Проект Урта мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү
проект на тему

Юнусова Асия Габдулхаковна

ggg

Скачать:


Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

Л. ТОЛСТОЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

ПРОЕКТ ЭШЕ

Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү

           Башкардылар:

                             Укытучылар белемен камилләштерү курсларында укучылар:

1. Мусина Венера Гыйлметдин кызы, Казан шәһәре Вахитов районының ”96 нчы гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең  1нче категорияле татар телеһәм әдәбияты укытучысы

2. Юнысова  Асия Габделхак кызы, Аксубай  муниципаль районы 3нче урта белем бирү мәктәбенең  1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                   Проект эше яклауга тәкъдим ителә:

                                                  татар әдәбияты белеме кафедрасы доценты,

                                                 филология фәннәре кандидаты  Гайнуллина Г.Р .

«20» апрель 2018ел

Казан 2018

ЭЧТӘЛЕК

 КЕРЕШ………………………………………………………………..….............3

1БҮЛЕК. Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанры

1.1.Хикәя жанрына  кыскача бәяләмә  ..................................................................7

1.2. Мәктәп программасындагы  хикәяләргә күзәтү............................................9

2 БҮЛЕК. Хикәя жанрын өйрәткәндә кулланыла торган технологияләр һәм алымнар төрлелеге

2.1. Заманча педагогик технологияләр куллану.................................................17

2.2. Хикәя жанрын өйрәткәндә куллана торган уңышлы алымнар..................20

3 БҮЛЕК. Татар  әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәткәндә куллану өчен өстәмә материаллар

3.1. Әмирхан Еники хикәяләре (өстәмә сәгатьләр өчен)...................................28

ЙОМГАК................................................................................................................32

ӘДӘБИЯТ  ИСЕМЛЕГЕ...…………………...………………….........................33

КЕРЕШ

Интернет челтәреннән аерыла алмаган бүгенге заман укучысына әдәбият укыту – катлаулы проблема. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысыннан бик зур көч һәм дәресләрдә яңа технологияләр куллануны, ә федераль дәүләт стандартлары исә укучының рухи-әхлакый үсешен һәм тәрбиясен тәэмин итүне, шәхси сыйфатларын үстерүне таләп итә [1,5б; 4 маддә]. Шәхси нәтиҗәлелек исә укуга аңлы караш, өстәмә белем алуга мотивация, укучыда мөстәкыйль үсешкә һәм белем алуга теләк булдыру аша ирешелә [1,7б; 8 маддә ].  Федераль дәүләт стандартлары шулай ук укучының туган тел турында карашларын системалы рәвештә киңәйтүне, тел берәмлекләре белән аңлы эш итүен дә бурыч итеп куя [1,10 бит, 8 маддә, пункт 4].  Бу бурычны тормышка ашыруда дәресләр генә түгел, дәрестән тыш чаралар, шул исәптән фәнни олимпиадаларга  хәзерлек эше дә зур роль уйный.

Безнең проект эше  “Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү” дип атала.

        Кулга китап тотып укырга яратмаган укучыларда әдәби әсәрләр укырга кызыксыну уяту укытучы алдына зур бурычлар куя, чөнки әсәрне укып чыгарга укучыда теләк уяту - укытучының хезмәтен бәяләүче ысулларның берсе булып тора, мәктәптәге уку-укыту процессының да нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Әдәбият дәресләрендә  укучылар  төрле мөстәкыйль эшләр башкаралар: әдәби әсәрләргә анализ ясыйлар, геройларның язмышын бер-берсе белән чагыштыралар, капма-каршы куеп карыйлар; хикәяләрдә кулланылган алымнарны төрле яктан тикшерәләр; әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы куллана белергә өйрәнәләр, нәтиҗә ясыйлар; иң әһәмиятле якларны аерып күрсәтәләр [4, 5]. Хикәяләү осталыгы югары булган әдипләрнең әсәрләре аша укучының тел гыйлеме буенча тупланган барлык белемнәре тирәнәя, осталыклары һәм күнекмәләре камилләштерелә.

       Тәкъдим ителә торган “Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү” дип аталган әлеге махсус проектның эчтәлеге дә укучыларда  мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыруга, осталыкларын камилләштерүгә, укучыларның әдәбият гыйлеме буенча белемнәрен тулыландыруга юнәлдерелгән. Шулай ук укучыларда  үз халкына  һәм теленә милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, психологиясен өйрәнүгә дә нык игътибар бирелде [3, 8].

Максат:Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтүнең торышынөйрәнү, анализлау һәм хикәяләрне өйрәтүдә эффектив  технологияләр һәм алымнар куллануга карата тәкъдимнәр кертү.

Бурычлар:

-урта мәктәптә хикәя жанрының өйрәтелү торышын ачыклау;

-хикәяләрне өйрәтүгә карата тәкъдимнәр кертү.

 Көтелгән нәтиҗә:

   Урта сыйныфларда татар әдәбиятында хикәя жанрын өйрәтүнең гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

-укучыда хикәяне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү; 

- сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү; 

-язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү; 

- баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү; 

- төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү. 

Урта сыйныфларда хикәя жанрын өйрәтүнең  предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр: 
Танып-белү өлкәсендә

-аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү; 

-укыган хикәянең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү; 

-хикәя текстының мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү,сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру; 

-укыган хикәя буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү. 
Бәяләү өлкәсендә

-хикәяләрдәге рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә

өйрәтү; 

-укылган хикәяләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру; 

-өйрәнелгән хикәяне  шәрехли белүенә ирешү; 

-автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру. 

Эстетик  яктан:

-хикәянең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү; 

-баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү; 

-рус һәм татар телендәге хикәяләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү. 

Шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия: 

-укучының җаваплылык хисен активлаштыру; 

-укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру; 

-баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү; 

-әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү; 

-төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү. 

Проектның объекты: хикәя жанры

Проектның әһәмияте.

Программаның фәнни яктан әһәмияте.Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә үтелә торган хикәяләрне  системалы рәвештә барлау.

Программаның практик  әһәмияте.Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында ярдәмлек буларак хезмәт итә алуы, гуманитар фәннәр белән кызыксынучыларның тел һәм әдәбият өлкәсендәге белемнәрен камилләштерү.

Беренче бүлек

Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәнү

1.1.Хикәя жанрына  кыскача бәяләмә

   Хикәя - сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны, күп очракта тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кеше характерының, психологиясенең бер сыйфатын, чалымын сурәтләнгән кечкенә күләмле жанр төре [47б;14]. Әдәбиятның эпик төренә карый, повесть жанрына якын тора, кайбер очракт бер үк әсәрне хикәя дип тә, повесть дип тә билгелиләр. (мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр" әсәре).

   Зур  күләмле проза әсәрләрендә –повесть яки романда безне, беренче чиратта, автор нәрсә турында яза, нинди вакыйгаларны тасвирлый, геройлар нинди кешеләр, аларның гомерләре нинди шартларда, ничек уза дигән сораулар кызыксындыра. Мондый әсәрләрдә зур томыш вакыйгаларын, катлаулы язмышларны сыйдырырлык киң мәйдан, мөмкинлекләр бар.

