Илдар Юзеев поэмаларында лексик чаралар
материал на тему

Гафарова Алсу Радиковна

Фәнни эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 0003cc2e-5ee35e6b.doc369 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

Кереш.............................................................................................................3

Беренче бүлек. Лироэпик формалар һәм лексик чаралар........................8

1.1. Лироэпик формалар һәм лексик катлам...............................................8

1.2. Илдар Юзеев иҗатында поэма жанр формасы..................................11

Икенче бүлек. И.Юзеевнең вакыйгага нигезләнгән поэмаларында

лексик чаралар.............................................................................................16

2.1.“Әнкәй” поэмасында лексик чаралар кулланылышы........................16

2.2. “Фәрит-Фәридә” әсәрендә лексик чаралар........................................22

Өченче бүлек. Лирик-фәлсәфи поэмаларда лексик чаралар..................30

3.1. “Карурман”поэмасында лексик чара төрләре....................................30

3.2.  “Өзелмәс кыллар” әсәрендә лексик сурәтләү чараларын

файдалану үзенчәлеге.................................................................................35

Дүртенче бүлек. Драматик поэмаларда лексик чаралар катламы.........40

4.1. “Тынлык белән сөйләшү” поэмасында лексик чараларның

кулланылышы..............................................................................................40

4.2. “Таш диварлар авазы” драматик поэмасында лексик чаралар........47

Йомгак.........................................................................................................57

Библиография.......................................................................................61-64


Кереш

Теманың актуальлеге. “Шигърияттә  шулай, ахрысы: күпме шагыйрь сине җәлеп итә, күпме мавыгулар була, исемнәр, төрле калыплар, алымнар белән җенләнәсең, - ахырда барыбер үзеңә якын, яшьтән үк күңелгә үтеп кергән нигезгә - моңга кайтасың. Җанны уяткан хисләрне, гади, әмма халыкчан, тормышчан фикерләрне танып, үз итеп куанасың, тагын тыңлыйсың, туймыйсың. Инде илле яшеңне узып китсәң дә, бала кебек әсәрләнеп, беренче кичерешләреңә кайтасың, аларга тугрылыгыңны тоясың. Шулай булмыйча, Моң бит ул, Шигырь бит ул”, - дип яза бер мәкаләсендә Рәдиф Гаташ, Илдар Юзеев иҗаты хакында сүз йөрткәндә.[1] Ул шагыйрьнең илленче еллар шигъриятенә — бертөсле, бер калыплы, моңсыз, тәмсез, әзер җаваплы, күпсүзле, ялган пафослы “шигырь” дөньясына, Такташлар чорындагы кебек ихлас, “чын шигърилек, табигыйлык, бай күңел дөньялы яңа шигырьләр” алып килүенә игътибар итә.

Дөрестән дә, “социаль шигърилек”, политик категорияләр, ялгышулар, әмма эзләнүләр чорында яшәгән И. Юзеев безнең өчен чын, алдаусыз, табигый талантлы, халыкчан рухлы, сүз байлыгы белән чын матурлык дөньясы тудыра алган зур шагыйрь булып калды. Шулай икән, аның талантының озын гомерлелегенең, халыкка якынлыгы сәбәпләрен язганнарының эчтәлегеннән дә, әдәби алымнарыннан да эзләргә кирәк. Шул ук вакытта тел-сурәтләү чараларының эчтәлек белән тыгыз бәйләнешен дә онытырга ярамый. Димәк, курс эшендә Илдар Юзеевнең кайбер әсәрләрендә лексик чаралар кулланылышын анализларга алынганбыз икән, билгеле бер күләмдә аларны эчтәлек белән дә бәйләрбез. Әдәби әсәрнең аһәңе язучы актив кулланган сүзлеккә, җөмлә төзелешләренә, теге яки бу конструкцияләргә, авазлар чиратлашуына һәм башкаларга да карый. Шагыйрь  иҗатын үтә дә моңлы дип таныйлар икән, әлеге моңны тудыруда күпмедер дәрәҗәдә әдәби әсәрдә сәнгати алымнар да саналган лексик чаралар да катнаша. Кыскасы, аларны өйрәнү әдип стилен өйрәнүнең бер өлеше булып тора. Икенче төрле әйткәндә, язучының иҗат лабораториясен ачканда, сөйләмнең әлеге бизәкләрен ачыклау актуаль булып чыга.

Теманың  яңалыгы һәм өйрәнелү дәрәҗәсе. Стилистик фигуралар, тел-сурәтләү чаралары, шул исәптән лексик алымнар ярдәмендә кешенең индивидуаль йөзе ачыла. Димәк, шагыйрьне аңлау, индивидуальлеген күрү, тоту өчен, аның, беренче чиратта, иҗатын стиль һәм кайбер сурәтләү  чаралары ноктасыннан махсус өйрәнү кирәк. Бу планда И.Юзеев иҗаты әлегә махсус өйрәнелмәгән.

И. Юзеев иҗаты каләмдәшләре, тәнкыйтьчеләр тарафыннан элек-электән бары тик уңай гына бәяләнеп килә. Тәнкыйть шагыйрьне бертавыштан “яшьлек һәм романтика”, “матурлык һәм батырлык” җырчысы дип атады.

Сибгат Хәким “Янар чәчәкләрнең яктысы” исемле мәкаләсендә И. Юзеев хакында мондыйрак фикер әйтә: “Илдар – шигырьдән шигырьгә, поэмадан поэмага үскән шагыйрь. Җырларын поэмаларыннан, поэмаларын драматик әсәрләреннән аерып булмый. Рухлары белән алар бер-берсеннән үсеп чыгалар. Барысы да, ләкин Илдарча, фәкать Илдарча. Авылның моңнарыннан аерыла алмый газапланган кешенең хисләре анда. Яшьлеге, мәхәббәте шунда авылда. Хәтта бераз сентименталь романтика белән өретелгән моңсулык, Такташка якынаям дигәндә аерылып киткән моңсулык.”[2]

Т. Галиуллин үзенең мәкаләсендә язучы турында мондый фикерен җиткерә: “И. Юзеев иҗаты турында мин еш уйландым, әсәрләндем, “Яшьлек һәм батырлык җырчысы” дигән хезмәтемне дә язып бастырдым, җае чыккан саен, язучының гаҗәеп бай иҗади мирасы турында фикерләремне матбугатта әйтеп барырга тырыштым. Ул киң күңелле, олы җанлы шәхес буларак, тәнкыйть жанрын, хәтта кайбер “чеметеп” алуларны да дөрес кабул итте. Шагыйрьләрнең күбесе аналитик фикерне, тәфсилле анализны өнәп бетерми, гомуми мактауны, фәлсәфи атамалар белән сөйләшүне, баллы “сиптерүне” яратып кабул итә.”[3]

Соңгы елларда И.Юзеев иҗатын өйрәнү, аның татар әдәбиятында тоткан урынын дөрес бәяләүгә кагылышлы күп кенә җитди эшләр башкарылды. И. Юзеев иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр язылды, күпсанлы мәкаләләр дөнья күрде. Мәсәлән, А. И. Даутов “Илдар Юзеев шигъриятендә романтизм” дигән темага диссертация язды, һәм 2002 елда бу диссертация китап булып басылып чыкты.[4] Болардан тыш, 1984 елда Т.Галиуллинның “Яшьлек һәм батырлык җырчысы” дигән хезмәте дөнья күрде. Шулай ук аның “Еллар юлга чакыра”, “Гомер учагы”, “Илһам чишмәләре”, ә Р. Мөхәммәдиевнең “Әгәр без янмасак...”, “Якутлар табыладыр вакыт белән” кебек хезмәтләрдә күп кенә әдәби тәнкыйть мәкаләләре И. Юзеев иҗатына багышланган.

Вакытлы матбугатта да Р. Шәрәфиевнең “Безне кемнәр аңлар?”, “Узды да китте”, С.Поварисовның “Моң эчендә асылташ”, Т.Галиуллинның “Арба бар, игътибар юк”, Ш.Рәкыйпнең “Афәрин, мең яшә, Илдар”, Ф.Хәйретдинның “Илдар Юзеев – үзе бер дәвер”, Р. Миңнуллинның “Һәркемгә таныш моңнар” кебек мәкаләләр басылып чыкты.

