Кереш контроль эш анализы
материал на тему

Sungatullinakurbanova

2 нче сыйныфта кереш контроль эш анализы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon keresh_kontrol_esh_analizy.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең 2 нче А сыйныфында үткәрелгән биремле күрмә диктантның анализы (кереш контроль эш)

Сыйныфта 16 укучы

Катнашты 16 укучы

Максат: балаларның 1 нче сыйныфта программа нигезендә алган белемнәрен тикшерү

Регулятив УУГ:

 -  максатка ирешү юлларын билгеләү;

-  үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

-  кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

Танып-белү гамәлләре:

-  танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;

-   укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыруы

-  мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

-   уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;

-  фикерләүдә логик чылбыр төзү;

-  сүз  ясалыш  ысулларыннан  файдаланып  сүзләр  ясый  белү,  сөйләм  эшчәнлегендә алардан дөрес һәм урынлы файдалана белү;

-  тел берәмлекләренең әдәби әсәр тудырудагы ролен билгеләү;

Коммуникатив УУГ

-  тыңлый белү;

-  диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

-  сыйныфташлары һәм  укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

 

Язу: Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

(каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

“2” билгесе- 1укучы

“3” билгесе- 9 укучы

“4” билгесе- 4 укучы

“5” билгесе- 2 укучы

Өлгереш: 94%

Сыйфат:  38%

Гәрәева Диләрә

Шәмсеварова Зәлинә

“5” билгесенә эшләделәр

Пөхтә, төгәл, орфографик хатасыз эшләнгән, Зәлинә 2 җирдә үзе төзәтүләр ясаган, әмма бозмаган. Фамилиясе белән исемен татарча язу авырлык тудырган.

Ибраһимова Карина, Латыпова Алсу, Хөснетдинов Самир, Шәфыйков Рафаэль

“4” билгесенә эшләделәр

Рафаэльнең эше пөхтә, төгәл , ләкин 2 игътибарсызлык хатасы бар. Оформлениесы да әйбәт.

Ибраһимова Карина татар телендә бөтенләй сөйләшмәүче бала. Эшен пөхтә итеп башкарган. Тел белмәү аркасында 2 орфографик хата ясаган.

Латыпова Алсуның эше чиста, шулай ук 2 орфографик хата ясаган.

Хөснетдинов Самир 1 пунктуацион, 2 орфографик хата ясаган. Чиста итеп башкарылган эш буларак “4” билгесе куелды.

Ганиев Искәндәр, Ищенко Вероника, Латыпов Сөләйман, Мөхәмәтов Хәсән, Сабиров Рубин, Сибгатуллин Йосыф, Төхбәтуллина Айшә, Хәйретдинова Тәнзилә, Юзмиева Хәдичә

“3” билгесенә эшләделәр

Бу укучылар үз эшләрен контрольгә ала белмиләр, шуңа нәтиҗә дә шундый. Регулятив УУГ түбән дип билгеләр идем. Тыңлый белмәү, фикерне җиткерә алмау коммуникатив УУГ өстендә эшләргә кирәклекне күрсәтә. Максатларны билгеләү дә кирәкле дәрәҗәдә түгел. А-О, Э-Ә  авазларын бутау, кайбер хәрефләрне яза белмәү, мәгънәсез сүзләр язу күзәтелә.

Мифтахова Динара

“2” билгесенә эшләде

Барлык төр УУГ дә үзләштермәгән укучы. Үз эшчәнлегенең нәтиҗәле булуына ирешә алмаган, чөнки максат куя белми, эшен контрольгә ала алмый, тыңлый белми һәм бик игътибарсыз.

Нәтиҗә:

1) Барлык төр УУГ кулланып, телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү; язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү; татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү.

2)Мифтахова Динара белән индивидуаль якын килеп эшләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленннән кереш контроль эш, 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар (рус төркеме) өчен татар теленннән кереш контроль эш ...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән кереш контроль эш

Башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә укучы балалар өчен кереш язма эш тексты. Дәреслек авторы Хайдарова Р.З. Эшне башкару өчен кыскача инструкция һәм бәяләү нормалары тәкъдим ...

Кереш контроль эше (5 класс)

5 класс укучылары өчен төзелгән кереш контроль эше буенча тест (татар телендә)...

кереш контроль эшләр

5-11 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен кереш контроль эшләр...

Кереш контроль эшләр

Кереш контроль эшләре 4 нче, 5 нче, 8 нче класслар өчен әзерләнгән. Кайбер биремнәрне үзгәртергә, төзәтмәләр кертергә мөмкин....

5 класста математикадан кереш контроль эше

Математикадан кереш контроль эше...

6 класс кереш контроль эш

6 сыйныфның  рус төркемнәре өчен кереш контроль эш...