Рабочая программа по татарскому языку, 1 класс
рабочая программа по теме

Чернова Нина Ивановна
1 сыйныфлар өчен туган телдән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде: 
1) Россия Федерациясендә мәгариф турында Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар; 
2) Мәгариф турында Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар; 
3) Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 . 
4)  2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы 25.10.2013,  
5)  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ―Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013; 
6)  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты; 
7) Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ”Пановка  төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч  гомуми белем бирү буенча төп белем бирү программасы; 
8)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы; 
9) Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2018-2019 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе. 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_kl_tat_yaz.docx60.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Пановка төп гомуми белем мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Сагдиева Л.Т.

Беркетмә №1  “31”  август 2018 нче ел.

“Килешенде”

Укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________Козырева М.А.

“ 31”  август 2018 нче ел.

“Раслыйм”

“ Пановка төп гомуми белем  мәктәбе” директоры:

_________Фазлиева М.Г.

Приказ № 54   “31” август  2018 нче ел.

I квалификацион  категорияле  татар теле һәм әдәбият  укытучысы

Чернова Нина Ивановнаның

                                                                                               1 нче  сыйныфның рус төркеме  өчен

 туган телдән

эш программасы

                                                                              (өйдә белем алучы укучы өчен)

Аңлатма язуы.

1 сыйныфлар өчен туган телдән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1)  ―Россия Федерациясендә мәгариф турында Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар;

2)  ―Мәгариф турында Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар;

3)―Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 .

4)  ―2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы 25.10.2013,  

5)  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ―Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013;

6)  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты;

7) Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ”Пановка  төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч  гомуми белем бирү буенча төп белем бирү программасы;

8)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы;

9) Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2018-2019 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе.

   1 нче сыйныф өчен "туган  тел" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2011.), 1 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева  тарафыннан эшләнгән “Күңелле татар теле” (Казан, Татармультфильм, 2012 ел) дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм әдәби  уку дәреслеге. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Күңелле татар теле. - Казан: Татармультфильм, 2012.-100 бит.

             

                         Туган тел  фәненең укыту планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, туган тел дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга  66  сәгатькә төзелде.

Туган тел дәресе

Сәгатьләр саны

Үзлегеннән үзләштерергә

     тиеш материал

Атналык  сәгатьләр саны

Туган тел дәресе

1

1

2

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга туган тел укытуның  төп максатлары:

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

        1.Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи  үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең  иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык  һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский).

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы  максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә.

4. Белем бирү максатының  эчтәлеге:

Укучыларның  татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак  өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Рус телле балаларга татар теле укытуның  төп максаты: Укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү,  бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

       татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

       татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

       программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

       карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

       татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

       татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыру;

       халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү

Укыту предметының төп эчтәлеге:

Сөйләү.

Коммуникатив бурычны уңышлы хәл итү өчен, аралашу максаты һәм аның шартларына бәйле тел чараларын сайлау. Диалогик сөйләмгә (сөйләшүне башлау, дәвам итү һәм тәмамлау), игътибарны җәлеп итү күнекмәләренә ия булу. Телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу. Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм әдәбе үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү). Орфоэпик нормаларны үтәү.

Тыңлап аңлау.

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Уку.

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу.

Хәреф һәм иҗекләрне, сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне язу. Пөхтә һәм матур язу күнекмәләренә ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрне күчереп язу, ишетеп язу. Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

Бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу.

Шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре:

Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең  шәхси нәтиҗәләре:

татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет нәтиҗәләре:

 Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә МКТнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып-белү гамәлләре:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив гамәлләр:

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Коммуникатив гамәлләр:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу;

- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

1 нче  сыйныфларның рус төркеме өчен татар теле программасының эчтәлеге:

Тема

Сәгать саны

Грамматик материал

Әйдәгез,танышабыз!

12

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү. Бу кем? Бу нәрсә? сораулары аша кирәкле информацияне ала белү. Кире кага һәм раслый белү; -мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү. 1дән 10га кадәр саннарны үзләштерү.

Урман дусларыбыз

5

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү. -лар\ләр күплек кушымчаларын сөйләмдә куллана белү.

Спорт бәйрәме

4

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

Әле кисәкчәсен боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы белән куллана белү.

Нишли? Соравына җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру

Өйрәнелгән фигыльләрнең күплек формасы белән таныштыру.