Язучының тормыш юлын, әдәби эшчәнлеген, иҗатын җентекләп тикшерүдә аеруча Т.Галиуллин, Р.Мостафин, Н.Юзеев, М.Мәһдиев, Р.Мөхәммәдиев, С.Маннапов, М.Вәлиев кебек әдәбият белгечләре зур көч куйдылар.[5] Шулай ук аның иҗатына каләмдәшләре С. Хәким, Ф. Хөсни, Т.Миңнуллин, Р. Гаташ, М. Юныс, Ф. Яруллин һ.б. лар игътибар итте.[6]

Әлеге  галимнәр, язучылар үзләренең рецензияләрендә И. Юзеевнең романтик шагыйрь булуына басым ясыйлар. Әдип иҗатында романтик фикерләүгә бәйле рәвештә урын алган яшәү һәм үлем, галәм һәм кеше, инсанның үз-үзен һәм яшәешне танып белү фәлсәфәләре галимнәр тарафыннан һәм гамәли, һәм теоретик яктан җентекләп тикшерелә.  

Бүгенге көндә Илдар Юзеев иҗатын, дөньяга карашларын өйрәнүгә, әдәби барышка алып килгән яңалыгын белүгә төрле яклап якын килү сорала. Без исә бу иҗатны өйрәнүне әдипнең стилен формалаштыруда зур роль уйнаган лексик чаралар яссылыгын тикшерүдән башларга булдык һәм теманың яңалыгын ачык чагылдырдык дип уйлыйбыз.

Хезмәтнең максаты темада ачык чагылыш тапкан, ягъни И. Юзеев поэмаларында лексик катламнарның әдәби алдым буларак кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү. Моңа ирешү өчен, түбәндәге бурычлар башкарылды:

  • кирәкле терминологик аппарат барланды;
  • шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты күз алдыннан кичерелде, аңа әдәби тәнкыйть бәямәләре тупланды;
  • лексик чараларга мисаллар җыелды, аларның куллану максаты, үзенчәлеге ачыкланды.

Хезмәтнең методик-методологик нигезе. Әлеге хезмәттә без Т.Галиуллинның югарыда саналган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен, А.Даутовның “Илдар Юзеев шигъриятендә романтизм”, “Балачак әдипләре” хезмәтләрен, А.Әхмәдуллин, И.Нуруллиннарның “Әдәбият белеме сүзлек”ләрен, Ф.Хатиповның “Әдәбият теориясе”, В.Хализевның “Теория литературы”, Ю.Боревның “О природе художественного метода”, В. В.Виноградовның “Стилистика: Теория поэтической речи. Поэтика” китабын, “Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр” сүзлеген һәм югарыда әйтелгән газета, журнал мәкаләләрен билгеле бер күләмдә үз эшебездә таяныч ноктасы иттек.

Диплом эше Керештән, дүрт бүлекле Төп өлештән, Йомгактан, Файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.


Беренче бүлек. Лироэпик формалар һәм лексик чаралар

1.1. Лироэпик формалар һәм лексик катлам

Лироэпик форма үзенә эпик һәм лирик төргә хас сыйфатларны туплый, тормыш моделен төзүдә аларның үзенчәлекле синтезы булып тора. Эпиклык хикәяләү, сюжетлылык, вакыйгалар чылбыры, персонажлар системасы хәрәкәт итүдә күренә. Лирик башлангыч исә лирик герой образы, аның хис-кичереше бирелеше, тезмә форма, кече формага һәм психологизмга омтылу кебек якларда чагыла, лирикага хас образ-детальләр, композицион алымнар аша үткенәйтелә.

Поэма – лироэпик жанрлар арасында күләмлесе; аңарда прозаның хикәяләү алымнары, сюжет-композиция төзелеше, лирик чигенешләр, кисәкләр белән бергә үрелеп, аралышып килә.

Борынгы заманнарда тезмә белән язылган барлык әсәрләрне дә поэма дип йөрткәннәр. Хәзер бу термин белән вакыйгалар һәм хисләр агышын шигъри формада хикәяләгән урта күләмле лироэпик әсәрләрне атыйлар.

Шул ук вакытта кайбер әдәбиятчыларның инде чишмә башында ук бүгенге көн билгеләмәсенә җавап бирүче поэмалар торуын билгеләргә кирәк. Бу зур тарихлы халыкларның чын мәгънәсендәге матур әдәбиятына хас, шул исәптән татар әдәбиятына да. Кол Галиның “Кыйссаи Йосыф” поэмасында лироэпик сыйфатларның барсы бар. Икенче яктан, әдәбият тарихында борынгы чорлардан авторлары билгеле әсәрләрнең күпчелеге күләмле, сюжетлы, вакыйга-күренешләргә нигезләнә. Димәк, поэма терминының сыйфатламалары әдәбият белемендә әсәрләрнең үзеннән чыгып калыплашкан.

Поэманы, иң беренче чиратта, кайсы сыйфатлар, нинди чаралар, нинди материал поэма итә соң? Иң элек, белгечләр тануынча, поэмаларга вакыйгалык хас. Бу хакта рус галиме Л. И. Тимофеев үзенең “Основы теории литературы” хезмәтендә  болай ди: “Поэма представляет собой по существу стихотворную повесть, реже – стихотворный рассказ, и в ней в основе лежит сюжет, данный в то же время в единстве с лирическим раскрытием материала поэмы.”[7]

“Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр” сүзлегендә, поэма жанрына билгеләмә биргәндә,  шулай ук вакыйгалылыкка басым ясала: “Поэма – лироэпик жанр атамасы, сюжет сызыклары лирик чигенешләр, хис-кичереш һәм мөнәсәбәт белдерү белән үрелеп бара, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр күтәрелә торган әсәр.”[8] 

Поэма жанры лирик һәм эпик башлангычларның үзенчәлекле синтезын тәшкил итә. Анда сурәтләнгән вакыйгалар сюжетны – эпик катламны барлыкка китерә, зур вакыйгалар кайчакта берничә сюжет сызыгы тәшкил итәргә дә мөмкин,  аларга  бәйле  төстә,  автор  үзенең   мөнәсәбәтен  укучыга җиткерә.  Лирик башлангычта исә сурәтләнгәннәргә шәхси мөнәсәбәт, автор-хикәяләүче яки лирик геройның хисләре, фикерләре, бәясе әһәмиятле роль уйный. Лирик һәм эпик башлангычның роленә карап, поэмаларны ике төргә бүлгәннәр: лирик башлангыч өстенлек иткән поэмалар һәм эпик башлангыч өстенлек иткән поэмалар.

Б. В. Томашевский тәкъдим иткән поэмаларның бүленеше дә кызыклы:  1) фабулалы поэмалар (эпик, фабуласыз); 2) дескриптив поэмалар; 3) дидактик поэмалар.

Әдәби әсәрнең теле, аралашу чарасы булган телдән үзенең үти торган вазифасы, бурычы белән аерыла. Кешеләрнең бер-берсе белән сөйләшү, аралашу коралы булган “гади” сүзгә караганда, әсәр тукымасындагы сүз бермә-бер катлауланган, шагыйрь яки әдип тарафыннан аңлы рәвештә корылган төзек бер системаның – әдәби әсәрнең – иң кечкенә берәмлегенә, иң кечкенә өлеше, тулы образны барлыкка китерә торган микрообразга -  сүз-сурәткә әверелгән[9]

Теләсә кайсы әдәби әсәрне алсак та, автор үзенең образлар әйтергә теләгән фикерен укучыга җиткерү өчен, сүзләрне төгәл һәм урынлы булырлык итеп сайлый. Бу бик мөһим. Телнең сүзлек хәзинәсе дә, фонетик, грамматик һәм синтакисик төзелеше дә, стилистик мөмкинлекләре дә әсәр тукымасын барлыкка китерүдә, ягъни сәнгатьле образ ясауда бертигез дәрәҗәдә әһәмиятле. Шулай да лирик әсәрләрдә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең күбрәк кулланылуы игътибарны үзенә тарта, чөнки һәрбер автор үзенең уй-тойгыларын, әйтергә теләгән фикерен образлы, үтемле яңгыратырга омтыла. Әдәби әсәрләрдә сүзләрнең образлы кулланышын, ягъни билгеле бер әйбер яки күренеш сүз образлылыгы лексик микропоэтика, яисә поэтик лексика дип атала[10].

