Открытый урок-"Балалар дуслыгы"
план-конспект урока на тему

Зайнутдинова Руния Насиховна

Конспект урока 4 классе"Балалар дуслыгы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Открытый урок "Балалар дуслыгы" 76.5 КБ

Предварительный просмотр:

                 

        

            Татарстан Республикасы Лаеш районы Муниципаль гомуми белем бирү                                                                   учреждениесе  Урта Девятово гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: “Балалар дуслыгы”.

Башкарды: Зәйнетдинова Руния

Нәсих кызы .

Эш: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш урыны: Лаеш районы Урта Девятово урта гомуми белем бирү мәктәбе

2015

Сыйныф: 4

(Рус төркеме)

Тема. Балалар дуслыгы.

 Максат. 

1. «Минем дусларым» темасын  кабатлау, яңа лексиканы актуальләштерү.      

2. Сөйләм телен үстерү, өйрәнелгән төзелмәләрне сөйләм дә куллану .                                                         3.  Бер – береңә, башка милләтләргә карата ихтирам, хөр мәт тәрбияләү.Укучыларда  авыр вакытта ярдәмгә килергә әзерлек тәрбяиләү.

                                                                         

 Җиһазлау.  Мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек

                                                                          ,

                                                     Әдәбият.    1. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башл.гомуми    

                                                                          белем бирү мәкт.4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус те-

                                                                          лендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 2нче кисәк,

                                                                          Р.З.Хәйдәрова.- Казан: Мәгариф, 2010. -107 б.

                                                                          2.  Р.З.Хәйдәрова, «Рус телендә сөйләшүче балаларга  

                                                                          татар теле укыту», 4 сыйныф.

                                                                          3.  Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар

                                                                          теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

                                                     Дәрес барышы.

  1. Мотивацион – ориентлашу этабы.

1.  Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, балалар.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның кайсы көне?

( Дежур укучы чыгышын тыңлау ).

   Укытучы.  Балалар, әйдәгез без сезнең белән уйнап алыйк әле. Тактага карыйбыз, бергәләшеп кроссвордны чишәбез. Мин сезгә төрле сораулар бирермен, ә сез сорауларга җавап әйтерсез

( слайдлар ярдәмендә кроссворд чишелә).

                         

д

у

с

т

ы

м

т

у

к

р

а

н

с

а

р

ы

м

с

а

к

я

ш

е

л

с

ы

й

н

ы

ф

к

ы

ш

  1. Мой друг.
  2. Кышлаучы кош (зимующая птица).
  3. Яшелчә. Ул бакчада үсә.
  4. Чыршы һәрвакыт бер төстә. Ул нинди төс?
  5. Без  4 нче … та укыйбыз.
  6. Хәзер елның кайсы фасылы?

- Нинди сүз килеп чыкты?

- Дуслык сүзе.

2. Уку мәсьәләсен кую, дәреснең темасын, максатын билгеләү.

- Как вы понимаете это слово? ( балалар фикере тыңлана)

-Когда возникает настоящая дружба?

- У кого есть настоящий друг?  

Укытучы. Балалар, без бүген дуслык, халыклар дуслыгы турында сөйләшербез.( дружба народов)

В нашем городе живут очень много наций. А вы как думаете, кто они?

- татары, русские, чуваши, башкиры, украинцы.

 - правильно, молодцы, ребята. А теперь смотрим все сюда. ( слайдтагы саннар белән эшләү)

 Ребята, как вы думаете, мы дружны живем?

- Мы живем очень дружно.

 - Әйе, балалар без бик дус, тату яшибез.

Безгә бүген кунакка  төрле  милләт балалары килгән. Алар безгә биремнәр әзерләгәннәр.

Әйдәгез, аларны тыңлыйк ( кунакка чуваш, татар, рус кызлары килә).

 

  1. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

Чуваш кызы  чыгышы.

- Менә мин  сезгә Катя исемле кыздан хат алып килдем. Хатны укыйк әле.

( хатны башта мин укыйм, аннары балалардан сорыйм, 2 бала укый )

 Укытучы. Балалар текстны аңладыгызмы? Миңа русча сөйләп күрсәтегез әле.

- Лена дөрес эшләгәнме?

- Алар чын дуслармы?

- В этой ситуации как  вы поступили бы?

Ребята, в тексте есть слово, который вы еще не учили. Может вы нашли это слово?

- уйный башлады.

Слайд ачыла

Уйный башлады – начала играть

Эшли башлады – начала играть

Бии башлады – начала танцевать

Нәтиҗә: если хочешь сказать, что кто – то начинает что – либо делать, то говоришь так.

