ШЛИССЕЛЬБУРГ ЗИНДАН-КРЕПОСТЕНДА ДИНИ, СОЦИАЛЬ, МИЛЛИ АЗАТЛЫК ӨЧЕН ШӘҺИД БУЛГАН БАТЫРША
статья (10 класс) на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

Хезмәттә татар, башкорт халыкларының милли азатлык хәрәкәтен җитәкләгән, самодержавие,  аның бюрократиесе белән сугыш-тартышларда үзен аямаган, шәһид киткән көчле рухлы, бөек Зат - Батырша турында языла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл batyrsha.docx23.01 КБ

Предварительный просмотр:

Гыйльманов Д.Ш.

Казан шәһәре Яңа Савин районы “31 нче татар -рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

ШЛИССЕЛЬБУРГ ЗИНДАН-КРЕПОСТЕНДА ДИНИ, СОЦИАЛЬ, МИЛЛИ АЗАТЛЫК ӨЧЕН ШӘҺИД БУЛГАН БАТЫРША

Урыс хакимияте идарәсе астында калган халкыбыз бу чорларда милли һәм иҗтимагый – социаль изүгә каршы дин–иман азатлыгы, дәүләтчелек өчен көрәш байрагы астында чыгышлар ясады. Ләкин бу көрәшләр аяусыз бастырыла. Шундый көрәшләрне бастырганнан соң, «урыс генералларының мактанып язган рапортларыннан күренгәнчә, 1740 елның 25 августында генерал Урусов кул астындагы җәлладлар 6 мең татарны, Ырынбур тирәсендәге үзәнлеккә куып китереп, җәзалап үтерәләр… Биредә 85 көрәшче татар дарга асыла, 21 татарның башы чабыла, 11 кешене кабыргасыннан асып үтерәләр, 5 татарны арты белән очлы казыкка утырталар, калганнарының тереләй тиреләрен туныйлар, телләрен, борын, колакларын кисеп алалар».[1]1

ХVIII гасырдагы шундый хәрәкәтләрнең иң көчлесе Батырша (Габдулла Баһадиршаһ Гали улы Галиев) восстаниесе булды. Ләкин баш күтәрүчеләр арасында оешу җитәрлек булмау сәбәпле, һәм шуның өстенә милләт арасында сатлыклар күп булу нәтиҗәсендә, фетнә киң җәелеш ала алмый, бастырыла. Төбәк авыллары яндырыла, байлыклар талана, хатын –кызлар көчләнә, мәсхәрә ителә, бала – чагалар кыйнала, сугыла, кулга алына, ир – атлар барысы да диярлек кылычтан уздырыла.

Батырша бер елдан артык качып йөри, кайда гына күренсә дә, сатлык түрәләр һәм аларның яраннары тарафыннан эзәрлекләнә. Ниһаять, аны 1756 елның 8 августында Иске Нәдер авылында кулга төшерәләр. Хыянәтче старшина Сөләйман Диваев аны, өч мең сум акчага сатылып, патша җәлладлары кулына илтеп тапшыра.

Батыршаны Уфага, аннан нык сак астында Мәскәүгә Сенат судына озаталар. Юлда ул, озатучыларның юл буена эчеп баруларыннан файдаланып, тимер богауларын кисеп кача, ләкин  зур елгага очрап (бу хәл көз көне була), кабат тотыла, солдатлар тарафыннан бик каты кыйнала.  Мәскәү төрмәсендә озак кына авырып ята. Шунда ул үзенең патшага адресланган атаклы «Гарызнамә»сен яза. Бу язманы кайбер галимнәр «Батыршаның патшага хаты» дип тә атап йөртәләр. Чыннан да, бу язма Батырша тарафыннан, Санкт–Петербургка җибәрелер алдыннан, патша Елизавета Петровна исеменә Мәскәүдә язылган була. Батырша шушы «Гарызнамә»се ярдәмендә югарыда утырган патша түрәләренә илдәге хәлләрне, халыкның кан – яшь түгеп яшәвен, тираннарның коточкыч гамәлләреннән халыкның ыңгырашуын күрсәтергә алына, шуның белән, аз гына булса да, халыкның хәлен яхшыртырга уйлый. Монда бөтен Рәсәй төрмәгә тиңләнә. Самодержавиенең, патша бюрократиясенең халыкны ничек изүе турында Батыршаның «Гарызнамә»сендә коточкыч материаллар китерелә.