Матур әдәбият милли телнең барлык лексик җегәрен дә тулы файдаланырга тырыша. Күләмле формаларның берсе булган поэма да лексик чараларга бик бай. Билгеле булганча, лексик чара – дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүз[11]. Аларның ике төркеме аерып чыгарыла:

1) мәгънә охшашлыгына яки аерымлыгына нигезләнгән лексик чараларга синонимнар, антонимнар, омонимнар, сүз уйнату һәм эвфемизм керә;

2) сүзләрнең тарихына һәм географиясенә бәйләнешле лексик чаралар буларак архаизмнар, тарихи сүзләр, неологизмнар, калькалар, диалектизмнар, һөнәрчелек сүзләре һәм алынма сүзләр карала[12].

Әлеге лексик чаралар әдәби әсәрдә эстетик һәм мәгънәви функция башкаралар. Тасвирлау чараларының һәр төренең тарихы тәүге әсәрләргә үк барып тоташа. Мәсәлән, Урта гасырлар әдәбиятының олы үрнәкләре булган Кол Гали, Сайади, Сәйф Сараи, Котб кебек әдипләрнең поэмаларында лексик чаралар зур урын алып тора. “Кыйссаи Йосыф” поэмасыннан героның психологик халәтен ачыклаган һәм градация барлыкка китергән синонимнарга мисал китерик:

Зөләйхабыз йокысыннан мәхрүм калды,

Ай шикелле күркәм йөзе тәмам сулды,

Уйнап көлмәс, ашамас һәм эчмәс булды,

Төне-көне гел Йосыфны уйлый имди... (Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”)

Сайадиның “Бабахан дастаны”нда шулай ук лексик чаралардан синонимнар психолигзмга бәйле кулланыла:

Йокыда күрдеге дәһшәтле төштән

Югалтты ул исен, еш язды һуштан.

Язын аткан чәчәктәй саф, нәфис ул,

Аңарга ялгышып та тимәгән кул. (Сайади “Бабахан дастаны”)

Борынгы поэмаларда архаик формалар да бик күп очрый:

Бусында бер пәри кызы күренде:

Җыя-җыя чәчәкләр багда йөрде.  (Сәйф Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен”)

Кичердең күп рәхәт ошбу җиһанда:

Кил инсафка –вәкарьгә бу заманда.

Шуны уйла: синең золмыңда мазлум

Соңынтын каргамасын, салмасын шом. (Котб “Хөсрәү вә Ширин”)

Әлбәттә, әлеге мисаллар лексик чараларның поэмаларда кулланылышының бик борынгы үрнәкләр белән үк бәйле булуын ачыклау өчен генә хезмәт итә. Безнең максатыбыз исә – Илдар Юзеевнең шигъриятен тикшерү. Лексик чараларның байлыгын күздә тотып, без шагыйрьнең төрле жанр формаларына караган поэмаларын анализларга булдык.

1.2. Илдар Юзеев иҗатында поэма жанр формасы

Илленче елларның урталарында татар әдәбиятында Илдар Юзеевнең иҗаты үзенә бер төрле юл белән үсеп китте. Республикада чыга торган газета-журнал битләрендә И. Юзеев исеме илленче елларның башында ук күренә башлый. Унсигез яшендә язган “Тормыш җиңә” поэмасы заманында укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Әмма чын-чынлап татар поэзиясендә И. Юзеев үзенең “Таныш моңнар”ы белән таныла. “Таныш моңнар”  поэмасы “Совет әдәбияты” журналында чыгу белән (1955) үк яшьләрнең яратып укыла торган әсәренә әверелә. Композитор Ш. Мәҗитов белән автор башта поэма буенча радиокомпозиция әзерли. Аннары “Резидәкәй” дигән музыкаль пьеса барлыкка килә. Утыз ел буе яшьләрнең истәлек дәфтәрләрендә кулдан-кулга күчеп йөрүе, сәхнәләрдә, кичәләрдә җыр булып яңгыравы поэманың укучыларның йөрәкләрендә тирән урнашуы турында сөйли. Әсәр әдәби тәнкыйть һәм җәмәгатьчелек тарафыннан да югары бәяләнә.

1956 елда И. Юзеевның “Таныш моңнар” исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Аннан соң ел саен диярлек шагыйрьнең яңа шигырь китаплары дөнья күрә: “Тау чишмәсе” (1958), “Поэмалар, шигырьләр” (1960), “Янар чәчәк” (1962), “Яшь наратлар” (1965), “Поэмалар” (1966), “Яшьлек дустыма” (1967), “Пони малае нәни Җирәнкәй” (1967).

1968 елда “Миләүшә” җыентыгы өчен  И. Юзеев, татар язучыларыннан беренче булып, Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.

Алтмышынчы елларда И. Юзеев иҗаты берничә тармакта үсеп китә: берсе – зур күләмле эпик поэмалар, икенчесе – халык традициясенә якын торган лирик җыр, өченчесе - әдәбиятның үзенчәлекле төре булган драматургия, дүртенчесе – балалар өчен язылган шигырьләр. Әмма барыннан да элек, И. Юзеев – күпсанлы поэмалар авторы.

Шушы елларда аның поэзиясе иҗтимагый эчтәлек ала, кеше рухының бөеклеген, татар тарихының олылыгын ачуга, явызлыкка, мәкергә, ялганга, битарафлыкка каршы көрәш рухы белән тулылана, байый. “Әнкәй” (1959), “Язылмаган поэма” (1964), “Өчәү чыктык ерак юлга” (1965), “Тынлык белән сөйләшү” (1966), “Соңгы сынау” (1968), “Канкай углы Бәхтияр” (1970), “Таш диварлар авазы” (1973), “Өзелмәс кыллар” (1977), “Мәхәббәт китабы” (1979), “Очты дөнья читлегеннән” (1980), “Мәңгелек белән очрашу” (1982) кебек лирик-тарихи, драматик поэмаларында, замандашлары белән беррәттән, гомерләрен халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган Бәхтияр Канкаев, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәйретдин Мөҗәйләр эшчәнлеген, батырлыгын, бөеклеген ачуга зур өлеш кертә.

 Әйтергә кирәк, шагыйрьнең 70 нче еллар лирикасы көчле драматизмга да, эпик киңлек һәм фәлсәфи тирәнлеккә дә байый. Зур гуманистик төшенчәләр белән эш итеп, шагыйрь алга таба социаль проблемаларны фәлсәфи тирәнлек белән чишәргә омтыла. Рухи үлемсезлек һәм батырлык романтикасын сурәтләгән “Язылмаган поэма”, “Соңгы сынау”, “Тынлык белән сөйләшү” шикелле новатор әсәрләр иҗат итүе моның ачык мисалы.

Шагыйрьнең поэтик диапазоны киңәя, иҗат активлыгы елдан-ел арта бара. Шушы елларда аның бер-бер артлы “Соңгы сынау” (1969), “Төнбоек” (1970), “Карурман” (1973), “Бөркетләр кыяга оялый” (1975), “Поэмалар” (1976), “Өзелмәс кыллар” (1978), “Кыр казлары артыннан” (1980) исемле китаплары чыга. Бу чорда И. Юзеев поэма жанрында аеруча уңышлы эшли.

Илдар Юзеевнең соңгы елларда язылган “Өзелмәс кыллар”, “Мәхәббәт китабы”, “Очты дөнья читлегеннән” кебек әсәрләре аның үз иҗатында гына түгел, татар поэзиясендә дә матур бер яңалык дип бәяләргә кирәк. 1980 елда “Таш диварлар авазы” һәм “”Өзелмәс кыллар” өчен шагыйрь ТАССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

И. Юзеев поэзиясенең бик тиз киң яңгыраш алуның сере заман рухына, яңа буын карашларына, яшьләренең хисләренә, уй-хыялларына, омтылышларына аваздаш булуындадыр. Аның иҗатына рухи күтәренкелек, яшьлек романтикасы, әхлак нормаларының югарылыгы хас. Үз исеменнән генә түгел, бөтен буын исеменнән ул болай дип яза:

Юк, мин яши алмыйм алай:

Күккә карап ятып,

Ялган алла ясап,

Сүзгә үрә катып.

