Дини-суфичыл шигарьләрне милли-колониаль изүгә каршы юнәлткән Баһаветдин Вәисев фаҗигасе
статья (9 класс) на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

XIX йөз татар әдәбиятында, тарихында Баһаветдин Вәисевнең тоткан урыны

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дини-суфичыл шигарьләрне милли-колониаль изүгә каршы юнәлткән Баһаветдин Вәисев фаҗигасе

Д.Ш.Гыйльманов, Казан шәһәре Яңа-Савин районы 31 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Батыршалар хәрәкәте тар-мар ителеп,  аның  җитәкчесе һәлак булгач та, Идел-Урал арасында яшәгән татар һәм башкортларның дини һәм милли азатлык хәрәкәте туктатылмый. Дини шигарьләргә (лозунг) төрелгән милли азатлык хәрәкәте әле ХIX йөз һәм ХХ йөз башында да дәвам итә. Моңа мисал  итеп Баһаветдин Вәисев (1804-1893/1894) һәм аның улы Гайнан Вәисевләр (1878-1917) җитәкләгән чыгышларны атарга мөмкин.

        1861 елда патша хөкүмәте крестьяннарны алпавытлардан, җирбиләүчеләрдән азат итте. Күпмедер иркенлекләр алып килгән бу реформа татар җәмәгатьчелеген дә, аның зыялылары булган дин әһелләрен дә уятып җибәрә, кайчандыр тарихта дәүләтле халык булуларын искә төшерә.

        1862 елда Баһаветдин ишан тарафыннан Вәисевчеләр хәрәкәтенә нигез салына. Б.Вәисев үзенең чыгышы белән хәзерге Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан. Аның дини, милли азатлык хәрәкәтенә тартылуында  ике дистә елга кадәр Шәрекъ мөселман дөньясында яшәгән, аннары Иске Кулаткыга кайтып мөдәррис булган  Җәгъфәр Салиховның роле бик тә зур була. Ул Җ.Салихов җитәкләгән мәдрәсәдә байтак еллар укый. Остазы үлгәнчегә кадәр (1862) аның белән мөнәсәбәтләрен өзми [3, 174].

        Б.Вәисев төзегән «Фиркаи наҗия» («Котылу оешмасы») мәзһәбе патша Россиясендәге дини изүне, Мөхәммәт пәйгамбәр заманындагы саф дин кануннарын бозуны тәнкыйтьләп чыга. Үзенең дингә карата сәләфчелеге белән Б.Вәисев күпмедер дәрәҗәдә Утыз Имәни эшчәнлеген хәтерләтә. Борынгы «сәләфиләр»чә Ислам динен замана яңалыкларыннан сакларга тырышкан Б.Вәисев галим-голәмәләр тарафыннан өнәп бетерелми, аның эшчәнлегенә карата күп шикаятьләр язылуга сәбәпче була. З.И.Левин язганча: «Ваисов требовал «полного подчинения букве Корана и полного отказа от сношений с государственными  властями» [5, 194].  Патша хөкүмәтенә карата Б.Вәисевнең карашы каршылыклы. Берьяктан, ул Империядә яшәүче татарларның коточкыч изелүен күрсәтә һәм аны диндәшләре яшәгән шәһәрләр кысаларыннан чыгарып, гипербола алымына  мөрәҗәгать итеп, романтик шагыйрьләрчә галәм киңлекләренә чыгара:

Яна Казан, Сембер, Уфа, Рымбур,

Дәрдмәндләрнең аһы-ваһы илән!

Нә бонлар гына яна — көлле Рәсәй вә Галәм!

Икенче яктан, Коръән тәгълиматына, Шәрекъ фәлсәфә-

сенә, иҗтимагый әдәби-эстетик фикеренә хас булганча, Б.Вәисев кайнар рәвештә гаделлек идеалларын яклый, аны тормышка ашыруда Аллаһы Тәгаләгә («Бух»), гадел патшага («сар») зур өмет баглый:

Признаю — Отечество, нуждаю Бух и царю,

Не подчиняю(сь) укруме Бух, сар, не изменщикам, никому.