Кем белән уйныйсың? Соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру

Уйный фигыленең I , II затларда төрләнеше белән таныштыру

Тәртип саннарын сөйләмдә куллана белү.

Мәктәптә

5

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап ала белү

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү

Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү

Предметларның урынын, санын әйтә белү

Йорт хайваннары һәм кошлары

5

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный белү

Хайваннарны сурәтли белү

Кая? Кемгә? Сорауларын үзләштерү һәм аларга җавап буларак, исемнәрне юнәлеш килешендә куллануны камилләштерү.

Кайта сүзе белән таныштыру

Предметның үзеңнеке булуын әйтә белү.

Исемнәргә I  зат берлек сан тартым кушымчалары ялгану тәртибе белән таныштыру

Тыныч йокы, хәерле иртә тели белү.

Йоклый фигылен I, II затта сөйләмдә куллана белү.

Бакчада

5

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү. Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.

Кыш җитте

4

Кыш билгеләрен әйтә, көн нинди булуын әйтә, сорый белү

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

Чыга фигыленең I зат юклык формасы белән таныштыру.

Сәламәт бул

5

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру.

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү. Мин сабын белән кул юам  төзелмәсе белән танышу

Минем кулым чиста, минем кулым чиста түгел  төзелмәләрен өйрәнү

Безнең гаилә

5

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Гаилә әгъзаларының нишләгәннәрен әйтә белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8нче март  бәйрәме белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

Татар халык ашлары

4

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

Кибеттә

4

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү.  Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

Без шәһәрдә яшибез

4

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә, сурәтли  белү. Нинди республикада яшәгәнеңне, нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

Җәй җитә

4

Җәй билгеләрен әйтә белү. Җәйге ял турында  сөйли белү.  Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

Барлыгы

66

Укучыларның белемнәренә таләпләр:

1 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның  грамматик минимумы:

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт  килешләре белән таныштыру.

Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).

Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.

Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасы белән таныштыру.

-мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

1 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:

Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.

Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.

Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Башлангыч сыйныф

Эш төрләре

Сыйныфлар

           I

II

         III

    IV

11.

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4 минут

0,3-0,5минут

2.

Диалогик  сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

44.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

                                                 

Укыту-методик комплект

Дәреслек:

Автор

Исеме

Басылу елы

Нәшрият

Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина

“Күңелле татар теле” дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге

2012

“Татармультфильм”

Укытучы өчен методик кулланмалар:

Р.З. Хәйдәрова, Л.ӘГыйниятуллина

 “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” – 1 нче класс Казан . ”Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

2012

 ”Татармультфильм”

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева,  Л.Ә. Гыйниятуллина

 Диск. “Күңелле татар теле”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”

2012

“Татармультфильм”,

Диск “Габдулла Тукай”, Татарстан,А.Алиш әкиятләре.

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов “Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре”

2010

Мәгариф

Укучы  өчен  кулланмалар:

Р. З. Хәйдәрова, Г. М.Әхмәтҗано-ва, Л.Ә.Гыйниятуллина  

 “Күңелле татар теле” дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге                                

2012

“Татармультфильм”

Электрон кулланмалар:

1

Диск “Заман”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”

2008

Казан

2

Аудиодисклар “Җырлап-биеп уйныйбыз!”

2008

Интернет ресурслар:

http://www.edu.tatar.ru

http://www.tatmedia.com

http://www.tatar.ru

http://www.selet.biz/

http://www.tatar.com.ru

http://www.kltaphane.tatar.ryu

http://www.matbugat.ru

http://www.belem.ru

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга «Туган тел»предметын коммуникатив технология нигезендә укытуның календарь-тематик планы

1 нче сыйныф. Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үтәлү вакыты

Дәрестә кулланылган эш төрләре

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Сөйләм материалы

Сүзләр

Сөйләм үрнәге

1

Әйдәгез танышабыз.

1

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирү.

Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, сез, ул, бу, кыз, малай, укучы, укытучы, ничек

Исәнме(сез)!

Хәерле көн!

Син кем?

Мин – Оля.

Мин малай(кыз). Синең исемең ничек?

Мин - Оля.

Бу кем? Бу - Оля.

Ә синең исемең ничек?

2

Синең исемең ничек? Соравы һәм аңа җавап формасы.

1

3

Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Бу кем? Бу нәрсә? сораулары ашакирәкле информацияне ала белү.