Юк, мин яши алмыйм алай:

Көчлегә баш орып,

Язмыш колы булып,

Җирнең үксез улы булып (“Юк, мин яши алмыйм алай”)  

И. Юзеев романтикасы иң элек югары әхлакый идеалны образлы гәүдәләндерүдә, тормышның күтәренке, героик якларына игътибар итүдә күренә. Аның “Фәрит-Фәридә”, “Әнкәй”, “Өчәү чыктык ерак юлга”, “Өзелмәс кыллар” һ.б. поэмалары күтәренке рух, Ватан өчен фидакарь хезмәт һәм сугышчан батырлыкка дан җырлау, яшьләрнең югары һәм матур тойгыларын чагылдыру белән аерылып тора. Аны олы характерлар, бөек хисләр, тормышның гадәттән тыш киеренке, хәлиткеч моментлары кызыксындыра.

И. Юзеев халык иҗатының эпик традицияләрен дә үстерә, бәет, дастан, мөнәҗәт кебек жанрларның кайбер алымнарын яңача куллана. Мәсәлән, “Канкай углы Бәхтияр” (1973) исемле кечкенә поэмасы – автор аны “легенда” дип атаган – строфа төзелеше буенча, бер яктан, дастаннарны, икенче яктан, борынгы төрки әдәбият үрнәкләрен хәтерләтә.

Гәрчә И. Юзеев поэзиядә форма төрлелегенә омтылса да, аның иң яраткан һәм иң продуктив эшли торган жанры булып поэма кала. Ул – 20 дән артык поэма авторы.

Нәтиҗәдә, аның күләмле эпик әсәрләре арасында сюжетка корылган романтик рухтагы поэмаларны да (мәсәлән, “Фәрит-Фәридә”), лирик монолог формасындагыларны да (“Тормыш җиңә”, “Язылмаган поэма”), драматик легенда рәвешендәгеләрне дә (“Соңгы сынау”), беренче карашка сюжет ягыннан бер-берсенә бәйләнмәгән, әмма эчтән үзара тыгыз үрелгән шигырь, дастан, парча, лирик чигенү, балладалар циклы итеп төзелгәннәрен дә (“Мәхәббәт китабы”), шартлы алымнар белән документаль кисәкләрен берләштергәннәрен дә (“Таш диварлар авазы”) очратабыз.

Димәк, Илдар Юзеев поэмаларының шартлы рәвештә 3 төрен күрсәтә алабыз:

1. Вакыйгага нигезләнгән поэмалар (“Таныш моңнар”, “Фәрит-Фәридә”, “Миләүшә”, “Әнкәй” һ.б.)

2. Лирик-фәлсәфи поэмалар (“Язылмаган поэма”, “Карурман”, “Өзелмәс кыллар” һ.б.)

3. Драматик поэмалар (“Тынлык белән сөйләшү”, “Очты дөнья читлегеннән”, “Соңгы сынау”, “Таш диварлар авазы” һ.б.)

Без Илдар Юзеевнең шушы төркемнәргә караган төрле поэмаларын (“Фәрит-Фәридә” һәм “Әнкәй”; “Карурман” һәм “Өзелмәс кыллар”, Тынлык белән сөйләшү” һәм “Таш диварлар авазы”) анализларга булдык.


Икенче бүлек. И.Юзеевнең вакыйгага нигезләнгән поэмаларында

лексик чаралар

2.1.“Әнкәй” поэмасында лексик чаралар кулланылышы

Шагыйрьнең лирик кичерешләре белән сугарылган иң уңышлы, иң матур әсәрләреннәндер бу поэма, мөгаен. Без биредә ананың балага һәм баланың анага булган иң тирән, иң нечкә хисләрен “укыйбыз”. Шуңа мөнәсәбәтле, шагыйрь лексик чараларның да гомуми хис эчтәлегенә туры килерлеген сайлап ала. Ананың сөйләмен җиткерүдә мәкальләрнең кулланылуын күрсәтеп китмичә ярамас. Ул: “Ана күңеле балада, бала күңеле далада”, “Иле өчен туа ир бала”, “Бала көче яуда сынала” дип фикер йөртә. Бу юллар халык тәҗрибәсен җиткереп кенә калмый, ана кешенең үзен-үзе юатырга тырышуы да булып тоела. Димәк, поэманың лексик чаралар бөтенлеге дә шушы мәкальләрдә җиткерелгән фикерләрне ачыклый, баланың ашкынулы җилкенүен, ананың аның турында өзгәләнеп гомер итүен сәнгатьчә формалар ярдәмендә ачып бирүгә буйсындырыла.

Әсәрнең хронотобына мөнәсәбәтле, аның эчтәлеге катлаулана һәм бу, үз чиратында, лексик чараларның да төрле вариацияләрдә кулланылуына китерә. Поэмада ана – бала мөнәсәбәтләренә бәйле лирик эчтәлек ике буын – ике чор сурәтен җиткергән вакыйгалар сызыгы белән тыгыз үрелеп килә. Өлкән буынның яшәү рәвешен ачу өчен, автор шул чор өчен неологизм саналган, ә бүген инде тарихи сүзләр булып торган алынма берәмлекләрне куллана. Социализм идеясе белән сугарылган чор сулышы “милиция начальнигы”, “револьвер” кебек лексик чаралар ярдәмендә җиткерелә:

Ул чак минем атам

Милиция

Начальнигы булып эшләгән. (...)

Аны, төнлә өйгә кайткан чакта,

Күсәк тотып саклап торганнар.

Ул егылган

Револьверын алып,

Караңгыга аткан – соң булган.

Ә аннан соңгы сугыш дәвере фронт, штаб начальнигы, фашист кебек хәрби терминология ярдәмендә тасвирлана. Хәрбиләрнең яшәү рәвешен ачу, аерым алганда, аларның русча уйлауларын күрсәтү өчен, И.Юзеев рус сүзләрен дә кертә:

Просто бөркет кебек...

Фронтка очты бүген улыгыз...

Һәм, ниһаять, сугыштан соңгы яңа тормышның атрибутлары буларак шагыйрь трактор, мотор, радиоузел, клуб кебек алынма сүзләр санала. Ананың кече улы шушы төшенчәләр белән фикер йөртә, бу сүзләр аның яңа заманга хас психологиясен ачып бирә, яшь буынның уйлау-фикерләү рәвешен күрсәтә. Димәк, нәтиҗә ясап әйткәндә, И.Юзеевнең “Әнкәй” поэмасында үз чорында неологизм буларак кабул ителеп, хәзер инде кайберләре искергән сүзлек составын баеткан, аерым берләре алынма сүз буларак кына карала башлаган берәмлекләрнең урын алуы поэмадагы чор сурәтен тудыруда әһәмиятле алым булып тора.

“Әнкәй” поэмасында лексик чаралардан синонимнарның әһәмияте зур.Мәгълүм булганча, синонимнар дип якын мәгънәле, ягъни мәгънәдәш сүзләрне атыйлар. Синонимнар чынбарлыкның бер үк күренешен атыйлар, ләкин аны төрле яктан, төрле күзлектән тасвирлыйлар. Синонимнарга карата кайчак “бер үк төшенчәне белдереп, мәгънә төсмерләре һәм стилистик бизәкләре белән аерылып торалар” дип тә әйтәләр[13]. Синонимнар – чын мәгънәсендә телнең байлыгын билгели торган сүзләр. Кешенең сөйләм культурасын үстерүдә синонимнарның роле зур: туган телнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз фикерләрен төгәлрәк һәм матуррак белдерә ала[14]. Синонимнарны таный алмау сөйләмне ярлыландыра, сүз куллануда ялгышларга китерә. Синонимнарның барлык типлары да әдәби әсәрдә сурәт ясау чарасы буларак файдаланыла. Синонимнарны кулланып мәгънә төсмерен үстеребрәк җибәрү мөмкинлеге бар. Шул сәбәпле эчтәлектә сөйләнгән вакыйга да үсеп, зураеп китә, тәэсирлек арта.[15] 

Әдәбиятта синонимнар мәгънә көчәйтү, сурәткә төгәллек бирү, кабатлаулардан качу өчен кирәк. Лирикада бу аеруча әһәмияткә ия, чөнки шигъри сөйләм кабатлауларны, озынлыкны өнәми, шуңа күрә шагыйрьләргә сүзләрнең мәгънә ягыннан охшашлыкларын еш кулланырга туры килә. Синонимнар әдәби әсәрнең эчтәлеген ачуда, образларны төгәлләштерүдә дә зур әһәмияткә ия. И.Юзеевның “Әнкәй” поэмасы да бу яктан үзенчәлекле. Автор синонимнарны күп куллана, дип әйтеп булмый, әмма очраган берәмлекләр аның иҗади осталыгын, кеше психологиясен, күңел халәтен гаять нечкә тоя белүен күрсәтә. Шагыйрь синонимнарны кабатламый, сүзләрнең яңадан-яңа мәгънәдәш берәмлекләрен таба. Шул рәвешле, ул поэмасында яңгыраш камиллегенә ирешә, шигъри аһәң белән баета. Шулай ук кулланылган һәрбер синонимның әсәр эчтәлеге белән бәйләнеше дә анык тоемлана. Мәсәлән, ананың баласын озаткандагы күңел халәте уңышлы синонимнар аша җиткерелә:

Кулларың гел алъяпкычта булды,

Сүз әйтәлми никтер тын тордың.