        Б.Вәисев тарафыннан язылган  һәм шау-шулар тудырган хезмәтләрнең берсе — «Җәваһирел-хикмәте дәрвишан»  («Дәрвишләрнең хикмәт җәүһәрләре»). Бу китап болгарчылык идеяләре белән сугарылган. Б.Вәисев үзенең нәсел-нәсәбен дә болгар ханнарына алып барып тоташтыра. Рәсми хакимиятләрнең әмерләрен үтәмичә (салым түләмәү, армиягә бармау һ.б.), элгәрге болгар җирләрендә югалган дәүләтчелегебезне торгызуны да күздә тота. Б.Вәисев идеяләрен пропагандалаучылар, Казан губернасыннан тыш, Урта Азиядә, Себердә актив эш алып баралар. М.Гайнетдинов фикеренчә, аларның эшчәнлеге ХIX гасырның икенче яртысында рус иҗтимагый хәрәкәтендә  җанланып киткән народниклар эшчәнлеген искә төшерә: «Вәисовчеләр хәрәкәтен, — ди ул, — «татар народниклыгы», «народниклыкның милли-азатлык хәрәкәте төсмерләрен нык сиздергән татарча варианты» дип атарга мөмкин» [3, 188]. Рус халыкчанлыклары кебек,  Б.Вәисевнең  «Фиркаи наҗия» әһелләре дә һәркайда эзәрлекләнәләр, кыйналалар, төрмәләргә ыргытылалар:

Тәхкыйк,тәдкыйк йөзеннән нәсыйхат кылса,

Ул гарибе тәкъригъ кылырлар.

Нә тәкъригъ, тәшнигъ, мәгъюб кылып,

Аны приговор илә Себер куырлар.

Ничә вә ничә боның кебиләр

Еглай-еглай йиредин киттеләр.

Вәисевчеләр хәрәкәте самодержавиегә, хаклыкны оныткан икейөзле муллаларга юнәлдерелгән көчле тәнкыйте белән аерылып тора. Б.Вәисев мәзһәбендәге дәрвишләр суфичылыкның «нәкышбәндия» юнәлешенең  радикаль тармагын тәшкил итәләр. Яшәп килүче тәртипләргә көчле оппозициядә булган суфилар Урта гасырларда гарәпләрдә дә, фарсыларда да,  Һиндстанда да, Урта Азиядә дә, Кавказда да яшәгән һәм хәрәкәт иткән. Гаделсезлеккә карата гыйсъян игълан иткән мондый радикаль суфилар ХIX гасыр азагында Россиядәге татарлар  арасында эшчәнлекләрен активлаштырып җибәрәләр.

        Б.Вәисев — иҗтимагый һәм рухи яшәештә гаделлек эзләүче шәхес һәм шагыйрь. Гаделлек исә, олы бер кыйммәт буларак, Коръән тәгълиматының, мөселман мәдәниятенең үзәген тәшкил итә. Сәлам Алишев белән Марат Мөлеков язганча, «Вәисев явызлык һәм гаделсезлекне, бигрәк тә ислам диненең бозык әһелләрен, надан муллаларны фаш итеп шигырьләр дә яза» [2, 166], суфи шагыйрь буларак, Б.Вәисев үзенең зөһедлеккә (аскетлыкка) омтылучы дәрвишләрен — Аллаһы Тәгалә гашыйклары дип атый.  Бу гашыйклар җир патшалары тәхетенең дә терәге — аягы  булып тора:

Бу эшләрә Галәм тотармы тәкать,

Әгәр гашыйклары улмаса.

Чыдамас — галәмнәр, чыдайды — гашыйклар!

        Авторның еш «хаклык» төшенчәсенә мөрәҗәгать итүе, Аллаһы Тәгалә урынына Хак Тәгалә образын яратып куллануы шулай ук, аның иҗатының  суфичылык тәрикате  белән бәйле булуы турында сөйли. Б.Вәисев эшчәнлеген тикшерүче француз М.Кемпер һәм татар Д.Усманова  бу шәхеснең суфичылык  тарикатенә, аның да  мөҗәддид (яңалыкка өндәүче; рус. муджадиддия) дигән канатына каравы турында язалар [4, 86].

