытучылары әзерли торган бүлек бар.)

- Ә Сезне кайсы уку йорты кызыксындыра? (Мине Казан дәүләт медицина университеты кызыксындыра.)

- Ул нинди белгечләр әзерли? (Анда медицина өлкәсе буенча белгечләр әзерлиләр.)

- Укучылар, күнегүне язмача эшләгәндә, җавапларны һәрберегез кем булырга җыенуыгыздан чыгып язарга тырышыгыз.

(Укучылар язып беткәч, бер-ике укучыдан үз мисалларын укытып үтәргә кирәк)

  • Ә хәзер без сезнең белән орфографик

күнекмәләребезне ныгытып алабыз. Мин сезгә һөнәр ияләре турында җөмләләр укыйм, сез бу җөмләнең кайсы һөнәр иясенә туры килгәнен язып куярга тиешсез, һөнәр иясенең исемен генә язабыз.

  1. Кибеттә эшләүче кеше-
  2. Балаларны тәрбияләүче кеше-
  3. Мәктәптә балаларга белем бирүче-
  4. Әсәрләр иҗат итүче-
  5.  Сәхнәдә үзенең  матур тавышы белән

кешеләрне сокландыручы-

  1. Тәмле боткалар, ашлар пешерүче-
  2. Бал кортларын тотучы, караучы  –
  3. Чәчәкләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр

үстерүче-

  1. Терлек караучы-
  2. Балык тотучы-
  •   Ә хәзер тиз генә үз-үзебезне тикшереп алабыз,

тактага игътибар итегез, анда җаваплар язылган, хаталарыгыз булса төзәтәбез.

    Җаваплар:  сатучы, тәрбияче, укытучы, язучы, җырчы, пешекче, умартачы, бакчачы, терлекче, балыкчы.

  • Ә хәзер китапларыгызның 84 нче битен ачыгыз,

9 нчы күнегүне карыйбыз. Биремне укып чыгыгыз (укыйлар). Күргәнегезчә, бирем дә, күнегүдәге сораулар да русча язылган. Биремне һәм сорауларны барыгыз да аңлагансыздыр. Кем татарча аңлата ала, күнегүдә нәрсә эшләр кирәк, сораулар нәрсә турында (укучылар аңлаталар, хаталар төзәтелә бара).

    Укучылар бирелгән сорауларга партадашлары белән җаваплар әзерлиләр, соңнан бергәләп тикшерәбез.

    Көтелгән җавапның бер варианты:

  • Сезне нинди һөнәр кызыксындыра?
  • Мине биюче һөнәре кызыксындыра.
  • Кайсы уку йортында бу һөнәр буенча белгечлек

алырга мөмкин?

  • Бу һөнәр буенча Казан дәүләт мәдәният һәм

сәнгать  университетында белгечлекләр әзерлиләр.

  • Бу уку йорты кайда урнашкан?.
  • Бу уку йорты Казан шәһәрендә урнашкан.
  • Бу белгечлеккә ничә ел укырга кирәк?
  • Бу белгечлеккә биш ел укырга кирәк. Һ.б.

Сораулар кабатланырга мөмкин, әмма җаваплар

төрле булачак, вакыт ягын чамалап һәр парның җавабын тыңларга мөмкин.

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1. Үзеңә ошаган һөнәр турында кечкенә хикәя төзергә.

2. Нинди дә булса һөнәргә реклама ясарга.

3. Интернет аша югары уку йортлары турында белешмә туплап сөйләргә өйрәнергә.

VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

     Дәрес ахрында интерактив тактада дәрестә әйтелгән һәр һөнәр вәкиленең рәсеме (картинасы) күрсәтелә. Татарча һөнәр исемнәре кабат искә төшерелә.

  • Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  • Һөнәр исемнәре нинди кушымчалар ярдәмендә

ясала? Һ.б.

- Укучылар дәресне йомгаклап шуны әйтәсе килә, һөнәрләр бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк. Тормышта бар нәрсә дә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, шуңа күрә дә бары тик дөрес сайланган һөнәр генә кешегә ышаныч, рухи тынычлык һәм материаль иминлек китерә.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

КУУГ: үз фикереңне тулы төгәл итеп әйтә белү.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

ШУУГ: җәмгыятьтә үз урыныңны табу, укуның кирәклеген аңлау.

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда сүзлекләр куллану.

ТБУУГ: төп мәгълүматны билгеләү, проблемалы сораулар кую.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

КУУГ: үз фикереңне белдереп сөйләм төзү, әңгәмәдәшеңнең сөләмен контрольгә алу, төзәтмәләр кертү, бәяләү

ТБУУГ: эзләнү методларын куллану.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын дәрәҗәсен билгеләү.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңнең белү-белмәү чикләрен билгеләү.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

КУУГ: әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра алу, тыңлый белү; сорау кую, җавап бирә белү; аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп, сөйли белү, әңгәмә оештыру.

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү.

ШУУГ: шәхес буларак үзеңне формалаштыру, тормышка яраклашу, һөнәреңне дөрес сайлау.

КУУГ: өйрәнелгән материал буенча мәгълүмат бирә алу; коллектив фикер алышуда катнашу.

ТУУГ: эш нәтиҗәләрен бәяләү.

ШУУГ: уңышка ирешү (ирешмәү) дәрәҗәсен аңлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәл фигыль(-а, -ә,-ый, -и кушымчалары ярдәмендә кабатланып килә торган формасы)

Нигъматуллина методикасы буенча 5нче сыйныф рус төркемнәре өчен дәрес презентациясе...

5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Әлеге тема укучылар өчен катлаулы темаларның берсе. Презентация куллану  яңа теманы аңлату өчен уңышлы алым....

Телне тизләтелгән ысул белән өйрәнү

Татар телен дәүләт теле буларак җөмһүриятебез тормышының барлык, өлкәләренә гамәлгә кертү өчен, аны бездә яшәүче башка милләт вәкилләренең дә үзләштерүенә ирешү зарур....

Сүзләр кушылу ысулы.5нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.Сүзләр кушылу ысулы....

Сүзләр кушылу ысулы.5нче сыйныф өчен презентация

5 нче сыйныф.Сүзләр кушылу ысулы.Презентация....

Тәнкыйди фикерләү технологиясе Инсерт ысулы Кластер ысулы

Тәнкыйди фикерләү технологиясеИнсерт ысулыКластер ысулы...