Артка каерылдым: тынсыз калып,

Бүрәнәгә кинәт утырдың.

Әлеге мисалдагы сүз әйтәлми тын тору һәм тынсыз калу берәмлекләренең үзара синонимлыгы ананың психологик халәте үзгәрешен гаять төгәл итеп тапшыра. Баласы янында үзен тыеп торып, аның эчке газабы шулкадәр киеренке дәрәҗәгә җитә ки, ул хәтта тынсыз кала. Иреннән яшьли тол калып, бөтен тормыш авырлыкларын ялгызы күтәргән ананың рухи көче дә гади мәгънәле синонимнарга сыйган:

Әнкәй түзгән барлык сынауларга,

Ул чыдаган, чыдый һәм чыдар.

Синонимнар яшь кешенең, ашкынулары аркасында, газиз әнисенә карата аз сүзле булуы, яшьлек гамьсезлеге хакындагы фикерләрне дә җиткерү ягыннан отышлы. Түбәндәге мисалда без моны ачык күрәбез:

Газиз ана! «Сәлам,әнкәй,

Таза, исән»,- дигән

Хатлар белән генә юана.

Анага язылган хатның бөтен эчтәлеге таза, исән кебек шаблон сүзләрдән торуы яшьлек романтикасына буйсынып, дөньядагы иң кадерле кешеләребезгә кайчакта игътибарсызрак булуыбыз хакында уйланырга җирлек тудыра.

Еш кына синонимнар төрле стилистик төркемдәге сүзләрне сайлау ихтыяҗын канәгатьләндерә. Мәсәлән, табиб сүзе нейтраль лексикага карый, доктор – олылау төсмере бирә, имче – искергән, яки ирония белән сөйләгәндә кулланыла.[16] Илдар Юзеевнең “Әнкәй” поэмасында да синонимнар стилистик төсмерләре белән аерылып торырга мөмкин:

Шулай инде, бала үсә,

Канат чыгара да

Еракларга карап юл ала.

Бу мисалда үсә берәмлеге – нейтраль лексика, ә канат чыгара – китап лексикасы белән бәйле сүзләр булып тора. Мондый янәшәлек лирик геройның фикерләү үзенчәлекләрен күрсәтә, авторның поэмасын эмоциональ-экспрессив яктан тирәнәйтергә тырышуы булып аңлашыла.

Әдәби әсәрдә синоним сүзләр янәшә тезелеп килә һәм сурәтнең тәэсирлелеген көчәйтә. Әдәбият белемендә мондый күренешне градация диләр.[17] “Әнкәй” поэмасында лирик геройның әнисе авыруына бәйле туган хис-кичерешләр тирәнлеген җиткерүдә градация алымы уңышлы сурәтләү чарасы буларак кулланылган:

Поезд бара,

Поезд чаба,

Поезд туктый үзенә кирәккә.

Ләкин станция булмас, булмас

Тормыш сөеп типкән йөрәккә!

Поезд, аңла, зинһар, йөрәкне,

Станция миңа кирәкми.

Димәк, поэмада лексик чараларның образларның психологик кичерешләрен ачып бирү вазыйфасына хезмәт итүе ачык күренеп тора. Синонимнардан башка чаралар да шушы максаттан кулланыла. Мәсәлән, антонимнар. Билгеле булганча, капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала.[18] Антонимнар төрле-төрле тамыр сүзләрдән яки тамырдаш сүзләрдән тора[19]. 

Капма-каршы төшенчәләрне бер-берсенә параллель кую исә антитезаның нигезен тәшкил итә. Бу алым төрле каршылыкларны, иҗтимагый тормыш күренешләрен ачык күзалларга мөмкинлек бирә. [20] Шулай итеп, антитеза – капма-каршы булган яки кискен аерылып торган төшенчә һәм образларны бирүдән гыйбарәт әдәби стилистик алым.[21] Антонимнар куллану, гадәттә, язучыга күренешләр яки әйберләр арасындагы капма-каршылыкны сурәтләгән вакытта яисә бер үк күренешнең үзендәге капма-каршылыкны ачкан вакытта кирәк була.[22] Антонимнар әдәби әсәрдә күренеш яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтә; хисләрнең, тормышның катлаулылыгын белдерә; көчәйтү өчен кулланыла.[23] “Әнкәй” поэмасында ананың балаларга карата булган җылы хисләре, борчу-гамьнәре һәрвакытта да антонимнар аша җиткерелә:

Сөенә дә ана көенә яки

Коры суык. Ләкин ана туңмый,

Ана бала белән җылына.

Татар менталитетына хас булган гаиләдә әдәп саклау, хисләрне, аеруча хатын-кызның, тышка чыгармавы турындагы фикерләр дә үзара капма-каршы төшенчәләрне белдергән гыйбарәләр аша җиткерелә. Шагыйрь:

Без ничектер шулай, син дә, мин дә

Эчтән ялкын, тыштан салкыннар,

Бер тапкыр да утырып сөйләшмәдек

Өзелеп сагынулар хакында,– ди.

Күргәнебезчә, антонимнар югарыда китерелгән өзектә дә якын кешеләрнең бер-берсенә булган җылы хисләрен тышка чыгармаулары хакында уйландыра. Әсәр ахырына таба лирик геройның әнисен иң җылы сүзләр белән искә алуы, аны өзелеп яратуын, хөрмәт итүен тәкрарлап торуы психологик сызык үсешен билгели.

Бала кичерешләрен ачуда да антонимнар ярдәмгә килә. И.Юзеев бу чара ярдәмендә бик тә уңышлы психологик сурәткә ирешә: ул баланың әнисенә карата мөнәсәбәте үзгәрүен, ягъни җан хәрәкәте психологик алымын аның яңа кеше булып кайтып килүе детале аша ача:

Көт, кадерлем, бәгърем, сабырлым.

Эх, нигә соң, әнкәй, бу сүзләрне

Элегрәк сиңа әйтмәдем,

Кайттым,

Ләкин бу юлы мин

Гамьсез бала булып кайтмадым. 

Егетнең элеккеге гамьсезлеген аңлавы тагын бер кызыклы каршылык аша җиткерелә:

...Оныт, әнкәй, минем бала чакны,

Мин бит

Шулай тиеш диеп белгәнмен,

Синең чабатаңа күз салмыйча,

Мин итекләр киеп йөргәнмен.

Әмма хәзер инде ул анасына бөтенләй башка күз белән карый, тормыш хакыйкатенә төшенә, аның әнисе өчен яклаучы һәм булышчы терәк булыр чор җитүен аңлый:

Әллә буең синең кечерәйгән,

Әллә үзем шулай үскәнмен...

Шулай итеп, “Әнкәй” поэмасында лексик чаралар төрле максатлардан чыгып кулланыла: алар персонажның характерын да ачып бирә, сөйләү рәвешен дә җиткерә; геройларның психологик кичерешләре дә шушы чаралар ярдәмендә тапшырыла; чор сурәтен тудыруда да лексик чараларның сәнгати көче зур.

2.2. “Фәрит-Фәридә” әсәрендә лексик чаралар

“Фәрит-Фәридә” поэмасы вакыйга һәм хис сызыгының тыгыз берлеге буларак иҗат ителгән. Биредә хис катламында табылган төрле хисләр бәйләмен Бөек Ватан сугышы вакытында олы батырлык күрсәткән яшь кыз белән егет образлары белән бәйле уйланулар нигезли. Шул нигездә, автор сугыш афәтенә үзенең мөнәсәбәтен гаять образлы, эмоцианаль һәм сәнгати формада ачып бирә. Әлбәттә, моңа ирешүдә гаять уңышлы һәм урынлы кулланылган лексик чаралар ярдәмгә килә.