Хакимият органнарына буйсынмаганы, Александр II үтерүдә руханиларны, җирле чиновникларны гаепләп хатлар язганы  өчен, Б.Вәисев бертуктаусыз кисәтелеп, куркытылып тора, ахыр чиктә, төрмәгә салына һәм җүләрләр йортына ябыла. Шундый эзәрлекләнүләренең берсендә Вәисевнең йортына ике меңләп кеше ябырыла, йорты сүтелә, туздырыла, хатыны — Бибифәизә үтерелә; үзе, кулга алынып, акылдан язган дип, җүләрләр йортына ябыла һәм 1893 (1894?)  елда шунда вафат була.

        Бу очракта без самодержавиенең дошманнарына карата икенче бер җәза куллануын, кешеләрне төрмәдә черетүе урынына юләрләр йортына ябу күренеше белән очрашабыз. Галимнәребез язганча, юләрләр йортына ябылу төрмәгә утыруга караганда да куркыныч. Кеше төрмәгә билгеле бер вакыт аралыгына ябыла, ә юләрләр йортыннан котылу, иреккә чыгу юллары ябык. Еш кына ул кешенең сары йорттагы фаҗигале яшәеше, үлеме белән тәмамлана.

        ХХ гасыр башында Баһаветдин ишан башлаган дини-милли азатлык хәрәкәте аның улы Гайнан Вәисев (Сәрдар) тарафыннан дәвам иттерелә. Ул да «дини нигездә Болгар дәүләтен торгызу планыннан кире кайтмаган». Гайнан да 16 яше тулыр-тулмас кулга алына, Казан, Мәскәү төрмәләренә утыртыла, ыргытыла, Себер җибәрелә, каторжаннар белән Сахалинда да тоткынлыкта була.  Б.Вәисев заманындагы кебек, Г.Вәисев тарафдарлары, Хак динне — Исламны, гаделлек идеяләрен яклаган өчен, бертуктаусыз судларга һәм җәзага тартылалар. Айрат Алимбәкнең язуына караганда, Г.Вәисев большевик-провокаторлар тарафыннан җәзалап үтерелә [1].

        Баһаветдин һәм Гайнан Вәисевләр эшчәнлегенә карата В.И.Ленинның түбәндәге сүзләре бүген дә көчендә кала: «Крестьяннар арасында сектантлык һәм рационализм үсү факты билгеле, ә дини кабык астында политик протест чыгышы — бер Россиягә генә хас түгел, бәлки үсешләренең билгеле стадиясендә барлык халыкларга хас булган күренеш ул» [2, 168].

Кулланылган әдәбият

1. Алимбәк А. Ерак тарих, якын шәхесләр / А.Алимбәк // Таң йолдызы. – 1998. – 14-21 март.

2. Алишев С. Вәисевчеләр тарихыннан / С.Алишев, М.Мөлеков // Казан утлары. – 1989. - №7. – Б.166.                                                                 3. Гайнетдин М.В. Баһаветдин Вәисев / М.В.Гайнетдин // Хакыйкать юлыннан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – Б. 164-192 .

4. Кемпер М. Ваисовское движение в зеркале собственных прошений и поэм / М.Кемпер, Д.Усманова // Эхо веков. – 2004. - №3-4. – С.86-122.

5. Левин З.И. Реформа в исламе. Быть или не быть? / З.И.Левин. – М.: Ин-т востоковедения РАН: Крафт +, 2005. – С. 194.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

Татар теленнән ачык дәрес. Каршы куючы теркәгечләр.

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү....

Габдулла Тукайның туган көнен каршы алу һәм үткәрү буенча эш планы

Бу  планга  шагыйрьнең туган көнен каршы алуга карата чара төрләре кертелгән...

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...

Презентация урока по татарской литературе на тему "Хәйләгә каршы хәйлә" (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык ә...

Конспект урока по татарской литературе на тему "Хәйләгә каршы хәйлә " (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыруБурычлар:1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык әк...

Кара-каршы тапшыруы сценарие "Сакчыл хуҗа – тормыш терәге"

Урок-передача, обществознание в 5 классе по теме "Семейное хозяйство". На урок были приглашены гости, среди них родители 15-и детей. Во время урока ученики, задавая вопросы гостям, понимают как надо п...