    Хикәя жанры исә нечкә сызыклар ярдәмендә ясалган нәфис рәсем кебек. Гадәттә без анда бер тавышка- хикәяләүченең, ягъни вакыйганы сөйләүченең тавышына колак салабыз. Аның нәрсә турында сөйләве дә кызыксындыра, әлбәттә, шулай да без, әкиятчене тыңлаган кебек, аның сөйли белү осталыгына күбрәк игътибар бирәбез. Юк кына вакыйганы да матурлап, бизәкләп, бераз арттырып та җибәреп, үзенең бәясен дә сиздереп- кыскасы: тыңлар өчен кызыклы итеп сөйли белүчеләр була. Бу инде үзе бер сәләт, осталык. Язучыларны без шуңа күрә рәссамнар дип тә атыйбыз. Алар, рәссам кебек, сүзләрдән сурәт ясыйлар, сөйләгәннәрен без күреп торгандай булабыз. Димәк, хикәяләү дигәндә без язучының ничек сөйләвен, кем исеменнән, кем булып сөйләвен дә күздә тотабыз.

   Мәктәп программасында хикәяләр шактый киң өйрәнелә: сугыш чоры, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешелеклелек, матурлык һ.б. проблемаларны күтәргән әсәрләрне укучылар кызыксынып үзләштерә, әсәрләр аларны уйланырга мәҗбүр итә. Без укучыларны әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләр аша тәрбияләргә омтылабыз. Хикәяләр бу очракта менә дигән үрнәк булып торалар.

   Хикәя жанрын тирәнтен үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:

- сүз сәнгатенең образлы табигатен; хикәя осталарыннан Г.Ибраһимовның, Ф.Әмирханның, Г.Исхакыйның, М.Җәлилнең, Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын; 

-өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген; 

-сүз сәнгатенең образлы асылын; 

-төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белергә

-хикәя эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү; 

-хикәяне  әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау; 

- хикәянең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару; 

- хикәянең төрен билгеләү; 

- хикәяләрне, аларның геройларын чагыштыру; 

-геройга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау; 

-сәнгатьле уку; 

-хикәяләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.

1.2. Мәктәп программасындагы  хикәяләргә күзәтү

5 нче класста өйрәнелә торган кайбер авторлар һәм алар язган хикәяләр:

1.Ф.Хөснинең “Чыбыркы” хикәясе. Дәрестә иң беренче чиратта әсәрне уку, эчтәлекне үзләштерү күздә тотыла. Хикәядәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү, әсәрне өлешләргә бүлү, сюжет элементларын өйрәнү, эчтәлекнең идеясен таба белү – эшчәнлек төрләре белән үрелеп бара. (1 сәгать).

2. Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”хикәясе.  Дәрестә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, хикәяне өйрәнү, чагыштыру төшенчәсен аңлату эшчәнлеге оештырыла. Укучыларга әсәрнең фантастик маҗара стилендә бирелеше аңлатыла. Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү тора. (2 сәгать).

3.  Л.Лерон. “Пирамида” әсәре. Дәрестә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирелә. Укучыларда укуга, фәннәргә карата кызыксыну уяту белән үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык хисе тәрбияләү үрелеп бара.Юмор төшенчәсе аңлатыла.(1 сәгать).

4. А Гыймадиев “Зөлфия +...мин” хикәясе.Дәрестә авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирелә. Әдәби әсәрдә укыганнардан чыгып нәтиҗә ясала, аны тормышта куллана алу, укучыларда бер-берләренә карата ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү, әдәплелек кагыйдәләре төшендерелә. Геройларга бәяләмә бирелә. (1 сәгать).

 5 сыйныфта хикәяләрне өйрәнү барышында без өстәп түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәбез:

1. Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Әдипнең биографиясе белән таныштырыла. Әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау,сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү күздә тотыла. (1 сәгать).

6 нчы класста өйрәнелә торган кайбер авторлар һәм алар язган хикәяләр:

1. Әмирхан Еники. “Туган туфрак” хикәясе. Дәрестә әдип турында кыскача белешмә бирелә.Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак”  төшенчәләре әйтелә. Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше текстан табып укыла.  Хикәядәге символларга игътибар ителә. Клараның эчке кичерешләре тасвирлаган урыннар таптырыла.  Авылда булган проблемаларга әңгәмә оештырыла.(1 сәгать).

2. Галимҗан Ибраһимов.  “Кар ява” хикәясе. Әдип турында кыскача белешмә бирелә.Кышкы табигать, кар яву күренеше тасвирланган, чагыштырулар булган урыннар табып укыла. (1 сәгать).

3. Габделхәй Сабитов. “Чүкеч” хикәясе. Язучы турында кыскача белешмә бирелә. Язучының әйтергә теләгән фикерен табу . Хикәядә малай һәм ата образларына характеристика бирелә. Әсәрдә искә алынган эш коралларына сүзлекчә аша билгеләмә бирү. Әдәбият теориясе. Хикәяләү- сөйләп бирүгә корылган сурәтләү үзенчәлеге ул.(1 сәгать).

4. Абдулла Алиш.“Әни ялга киткәч” хикәясе. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирелә.  Хикәянең төп идеясе ачыклана. Малайның яңага омтылышы, эшчәнлеге күзәтелә. Малайның эшкә өйрәнүе турындагы мәкальләр таптырыла. (1 сәгать).

5. Фәнис Яруллин. “Кояштагы тап” хикәясе. Әдип турында кыскача белешмә бирелә.Әсәрнең төп идеясе ачыклана. Малай һәм ана образларына характеристика бирелә. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе, яманлыкның эзе калуы әйтелә. Әдәбият теориясе. Притча – дидактик – аллегорик характердагы гыйбрәтле кечкенә хикәя. (1 сәгать).

6. Мәгъсүм Латыйфуллин. “Сәйдәшнең юл башы” хикәясе. Язучы турында кыскача белешмә бирелә. Салих Сәйдәшевның һөнәр сайлавында зур роль уйнаган вакыйга ассызыклап үтелә. Танылган кешеләрнең төрле һөнәрләр турында уйланулары сөйләнә. С.Сәйдәшевның тормышына йогынты ясаган шәхесләр әйтелә. Әдәбият теориясе. Биографик әсәр (1 сәгать).

7. Дәрдемәнд. “Ике туган” хикәясе.Әдип турында кыскача белешмә бирелә. Хикәянең эчтәлеге сөйләтелә. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеш табып укыла. Әтәч белән тавыкның кешеләштереп (персонификация) бирелүе әйтелә. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре искә төшерелә. (1 сәгать).

8. Фаил Шәфигуллин. “Ике тиен акча” хикәясе.  Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирелә. Хикәянең эчтәлеге ачыклана. Марат образына характеристика бирелә. Хикәядәге юмор, язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере ачыклана.(1 сәгать).

9.Гәрәй Рәхим. “Апрель” хикәясе. Язучы турында кыскача мәгълүмат бирелә. Әсәрнең эчтәлеге, төп идеясе ачыклана. Хикәядәге чагыштырулар табып укыла.Әдәбият теориясе. Портрет (1 сәгать).

-6 нчы сыйныфта хикәяләр җитәрлек күләмдә өйрәнелә дип уйлыйбыз.

7 нче класста өйрәнелә торган кайбер авторлар һәм хикәяләр:

1. Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирелә. Конфликтка бәйле сюжет элементлары таптырыла. Тема, проблема, идеясе ачыклана. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы ассызыклана. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы кузаллана.Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую; тел–стиль чаралары (троплар) таптырыла. (2 сәгать).

2. Ф.Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”. Авторның тормышы һәм иҗаты турында белемнәр бирелә, хикәя укыла, тема, идея турында төшенчә формалаштырыла. Укучыларда җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү алга куела. Хронологик таблица тутырыла. Укучылар әсәрне сәнгатьле итеп укыйлар, сүзлекчә белән эшлиләр, өлешләргә бүләләр, исем кушалар, эчтәлекне сөйләргә өйрәнәләр.