Акбай, эт, песи, нәрсә, күбәләк,

әйдә, уйныйбыз

Бу – укытучы.

Ә бу – укучы.

Мин укучы.

Бу нәрсә?

Бу – күбәләк.

Әйдә уйныйбыз.

4

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы

1

5

Раслау һәм кире кагу формалары.

1

Кире кага һәм раслый белү; ачыклый белү (малаймы?); әңгәмәдәшеңнең хәлен сорау.

Әйе, аның, түгел, юк, хәлләр, рәхмәт, яхшы

Бу Азатмы?

Әйе, бу - Азат.

Юк, бу Азат түгел.

Хәлләр ничек?

Рәхмәт, яхшы.

6

-мы/-ме сорау кисәкчәләре

1

7

Әйдәгез танышабыз.

1

8

Татарстан шәһәрләре.

1

Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтү.

9

Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Син кайда яшисең? соравын куя һәм аңа җавап бирү.

авыл

урман

әйдә

уйныйбыз

бергә

Мин Казанда яшим.

Кем шәһәрдә яши?

Кем авылда яши?

Мин шәһәрдә яшим.

Мин авылда яшим.

Әйдә, бергә уйныйбыз!

10

Әйдә бергә уйныйбыз.

1

Бергә уйнарга чакыру

11

1 дән 10 га кадәр саннар.

1

Бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирү; 1 дән 10 га кадәр саннаррны үзләштерү

ничә

 яшь

бар

1дән 10 га кадәр саннар

Сиңа ничә яшь? Миңа җиде яшь.

Азатка ничә яшь?

Азатка сигез яшь.

12

Сиңа ничә яшь? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материалллар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау. Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтә белү.

сыйныф

укый

ничәнче

беренче

Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

Мин беренче сыйныфта укыйм.

13

“Әйдәгез танышабыз” темасын йомгаклау.

 1

14

Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы.

1

Рәсем буенча эш, кара-каршы сөйләшү.

15

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.

фил

жираф

бака

тычкан

кечкенә

куркак

хәйләкәр

усал

зур

Бу бүреме?

Юк, бу бүре түгел, бу – төлке

Нинди хайваннар Татарстанда яши?

Фил Татарстанда яшиме?

Куян нинди?

Куян куркак.

16

Рус халык әкияте “Төремкәй”.

1

“Төремкәй” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү

кер

бергә

яшибез

Төремкәйдә кем яши?

Әйдә, кер, бергә яшибез.

17

Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасы.

1

Иптәшеңә командалар бирү

бас әле

утыр

сикер әле

җырла

кил әле

йөз

уйна

Надя, утыр әле (бас әле)

18

Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3 нче затта берлек сан формасы.

1

Нишли? соравына җавап бирү

йөгерә

йөзә

сикерә

оча

Акбай нишли?

Акбай йөгерә (сикерә).

19

Уйный фигыленең 1,2 нче затларда төрләнеше.

1

20

Тәртип саннары.

1

Ничә? соравына җавап бирү, предметларның санын әйтү.

беренче

икенче

өченче

дүртенче

унынчы

тиз

әкрен

Кем беренче килә.

Саша беренче (икенче) килә.

Марат тиз (әкрен) йөгерә.

Мин беренче партада утырам.

21

Уку-язу әсбаплары.

1

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтү.

дәфтәр

каләм

китап

бетергеч

карандаш

акбур

ак

кара

кызыл

сары

яшел

зәңгәр

Сумкада нәрсә бар?

Сумкада дәфтәр бар.

Сумкада дәфтәр бармы?

Сумкада дәфтәр юк.

Ничә китап бар?

Ике китап бар.

22

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы.

1

23

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы.

1

Уку-язу әсбапларының кирәклегн әйтү, иптәшеңә тәгъдим итү, үзеңә сорап алу.

бир әле

кирәк

кирәкми

мә

Сиңа китап кирәкме?

Миңа китап бир әле.

Миңа дәфтәр кирәк.

Юк, миңа дәфтәр түгел, китап кирәк.

Мә дәфтәр.

24

Кайда ? соравы.

1

Рәсемнәр буенча эш, кара-каршы сөйләшү.

Син кайда яшисең?

25

Йорт хайваннары һәм кошлары.

1

Йорт хайваннарының һәм кошларнының исемнәрен әйтү, санау.

