Диктант текстлары.
методическая разработка (9 класс) на тему

Сабирова Халида Гарифзяновна

5-9 нчы сыйныф укучылары өчен диктант текстлары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Диктант    

5 нче сыйныф

Ябалак

Ябалак – төнге ерткыч кош. Ул, нигездә, агачлы урыннарда һәм кайвакыт чормаларда яши. Ябалакның да, көндезге ерткычларныкы кебек, томшыгы ыргак сыман бөгелгән, бармаклары озын һәм көчле, тырнаклары шулай ук бөгелгән була. Тәнен куе, ләкин көпшәк каурый япмасы каплаган. Ул тавышсыз оча. Каурыйлары соры-көрән төстә. Күзләре зур, караңгыда күрә. Бик яхшы ишетә. Барлык кошлар арасында бары ябалакның гына колак яфраклары бар. Ауга төнлә чыга. Табышын тавышы буенча таба. Тычкан, куян, тиен, керпе, вак кошлар белән туклана.

Ябалаклар гомер буе парлашып яши. Алар оя ясамый. Аулак урыннарны, агач куышын, кыя ярыкларын яраталар, эре кошлар ташлаган чит ояларга да урнашалар, чокырлы урыннарны да үз итәләр.

Ябалак – авыл хуҗалыгы өчен файдалы кош. Аны сакларга кирәк. (Т. Шакирова) (110 сүз)

Бирем:

1.  Беренче абзацта ике аваз кушылмасын белдергән хәрефләр кергән сүзләрнең астына сызарга.

2. Төнлә, тавышы сүзләрен транскрипциядә күрсәтергә.

3. Гомер, кошлар сүзләренә фонетик анализ ясарга.

Чәчәк-күбәләк

Ирексездән Булатның куллары чәчәккә үрелделәр. Ул килеп кагылуга, чәчәк зур кызыл күбәләк булып күтәрелде дә икенче бер куакка күчеп утырды. Утыруы булды, яңадан шундый ук гөләп чәчәгенә әверелде. Булат тагын аңа якынлашты, тагын сакланып кына кулларын сузды. Гөләп куагы салмак кына чайкалып куйды, тураеп, башын читкә борды, һәм тылсымлы чәчәк, тагын куактан аерылып, күбәләк булып очты.

Булат, сихерләнгән кебек, аның артыннан йөгерде. Чәчәк-күбәләк, куактан куакка, агачтан агачка кунып, бик озак очып барды, үлән асларына кереп качты, биеккә-биеккә, зәңгәр һаваларга күтәрелде, тагын түбән төште, тагын урман аланнары буйлатып, Булатны үчектереп йөрде. Булат тәмам хәлдән тайгач, киселгән агач төбенә утырды. Ә күбәләк, әйтерсең шуны гына көткән, Булатның нәкъ каршысына ук килеп төште дә кунды... (110 сүз) (Габделхәй Сабитов)

Бирем:

1. Һаваларга, якынлашты, йөгерде сүзләрен транскрипциядә күрсәтергә.

2. Беренче кызыл юлдагы җөмләләрдә баш кисәкләрнең астына сызарга.

3. Текстны 3-4 җөмлә белән дәвам итәргә.

Яктылык!

Син кешеләргә һава кебек кирәк. Кешеләр, матурны ямьсездән, яктыны караңгыдан аера белә башлау белән, матурга, яктыга омтылалар. Балачакта, янып торган учакка кызыгып, кайнар күмерләрне тотасың, курка-курка төнге яшеннәрне күзәтәсең, күзләрең яшьләнгәнче, кояшка карыйсың. Кеше йокысыннан кояшлы иртәләрне, алсу таңнарны сагынып уяна. Төнлә куркыныч, шомлы булып күренгән нәрсәләр иртән ачыклана. Шомлы уйларга бирелүеңнән үзең үк көлеп куясың. Яктылыкта кешене шатландыра, тынычландыра торган сихри көч бар, ахры.