3.Р.Хафизова “Әти кайткан көн”. Бөек Ватан сугышы елларындагы балалар язмышы турында төшенчә бирелә. Хикәя укыла, автор турында мәгълүмат бирелә. Сугыш чоры балаларына ихтирамлы булырга кирәклеге ассызыклана. Парлап сөйләшү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү күзаллана. (1 сәгать).

4. Ф.Яруллин “Ак төнбоек” хикәясе. Укыган өлешләр  гомумиләштерелә, нәтиҗә ясала, иң мөһим мәгълүмат аерып алына. Тәкәбберлекнең, дуслык кадерен белмәүнең нинди куркыныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлатыла, үзләрендә җаваплылык хисләре тәрбияли алу тойгысы уятыла. Әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясала, сорауларга җавап бирелә, әсәр өлешләргә бүленә, план төзелә, план буенча гади җөмләләр белән сөйләтелә. (1 сәгать).

5.Х.Ибраһим. “Карач” хикәясе. Язучы турында алган белемнәр гомумиләштерелә. Укылган әсәр бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллана.  Табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләнә, әсәр укыла, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализ ясала, нәтиҗә чыгарыла. (1 сәгать).

6. А. Әхмәтгалиева “Табыш”. Авторның тормышы һәм иҗаты турында белемнәр үзләштерелә, хикәя өйрәнелә, тема, идея турында төшенчә формалаштырыла. Укучыларда җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү күз алдында тотыла. Хронологик таблица тутырыла, әсәр сәнгатьле укыла,сүзлекчәләр белән эшләнә , өлешләргә бүленә, исем кушыла, эчтәлек сөйләргә өйрәнелә. (1 сәгать).

7 сыйныфта хикәяләрне өйрәнү барышында без өстәп түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәбез:

1. М. Галиевның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Уйна әле” хикәясе. Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтелә. Әдәби әсәрдәге образлылык  күрсәтелә. Тема, проблема, идея. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре бирелә(1сәгать).
2.
Г. Гыйльмановның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.  «Язмышның туган көне» хикәясе укыла. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст сөйләтелә. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары таптырыла. (1 сәгать).

8 нче класста өйрәнелә торган кайбер авторлар һәм алар язган хикәяләр:

1. М.Юныс “Су”хикәясе. Язучы яшәгән чорга бәя бирелә, тарих аңлатыла. Туган илне сагыну Ватанга, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү күз угында тотыла. Фронталь әңгәмә үткәрелә, язучы турында презентация карала, сәнгатьле уку оештырыла,  сорауларга җавап бирелә,анализлана, сүзлек белән эш, биремнәр эшләнә. (1 сәгать).

2. Н. Әхмәдиев   “ Минем туган көнем”  хикәясе. Авторның тормышы һәм иҗаты турында белемнәр үзләштерелә, хикәяне өйрәнелә, тема, идея турында төшенчә формалаштырыла. Укучыларда җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләнә. Хронологик таблица тутырыла, сәнгатьле укыла, сүзлекчә белән эшләнә, өлешләргә бүленә, исем кушыла, эчтәлек сөйли белергә өйрәтелә. (1 сәгать).

3.Ш. Камалның «Буранда» хикәясе. Язучының тормыш юлы искә

төшерелә. «Буранда» хикәясендә авторның төп максаты – Мостафаның кичерешләре аңлатыла. Ананың хәсрәтле тормышы, төп геройның үкенү сәбәпләре икесенә карата да кызгану хисләре уята. Буран образы – адаштыра торган табигать күренеше генә түгел, Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтендә зур ялгышуы, адашуы, хәзерге хисләре, күңел халәте. Әсәрнең фаҗигале тәмамлануы, аеруча үкенеч белән тасвирлануы хикәяне онытылмаслык итеп истә калдыра. Әдәби төр, жанры билгеләнә. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар таптырыла. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар табып укыла. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы – сентименталь пафос. Язучы стиле. Әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

 (1 сәгать).

4. Г. Афзал “Юл газабы хикәясе. Язучы яшәгән чорга бәя бирелә, тарих аңлатыла. Китап укуга, белем алуга омтылыш булдырыла. Язучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләнә. Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән таныштырыла, төркемнәрдә фикер алышу уздырыла. Ишетеп аңлау,  сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, сәнгатьле уку,сүзлекчә белән эшләү, өлешләргә бүлү, исем кушу, эчтәлек сөйли белү оештырыла. (1 сәгать).

5. Ибраһим Салаховның “Ана тавышы” хикәясе. Авторның тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерелә, хикәя өйрәнелә, тема, идея турында төшенчә формалаштырыла. Укучыларда җаваплылык хисе, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү күз угында тотыла. Хронологик таблица тутырыла, сәнгатьле уку,сүзлекчә белән эшләү, өлешләргә бүлү, исем кушу, эчтәлек сөйли белү оештырыла. (1 сәгать).

6. Г.Хәсәнов. “Беренче күк күкрәү” хикәясе. Табигатьнең  үзенчәлеклеге, уникальлеге турында яңа фикерләр булдырыла. Әйләнә-тирә моһиткә хөрмәт хисе, табигатьне яратырга өйрәтелә. Язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырыла, презентация карала, хронологик таблица тутырыла,хикәяне укыла, төп эчтәлекне аңлатыла, фикер алышына, парлап сөйләшү, төп геройны сурәтләнә, план төзелә, план буенча сөйләнә. (1 сәгать).

7. К. Кәримов “Тимергали бабай хикәяте”. Халкыбыз бәйрәмнәре аша эстетик тәрбия бирелә. Тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү күз алдында тотыла. Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән таныштырыла, төркемнәрдә фикер алышу үткәрелә, сүзлекчә белән эш алып барыла, укыганны тәрҗемә итнлә, сораулар, биремнәр үтәлә, хронологик таблица тутырыла, план төзелә. (1 сәгать).

8 сыйныфта хикәяләрне өйрәнү барышында без өстәп түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәбез:

1. Г. Сабитовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Тәүге соклану», “Ярсулы яз” хикәяләрен өстәр  идек. Композиция: әсәр кору алымнары. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья күзаллана. (1 сәгать).

9нчы класста өйрәнелә торган кайбер авторлар һәм алар язган хикәяләр:

1. Рөстәм Мингалимнең “Сап-сары көзләр” хикәясе. Рөстәм Мингалимнең тормыш юлын, иҗаты өйрәнелә. Хикәя укыла,анализлана. (1 сәгать).

2.Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясендә сугыш фаҗигасе чагылышы күрсәтелә. Яралы лейтенантның яшәү-үлем халәтендәге кичерешләренең туган як, туган җир, ата-ана, сөйгән кеше якынлыгын калкытып куюы, аларның яшәеш мәгънәсе булуын ача. “Бала” хикәясендә яшь солдат Зарифның күңел кичерешләре, рухи батырлыгы сурәтләнә. “Ана белән кыз” хикәясендә сугыш шартларында яшәгән кешеләрнең күңел халәтен, сабырлык-түземлеген, өмет хисен әдәби детальләр, сурәт чаралары аша укучыга җиткерә .

   Әсәрнең эчтәлеге һәм формасы ачыклана. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекс күзалланат. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. (1 сәгать).

9 сыйныфта хикәяләрне өйрәнү барышында без өстәп түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәбез:

1. Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе. Язучының тормыш юлын искә төшерелә. Хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнәнә. Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның мәгънәсе юклыкка төшендерелә. Әсәрнең эчке катламын музыка аша бирелә: Сөләйман карт елавы, капка, кыңгырау, бакча, сандугач тавышы, гитараның моӊлы уйнавы, карчыкның йөткерүе, карга каңгылдавы . Әдәби төр, жанрын билгеләнә. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы (сентименталь пафос), фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Язучы стиле: хикәя тормыш –яшәешкә ләгънәт укый, экзистенциализм фәлсәфәсен белдерә. (1 сәгать).