Укытучы. Хәзер сүзлек дәфтәрләрен ачабыз, сүзләрне дәфтәргә язабыз. Дөрес итеп утырабыз. Матур итеп язабыз ( төркемнәрдә эш ).

-  Ә хәзер шушы сүзләр белән җөмлә төзибез. (1нче төркем)

 Ә сез китапны ачасыз , 3нче күнегүне эшлибез( 2 нче төркем)

Җөмләләр тыңлана, күнегү эшләнә.

 - Ребята, это сочетание  в предложении где распологается?

- В конце предложения.

– Рәхмәт, балалар.

Укытучы. 2нче кунагыбыз – рус кызы. Әйдәгез тыңлыйк әле үзен.

 - Минем исемем – Милена. Мин – рус кызы. Мин сезгә мәкальләр алып килдем. Менә шушы биремне үтәгез эле, укучылар (  балаларга карточкалар таратыла) .

Карточкалар белән эш ( « Парын тап» биреме эшләнә)

 Слайд ачыла, мәкальләр тикшерелә. Хор белән укыла.

 

- Как вы понимаете эти  пословицы? ( балалар җавабы)

  1. Рефлексив бәяләү этабы. 

Укытучы. Значит, ребята, рядом с нами всегда должен быть близкий друг. ЕСЛИ  С НАМИ РЯДОМ БЛИЗКИЙ ДРУГ, НАМ НИЧТО НЕ СТРАШЕН.

Укытучы. А с чем пришла к нам 3 гостья? Давайте послушаем и ее.

- Минем исемем – Алинә. Мин – татар кызы. Мин сезгә уен алып килдем. Вы говорили о дружбе и сделали вывод, что друзьями силен человек. Давайте проверим, так ли это.

( Балаларга чыбыклар таратыла ).

Укытучы.  Ребята, попробуйте сломать прутик ( укучыларга берәр чыбык таратыла).

 – Сломался?

- А теперь попробуйте сломать этих ( балаларга 5әр чыбык таратыла).

- Сломались?

-Ребята, какое произведение из русской литературы вы вспомнили?

- Л.Н.Толстой «Отец и сыновья»

 - О чем этот рассказ?

Какой урок вы извлекли прочитав этот рассказ?

- Әйе, балалар, дус безне авыр вакытта коткара, киңәшләрен бирә. Дуслар яныбызда булганда, без ялгыз түгел.

IV. Дәресне йомгаклау.

 - Чын дуслыкның нинди законнары бар, сез ничек уйлыйсыз? ( баалалар фикере тыңлана).

Слайд ачыла.

Законнар укыла.

  • 1 закон.
  • 2 закон

Кунакларыбыз безнең белән саубуллаша. Әйдәгез, аларга рәхмәт әйтеп, саубуллашыйк.

Слайд ачыла. Шигырь укыла.

V. Өй эше.

- текстны сәнгатьле укырга;

- дуслык темасына ребус төзергә;

- хикәя төзергә.

                     Дәрескә үзанализ  (Ю. К. Бабанскийның « Оптимизация учебно –

                                      воспитательного  хезмәте буенча)

Дәреснең темасы: «Дуслык темасы һәм «уйный башлады» төзелмәсе»

Дәреснең максаты:

  1. « Минем дусларым» темасым гомумиләштерү, яңа лексиканы актуальләштерү,
  2. Сөйләм телен үстерү, өйрәнгән төзелмәне сөйләм теленә кертү.
  3. Бер – береңә башка милләтләргә карата ихтирам, хөрмәт хисе тәрбияләү, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.

Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, сүзлек эше.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар.

ТСО: ноутбук, мультимедиа проектор, экран.

Эш формасы: гомумсыйныф.

Эш төрләре: телдән сөйләм, тәрҗемә итү, карточкалар белән эш, шигырь уку.  

Укыту принциплары:  аңлаешлылык, тормыш белән бәйләнеш.

Эш режимы: укытучы – сыйныф, укытучы – укучы.

Дәрес программа буенча «Минем дусларым» бүлегенә керә.

Дәрестә куелган максатларга ирештем дип уйлыйм,  чөнки дәреснең һәр этабындагы  эш төрләре,  алым – методлар темага туры китереп сайланды, ә бу исә  максатка ирешүдә ярдәм итте.

Куелган максатларга ирешү өчен түбәндәге эш төрләре, метод – алымнары кулланылды:

    - укытучы сөйләме. Дәреснең оештыру этабыннан йомгаклау өлешенә кадәр бу алым кулланылды. Чөнки дәрестә эш режимы - укытучы – сыйныф, укытучы -укучы  схемасы буенча төзелде.