ат

сыер

сарык

дуңгызэкәҗә

каз

үрдәк

әтәч

тавык

чеби

эт

песи (мәче)

Бу – сыер.

Биш чеби бар.

26

Яши фигыльнең берлек сан, 1,2 зат формасы.

1

Сорауга җавап бирү, грамматик күнегүләр эшләү.

27

Хайваннарны сурәтләү.

1

Хайваннарны сурәтләү, сорауга җавап бирү, кара-каршы сөйләшү.

28

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау.

1

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау, кара – каршы сөйләшү.

Гали, син нәрсә яратасың?

Мин пәрәмәч яратам.

29

Исемнәрнең 1 нче зат берлек сан тартым белән төрләнеше.

1

Сорауга җавап бирү, грамматик күнегүләр эшләү.

Минем куяным.

Минем этем.

30

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү.

1

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

әни

әти

бәби

бала

йоклый

тыныч йокы

хәерле иртә

без йоклыйбыз

Әни, тыныч йокы!

Әти, хәерле иртә!

31

“Без йоклыйбыз” тексты.

1

Кара-каршы сөйләшү.

32

Яшелчәләр.

1

Жж хәрефләре белән танышу, яшелчә исемнәрен, санын, төсен, тәмен әйтү, сөйләм.

кишер

кыяр

кәбестә

бәрәңге

суган

кабак

яшелчә

Сиңа кыяр кирәкме?

Юк, миңа кыяр кирәкми (кирәк түгел).

Миңа кишер кирәк.

Монда ничә кыяр бар.

Миңа биш кыяр бир әле.

33

Кирәк, кирәкми сүзләре.

1

34

Җиләк-җимешләр.

1

Җҗ хәрефе. Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканын әйтү, кара-каршы сөйләшү.

җиләк

алма

чия

карлыган

әфлисун

җиләк-җимеш

тәмле

чәчәк

бар

матур

җыя

Син нәрсә яратасың? Мин җиләк яратам.

Ә чия яратасыңмы?

Юк, яратмыйм.

35

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

36

Рус халык әкияте “Шалкан”.

1

“Шалкан”әкиятенең эчтәлеге белән танышу. Әкиятне сәхнәләштерү.

әби

бабай

үсә

тарта

булыша

Әби, кил әле тизрәк, булыш!

37

Нәрсә яратканны яратмаганны әйтү, сорау формалары.

1

Кара-каршы сөйләшү, сорауларга җавап бирү, сөйләм.

Син щи яратасыңмы?

Мин щи яратам.

38

Безнең бакча.

1

Диалогик һәм монологик сөйләм.

Миңа кызыл чәчәк кирәк.

Мә кызыл чәчәк.

Рәхмәт.

Чәчәк матур. Бакчада помидор үсәме? Әйе, үсә.

39

Кыш билгеләре.

1

Кыш билгеләрен әйтү, кышкы уенга чакыру, көн нинди булуын сорау.

кыш

кыш көне

салкын

буран

кар ява

җил исә

ява

чыга

Әйдә урамга чыгабыз!

Көн нинди?

Көн салкын (җил исә).

Кар явамы?

Юк, яумый.

40

Кыш бабай килә.

1

Кара-каршы сөйләшү

Кыш бабай

Кар кызы

хат

бүләк

шар

курчак

машина килә

Кыш бабай, кил тизрәк.

Миңа бүләк кирәк!

Миңа бүләк бармы?

41

Минем чанам бар төзелмәсе.

1

Кара –каршы сөйләшү, сөйләм.

чаңгы

чана

тимераяк

шуа

Мин чана (чаңгы шуам).

Синең тимераягың бармы?

Юк, минем тимераягым юк.

42

Тауда

1

Сорауларга җавап бирү, сөйләм.

әйе

юк

түгел

Коля тауга бара.

Коля таудан чаңгы шуа.

Коля таудан кайта.

Синең чаңгың бармы?

43

Яңа ел бәйрәме.

1

Яңа ел турында сөйләү.

Яңа ел

чыршы

котлыйм

Алсу, сине Яңа ел белән котлыйм!

44

Тән әгъзаларының исемнәре.

1

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.

баш

бит

чәч

колак

борын

авыз

кул

бармак

аяк

теш

Бу баш.

Бу кулмы?

Әйе, бу кул.

Юк, бу кул түгел.

45

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү.

1

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру.

авырта

авыртмый

Кай җирең авырта?

Синең башың (күзең) авыртамы?