   Әлеге санап үтелгән әсәрләрне өйрәнү барышында укучылар түбәндәге күнекмәләр формалаштырырга һәм ныгытырга тиеш:

- рецептив эшчәнлек: хикәяне укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; хикәягә хас үзенчәлекләрне таба белү, фикерләрне раслар өчен хикәядән дәлилләр таба алу.

- репродуктив эшчәнлек: хикәянең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны эзлекле сөйләп бирә алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына максатчан мөрәҗәгать итә алу.

- иҗади эшчәнлек: хикәяләрне аңлы һәм сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укылган хикәя эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү һәм әсәрләргә кагылышлы фикерләрне язмача бирү, сочинение элементлары белән изложение язу; хикәяне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу.

- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, хикәядә кулланылган сурәтләү алымнарын, әсәр композициясе үзенчәлекләрен күрә, аера белү.

-тикшеренү эшчәнлеге:хикәяне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау.

Икенче  бүлек

Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәткәндә кулланыла торган технологияләр һәм алымнар

2.1. Заманча педагогик технологияләр куллану

   Соңгы елларда педагогика өлкәсендә «педагогик технологияләр» дигән термин киң кулланышка керде. Бу төшенчәнең аңлатмасы да күптөрле. Берничә аңлатманы карап китик. Сүзлектә ул болай аңлатыла: «Технология – билгеле бер эшчәнлектә кулланыла торган алымнар, ысуллар җыелмасы». Күренекле галим В.П.Беспалько фикеренчә: «Педагогик технология – укыту процессын оештырганда кулланыла торган педагогик техникаларның эчтәлеге». Икенче бер галим И.П.Волков исә педагогик технологияне «...белем бирүдә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү процессының тасвирламасы», – ди. Безнең уйлавыбызча, галим В.М.Монахов педагогик технология төшенчәсенә аңлатманы төгәлрәк бирә. Ул: «Педагогик технология – укыту процессын проектлаштыру, оештыру, үткәрүнең һәрьяклап уйланылган моделе», – дип күрсәтә.

   Кайбер галимнәр йөздән артык, ә кайберләре бүгенге көндә ике йөздән артык педагогик технология бар, дип исәпли. Аларның саны киләчәктә дә арта барачак, чөнки яңа педагогик технологияләр барлыкка килүнең берничә сәбәбе бар: баланың шәхси һәм психофизиологик үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнүгә игътибар арту, яңа федераль дәүләт белем стандартлары таләп иткәнчә, белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү процессын системалы-эшчәнлекле юнәлештә оештыру; белем бирүдә уңай нәтиҗәләргә ирешүне гарантияли торган укыту процессын, укучы һәм укытучы эшчәнлеген проектлаштыруның зарурилыгы.

   Дөрес, соңгы елларда укытучы укучыга йөз белән борылды, дип әйтә алабыз. Дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыруга зур игътибар ителә башлады. Без, белем бирү өлкәсендә мәгълүм технологияләрнең аерым элементларын кулланып, үз методик алымнарыбызны булдырабыз һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Иҗади эшләүче педагог кына яңа технологияләр тудыра ала.

    Заманча педагогик технологияләрне кулланып хикәяләрне өйрәнгәндә,  укучыларга артык эш йөкләмичә, дәреснең вакытын нәтиҗәле файдаланып, белем сыйфатын арттырырга, баланың шәхси үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүен беләбез.

   Заманча педагогик технологияләрнең кайберләрен атап үтик:

· мәгълүмати-коммуникатив технологияләр;

· критик фикерләүне үстерүче технологияләр;

· проект технологиясе;

· үстерешле укыту технологияләре;

· сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологияләр;

· проблемалы укыту технологиясе;

· уен технологияләре;

· модульле технологияләр;

· кейс-технологияләр;

· берләштереп (интегратив) укыту технологияләре;

· хезмәттәшлек технологияләре;

· төрле дәрәҗәдә дифференциаль укыту технологиясе;

· коллектив (төркемләп) белән эшләү технологиясе;

· иҗади үсеш технологиясе (Ә.З. Рәхимов, А.Г. Яхин).

   Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәткәндә бу технологияләрнең һәрберсен кулланырга мөмкин. Гадәттә, заманча технологияләр дигәндә, беренче чиратта, соңгы елларда кулланышка кергән технологияләрне күз алдына китерәләр. 60-90 нчы елларда, хәтта XX гасыр урталарында барлыкка килгән педагогик технологияләрне дә заман мәктәбендә уңышлы кулланырга була. Шундый технологияләрнең берсе – коллектив (төркемләп) белән эшләү технологиясе. Рус совет педагогы

А.Г. Ривин (1877-1944) тарафыннан булдырылган, галим В.К. Дьяченко камилләштергән коллектив белән эшләү технологиясенең элементларын Сингапур структураларында күрергә мөмкин. Бу технология 80 нче елларда популяр иде. XX гасырның 50 нче елларында күренекле дидактлар

А.М. Матюшкин, М.И. Мәхмүтов, М.Н. Скаткин нигез салган проблемалы укыту технологиясе (бу технологиянең теоретик башлангычын XIX гасыр да яшәгән Чикаго галиме Д. Дьюи белән дә бәйләргә була) шулай ук Сингапур структураларында киң урын алган.

Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәткәндә Блум таксономиясен нәтиҗәле кулланып була. Шулай ук

Е.Н. Ильинның гуманистик караштагы укыту системасын куллану да отышлы булыр иде. С.Н.Лысенкованың комментарийлы укытуга, ялгышларны алдан кисәтүгә, терәк схемалар кулланып эшләүгә нигезләнгән укыту алымнарын уңышлы кулланып була. Укыта торган сыйныфта үзара ярдәмләшү мохите тудыру, балага индивидуаль якын килү, белем ягыннан көчле укучыларның көчсезрәкләренә ярдәм итүе, өйрәнелә торган материалны бирүгә системалы якын килү – бу технологиянең төп нигезләмәләре. Татар әдәбияты дәресләрендә бу технологияне куллану телдә сөйләм эшчәнлегенең белем һәм күнекмәләрен үзләштерүне яңа дәрәҗәгә күтәрүне тәэмин итә.

Әлбәттә, бу эшебездә урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәткәндә барлык технологияләрне дә куллануны бурыч итеп куймадык, тик шуны истә тотарга кирәк: теге яки бу технологияне кулланып эшли башлагач, кыенлыклар туган очракта аннан йөз чөермәскә кирәк. Бары тик системалы эш алып барганда гына көтелгән нәтиҗәне күрергә, эшеңнән канәгатьлек алырга мөмкин.

2.2. Хикәя жанрын өйрәткәндә куллана торган уңышлы алымнар.

1. “Фаразлар агачы”  алымы

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BE1.png

   Алымның авторы америка галиме Дж. Белланс. Бу алым укучыларны төркемдә эшләргә; образлы фикерләүләрен, фантазияләрен үстерергә; факт белән фаразларны берләштерергә; перспектив уйларга өйрәтә.

Үткәрү методикасы:

1.Тактада агач рәсеме ясала.

Агачның кәүсәсе – чишелеш сорый торган тема, проблема, реаль ситуация.

Агачның ботаклары —  тема яки проблемадан чыккан төрле фаразлар. Ботакларның саны чикләнми.