Поэманың үзәгендә Фәрит-Фәридә образлары сурәтләнә. Илдар Юзеев аларның батырлыгына, яшьлек матурлыгына дан җырлый. Геройларның яшәеше романтик күзаллаулардагыча ачыла һәм бу лексик чараларда да чагылыш тапмый калмый. Әйтик, Фәридә образын тудырганда, автор аны Яшьлекнең матур, саф сурәте буларак кабул итә:

Күлмәкләре бигрәк ак та соң,

Йөзкәйләре, ай-һай, пакь тә соң...

Әй бу яшь чак, әй бу юләр чак!

Сезнең әле уйнар-көләр чак!

Кояшлары, бураннары белән

Көтә сезне алда киләчәк.

Әй бу яшь чак, әй бу юләр чак,

Киләчәктә сагынып сөйләр чак!

Әлеге өзектә кулланылган синонимнар катлаулы семантикага ия һәм поэманың лирик эчтәлеген тирәнәйтәләр. Әйтик, Фәридәнең тойгы портреты белән бәйле ак һәм пакь сүзләренең синонимлыгы, бу берәмлекләрнең махсус рәвештә янәшә куелуы кызның рухи сафлыгы хакындагы уйлануларны алгы планга чыгара. Нәтиҗәдә, ак төс, гади эпитет булудан үсеп, символик эчтәлек белән баетыла һәм үзенең традицион мәгънәләрен яңарта. И.Юзеевнең яшьлек, яшь чак берәмлекләренең төрле эпитетлар белән ачыкланган синонимнарын табуы поэманың хикәяләү стилен эмоциональ-экспрессив интонация белән баета. Бу синонимнар хикәяләүченең олы яшьтәге кеше булу турында да информация бирә һәм аның яшьлек ашкынуын, яшьлек романтикасын сокланулы хисләр белән кабул итүен күрсәтә.

Фәрит-Фәридәнең бер-берсенә булган хисләре дә төрле лексик чаралар ярдәмендә ачыграк итеп җиткерелә. Кызның беренче мәхәббәттән күңеле ашкынуын автор буран образы белән ассоциацияләштерә һәм синонимнар ярдәмендә бу хисләрнең яшь күңелгә тансыклыгын, якынлыгын ассызыклый:

Тышта буран,

Әйдә, һич туктама,

Бөтен җирне айкап йөр әле.

Буран тели,

Тынмас буран тели

Фәридәнең шашкын йөрәге.

Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, беренче карашка, табигать образы белән бәйле күзәтүләрне белдерү кебек тоелган сурәттә йөрәк хисләре, күңел кичерешләренең тирәнлеге ачык чагыла. Ә инде егет белән кызның бер-берсен сагыну хисләрен җиткерүдә И.Юзеев сүзләрнең капма-каршы мәгънәләрен яратып куллана:

Ара якын, 

Ара якынлыгы

Сагынганда ерак, күрәмсең.

Сөйгәнен сагыну утында янган яшь кешенең күңел кичерешләрен моннан да төгәлрәк итеп әйтеп бирү мөмкин түгелдер.

“Фәрит-Фәридә” поэмасында яшьләр белән бәйле тагын бер эпизод үзенчәлекле. Әле балачакта, дустының чана шуарга дип килүен көткән чакта, Фәридә тәрәзәдәге бозга үзләренең исемнәрен язып куя:

Тәрәзәдә калган ике сүзне

Кояш урлый,

Ә ул сүзләрне

Тагын укый елга комлыгында.

Юк! Урлап булмый икән яшь йөрәккә

Уелып барган тирән эзләрне!

Шушы эпизодка бәйле, әсәрдә мәхәббәт матурлыгы хыял матурлыгы белән көчәйтеп бирелә. Фәридәнең бозлы тәрәзәгә ике күз ясавы, Фәрит-Фәридә дип бозга, комга үз исемнәрен язып куюы,әлеге язуларның кояш һәм дулкын тарафыннан урлануы вакыйгаларында кызның мәхәббәтне мәңгеләштерү хыялы белән чынбарлыкның рель кырыслыгы каршылыкка керә, бу үзенчәлек яшерен антонимия барлыкка китерә. Автор саф, эчкерсез сөюне тормышта олы сынаулар көтеп торуын ассызыклый, әмма поэманың тел катламында бирелгән синонимнар нинди генә каршылыкларның да чын мәхәббәтне урлый, юкка чыгара алмавын раслый.

Шул рәвешле, “Фәрит-Фәридә” поэмасында төп образлар белән бәйле төрле лексик чаралардан синонимнар һәм антонимнар кулланылыш активлыгы белән дә, идея-эстетик юнәлеш тирәнлеге, функциональ мөмкинлекләренең киңлеге белән дә аерылып торалар.

Поэмада вакыйгалар да, хис-кичерешләр сызыгы да фашистларга карата нәфрәт хисләрен җиткерү идеясе белән сугарылган. И.Юзеев, илдәге сугышларның җимергеч көчен градация барлыкка китергән синонимнар аша бик образлы итеп сурәтләп бирә:

Шәһәр, урам, өйләр, бакча, гөлләр

Җимерелгән, янган, тапталган.

Поэмада вакыйга-күренешләрне, төрле төшенчәләрне, хәтта хронотопны каршылыкта сурәтләгән антитеза алымы үзәк принцип булып китә. Шул нигездә, төрле характердагы антоннимнар әсәрдә мул кулланыла. Әйтик, илнең үткәне һәм бүгенгесе каршылыкта сурәтләнү киңәйтелгән антонимнар аша тормышка ашырыла һәм лирик геройның сугышларга карата шәхси мөнәсәбәтен ачыкларга мөмкинлек бирә. Балалар укыган сыйныф бүлмәсенең, мәктәпнең тыныч тормыш һәм сугыш чынбарлыгын каршылыкта сурәтләү урынына әйләнүе яшәештәге караңгылыкны, канлы вакыйгалар тудырган фаҗигане күңелгә үтәрлек итеп җиткерә:

Кайчан гына әле бу урында

 Күгәрченнәр тыныч гөрләгән!

Монда мәктәп иде, хәзер фашист

Әйләндергән аны төрмәгә.

Ишекләрдә — йозак, залда — сакчы.

Классларда — тоткын кешеләр...

Беркем дәшми, тик бер бала елый, үкси-үкси.

Димәк, бу өзектә без мәктәп – төрмә, сакчы – тоткын кешеләр кебек контекстуаль антонимнарның көтелмәгән янәшәлек хасил итүен күрәбез, бу әсәрдәге вакыйгаларның фаҗигалелеген тагын да көчәйтеп җибәргән кебек була. Фәритнең үлем алды төнендә шушы сыйныфка ябылып тотылуы һәм егетнең шуңа бәйле психологик кичерешләре дә капма-каршы сурәтләр аша анык итеп тапшырыла:

Класс бит бу... Ул ябылган

Үзе укып йөргән класска...

Кап-караңгы. Кайчан гына күз чагыла иде

Көлеп торган нурлы кояштан.

Алар кайгы-сагыш белми иде,

Тәрәзәдә күгәрченнәр бергә гөрли иде.

 Ә хәзер... Күренмиләр алар берсе дә...

Мисалдан күренгәнчә, И.Юзеев сыйныф бүлмәсенең үткәндә көлеп торган нурлы кояштан күзне чагылырлык якты булуын сурәтли һәм шуңа Фәритнең соңгы төнендәге караңгылыкны каршы куя. Алай гына да түгел, ул сыйфатның артыклык дәрәҗәсен куллана һәм кап-караңгы берәмлеге белән эш итә. Әнә шулай ул фашистлар илебезгә басып кергәнче тормыш матур, күңелле иде, ди, ә хәзер исә анда авыр хәят хөкем сөрә. Шулай булгач, бу мисалда антонимнарның автор позициясен белдерүгә хезмәт итүен билгели алабыз.

Фәрит белән Фәридәнең күңел ныклыгын, хис-кичерешләр тирәнлеген, кискенлеген сурәтләүдә дә антонимнарның әһәмияте зур:

Тезләнгәнне безнең көтәсезме? —

Юк, без тезләнүне белмибез!

Елаганны өмет итәсезме?—

Елый белмибез!  Еламыйбыз шуңа:

Ышанабыз. Азат булыр туган җиребез!

Елмаябыз шуңа: Безнең бүген туган көнебез!