Кечкенә вакыттан ук Фәнияр гел иркенгә, гел яктыга омтылучан бала булды. Хәтта бервакыт өйдәге тәрәзәләрне бүлешкәннәр иде. Алты балага дүрт тәрәзә җитмәгәнлектән, Фәнияр белән төпчек кыз тәрәзәсез калды. (Ф. Яруллин) (95 сүз)

Бирем.

  1. Кешеләргә, күмерләрне, яктылыкта исемнәренең килешен билгеләргә.
  2. Беренче абзацтан күплек сан кушымчасы булган исемнәрне язып алыгыз.
  3. Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләргә икешәр мисал табып язарга.

6 нчы сыйныф

Су чыпчыгы

Ап-ак түшле һәм ак муенлы, кызгылт башлы һәм кызгылт корсаклы, күгелҗем-зәңгәр сыртлы су чыпчыгы. Шундый сак, шундый сизгер кош булса да, ару-талуны һич белми.

Су чыпчыгының калын, җылы йон-каурыйлары һич тә тырпаеп тормас, тәненә сыланып, гәүдәсен искиткеч ыспай, җыйнак һәм күркәм итәр. Чын мәгънәсендә су кошы ул! Гадәттә, ул суның шактый сай, ләкин кызу агымлы, ташлы урынын сайлый, шунда яши.

Су тирәсендә яшәүче бүтән кошлар кебек үк, ул да озын һәм нык сыйраклы була. Бармак очлары сәер генә икегә аерылып тора, ә ул араны яры каплаган, тырнаклары гаҗәеп озын һәм кәкре. Шунлыктан ул шома ташлар өстеннән рәхәтләнеп, бер дә чыланмыйча йөри. Су чыпчыгы дип белми әйтмиләр инде. Үзе бәләкәй – бары чыпчык сыңары, үзе саф сулы тынмас шарлавыкны ярата яки инеш, кизләү тирәләрен үз итә. (Гарәфи Хәсәнов) (124 сүз)

1. Гадәттә, ул суның шактый сай, ләкин кызу агымлы, ташлы урынын сайлый, шунда яши. җөмләсендә сү төркемнәрен билгеләргә.

2. Текстта бирелгән сыйфатларны табарга, дәрәҗәләрен билгеләргә.

          3. Соңгы җөмләдәге ярата сүзенә морфологик анализ ясарга.

Аккош.

Аккош - иң зур һəм иң көчле кошларның берсе.  Ул бик  борынгы заманнардан бирле  матурлык һəм мəхəббəт, сафлык  һəм нəфислек үрнəге булып тора. Аныӊ матурлыгы турында  җырлар  җырлыйлар, хикəятлəр сөйлилəр.

           Апрель аеныӊ зəӊгəр күгендə зур аккошлар күренү – онытылмаслык матур күренеш.  Лəкин тын урмандагы аулак күлдə йөзгəн аккош тагын да матуррак тоела. Ул суда җиӊел һəм тавышсыз йөзə, аккош узган урында су ялтырап, яктырып кала. Аккошныӊ һəр хəрəкəте кабатланмаслык нəфис.  

            Аккошлар кеше керə алмаслык аулак күллəрдəге куе камышлар арасына оя ясый.    Алар – искиткеч сизгер һəм сак кошлар. Балаларын ана кош белəн ата кош бергəлəп тəрбияли.

           Ак төстəге  аккош кулга тиз иялəшə. Бу матур, мəһабəт, горур кошлар бакча һəм урамдагы сулыкларга ямь биреп торалар.(110 сүз)

  Бирем: 1. Тексттан исем, сыйфат, рәвеш, алмашлыкларга 3 әр  мисал  табып язарга.

2. Беренче җөмләдәге сүзләрнең сүз төркемнәрен билгеләргә.

3. Бирелгəн сүзлəргə морфологик анализ ясарга:  аккош, хикəятлəр.