Агачның яфраклары – фаразларны дәлилләүче аргументлар.

Алымның дәрестә үткәрү мисаллары:

-Әдәбият дәресләрендә хикәя укыганда текст тулысынча укылып бетми. Агач ясалып куела. Ботакларына текстың ахырын күзалдына килгән вариантлары языла. Яфраклары булып текстан алынган фактлар, аргументлар табып язылып куела. (Геройның нинди сыйфатлары ситуацияне үзгәртә алыр?)

Мәсәлән, Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең соңгы өзекләрен укыр алдыннан, укучылар фараз-аргументларын әйтеп язып куялар. Бу исә хикәяне алга таба укырга мотивация тудыру чарасына әйләнә. Хикәяне тулысынча укып чыкканнан соң, дәрес башында укучыларның фаразлары анализлана, нәтиҗә чыгарыла.

  • Белемнәрне актуальләштергәндә:

Дәрес башында укучылар дәрестән нәрсә көткәннәрен фаразлыйлар (эмоция, яңалык). Дәреснең бу этабында укучыларның үз фикерләрен ничек дәлилли алулары тикшерелә. Фаразлар дөреслеккә туры килмәгән, фантастик булырга мөмкин. Ләкин укучы үз фикерен, карашын дәлилли  белергә тиеш.

Дәрес ахырында билгеләгән фаразларын тикшерәләр, чагыштыралар, анализлыйлар.

  1. “Шакмак”  алымы

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D0%BA%D1%83%D0%B1%D0%B8%D0%BA%D0%B8-300x244.png

Бүгенге көндә бик популяр булган тәнкыйди фикерләүне үстерә торган технологияләргә Блум таксономиясе керә. Аны Блум ромашкасы, Блум кубигы дип тә йөртәләр.

Блум таксономиясе – белем бирүнең уңышлылыгын бәяләү методикасы. Уку максатының төп категорияләре түбәндәгечә билгеләнә; белем, аңлау, куллану, анализ, синтез, бәяләү. Блум таксономиясендә терәк фигыльләр:

Бу алымны Б.Блум 1956 елда педагогика фәнендә беренчеләрдән булып укыту максатларының таксономиясен (таксономия целей) пирамида рәвешендә төзегән. Максатлар таксономиясенең функциясе:

  • укыту максатларын дөрес кую;
  • укучылар өчен кирәкле эшчәнлек төрләрен формалаштыру;
  • максатка ирешү өчен иң әһәмиятле метод-алымнарны сайлау, бәяләү критерийларын билгеләү;
  • көтелгән нәтиҗәгә карап рефлексияне дөрес оештыру.

Танып белү (знание) –  бу категория өйрәнелгән материалны сөйләп чыгу, хәтердә калдыруны үз эченә ала. Ягъни укучы өйрәнелгән материалның фактларын, төшенчәләрен атап чыга белә дигән сүз.

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D0%BF%D0%B8%D1%80%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D0%B4%D0%B0-300x225.png

Танып белү: ачыкла, билгелә, истә калдыр, яз, исемлек төзе. Бу дәрәҗәдә материал кабатлана, мәгълүмат бирелә. Укучы сөйли, күрсәтә, исемлек төзи белә, аерып ала.

Аңлау: аңлат, фикер алыш, формалаштыр, сурәтлә, кабатла. Аңлау дәрәҗәсендә материалның мәгънәсенә төшенә. Укучы сурәтли, билгеләрен ачыклый, башкача формалаштыра, аңлата.

Куллану: күрсәт, чагылдыр, интервью ал, бастырып чыгар. Охшаш ситуациядә куллана ала. Укучы төшенчәләрне яңа ситуациядә куллана, чишә, практик ситуациядә теорияне, законнарны файдалана.

Анализ: интерпретация, обзор яса; аңлат, эзлән, сораулар бир, төзе. Бу дәрәҗәдә элементлар, структура ачыклана. Укучы анализ ясый, тикшерә, эксперимент үткәрә, оештыра, чагыштыра, үзенчәлекләрне билгели, аерымлыкларны таба.

Синтез: иҗат ит, булдыр, оештыр, прогноз яса, төзе, тудыр, тәкъдим ит, уйлап тап. Бу дәрәҗәдә элементларны, структураны үзгәртә ала. Укучы төрле планнар төзи, тирәнтен тикшерә, камилләштерә, үстерә, төрле өлкәдәге мәгълүматны куллана, сочинениеләр яза, төрле экспериментлар үткәрә.

Бәяләү: нәтиҗә чыгар, йомгак яса, бәялә, төзәт, прогноз яса, чамала, редакцияләп чык. Бу дәрәҗәдә критерийларга нигезләнеп, чагыштырып бәя бирә. Укучы аргументлар китерә, үз фикерен яклый һәм дәлилли, исбатлый, прогноз ясый.

Бенджамин Блум, юкка гына укыту максатларын пирамида рәвешендә бирмәгән.  Фикерләү процессыннигезен – танып белү тәшкил итә. Укучы дәрес материалын танып белгәч кенә, аңлау дәрәҗәсенә күчә. Материалны аңлагач, күнегүләр эшли белә. Һәм иң соңгы этап булып, үзләштерелгән материалны бәяләү булып тора. Блум пирамидасы көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен укыту эшчәнлеген җиңел, җайлы итеп тасвирлый.

Бу алымның төп инструменты – шакмак. Билгеле булганча, шакмак алты яктан тора, һәр ягына бирем язылган.

Максатлар таксономиясе пирамидасы белән шакмакның нинди бәйләнеше бар соң?

Шакмак  укыту максатлары таксономиясенең моделе булып тора.

Шакмактагы биремнәр фикерләү эшчәнлегенең алты ягын чагылдыралар. Нәтиҗәдә укучылар укылган текстны яки проблеманы төрле яктан ачалар, төрле ракурстан карап эш итәләр.

  1. Тасвирла / Опиши (сурәтлә, текстның яки куелган проблеманың фактларын санап чык, сөйләп чык, атап чык);
  2. Ассоцияция китер / Проассоциируй (нәрсәгә охшаган икәнлеген ачыкла);
  3. Куллан / Примени (мисаллар китер: сүзтезмәләр, җөмләләр төзе);
  4. Чагыштыр / Сравни (аермалы якларын тап);
  5. Иҗат ит / Придумай (тема буенча диалог, кечкенә сочинение, синквейн, план төзе һ.б. иҗади эшләр);
  6. Бәя бир / Оцени (өйрәнелгән материалның үзенә әһәмиятле якларын билгелә, аргументлар китер, исбатла, уңай һәм тискәре якларын әйтеп кит).

“Шакмак” алымын рус төркемнәрендә диалогик, монологик сөйләм дәресләрендә үткәрү кулай. Чөнки бу алым ярдәмендә укучыларның алдагы дәресләрдә үтелгән лексика һәм грамматиканы  ни дәрәҗәдә үзләштерүләре тикшерелә. 

“Шакмак” алымын татар әдәбияты дәресләрендә куллану беренче карашка авыр тоела. Ләкин практикада укучылар тарафыннан бу алымның технологиясе тиз үзләштерелә һәм аларга бик ошый. Ә укытучы өчен укучыларның белемнәрен кызыклы итеп тикшереп кенә калмыйча, тәнкыйди фикерләүләрен дә үстерергә ярдәм итә.

3.РАФТ-технология алымын үткәрү методикасы:

  • Иң элек укучыларга актуаль, кызык булган тема сайлана. Бу дәрестә укучылардан теманың тирән үзләштерелгән булуы, фантазия, иҗадилык, креативлык таләп ителә.
  • Дәрес алдыннан таблица әзерләнеп куела. Төрле фикерләрне укытучы таблица графаларына аңлаешлы итеп яза бара.
  • Күрсәтмә материалларны куллану укучыларга темага тирәнрәк үтеп керергә, эмоциональ якын килергә ярдәм итәчәк.