    -  дәреслек белән эш. Дәреснең яңа материалны кабатлау этабында файдаланылды. Балалар дәреслек ярдәмендә аерым сүзләрдән җөмләләр төзеделәр, җөмләләрне телдән әйттеләр. Минемчә, бу эш балаларга яңа төзелмәнең җөмләдәге урынын аңларга ярдәм итте.

    Диффиренциаль яктан якын килеп эшләнде, чөнки дәреслектәге күнегү йомшаграк балаларга бирелде, ә көчле укучылар җөмлә төзеделәр.

  Өй эше шулай ук берничә төрле итеп бирелде: йомшак балаларга текстны сәнг.укырга булса, көчлеләре ребус, хикәя төзергә тиеш булдылар.

     - сүзлек эше. Бу алым һәр этапта актив кулланылды, билрәк тә яңа сүзләр белән танышканда уңышлы булды дип уйлыйм, чөнки сүзлек эше ярдәмендә балалар яңа төзелмәнең мәгънәсен исләрендә калдырдылар. Бу алым, минем уйлавымча, балаларга яңа сүзләрне сөйләм теленә кертүдә, җөмләләр төзегәндә , сүзләр белән танышканда уңышлы дип уйлыйм.

   - карточкалар белән эш. Балалар бу эш ярдәмендә халык авыз иҗатын искә төшерделәр, бу эш уңышлы булды дип уйлыйм, чөнки индивидуаль эш вакытында балалар үз мөмкинлекләрен тикшереп карадылар дип уйлыйм.

Минем уйлавымча, эш төрләреннән булган телдән сөйләм дәрестә уңышлы булды. Балалар бу эш төре ярдәмендә үзләренең дуслары турында сөйләделәр., үз фикерләрен җиткерделәр.

    - тәрҗемә итү шулай УК дәреснең башыннан азагына кадәр булды. Бу шулай ук уңышлы булды дип уйлыйм, чөнки рус балалары белән эш вакытында телгә өйрәткәндә тәрҗемә итү беренчеләрдән булып тора.

    - дәрестәге шигырь шулай ук дәреснең темасына һәм балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайланды, шиг – ге сүзләр балаларга таныш. Темасы аңлаешлы, минемчә, бу шулай ук уңышлы булды.

       - уен алымы.  Дәрестә бу алым башта кроссворд формасында бирелеп, дәрескә уңай халәт тудырырга, дәреснең темасын ачыкларга, балаларны бергә тупларга  ярдәм итсә, дәрес ахырында дуслык төшенчәсенең чыннан да зур кыйммәткә ия булуына төшенергә ярдәм итте.

  Эш формасы – гомумсыйныф, чөнки балалар дәрестә барысы бергә күнегүләр эшләп, нәтиҗәләр ясадылар, бу форма, минем фикеремчә, бу дәрестә уңышлы булды, чөнки тема дуслык белән бәйле. Бу исә балаларга бердәмлекнең мәкал-дә генә түгел, ә чынлыкта да шулай булуын яхшырак аңларга булышты.

   Дәрестәге презентация дәреснең һәр этабында диярлек өлешчә кулланылды.Бу исә  балаларга теманы яхшырак аңларга ярдәм итте дип уйлыйм, чөнки балалар материалны  ишетеп кенә түгел, ә үз күзләре белән күреп,кабул итте, Ә бу үз чиратында , балаларга күрү сәләте аша теманы истә калдырырга булыша.

     Дәрестә тормыш белән бәйләнеш булды дип уйлыйм, чөнки слайдта китерелгән саннар бүгенге тормыштан алып бирелде. Бу дәрестә өстәмә материал булып килеп керде.

     

      Предметара бәйләнеш булды. Бу – рус әдәбияты. Балалар укылган әсәр белән уенны берләштереп, дәрескә нәтиҗә ясадылар., дуслыкның законнарын әйттеләр.

Дәрестәге кунак кызлар шулай ук  балаларга файдалы  булды дип уйлыйм. Кайбер балалар үзләренең кем булуларын әйтеп горурландылар. Дуслыкның төрле милләт кешеләре арасында да була алганын мисаллар ярдәмендә күрделәр.

  Дәрестә кулланылган эш төрләре, метод – алымнар барысы да балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде., дәрестә куелган максатларга ирешелде дип уйлыйм, чөнки балалар дәрес ахырында үзләре нәтиҗә чыгарып дуслыкка төшенчәсен аңлаганнарын дәлилләделәр.

 Дәресемнән мин канәгать.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)

Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....

Балалар дуслыгы

Ачык дәрес конспекты...