Тәмәке тартуның зарары

      Тәмәке тарту – начар гадәт. Тәмәкедәге никотин, үзенчә бер ярсыту биреп, үзәк нерв системасына тәэсир итә. Никотин – бик агулы матдә, һәм иң беренче тарта башлаганда, күңел болгану, баш әйләнү, косу, йөрәк тибү, бугазда һәм йоткылыкта, ашказанында кысылу, ярсыну  һәм, шуннан соң, кинәт миңгерәүләнеп, һуштан язу күренешләре була. Организм никотинга ияләшкәч, аның агулы тәэсире кими төшә, һәм кеше тәмәкенең үзенә күрә бер рәхәт ярсытуын гына сизә. Ә бу – алдый торган тәэсир.

     Тәмәке тартучы кешеләр арасында үпкә рагы белән авыручылар, тартмаучылар белән чагыштырганда, 10 тапкыр күбрәк очрый, бугаз рагы – 6-10 тапкыр, үңәч рагы 2-6 тапкыр күбрәк була.

    Тәмәке тарту кешенең физик мөмкинлекләрен чикли. Никотин физик көчне һәм мускулатураның сиземләү сәләтен киметә, тәндә ару, талчыгу барлыкка килә. Спорт һәм тәмәке бергә була алмыйлар. (124 сүз) (“Гаиләдә ир һәм кыз бала” китабыннан)

  1. Теркәгечләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.
  2. Исем фигыльләрне бирелгән тәртиптә язарга.
  3. Соңгы җөмләгә карата үз фикереңне 3-4 җөмлә белән белдерергә.

7 нче сыйныф

Көртлек

Әле кайчан гына яшел диңгез булып чайкалган тугай ап-ак карга күмелде. Тугайның бер очы каенсарга барып тоташа, ә ул каенсарны, икегә ярып, чана юлы уза. Әнә шул юлдан печәнгә дип килгәч, эшли башларга һич ашыкмыйсың,  әйләнә-тирәгә күз саласың. Шул чагында синең игътибарыңны ап-ак каенсарга бөрчек-бөрчек булып төшкән сәер койрыклы чем-кара кошлар җәлеп итә.  Күрәсе, күзәтәсе килү хисе җиңгәнгә, каенсарның эченәрәк керәсең.

Биредә кошлар ашаган азыкларын сеңдерәләр. Гадәттә, көнозын ешлыкта булалар, көнозын каен бөреләрен бүсәләр. Бары көн уртасында урман авызына чыгалар: үзләренчә кояшта кызыналар. Ә кичен йокы симертүне карый бу кошлар. Биек көрт – менә нәрсә хуш килә көртлекнең күңеленә! Һәрбер кош утырган ботагыннан шунда атыла. Атыла, тирән кырга күмелә. Кар эченнән күпме ара үтә дә, төн тикле төнне туңмый гына үткәрә. Көннәре шулай тәгәрәпме-тәгәри. Һаман бер үк төрле, һаман үзгәрешсез тәгәри. (Гарәфи Хәсәнов) (130 сүз)

1. Беренче кызыл юлдагы җөмләләрне синтагмаларга бүләргә.

2. Беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

3. Беренче ике җөмләне сүзтезмәләргә аерып язарга.

Урман тургае

Урман тургае! Табигатьтәге иң серле кошларның берсе. Иң уңган, иң түземле, иң моңлы кош ул...

        Бу кош җылы яклардан иң беренчеләрдән булып кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә урман тургаеның тавышы чишмәдәй челтери башлый инде. Ул үзе сабан тургаена охшаган, әмма аннан кечерәк, ә башында коңгырт түбәтәе була. Анысы – илаһилык билгесе. Иң кызыгы: җәйге төннәрдә урман тургае, урман кошы булса да, агач башында йоклап утырмас. Ул бу вакытта ак болытлар янында. Табигатькә мәдхия җырлап оча. Ә көндезен җыр өчен вакытлары калмый бу кошларның. Көне буе алар бала тәрбияләү белән мәшгуль. Шуңа күрә күк йөзенә кичкә табан гына күтәреләләр. Аларның җырлары да бишек җырын хәтерләтә. Әнә бит: “Әллү-лү-лү... Лү-ли-ли-ли...”. Татарда да нәкъ шулай: “Әллү-бәллү-лү...”.(Л.Шәех) (114 сүз)

Бирем 

1. 5 нче җөмләне сүзтезмәләргә таркатырга.

2. Хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән сүзләргә ике мисал китерергә.

 3. Түбәндәге мәгънәләргә туры килердәй итеп сүзтезмәләр төзергә:

Төс+предмет

Вакыт+эш-хәл

Сан+предмет

Диктант

Кыш урталары. Һава салкын. Табигать инде ял итә. Җир йөзе кар юрганына төренгән, йоклый. Ай яктысында кар бөртекләре җем-җем итеп ялтырап торалар. Әнә еракта урман күренә.

Авыл да карга төренеп тирән йокыга талган. Югарыга күтәрелгән нәзек кенә мәчет манарасы аның татар авылы икәнен белгертә. Вакыт инде кич булганга, авыл тын. Тик ара-тирә этләр өргәләгәне генә ишетелеп куя.

Караңгыда өйләр печән чүмәләләре булып күренәләр. Тәрәзәләрдә ут күренми: бар да йоклый. Тик авыл читенәрәк салынган бер йортта гына ут яна. Ул өй асылмалы җиделе лампа белән яктыртылган. Кыйммәтле җиһаз булмаса да, аның эчендәге бөтен нәрсәдә пакьлек күренеп тора. Идән чиста итеп себерелгән, стеналарга кызыл башлы ап-ак  сөлгеләр җентекләп эленгән. Өй эче тын, хәтта тәңкә ярымлык сәгатьнең йөргәне тик-тик итеп аермачык ишетелә.  (119 сүз) (С. Җәләл)

Бирем:

1.  1-3 нче җөмләләрне сүзтезмәләргә таркатырга.

2. 5 нче җөмләгә тулы синтаксик анализ ясарга.

3. Аерып бирелгән җөмләгә  морфологик-синтаксик анализ ясарга.

8 нче сыйныф

Торна

Яз инде бусаганы атлый берзаман, шунда биектә тансык авазлар да яңгырый:

- Тор-рыйк!.. Тор-рыйк!..

Һи, без көткән торналар кайта икән ич! Алар, соклангыч бер өчпочмак ясап, төркем-төркем булып кайталар. Һәркайсыбыз аларны шатланып каршы ала:

-Торналар кайта, торналар!

Инде чын мәгънәсендә язны тою хисе күңелләргә бертөрле ләззәт бирә.

Алар яз саен бер үк сазларына кайталар. Саз да зур, кошлар көтүе дә зур. Ләкин ник берсе торган түмгәккәен бутасын!  Кайта да түмгәккәен барлап оча әткә кош. Үзе биектә озын канатларын җилпи, үзе өзлексез “тор-рыйк” сүзен кабатлый. Әле янында сайлаганы оча, ул да, “тор-рыйк” дип, аның сүзен кабатлый.  Чөнки торналар монда да, җылы якта да парлашып яшиләр.

Үз сазы һәрбер торнага да кадерле, ул – аның туган йорты. Шунда дәү үсәр ул, зур бер төркемгә дә кушылыр. Ул да, киткәндә, “тор-рыйк” дип әйтер дә шул өне белән күңел кылын тибрәтеп җибәрер. (Гарәфи Хәсәнов) (136 сүз)

1. Кушма төмләләрне табып язарга.

2. Туры сөйләм белән бирелгән җөмләләрне кыек сөйләмгә үзгәртеп язарга.

3. Беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Туган як

 Кеше күңеле өчен туган як кирəк. Еракка китсə, сагыныр өчен, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсə, яклар өчен. Ерак җирлəрдə йөргəндə кеше читтəге матурлыкны  əнə шул үзенең туган ягы белəн чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккə сикерү ноктасы, гүзəллек үрнəге булып хезмəт итə. Әлфия менə шушы гүзəллек үрнəген Дамирлар авылында тапты. Рухи яктан ул шушында туды. Кошларның сайравына, урманнарның серле шаулавына беренче тапкыр шушында сокланды. Кешелəргə сөйлəмəгəн  уй-хыялларын  җырчы усакларга, иркə юкəлəргə сөйлəде.  Табигать аны читкə  какмады, аңлады һəм серен бүлеште, тиле хыялларын хуплады. Кирəкмəгəн

сораулар биреп йөдəтмəде.

 Әтисенең ду кубып китəргə җыенуын ишеткəч, Әлфиянең күз алдыннан əнə шулар үтте. Лəкин йөрəгендə кайнаган  кичерешлəрен сөйлəп бирə алмады. Әтисе аңардан ни өчен китəргə телəмəвен сорагач:

         - Минем монда дусларым бар!- дип кенə əйтə алды.

          Дуслар рəтенə ул шушы төбəкнең җирен, күген, күктə йөзгəн яшенле болытларын, урманда мəж килгəн кырмыскаларын, җырлый-җырлый бал ташучы умарта кортларын - һəммəсен кертə иде.  (130 сүз)    (Ф. Яруллиннан)

Бирем:

1. Тексттан 2 сүзтезмə аерып алып тикшерергə.

2. Тиңдəш кисəклəре булган җөмлəлəрне күрсəтергə.

3.  3 нче җөмлəне җөмлə кисəклəре ягыннан тикшерергə.

Саҗидә

        Егерме икенче елда гражданнар сугышыннан кайтып төшүгә, Фәһимне берьюлы ике авыр хәсрәт каршы алды. Аның сөекле әнисе белән сөйгән кызы Саҗидә ачлык корбаны булган икән.                                                                          Сажидәнең вафатын ишетү Фәһимнең өстенә салкын су койгандай тәэсир итте, аны сискәндереп, тетрәтеп җибәрде. Ничек алай? Фәһим айкап кайткан сугыш җире түгел ләбаса монда! Анда гына үлем чалгысы аяусыз уңга да, сулга да селтәнә. Шуның өчен ул сугыш дип атала да. Тыныч кына яшәп яткан тып-тын авылда алсу битле, җиләктәй япь-яшь кызны ни җаның белән салкын кабергә күмеп кайтмак кирәк?..                                                    Шулай да бу куркыныч хәбәрне Фәһим баштарак һич тә башына сыйдыра алмады. Чын түгелдер, авыл зур, бүтән берәр кыз белән бутыйлардыр шикелле иде. Әмма язмыш дигәнең сугышта гына түгел, моңда да рәхимсез булып чыкты. Зур каен төбендәге яңа кабер егетне тынсыз калдырды. Аның өстендәге тактага «Садыйк хәлфә кызы Саҗидә. 1903—1921. Урыны оҗмахта булсын» дип язылган иде.  (142 сүз) (Г.Бәширов)

Бирем:

 1. Беренче абзацны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.  

  2. Кушма җөмлә табып, синтаксик анализ ясарга.

  3.Соңгы җөмләдәге тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга

                                                   

                                                       9 нчы сыйныф

Колын

Өммикамал апай зәңгәр сатиннан муенса тегеп биргәч, колынның муенына кечкенә генә шөлдер тагып җибәрдек. Колын башын селкеткән саен, ул шундый сөйкемле тавышлар чыгара, әйтерсең, чың-чың итеп, берьюлы әллә ни тикле көмеш тәңкә коела.

Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып, көннең-көнозын колын тирәсендә бөтерелә башладым.

Иртән тордыммы, иң беренче куанычым шул: ипи йомшагы эләктерәм дә колын янына чыгам. Баштарак ул, якын-тирәдә кеше күрүгә, тизрәк анасына барып сыена торган иде. Тора-бара акрынлап ияләнде. “Бәһ-бәһ!” – дип дәшүгә, колакларын торгызып, борылып карый торган булды. Бераздан кыйгачланып, матур гына уелып кергән борын тишекләрен селкеткәләп, ипи исни башлады. Аннары тагын да кыюлана төште. Көл төсле зәңгәрсу соры, хәтфә кисәге шикелле йомшак иреннәре белән уч төбеннән ипи сыныклары эләктереп алырга өйрәнде.