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D1%80%D0%B0%D1%84%D1%82-300x271.png

4.RAFT-технология

            Төркемнең һәр катнашучысын кызыксындырып актив эшчәнлеккә тарту, мотивлаштыру максат булып тора. Моның өчен ассоцияцияләр һәм акыл штурмы алымнарын куллану отышлы. Укучылар рольне билгеләр өчен  төрле социаль төркемнәрне тәкъдим итәләр. Укытучы үзе дә рольләрне билгеләп чыга ала. Таблицага 4-5 позиция язылып куела.

Таблицаның икенче баганасына целевая аудитория булырдай төрле өлкәләрдәге кешеләр, оешмалар һ.б. язылып куела.

Өченче баганага бирелгән социаль рольләргә туры килгән төрле жанрлар сайлана.

Соңгы баганага текстның төп фикерләре һәм идеяләре языла.

Соңыннан укытучы таблицада бирелгән бөтен мәгълүматны укып таныштыра. Укучылар арасында социаль рольләр билгеләнә. Укучылар үз рольләрен тирән тоеп актив эшчәнлеккә керешәләр. Вакыт бетү белән һәр төркем үз проекты белән таныштыра, яклый.

Дәрес ахырында эшләнгән проект тикшерелә, нәтиҗә ясала. Бер үк теманы, фактларны төрле яктан ачып булуын да игътибарга алырга кирәк. Мәсәлән, “Буранда”  хикәясе темасына:

1 төркем: Солдат исеменнән әнисенә хат;

2 төркем: Хикәядә сюжет эзлеклелеге буенча рәсемнәр ясау.

3 төркем: Күрше –күләндә яшәүче ялгыз карчык язмышы белән кызыксынып, сочинение язу.

РАФТ алымы укучыны темага тагын да якынрак тирәнрәк килергә, иҗади фикерләүне үстерергә, үзеңне төрле яктан ачарга, импровизацияләргә, куелган шартларны анализларга, үз фикереңне белдерергә ярдәм итә.

5.“Беләм, белергә телим, белдем” алымы.

“Беләм, белергә телим, белдем” алымы – үзләштерелә торган материалны системалаштырырга һәм структуралаштырырга ярдәм итә торган интерактив алымнарның берсе. Таблицаны тутырганда укучылар таныш мәгълүмат белән яңалыкны үзара чагыштырырга өйрәнәләр.

Беләм

Белергә телим

Белдем

Үткәрү методикасы:

  1. Дәрес башында “Беләм” баганасына укучылар уку мәсьәләсен куяр алдыннан белемнәрне актуальләштерү этабында белгәннәрен таблицага язалар. Таблица тактада һәм укучыларның дәфтәрендә ясала.
  2. “Белергә телим” баганасында актуальләштерелгән белемнәр нигезендә укучылар яңа темага кагылышлы яңа сораулар формалаштыралар. Бу исә дәреснең уку мәсьәләсе булып тора.
  3. Материал белән танышканнан соң дәрес ахырында рефлексия этабында бу таблицага киредән әйләнеп кайтыла һәм таблица тулысынча тутырыла. Укучы таблица аша дәрестә үзләштерелгән белемнәрнең күләмен чагыштырырга тиеш. Мәсәлән: “Мин дәрес башында язучының биографиясен, кайбер әсәрләрен белә идем, дәрес ахырында  аның яңа әсәрен (хикәясен) белдем”.

6.“Идеяләр кәрзине” алымы.

   Бу алым төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә.

   «Идеяләр кәрзине» алымы белән эшләү методикасы:

  • Дәреснең яки текстның темасы билгеләнелә.
  • Индивидуаль эш. Һәр укучы битләрдә яки дәфтәрендә бирелгән тема буенча белгәннәрен тезислап язып куя. Бу эшкә 1-2 минут вакыт бирелә.
  • Парлы яки төркемдә эш. Укучылар 1-2 минут вакыт эчендә үз тезислары белән уртаклашалар. Монда укучылар иптәшләренең фикерләренә ихтирамлы булырга тиешләр.
  • Сыйныф белән эш. Бу этапта һәр төркем үз тема буенча үз фикерен җиткерә. Ләкин җаваплар кабатланырга тиеш түгелләр. Һәр җавапны укучы “идеяләр кәрзиненә” яза бара. “Кәрзингә” дәреснең темасына туры килгән барлык идеяләр, фактлар, терминнар һ.б. языла. Ләкин, язылган бер җөмлә дә, фикер дә тәнкыйтьләнми. Бу этапта барлык мәгълүмат җыела. Укытучының нихәтле ялгыш фикерләрне төзәтәсе килсә дә, төзәтми. Бу исә тәнкыйди фикерләү технологиясенең таләбе булып тора.
  • Кәрзингә салынган барлык идеяләр дәрес барышында, ягъни төшенү стадиясендә анализлана, тикшерелә. Хаталы яки ялгыш идеяләр кәрзиннән кире алына. Кәрзиндә бары тик дөрес идеяләр генә калырга тиеш.
  • Рефлексия этабында “Идеяләр кәрзиненә” игътибар итеп дәрес темасына нәтиҗә ясала.

  Йомгаклап әйткәндә, заманча технологияләрне куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк, ләкин укытучыларның бу эшне системалы алып баруы сорала. Мәктәп җитәкчелеге аларга һәрдаим булышырга, тиешле эш шартлары булдырырга, теләктәшлек күрсәтергә тиеш.

Өченче  бүлек

Татар  әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын

өйрәткәндә куллану өчен өстәмә материаллар

3.1. Әмирхан Еники хикәяләре (өстәмә сәгатьләр өчен)

   Мәктәп программасында Әмирхан Еники иҗаты шактый киң өйрәнелә: сугыш чоры, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешелеклелек, матурлык һ.б. проблемаларны күтәргән әсәрләрен укучылар кызыксынып үзләштерә, әсәрләр аларны уйланырга мәҗбүр итә. Тикмәгә генә М.Мәһдиев аның иҗатын сугыштан соңгы уйчан, моңсу проза дип атамаган. Күп кенә язучылардан ул диалогларны оста файдалануы белән дә аерылып тора, язучы кыска жанрда эш итә, “кыскалыкта – осталык” дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.

   Ә.Еники үз заманы героеның катлаулы тормышын, каршылыклы характерын күрсәтә. Образлар тирән эчке бер кичереш, уйлану, сиземләү кебек психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе  Ә.Еники үзенең язу стиле белән аерылып торган. Аның иҗатын музыкага тиңлиләр. Әсәрләренең моңы, матур бер музыка кебек, укыганнан соң күп вакытлар яңгырап тора, күңелгә йогып кала.

   Автор язмышы ил  күләмендәге тарихи вакыйгалардан аерылгысыз. Бөек Ватан сугышы елларында яшәү белән үлем, олы җанлылык белән кешелексезлек, гаделлек белән намуссызлык, бөеклек белән түбәнлек төшенчәләрен ил , җәмгыять төшенчәләре белән үлчәргә өйрәнә. Бу елларда ул үзенең “Бала”, “Ана һәм кыз”,  “Бер генә сәгатькә”, “Ялгыз каз”, “Мәк чәчәге” әсәрләрен иҗат итә. Атап үтелгән әсәрләр укыту программаларына кертелгән. Ә.Еники хикәяләрендә сугыш картинасы үзе түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирлана,  героеның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш чолганышында күрсәтә. Бу бигрәк тә атап кителгән әсәрләрендә ачык чагыла. “Бала” хикәясендә солдат Зарифның урман эчендә адашып калган кызга әнисен табуда ярдәм итүе сурәтләнә. Гадәти булып тоелган бу сюжет кешедәге гүзәл сыйфатларны ачуга ярдәм итә: балаларга мәхәббәт, кеше кайгысына битараф булмау, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итү.