Бу өзектә яшьләрнең рух ныклыгы уңышлы сайланган антонимнар аша җиткерелгән. Әйтерсең лә, лирик герой нинди генә сынауларның да

Гомумән, фашистларга каршы көрәш белән бәйле төрле төшенчәләрне каршы куйган контекстуаль антонимнарны И.Юзеев бу поэмасында шактый киң куллана. Мәсәлән, ул, тешне кысып дәшми торуны нәфрәт белән каршылыкта сурәтли:

Тәрәзәдән шулай, тешне кысып,

Дәшми генә карап торсалар,

Нәрсә булыр?.. Юк! Юк!

Кемнең йөрәгендә нәфрәт ташый, —

Классташлар, монда килегез!

Әлеге юлларда контекстуаль антонимнар Фәрит белән Фәридәнең үз илләренә үлем явы белән килгән фашистларга каршы көрәш рухын җиткерүгә хезмәт итә.

Поэмада тагын бер күренешне искә алмау мөмкин түгел. Аның өчен түбәндәге өзекне карыйк:

Шушы күзләр

Фашист бәбәгенә

Карар диен кемнәр уйлаган?..

Ул бәбәкләр... Кан шикелле кызгылт-каралар.

Күзләрдәге

Туган җир шәүләсен

Тартып алам, диен яналар.

Бу юлларда бәбәк һәм күз берәмлекләре белән “уйнау” аша гаять образлы фикер барлыкка килгән. Бер яктан, алар телдә синоним буларак кулланыла. Шулардан стилистик яктан нейтраль сүз буларак күз берәмлеге табылса, бәбәк берәмлеге гади сөйләмгә карый. Шул нигездә, аларны синоним буларак та карарга мөмкин. Әмма И.Юзеевнең аларны капма-каршы куюы ачык күренә. Ул, шул рәвешле, фашист һәм илен яклап көрәшкән яшьләрне каршы куя, һәм бу берәмлекләр контекстуаль антонимнар дип тә карала ала. Бәбәк берәмлеге, үз чиратында, фашистларга нәфрәтле мөнәсәбәтне җиткерүнең уңышлы чарасы буларак та кулланыла.

Әсәрдә алынма сүзләрнең әһәмиятле зур. Алар, бердән, сугыш чынбарлыгы белән бәйле күренеш-төшенчәләрне атый, ягъни поэманың хронотобын төгәлләштерүдә катнаша, икенче яктан, алынмалар теге яки бу күренешкә, кешеләргә карата мөнәсәбәтне белдерү чарасына да әверелә:

Урам йоклый. Тынлык һәр җирдә.

Тик бер җирдә: шәһәр уртасында,

Театрда бәйрәм, тантана...

Кул чабулар... Шашкын музыкага немецларның

Озын гәүдәләре чайкала.

Офицерлар бүген генералның

Туган көнен бәйрәм итәләр,

Тәрәзәләр ачык, «Һайль Гитлер

Рюмкалары чыңлап китәләр.

Бу юлларны игътибар белән карасак, немец, офицер, генерал кебек алынма сүзләр сугыш чорындагы дөнья сурәтенә бәйле кулланылалар. Ә инде “Һайль Гитлер!” мәгълүм гыйбарәсе хис җиткерү алымына әверелә, фашистларга карата нәфрәтне югары дәрәҗәдә белдерә.

Әсәрнең төп идеясе Ана образы ярдәмендә белдерелә, үлем-үлемсезлек каршылыгы аша яшәү мәгънәсе турындагы эчтәлек ачыла. Шул рәвешле, И.Юзеев әсәрнең гомуми эчтәлегендә үк антитеза алымын төп композицион алым итеп бирә. Ул кеше яшәешенә бәйле, яшәү – үлем, үлем – үлемсезлек фәлсәфи категорияләре турында уйлана. Ананың күңел кичерешләре синонимнар ярдәмендә дә тирәнәйтелә:

Ап-ак чәчле ана озак-озак,

Ѳзелеп-ѳзелеп карый-карый да

Кочакларга, иркәләргә теләп,

Рәсемнәргә килеп кагыла.

Ананың яшьләргә гыйбарәт итеп сөйләгән кыйссасы поэманың сюжетын билгели. Ә ул кыйсса батырлык һәм мәхәббәт матурлыгы турында. Ана сүзен болай дип башлый:

Яшьләр! Сез килегез...

Мин сөйләрмен сезгә гыйбрәт итеп,

 Ничек якын алар бәгырьгә,

Стенадан тып-тын,

Берни дәшми

Карап торыр Фәрит — Фәридә...

Биредә синонимик кабатлаулар аерып бирелә, шулай Ана тыйнак батырлыкның һәрвакыт үрнәк булып торуын искәртә. Димәк, синонимнар әсәрнең идеясен көчәйтү вазифасына буйсындырылалар.

Гомумән, “Фәрит-Фәридә” поэмасы лексик чараларга шактый бай. Бигрәк тә синоним һәм антонимнар әһәмиятле функция башкаралар. Алар төрле күренешләргә, образларга бәя-мөнәсәбәтне җиткерүгә, геройларның хис-кичерешләрен ачуга хезмәт итәләр. Алынма сүзләр дә фашистларга мөнәсәбәтне күрсәтү ягыннан әһәмиятле.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, И.Юзеевнең вакыйгага нигезләнгән поэмаларында лексик чаралар, нигездә, лирик һәм эмоциональ эчтәлек белән бәйле кулланыла. Иң төп урынны синоним һәм антонимнарга биреп, автор аларның функциональ мөмкинлекләрен киңәйтә.


Өченче бүлек. Лирик-фәлсәфи поэмаларда лексик чаралар

3.1. “Карурман”поэмасында лексик чара төрләре

Илдар Юзеевнең “Карурман” поэмасының сәнгатьчә эшләнеше белән бәйле төп үзенчәлек А.Даутов тарафыннан бик төгәл итеп билгеләнгән: “Әсәрдә вакытның фәлсәфи бирелеше кызыклы. Лирик геройның бүгенгесе – үткәнендә кылган гамәлләрнең нәтиҗәсе, ә киләчәге исә – кайчандыр бабасы әйткән сүзләрнең дөреслегенә инанган хәлдә, тормышны яңадан башлау.”[24] Ә бу ике вакыт каршылыгын антонимик мөнәсәбәтләргә нигезләнгән лексик чаралар барлыкка китерә, ягъни бу әсәрдә дә төп лексик чара – антонимнар дип әйтә алабыз. Үткән белән бүгенгенең сәнгатьчә каршылыгын күрсәтү өчен, И.Юзеев кызыклы контекстуаль антонимнарга мөрәҗәгать итә: ул ике чор атрибутларын каршылыкка кертә:

Хәтереңдәме, яшьтәш, ат көтүләр,

Печән салган чаклар улакка?

Әнә үзе... яңа “Волга”сында

Түбән очка бара кунакка.

Хәтереңдәме, туган, чана белән

Әрәмәдән утын ташулар?

Әнә үзе... таудай бульдозерда

Җир тетрәтеп килә басудан.

Әнә шулай, үткән ат көтү, печән чабу, чана белән утын ташу, кыскасы, табигый романтиклык белән характерлана, ә бүгенге яшәеш исә цивилизация табышлары (“Волга”, самолетлар, “кара алтын”, вышкалар) аша ачыла. Үткәннәрнең бүгенге буын өчен онытыла баруы кара урман образын төрле яклап ачучы синонимнар аша җиткерелә:

Кара урман,

Мәхәббәттә алданган кыз сыман,

Онытылган,

                   сулган,

                              ташланган.

Яңа яшәешкә хуҗа булган яшь буын психологиясен җиткерү өчен, автор неологизмнар кертә. Бу чара образның яңа заманның типик вәкиле булуын ачу өчен кирәк. Герой бабасының хисси сүзләрен “микрохис” дип бәяли:

Сезнең җирле микрохисегездән

Безнең уйлар бик-бик югары.”

Димәк, яшьләр өчен өлкән буын табынган кыйммәтләр бик вак төшенчәләр булып тоела. Гаять тә заманча яңгыраган “микрохис” неологизмы бу карашны тагын да кискенрәк итеп тапшырырга, яшьләрнең ваемсызлыгын, битарафлыгын үтемлерәк җиткерергә мөмкинлек бирә.