Хәзер инде җирән кашка миннән курыкмый. Ялларын, маңгай чәчләрен сыйпаганда, зәңгәрсу күзләрен әллә кайларга төбәп, тын гына рәхәтләнеп тора иде. Мин аңа, тизрәк үссен дип, өйдәгеләрдән яшереп кенә, апара эчертәм,  ипи сыныклары каптырам.   (Г. Бәширов)   (145 сүз)

Бирем.

1. Соңгы җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан  тикшерергә, асларына сызарга.

2. Дүртенче  җөмләнең  төрен билгеләргә, бәйләүче чараны табарга.

3. Беренче җөмләгә синтаксик анализ ясарга, схемасын сызарга.

Көтеп узган гомер

        Фатыйма ялтыратып чистартылган көзгедәй күктә йөзгән айга карап елмайды. Әбисе аңа: «Тулган ай күрсәң, теләкләреңне аңа җиткер, үтәлми калмас, бәбкәм», — ди. «Менә бу көчек үсеп җитсен дә миңа иптәш, якын дус, сакчы булсын», дип, көчекне күккә күтәреп айга күрсәтте дә кире кочагына алды. Ул, җылыга кергәч, тып-тын булды. Фатыйма көтмәгәндә табылган яңа юлдашына сөенеп куйды. Йоклаган бозауларын уятмаска тырышып, капшана-капшана лампасын кабызды да мичкә ягып җибәрде. Әйтерсең, үз өенә кайтты, өстен салып ташлады, үзенә дип калдырган сөтен яңа дустына эчерде, ул аны күз ачып йомганчы ялап кына куйды. Фатыйма, көчеген куенына алып, сәндерәгә менеп ятты. Калын итеп түшәлгән хуш исле печен өстендә йомшак, иркен иде, көчек тә бер дә куеннан чыгыйм димәде, мес-мес килеп, бер-берсен җылытып, йокыга киттеләр. Фатыйма күзен йомгач та үзалдына елмаеп куйды, соңгы көннәрдә гел байлык кына килеп тора, бу да Ходайның бер бүләгедер, юкка гына аның юлына чыкмагандыр. (142 сүз) (Зифа Кадыйрова)

Бирем. 1. Алынма сүзләрнең астына сызарга.

              2. Ирен гармониясенә тексттан мисаллар алып язарга.

              3. Беренче җөмләгә морфологик-синтаксик анализ ясарга.

 

Бала

        Самолет ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Урыныннан кузгалды Зариф. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф, бик гаҗәпләнеп, янә балага карады; бала чыннан да ялгыз иде. Ул үзе биеклек кенә бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга хәзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган... Ләкин хәзер тынычланган, нинди хәлдә булуын оныткан, ахрысы, аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы. (151сүз) (Әмирхан Еники)

Бирем. 

1. Кире сүз тәртибе күзәтелгән җөмләне табып язарга.

2. Тезмә кушма җөмләләрне табып, җөмлә чикләрен билгеләргә, схемасын сызарга.

3.Соңгы җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5-10 сыйныфлар өчен татар теленнән контроль эш текстлары

Биредә укучыларның татар теленнән алган белемнәрен тикшерү өчен заман таләпләренә туры китереп төзелгән язма эш текстлары тупланган...

Рус төркеме укучылары өчен якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары

Эш программаларына урнаштырылган якынча еллык йомгаклау контроль эш текстлары...

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен диктант текстлары

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен диктант текстлары. 7 нче сыйныф...

1-4 сыйныфлар өчен диктант текстлары

Башлангыч сыйныф укучылары өчен диктантлар...

1-4 нче сыйныфлар өчен диктант текстлары.

1-4 нче сыйныфлар өчен диктант текстлары....