    “Ана һәм кыз” белән “Бер генә сәгатькә” хикәяләре якыннарын югалту ачысы һәм аерылышу фаҗигасе, сагышы ягыннан аваздашлар. Хикәяләрдә геройлар күңелендә капма-каршы хисләрнең бәрелеше чагылыш тапкан. “Бер генә сәгатькә” хикәясенең сюжеты шундый итеп корылган ки, катнашучылар бер генә минутны да сарыф итмиләр. Вакыйга санаулы минутлар арасында барса да, автор укучысын геройларының асыл сыйфатлары белән таныштырып чыгарга өлгерә: ата-анасын хөрмәт итүче, туган җирен,  якыннарын өзелеп яратучы  Гомәр, кешеләрнең кайгы-шатлыкларын уртаклашучы Камилә, сугыш афәтен зурлар белән бергә күтәрүче, киләчәк көннең матурлыгына, кешеләрнең мәрхәмәтлегенә  ышанучы  Зәйнәп. Шушы чор әсәрләрендә зур урын алган ана образында эчке кичерешләр тышкы яктан югалып калу белән аңлатыла. “Ана һәм кыз” хикәясенең геройлары ике юнәлештә ачыла. Кеше образларын сагыну, көтү, күрешү теләгенә нигезләнеп ачу хикәянең нигезенә салынган. әлеге теләк әсәрнең идея-эмоциональ бөтенлелеген, асылын билгели.

   Сугыштан соңгы иҗатына югалтуларның кайтавазын чагылдыручы проблема булып ялгызлык килеп керә. Әлеге проблема “Кем җырлады?” хикәясендә чагылыш таба. (Әсәр рус мәктәбенең 7 сыйныфы татар төркемендә үтелә).Үлем белән тартышып яткан егетнең татарча көй, туган як моңын, Таһирә җырын ишетү әллә кайларга еракларга, тыныч вакытларга алып китә.

   Авторның нинди генә әсәренә тукталсак та, геройлары төрле ситуацияләрдә әхлакый яктан ачылалар. Ләкин гомумкешелек дөньясына хас әхлак нормалары Ә.Еникинең геройларын бәяләүче критерийлар булып калалар. Рус мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркемендә өйрәнелүче ”Матурлык” хикәясендә ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратулары, үзара аңлашу, кадерләү матурлык итеп бирелә. Рухи күркәмлек тышкы кыяфәткә контраст итеп куела. Әсәрдәге эчке гүзәллек, ягымлылык,олы җанлылык янында тышкы ямьсезлек эреп юкка чыга, күңелдә матурлыкка соклану тойгысы уяна. Бәдретдиннең әнисенә, иптәшләренә яхшы мөгаләмәсе – әти-әнисенең яхшы тәрбия үрнәге.

   Ә.Еники тудырган образлар системасында өлкән буын вәкилләрен сурәтләү дә зур урын алып тора. Автор, әлбәттә, аларга зур идея-эстетик бурычлар йөкли. Алар яшь буын өчен һәр яктан  үрнәк булырга, үткән тормыштагы уңай тәҗрибәне, рухи байлыкны югалтмыйча, алга таба дәвам иттерелүен кайгыртып яшәргә тиешләр. Туган җирдән, аның  традицияләреннән аерылуны ул әхлаксызлыкны күрсәтә торган күренешләр дип бәяли. Мәсәлән, Акъәбинең (“Әйтелмәгән васыять” әсәре татар мәктәпләренең

7, 11 нче сыйныфларнда өйрәнелә) гаилә бөтенлеге турындагы хыяллары, милли тәрбия бирү теләге чынга ашмый. Акъәби, укымышлы балаларның анасы буларак, аларның халык тормышында булган гадәтләргә мәхәббәт-хөрмәт саклавын тели, милләтне милләт иткән – туган телне белмәүләрен авыр кичерә. Әсәргә кертелгән ярдәмче образлар – Миңлебай карт, Гарифә, Сәетгали, шагыйрь - әбинең теләктәшләре, аның уйларын хуплаучы, сайлаган юлының хаклыгына ышанучы, халыкчан традицияләрнең үсеш алачагына инанучы образлар итеп биреләләр. Әдип бу хикәясендә ике идея-эстетик фикер уздыра:

1)автор җир һәм туган як белән аерылгысыз бәйләнешне күрә;

2) үз халкының уңай традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт, хезмәт сөючәнлек, рухи ныклык,  әхлакый матурлык сыйфатларын гәүдәләндерә.

   Туган як, туган туфрак темасына ул “Туган туфрак” хикәясендә (Сыйныфтан тыш уку итеп алырга була) дә әйләнеп кайта. Туганнарның, авылдашларның бер-берсенә якынлыгын, мәхәббәтен,кешене кеше итә торган, аңа бәхет биргән иң изге, иң тотрыклы хис дип билгели.

Ә гомумиләштереп әйтсәк, әхлак туган туфрак хисен саклап калудан гыйбарәт. Милләт үзенең  рухи нигезен югалтып таркала. Аны ничек сакларга? Ә.Еники әсәрләрендә шушы сорауга җавап эзләгән. Әлеге сорау белән кешеләрдә борчу уятмакчы булган. Бу мәсьәләне ул хакта авыз да ачарга ярамаган заманнарда күтәрә, берьялгызы шул көчле хакыйкатькә каршы чыгарга курыкмый. Үз хакыйкатен хикәяләре, повестьлары, романнары аша үз укучысына җиткерә. “Җиз кыңгырау” хикәясе дә укучыны уйландырырга мәҗбүр итә. Әсәрнең әһәмияте татар туеның ритуалын, этнографик күренешләрен, элекке туй йолаларын яңартып   таныштыруда гына түгел.  Ул иң саф, иң чиста, иң изге кешелек сыйфатлары рухында тәрбияли. Шуңа күрә без укучыларны үтә дә тыйнак, үтә дә гадел таләпләр белән яшәүче геройлар белән таныштырабыз. Мәктәп программасындагы күзәтү дәресләрендә өйрәнелүче әсәрләрендә дә халыкның рухи җәүһәрләренә, хезмәт, көнкүреш белән туган йолаларына, туган җиргә мәхәббәт идеяләре, күңел юмартлыгы, кешелеклелек, буыннар эстафетасы мораль-этик кыйммәтләр өлкәсеннән алып күрсәтелә.

   Мансур Вәлиев болай ди: “Әмирхан агабызның тылсымлы  күңеле    гап-гади татар сүзлзре белән бөтен дөнья әдәбиятының иң югары сәнгать әсәсрләре янәшәсендә тора алырдай бөек проза әсәрләре иҗат итте.”

   Безнең нык инануыбызча, ул - үз әсәрләренең рухи-фәлсәфи һәм сәнгати көче белән, аларның һәммә яктан камиллеге белән үткән XX гасыр прозаиклары арасында аеруча зур биекләр яулаганы. Татар әдәбиятында үткән гасырның иң көчле, иң талантлы прозаигы кем дип сорасалар, без, мәсәлән, Ә.Еники дип җавап бирәчәкбез!”

   Димәк, без алда карап үткән һәр әсәрне мәктәп программасында үтә алабыз. Мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләресаны кыскарса да,   сыйныфтан тыш уку сәгатьләрендә Әмирхан Еники хикәяләрен өйрәнү зарури, чөнки алар балаларны бу дөньяда яшәргә өйрәтә.