Батыршаның җинаять эшен тикшерү Петропавел крепосте төрмәсендә дәвам итә, һәм 1757 елда аңа карата хөкем карары чыгарыла.  Ф.Г.Ислаев язганча, ул «яла ягулы хат язуда, фетнә оештыруда гаепле дип таныла, камчы белән суктырыла, тимер кыскыч белән борын тишеге ертыла һәм гомеренең ахырына кадәр зинданга ябылырга хөкем ителә».[2]1 

Батыршаны Санкт – Петербург шәһәреннән ерак булмаган Шлиссельбург төрмәсенең бер кешелек камерасына утырталар. Аның аяк –куллары богаулана, янында һәрвакыт сакчылар була. Батырша 5 ел буена тоткынлыкта газаплана. Төрмә сакчылары тарафыннан бик күп җәбер–җәфалар кичерә. 1762 елның 24 июлендә, төрмә сакчыларының сизгерлекләрен югалтуларыннан файдаланып,

күзәтүсез калган балтаны  кулына төшереп, куллары богауланган булса да, төрмә җәлладларына ташлана.  Мәсгуд Гайнетдинов фикеренчә, шушы тигезсез бәрелештә аның йөрәге ярылып үлә. Шул рәвешле, ул «соңгы адымнарын да соңгы бәрелештә, чая көрәштә, ирек давында тәмамлый».[3]1 Аның төрмә сакчылары тарафыннан үтерелүе турында да фикер  бар.

Батыршаның бу хәтәр алышын «Патша төрмәсе тарихы» дигән биш томлык хезмәтнең авторы профессор М.Н.Гернет 1755 елгы восстание җитәкчесенең романнарга тиң соңгы кыю адымы дип искә ала һәм, аңа махсус бүлек багышлап, архив документларына таянып, түбәндәге сүзләрне язып калдыра: «Комендант крепости 24 июля 1762 г. доносил, что скованный по рукам и ногам Батырша пытался освободиться из крепости, когда один часовой заснул: «Оный колодник (ягъни Батырша, Д. Г.) взял принесенный солдатом Хомутовым топор, поодиночке у капрала Никитина тем топором голову разрубил надвое; у солдата Хомутова головы левую сторону разрубил и правый висок проломил; у Лазерева в двух местах брюхо пропорото; у Епифанова, который был на часах, в двух местах голову разрубил же. Оный же колодник и сам умер без всяких язв и побой».[4]2

Профессор И.Н.Гернет фикеренчә, Батырша — Россия империясендәге дини һәм милли изүгә каршы чыгучы, үз халкының хокукларын яклаучы батыр шәхес. «На допросах, -ди ул, – он давал смелые показания, обличая всю религиозную и национальную политику царского правительства».[5]3 И.Н.Гернет Батыршаның башкорт - татарларның үз диннәрен яклауларын да уңай яктан телгә ала һәм аның түбәндәге сүзләрен китерә: «Хуже что может ли быть, когда из настоящей веры в ложную обращают, ибо каждый человек свою веру любит».[6]4 Россия империясендәге төрмәләр тарихы буенча зур белгеч булган И.Н.Гернет Батырша хәрәкәтен рус булмаган милләтләрне дини, милли, иҗтимагый, сәяси изү нәтиҗәсе итеп күрсәтә. Аның тарафыннан китерелгән Батырша сүзләре илдә хөкем сөргән коточкыч изү картиналарын күз алдына китереп бастыра: «Их не только бьют по щекам, таскают за бороды, но и рубят саблями, и не было никакой возможности найти на обидчиков суд и расправу.  От взяточников и воров из числа русских, требующих незаконно подводы, бедный народ никакой себе надежды не имеет. Насилия над женами и дочерьми башкир происходили на глазах их мужей и отцов».[7]1

ХХ гасыр азагында — ХХI гасыр башларында Батырша хәрәкәте Җ.Рәхимовның «Батырша» (1994) романында, Ф.Г.Ислаевның «Батырша восстаниесе. 1755 ел» (2005), Ф.Бәйрәмованың «Батырша явы» (2005) дигән зур күләмле хезмәтләрендә чагылыш тапты. Аларның барысында да Батырша  халыкны иреккә, азатлыкка канатландыручы мәшһүр шәхес булып күз алдына килеп баса.

