Ачык дәрес
план-конспект урока (5 класс) на тему
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарында татар әдәбиятыннан үткәрелгән ачык дәрес
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.97 КБ |
Предварительный просмотр:
УУГ формалаштыручы дәреснең технологик картасы
Предмет: татар әдәбияты
Класс: 5
Дәреснең темасы. Сыйныфтан тыш уку. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.
Дәреснең тибы. Яңа материалны өйрәнү дәресе
Дәреснең максаты. Укучыларны күренекле татар язучысы Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; хикәяләрен һәм шигырьләрен уку,тыңлау, сөйләү; толерантлык хисе тәрбияләү. Укучыларга сүз сәнгатенең кыйммәтен аңлату. Укучыларның кызыксынуын, танып белү ихтыяҗын уяту.
Укучылар эшчәнлеге | |||||||||
Дәреснең этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Танып белү | Коммуникатив | Регулятив | Шәхси | ||||
Гамәлгә ашырылачак эшчәнлек | Эшчәнлекне формалашты-ру юллары | Гамәлгә ашырылачак эшчәнлек | Эшчән-лекне формалаштыру юллары | Гамәлгә ашырыла-чак эшчәнлек | Эшчән-лекне формалаштыру юллары | Гамәлгә ашырылачак эшчәнлек | Эшчәнлекне формалаштыру юллары | ||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
|
Барчабызга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлыйбыз.
Абый чагым. Күңелемдә – Сабый чагым...” Ләбиб Лерон | Үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү; | Укытучыны сәламләү | Иптәшеңне тыңлый, ишетә белү | Фикер алышуда катнашу | Дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;
| Тыңлау, кызыксыну | Укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;
| Бер-берләренә карап елмаеп, яхшы кәеф һәм хәерле көн теләү |
II.Актуальләштерү |
Фәнис Яруллин иҗаты буенча тест эшләү: Тест сораулары. 1.Ф. Яруллинның туган районы: а) Арча; ә) Баулы; б) Биектау; в) Буа. 2.Язучының туган елы: а) 1948; ә) 1930; б) 1938; в) 1937. 3. Язучының беренче китабының исеме: а) “Мин тормышка гашыйк”; ә) “Аерылмас дустым”; б) “Сулыш”; в) “Җилкәннәр җилдә сынала”. 4. Кайсы әкиятне Ф. Яруллин язган? а) “Сертотмас үрдәк”; ә) “Нечкәбил”; б) “Зәңгәр күлдә ай коена”; в) “Чукмар белән Тукмар”. 5. Фәнис Яруллинга ничәнче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә? а) 1996; ә) 1990; б) 1995; в) 1998 6. Фәнис Яруллинның хатынының исеме ничек? а) Нурания; ә) Илсөя; б) Гөлсөя; в) Нурсөя. Җаваплар: 1-ә, 2-б, 3-а, 4-б, 5-б, 6-в. | Фәнис Яруллин әсәрләренә хас үзенчәлекләрне билгеләү; | Фәнис Яруллин иҗатын искә төшерү. Көтелгән җаваплар: -Алдагы дәресләрдә без Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” һәм “Кояштагы тап” әкиятләрен өйрәндек. Бу әкиятләрдә уртак һәм аермалы яклары. | Иптәшеңне тыңлый белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру | Укучылар үзләре иҗат иткән яисә укыган мәзәкләрне сөйлиләр | Өй эшләренең башкарылу дәрәҗәсен ачыклау | Үзләре башкарган биремнәрне иптәшләренә тәкъдим итү | Фәнис Яруллин әсәрләренә карата кызыксыну уяту Укучылар тест сорауларына җавап бирә, бер – берсенең җавапларын тикшерә | Фәнис Яруллин әсәрләренең кешене әдәп-әхлакка өйрәтүен ачыклау |
III.Уку мәсьәләсен кую |
| Бәетнең икеюллык строфалардан торуын билгеләү |
Көтелгән җавап: 2нче төркем. Аермасы: икеюллыклардан тора.
- Без бүген Ләбиб Лерон әсәрләренә хас үзенчәлекләрне билгеләргә тиешбез. | Текст буенча сораулар бирә белү | Әңгәмәдә катнашу | Төрле жанрдагы әсәрләрне чагыштыра белү | Хикәя, әкият, шигырьләргә хас уртак һәм аермалы якларны билгеләү | Автор иҗатына карата кызыксыну уяту | Автор иҗатының нигезендә тәрбия ятуына төшенү |
IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү | 1.Төркемнәрдә эш. Танышкан әсәрләрендәге иң кирәкле өлешләрен билгеләп бару һәм таныштыру. Билгеләгән төп фикерләре белән таныштыру. (ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы файдаланыла, авторның хикәяләренә хас мөһим сыйфатлар, мөһим булмаган сыйфатлар, мисаллар һәм капма-каршы мисаллар языла). Укытучы сорау бирә һәм вакыт бирә. Укучылар үзләренең җавапларын кәгазь битенә язалар. Аннары җавапларын чиратлашып укыйлар. | Әдәби әсәрне дөрес аңлап уку һәм анализлау; әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу. |
Көтелгән җаваплар: Ләбиб Леронның иҗат өлкәсе – юмор һәм сатира. Ул ипле, ләкин килешүчән булмаган көлү, итрән мәгънә салынган эчке елмаю булып тора. | Төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү; килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү; | Әңгәмәдә катнашу, бер-берләренә сораулар бирү, үз җавапларын дәлилләү. | Укыту проблемасын чишү; | Сорауларга җавап бирү. Көтелгән җаваплар: Кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы, шәфкатьле булырга кирәк! | Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк! | Әсәрләрнең нигезендә: Өлкәннәргә, кечкенәләргә, җан ияләренә һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиешбез. Аларны рәнҗетергә ярамый. Әсәрләр безне шуңа өйрәтә. |
V. Мөстәкыйль эш |
| Образларга характеристика бирү. Төркемнәрдә эш. | Балалар өчен дә, олылар өчен дә язылган әсәрләре турында сөйләшү. | үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү; | Әдәби әсәр герое белән эшләү күнекмәләре булдыру | Әсәр героена характеристика бирә белү; үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү; | Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгеләү | Алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү. | Әсәрләрдән чыгып тиеш һәм тиеш булмаган эш-гамәлләрне билгеләү. |
VI. Рефлек-сия, өйгә эш бирү | 1. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау:
| Дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү; | 1.Үзбәядән чыгып, катлаулылыгы буенча өйгә эшне сайлап алу: 1)Ләбиб Лерон иҗаты белән танышуны дәвам итәргә.. (Рәмзил, Алена) 2)Укыган әсәрләрдән үзегезгә ошаган образларның рәсемен ясарга.(Данил) 3)“Минем әбием” дигән темага хикәя язарга. (Рәзилә, Зәлинә, Рәзил)
| Нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау; | Максатка ирешүдә очраган кыенлыкларны ачыклау; аларны дөрес итеп чишү юлларын билгеләү | Укытучы белән берлектә, үз эшен һәм иптәшләренең эшен бәяли белү; үзанализ һәм үзбәя булдыру | Үзләренең дәрестәге эшчәнлекләрен бәялиләр, ни өчен шундый билге куюларын дәлиллиләр | Үзеңдәге уңай һәм тискәре сыйфатларны ачыклау | Үзләренең уңай һәм тискәре якларын билгелиләр |
