Карточкалар
план-конспект на тему

Айдашева Кадрия Амирзяновна

Карточкалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telennen_kartochkalar_diff.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Карточка № 1.

Исемнәргә күплек кушымчалары ялга, берлек санда һәм күплек санда да тәрҗемә ит.

Акбур, дәфтәр, дәрес, тәнәфес, күзлек, ай, ел, атна, сәгать;

 ат, курчак, көймә, аяк, колак, кул, күз, тел, теш, чәч, бармак,;

бияләй, бүрек, итек, кием, күлмәк, тун, чалбар, яулык, оек, сарафан, бияләй.

Карточка № 2.

Бирелгән сүзләрдән ҖӘЙГЕ сүзе белән сүзтезмәләр төзегез. Сүзтезмәләргә хәбәрләр өстәп языгыз.

Һава, кояш, төн, көн, күк, яңгыр, матурлык, урман, яшен, кич, иртә, басу, эш, вакыт, табигать.

Карточка № 3.

Сыйфатлардан соң исемнәр куеп, сүзтезмзләр языгыз. Тәрҗемә итегез.

Зәңгәр ..., кара ..., чиста ..., иске ..., матур ..., яңа ..., җылы ..., салкын ..., зур ..., хәйләкәр ..., ачы ..., баллы ..., биек ..., авыр ..., җиңел ..., киң ..., тар ... ак ....

Карточка № 4

Хәзерге заман хикәя фигыльләр өстәп языгыз.   ( -а, -ә, -ый, -и)

Мин тәмле бәлеш ...

Син салкын аш ...

Ул кайнар су ...

Без баллы чәй ...

Сез җылы сөт ...

Алар куе катык ...

Карточка № 5

Җөмләләр төзегез.

Әти... төзелеш... эшли.

Әни... институт... эшли.

Абый...  ферма... эшли.

Апа... мәктәп... эшли.

Әби... кибет... эшли.

Бабай... банк... эшли.

Карточка № 6.

Сүзтезмәләр төзегез. Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзегез.

кышкы -------- ( көн, кич, төн, иртә, юл, урман, җил, буран, табигать, кием)

Карточка № 7.

Җөмләләр төзегез. Саннарны сүз белән языгыз.

Әти-ем-ә 40 яшь.

Әни... 36 яшь.

Әби... 70 яшь.

Бабай... 72 яшь.

Эне... 6 яшь.

Сеңел... 10 яшь.

Апа... 21 яшь.

Абый... 18 яшь.

Мин 14 яшь.

Карточка № 8

 Укытучы сүзе белән сүзтезмәләр төзегез.

Беренче, яхшы, әйбәт, матур, таләпчән, тәҗрибәле, шат йөзле, кадерле, минем.

Физика, әдәбият, татар теле, рус теле, инглиз теле, физкультура, җыр, биология, география, тарих, химия, математика, рәсем, инглиз теле, төрек теле, гарәп теле,сызым.

Карточка № 9.

Сыйфатларны тәрҗемә итегез. Чагыштыру дәрәҗәсендә языгыз.

ҮРНӘК. Ак – аграк, зәңгәр – зәңгәррәк.

Шаян, матур, күңелле, сары, кара, баллы, яшел, карт, тирән, акыллы, кызыклы, сай, кыю, тиз, яхшы, тәҗрибәле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика буенча карточкалар

10,11 класслар өчен мөстәкыйль эшләр...

Бәйлекләр(карточкалар)

Ю.к.не таләп итүче бәйлекләрне өйрәнгәндә куллану өчен карточкалар...

инд. карточкалар

инд.карточкалар...

Кушма җөмлә буенча карточкалар.

8нче сыйныф укучылары өчен "Иярченле кушма җөмлә" темасы буенча карточкалар. Индивидуаль эшләр барысы да Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйләнешле рәвештә төзелде....

Дәрестә куллану өчен карточкалар.

Индивидуаль эшне оештыру өчен карточкалар....