Батырша — татар, башкорт халыкларының милли азатлык хәрәкәтен җитәкләгән, самодержавие,  аның бюрократиесе белән сугыш-тартышларда үзен аямаган, шәһид киткән көчле рухлы, бөек Зат. Аның мөкатдәс исеме халкыбызга әле күптән түгел генә әйләнеп кайтты.  Бу бөек көрәшченең исемен мәңгеләштерү буенча эшләр киләчәктә дә дәвам ителергә тиеш.

Батырша, сәясәтче, көрәшче булу белән бергә, ярсу рухлы публицист язучы да булган, аның «Гарызнамә»се колониаль изүнең коточкыч күренешләрен тасвирлаган, милли-дини изүне гаепләгән документ булып тора. Татарларны, башкортларны сурәтләгән бу «Гарызнамә»не укыган саен җан тетри. Батырша хәрәкәте җиңелүгә дучар ителгәч тә, татар халкы үзенең милли азатлык өчен көрәшен туктатмаган. Бу сәяси - иҗтимагый тартышлар әле бүген дә — ХХI гасырда да дәвам итә.

Әдәбият

  1. Бәйрәмова Ф. Батырша явы / Ф.Бәйрәмова // Мирас. – 2005. – №8.

– Б.79.

  1. Ислаев Ф.Г. Батырша восстаниесе. 1755 ел: тарихи очерк /

Ф.Г.Ислаев. –  Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 111–112 б.

3. Гайнетдин М.В. Батырша / М.В.Гайнетдин // Иман нуры. – 1997. –

июль.

  1. Гернет М.Н. Вождь восстания башкир Батырша / М.Н.Гернет //

История царской тюрьмы: В 5-ти т.  Т.5.  – М.: Государственное издательство юридической литературы, 1960. – С. 229.


[1]1 Бәйрәмова Ф. Батырша явы / Ф.Бәйрәмова // Мирас. – 2005. – №8. – Б.79.

[2]1 Ислаев Ф.Г. Батырша восстаниесе. 1755 ел: тарихи очерк / Ф.Г.Ислаев. –  Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 111–112 б.

[3]1 Гайнетдин М.В. Батырша / М.В.Гайнетдин // Иман нуры. – 1997. – июль.

[4]2 Гернет М.Н. Вождь восстания башкир Батырша / М.Н.Гернет // История царской тюрьмы: В 5-ти т.  Т.5.  – М.: Государственное издательство юридической литературы, 1960. – С. 229.

[5]3 Шунда ук. – 228 б.

[6]4 Шунда ук. – 228 б.

[7]1 Гернет М.Н. Вождь восстания башкир Батырша / М.Н.Гернет // История царской тюрьмы: В 5-ти т.  Т.5.  – М.: Государственное издательство юридической литературы, 1960. – С. 228.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дини-суфичыл шигарьләрне милли-колониаль изүгә каршы юнәлткән Баһаветдин Вәисев фаҗигасе

XIX йөз татар әдәбиятында, тарихында Баһаветдин Вәисевнең тоткан урыны...

Тема: Рәми Ғариповтың “Батырша” балладаһының идея-тематик йөкмәткеһе

Методическая разработка урока на тему: Рәми Ғариповтың “Батырша” балладаһының идея-тематик йөкмәткеһе...

Социаль дәрес конспекты "Ишетмәүче һәм күрмәүче кешеләр белән танышу".

Разработка классного часа на тему "Знакомимся с людьми, которые не видят и не слышат" (на татарском языке)...

Әнүр Вахитов “Батыршаның батшаға яҙған хаты”

Әнүр Вахитов “Батыршаның батшаға яҙған хаты” (тест)...

"Ата- анасын тыңлаган- адәм булган, тыңламаган - әрәм булган" ("Сак- Сок"бәете буенча)

5 нче сыйныфта "Сак- Сок бәете " буенча ачык дәрес үткәрелде....