ЙОМГАК

   Безнең проект эше  “Урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү”. Бу проект эшен башкарганнан соң без шундый нәтиҗәгә килдек. Рус балаларына хикәя укыту  бик үк җиңелләрдән түгел икәнен барыбыз да яхшы аңлый. Алга куелган проблема өстендә даими һәм эзлекле эшләү, заманча педагогик технологияләрдән файдалану, ФДБСына нигезләнеп укыту эшебездә уңай нәтиҗәләргә китерә.

Урта сыйныфларда хикәяләрне өйрәнү барышында без  түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәбез:

5 нче сыйныфта Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясен уку. 

  Безнең фикеребезчә, 6 нчы сыйныфта хикәяләр җитәрлек күләмдә өйрәнелә.

7 нче сыйныфка килгәндә, М. Галиевның “Уйна әле”,  Г.Гыйльмановның «Язмышның туган көне» хикәяләрен алыр идек.

8 нче сыйныфта Г. Сабитовның «Тәүге соклану», “Ярсулы яз” хикәяләрен өстәр  идек.

9 нчы сыйныфта Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясен уку.

   Йомгак ясап, шуны да әйтеп үтәсе килә, урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәткәндә Блум таксономиясен нәтиҗәле кулланып була. Шулай ук Е.Н. Ильинның гуманистик караштагы укыту системасын куллану да  бик отышлы дип саныйбыз. С.Н.Лысенкованың комментарийлы укытуга, ялгышларны алдан кисәтүгә, терәк схемалар кулланып эшләүгә нигезләнгән укыту алымнарын уңышлы кулланып була.

Әлбәттә, бу эшебездә урта  мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәткәндә барлык технологияләрне дә куллануны бурыч итеп куймадык, тик шуны истә тотарга кирәк: теге яки бу технологияне кулланып эшли башлагач, кыенлыклар туган очракта аннан йөз чөермәскә кирәк. Бары тик системалы эш алып барганда гына көтелгән нәтиҗәне күрергә, эшеңнән канәгатьлек алырга мөмкин.

Файдаланылган әдәбият:

Норматив документлар:

1. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы Законы (2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)/ Федеральный Закон от 29.12.2012 №273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”.

2. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы Законы / Закон Российской Федерации №1807-1 от 25.10.1991г. “О языках народов Российкой Федерации”, ред. от 12.03.2014.

3. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы / Закон Республики Татарстан “Об образовании”, №68-ЗРТ от 22.07.2013.

4. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы ел, 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 19644 нче регистрация номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

5. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 30 августындагы 1015 нче номерлы боерыгы / Приказ МОиН РФ №1015 от 30.08.2013 г. “Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”.

6. “2014 – 2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 794 нче карар, 25.10.2013;

7. Татарстан Республикасында 2012 – 2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”;

8. 2010 – 2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы;

9. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 19 августындагы хаты / Письмо МОиН РТ от 19.08.2015 “Об утверждении методических рекомендаций по разработке учебного плана основного общего и среднего общего образования общеобразовательных организаций Республики Татарстан”.

Кулланылган әдәбият:

1.Әхмәтҗанов М. Килер бер көн. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

2.Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. XIVтом. - Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2012.

3. Гайнуллина Г.Р.1960-1980 еллар татар прозасы тарихы. - Казан; Ихлас, 2012. - 80 с. Учебно-мет.пособиеГайнуллинаГ.Р..

4. Гайнуллина Г.Р.1940-1980 еллар татар прозасы тарихы (тексттагы мәгънәләрне табу): Уку-укыту ярдәмлеге. - Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. - 100 б. 

5. Гайнуллина Г.Р. Ә.Еники публицистикасында әдәби әсәрнең теле мәсьәләсе / Проблема языка художественного произведения в публицистике А.Еники // Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: проблемы и перспективы: материалы VII Международной научно-практической конференции (Казань, 16-18 ноября 2016 г.). – Казань: Изд.-во Казан.ун.-та. – С.81-83.

6. Гайнуллина Г.Р. Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләрендә символлар ("Ана һәм кыз" хикәясе мисалында)/ Современная тюркология: язык, литература и культура тюркских народов: Материалы VII Международной тюркологической конференции (Россия,Республика Татарстан, г.Елабуга, 7 февраля 2014 года). - Елабуга: Изд.-во Елабужского института КФУ, 2014. С.172-174.

7. Гайнуллина Г.Р. Ә.Еникинең "Кем җырлады"" фәлсәфи хикәясендә яшәү/үлем бинар оппозициясе //Төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате Шәрык һәм Гареб мәдәнияте контекстында: Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгы (17-19 октябрь, 2013 ел) / Р.Р.Җамалетдинов редакциясендә. - Казан: Отечество, 2013. - Б.92-94

8. Зайнуллина С.Р., Гайнуллина Г.Р. Татар телендә төп белем бирү мәктәпләренең V-VIII сыйныфларында хикәя жанрын өйрәтү /Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: проблемы и перспективы: материалы Международной научно-практической конференции (19-21 октября 2017 года)/ под. ред Р.Р.Замалетдинова .- Казань: Изд.-воКазан.ун.-та, 2017. - С.123-125

9.Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту методикасы: метод. кулланма. - Казан: Мәгариф – 2010.

10.Низамов Р.А. Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 5-11 нче сыйныфлар өчен хрестоматия. - Казан: Татартстан Республикасы “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

11. Сверегин Р., Хатипов Ф.Әмирхан Еники (1909-2000)// Татар. Әдәбияты тарихы. - Т.5 – Казан: Раннур нәшр., 2011.

12.. Селевко Г.К. Энциклопедия образовательных технологий: в 2-х томах.-М.: НИИ школьных технологий, 2006 (Серия «Энциклопедия образовательных технологий»).

13. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр (ТР белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән). – Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2016.

14. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

15. Татар театры.(1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 308 бит.

16.Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары,колледж студентлары өчен кулланма. – Тулыландырылган икенче басма. – Казан: Раннур, 2002. – 352 бит.

Дәреслекләр:

1. Дәреслек: “Татар әдәбияты”, Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 5нче сыйныф. 2 кисәктә; төзүче – авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2014 ел.

2. Дәреслек: “Татар әдәбияты”, Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6нчы сыйныф. 2 кисәктә; төзүче – авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2014 ел.

3. Дәреслек: “Татар әдәбияты”, Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7нче сыйныф. 2 кисәктә; төзүче – авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2015 ел.

4. Дәреслек: “Татар әдәбияты”, Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 8нче сыйныф. 2 кисәктә; төзүче – авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2015 ел.

5. Дәреслек: “Татар әдәбияты”, Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 9нчы сыйныф. 2 кисәктә; төзүче – авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2015 ел.

Электрон ресурслар:

  1. tatarile.org/ kitap-татарча онлайнкитапханә
  2. tatarile.org/video- татар фильмнары, мультфильмнары, тапшырулар
  3. belem.ru/resources-белем бирү ресурсларыүзәге
  4. mon.tatar.ru – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты
  5. www.balarf.ru-“Бала”китапханәсе
  6. www.edu.tatar.ru --- электронное образованиеРТ
  7. http://mon.tatar.ru/ - министерство образования и наукиРТ
  8. http://kitaphane.tatar.ru – национальная библиотека РТ
  9. http://shigriyat.ru– сайт для учителей татарскогоязыка


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар әдәбияты дәресләрендә күпмәдәниятле тәрбия бирү

татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары өчен әзерләнгән чыгыш...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...