Минем башым (күзем) авыртмый.

Минем кулым авырта.

46

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү.

1

1

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

зарядка яса

чана шу

тимераякта

шу

йөз

йөгер

суган

Дәү әни, хәлең ничек?

Кай җирең авырта?

Миңа чәй бир әле.

Бал белән чәй эч!

Зарядка яса!

Сарымсак аша!

Лимон аша!

Чиста йөр!

47

Шәхси гигиена предметлары.

1

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Исемнәрне 1, 2 зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү.

теш щеткасы сөлге

сабын

тарак

тарый

чистарта

Бу синең сөлгеңме?

Әйе, минем сөлгем.

Нинди матур!

Әйе, миңа яшел сөлге ошый.

48

Шәхси гигиена предметларын сорап алу.

1

49

Гаилә.

1

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү.

гаилә

әби

бабай

апа

абый

эне

сеңел

кеше

тату

Хәерле иртә, әнием (әтием, укытучым, дустым)!

Синең апаң (абыең, энең, сеңлең) бармы?

50

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау.

1

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү.

Синең гаиләң зурмы?

Гаиләдә ничә кеше?

Гаиләдә кемнәр  бар?

Әни аш пешерәме?

Әйе, аш пешерә.

51

Яз фасылы.

1

Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү

яз җитә

көн җылы

кояш көлә

кар эри

кошлар килә

тамчы тама

Әминә, әйдә урамга чыгабыз.

Ә көн нинди?

Көн җылы.

52

Фатыйх Кәрим “Яз җитә”.

1

Аңлап, сәнгатьле укый белү.

53

8 нче Март – Әниләр бәйрәме

1

Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү.

кадерле

бәйрәм белән

уңышлар

(сәламәтлек) телим

Сине бәйрәм белән котлыйм!

Уңышлар телим.

54

Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллану.

1

Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллана белү.

Тыныч йокы

Хәерле иртә (көн, кич)

Рәхим итегез

Сау булыгыз

бүләк

55

Татар халык ашлары

1

Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә белү.

өчпочмак

чәк-чәк

бәлеш

кыстыбый

гөбәдия

Мин гөбәдия (өчпочмак) яратам.

56

Ризыкларның тәмле булуын әйтү.

1

Ризыкларның тәмле булуын әйтә белү.

Бәлеш тәмлеме?

Бик тәмле.

Улым, утыр.

1

57

Туган көн – зур бәйрәм.

1

Туган көн турында сөйли белү.

туган көн

бәхет

телим

Коля, син җырлыйсыңмы?

Юк, мин йөгерәм, сикерәм.

Ә Гали нишли?

Гали бии.

58

Ашамлыклар.

1

Азык-төлек исемнәрен әйтә белү.

ипи

сөт

май

сыр

шикәр

кәнфит

аш

чәй

баллы

ачы

Син өчпочмак ашыйсыңмы?

Әйе, ашыйм.

Сөт эчәсеңме?

Әйе, эчәм.

Апа, ипи бармы?

Ипи бар.

59

Ашамлыклар кибетендә

1

Кибеттә сатып ала белү.

Ничә сум?

10 сум.

60

Савыт-саба.

1

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү

чынаяк

чәйнек

тәлинкә

чәнечке

кашык

пычак

кисә

Мин пычак белән ипи кисәм.

Мин кашык белән аш ашыйм.

Миңа кашык бир әле!

Ничә кашык кирәк?

61

Барый Рәхмәт “Аш вакыты”.

1

Аңлап, сәнгатьле уку.

62

Киемнәр.

1

Кием исемнәрен дөрес әйтә белү.

күлмәк

чалбар

итәк

итек

бүрек

читек

бияләй

башлык

тун

Синең башлыгың бармы?

Бар.

Ул нинди?

Зәңгәр.

63

Җәй җитә.

1

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.

кояш балкый

күбәләкләр

оча

чәчәкләр үсә

җиләк-җимеш пешә

урамда җылы

Азат, урманга барасыңмы?

Кем белән барасың?

Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә.

64

Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”.

1

Аңлап, сәнгатҗле укый белү күнекмәләрен формалаштыру.

65-66

Сабантуй бәйрәме.

1

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

чүлмәк вата

капчык белән сугыша

Дустым, әйдә Сабантуйга барабыз!

Син бәйрәмдә нишлисең?

Мин йөгерәм (сикерәм, җырлыйм, биим).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...