Яшь буын психологиясен җиткерү өчен, аларның характер сыйфатларын ачыклау максатыннан, Илдар Юзеев бик күп сандагы алынма сүзләргә дә мөрәҗәгать итә. Шулай, төп герой самолет, мотор, атомнар, ракеталар, вышкалар һ.б. хакында фикерли. Аның яшәү рәвеше нәкъ менә шушы төшенчәләр белән бәйле: ул каядыр алга ашкына, югарыга омтыла. Үткәндә калган “ат та дилбегә”ләр егет өчен сентиментальлек булып тоела, аның “тукталырга һич тә вакыты юк”. Ул бабасына “Сиңа юлдаш – озын салмак көйләр, Ат кешнәве, кошлар сайравы” дип билгели, ә оныкларының бүтән юл сайлавын күрсәтә. Әмма шул ук вакытта без нәкъ менә ат лексемасын белдергән синонимик рәтне күзәтә алабыз:

Соңгы төсе итеп иркәләдем

Сөйгән кашкасының ярларын.

Мең ат көчен җигә алган егет

Бер бахбайны җигә алмадым.

Әлеге юлларда кашка, ат, бахбай берәмлекләре үзара абсолют синоним булып торалар. Поэма дәвамында бу синонимнар тагын кабатлана. Шул рәвешле, автор кабатлаулардан котыла, әсәрнең лексик составын төрлеләндерә. Әмма синонимик рәтнең тагын бер функциясе игътибарга лаек: ат, кашка, бахбай берәмлекләре үткәнгә караган матурлык, сафлык, табигыйлек, гадилек символлары булып килә. “Мең ат көчен җигә алган” егетнең бабасыннан мирас булып калган атны җигә алмавы да символик каршылык булып тора. Әйтерсең лә, автор бүгенге көн цивилизациясе, фән-техника казанышларын үткәндә калган сафлык, матурлык төшенчәләре белән капма-каршы планда карый һәм соңгыларының өстенлеген раслый. Поэма ахырында егетнең бабасы атын иярләве бу фикерне тагын да көчәйтә. Димәк, әсәрдә кулланылган мондый антонимик каршылык идея яңгырашын көчәйтә икән.

Егет образын ачыклауда да автор төрле синонимнарның киң мөмкинлегенә мөрәҗәгать иткән. Әйтик, кара урмандагы сандугачка эндәшеп, ул болай ди:

Табигатем, холкым – кара урман...

Һаман сабый, һаман нарасый.

Әлеге юллардагы сабый, нарасый синонимнары егетнең холкын характерлый. Әмма без аның шагыйрь тарафыннан махсус шулай бирелүен дә аңлыйбыз. Ул яшәешнең олы мәгънәсенә төшенә алмаган яшь кешенең әле нарасый халәтендә генә булуын ассызыклый, ә инде буыннар арасындагы бәйләнешләрне саклау, табигатькә ихтирам белән карау, тамырларыңны онытмау  кебек  хакыйкатьне  аңлаган  кеше  аң-фикер  ягыннан  җитлеккән була.

Егетнең холкындагы ярсулыкны да автор аерым ассызыклый, аның яшь буынга хас гомуми сыйфат булуын билгели, моның өчен, аны бунтарь берәмлеге белән дә характерлый:

Кара урман....

Качкын егетләргә оя корган,

Бунтарь йөрәкләрне яшергән,

Табигатем нигә ярсу дисең...

Шәрук беглый безнең нәселдән.

Яшь буынга бәя бирү өчен, И.Юзеев антонимнарны да мул куллана. Ул яшьлек романтикасын, яшьлек психологиясен җиткерү максатыннан, узган – киләчәк һәм җир – галәм (ас – өс, җир – күк) антонимик бергәлекләрен киң файдалана:

Узганнардан түгел,

Киләчәктән

Ишетерсез минем тавышны һәм

Оныгыңны җирдән эзләмә син,

Галәм юлларыңда табарсың.

Менә шушы ашкынулы яшәештә лирик геройның психологик халәте юл эзләү, яшәү мәгънәсен табу белән бәйле. Аның бабасын югалту ачысыннан туган сагыш хисе автор тарафыннан гаять тә уңышлы лексик чара белән бирелгән:

Кабереңдәге салкын ташны кочып,

Җылы туфрагыңа тезләндем.

Бабасын югалтканнан соң, аның әйткән васыяте (“Ешрак кайтып шулай туган якка, Астан өскә таба карасын...”) егетнең күңелендә тирән уйланулар тудыра, ул тарихка йөз белән борыла:

Мин дә – уйда.

Гамьсезлекнең теге чигеннән

Мин илемә кайтып барам бугай. (...)

Ат адымы белән узган юллар

Бераз истә, бераз онтылган.

Шул рәвешле, автор лирик герой тудырган антитезаның (үткән – кирәксез романтика, бүгенге – алгарыш, цивилизация) дөрес булмавын раслый. Яшәү мәгънәсе, иң беренче чиратта, үткәннәрне хөрмәт итеп, традицияләрне саклап, буыннар арасындагы рухи бәйләнешләрне өзмичә киләчәккә илтү белән бәйле икән. Егетнең бу хакыйкатьне аңлый:

Күпме генә биек менсәм дә мин,

Юк, егылмам хәзер,

ышанам!

Егет яшәү мәгънәсен кешенең туган илендә, авылында, нигезендә, туфрагында таба. Бу олы төшенчәләрне кара урман, сандугач, кәккүк, моңлы көй, Сабантуй, табигать, васыять образлары аша ача. Әлеге образлар әледән-әле кабатланып торганлыктан, шагыйрь аларның синонимнарын табарга тырыша. Әйтик, бер урында ул сандугач, ди, икенче урында – былбыл; җыр һәм көй сүзләрен үзара синоним буларак куллана; кара урман – карурман янәшәлеге әсәрдә һәрдаим күзәтелә; бабасының да әле васыятен, әле мирасын, әле ядкәрен эзли герой. Бу – авторның шигъри осталыгы һәм телнең эчке мөмкинлекләрен тоеп иҗат итүе хакында сөйли. Аерым бер очракларда лексик чаралар Илдар Юзеевнең тапкыр телле булуын да аңларга мөмкинлек бирә:

Хәтереңдәме, энем, елый-елый,

Ата каздан куркып йөгергән?

Әнә үзе... тыйнак кыйгакларга

Карап тора вышка үреннән.

Бу строфадагы каз – кыйгак синонимнары авторның татар теленең төрле лексик катламнарын әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрә алу сәләте турында сөйли.

Илдар Юзеевнең Кешене зурлау идеясе белән дә сугарылган. Автор болай дип яза:

...Кеше серләр эзли күк йөзеннән,

Җир астыннан, диңгез төбеннән.

Йолдызларга оча, атомнарның

Кара урманынан күмелә.

Яңа матурлыкны иҗат итә,

Булмаганны таба. Гали зат.

Биредә, табигатьне үзенә буйсындырып, бөеклеккә ирешкән кешеләр турында сүз бара, кеше – гали зат берәмлекләре үзара синоним булып китә. Шул ук вакытта шагыйрь үткән һәм бүгенгенең гармонияле синтезына ирешә алган шәхесне зурлый. Ә табигатьнең көчен, егәрен генә файдаланып табылган материаль байлыкларның гармония, гүзәллек, камиллекне юкка чыгаруын ассызыклый. Бу – поэмада антонимнарның күбәюенә китерә:

Кеше шулай булмаганны таба,

Ә булганны кайчак югалта.

Димәк, Илдар Юзеевнең “Карурман” поэмасында лексик чаралар әсәрнең лирик-фәлсәфи эчтәлегенә бәйле кулланыла икән. Алар вакыт агышы, табигать һәм цивилизация, кеше һәм аның яшәү мәгънәсе турындагы фәлсәфи уйлануларны сәнгатьле формада җиткерүдә катнашалар.

3.2.  “Өзелмәс кыллар” әсәрендә

лексик сурәтләү чараларын файдалану үзенчәлеге

“Өзелмәс кыллар” поэмасында да, иҗат стиленә тугры калып, Илдар Юзеев укучысын вакыт агышы, яшәү мәгънәсе турында уйланырга чакыра. Поэманың пролог өлешендә әдип гомеренең ахырына якынлашан чал чәчле Шагыйрь образын тудыра. Аның сөйләгән сүзләре һәр кеше яшәеше белән бәйле хакыйкатьне антонимнар аша җиткерә:

Үзем уйнар көйне яшьлегемдә

Җиңел табармын дип уйладым, -

“Гомер” дигән көйне мин бары тик

Гомерем баешында уйнадым.

Әлеге юллар һәр кешенең яшәеше каршылыклардан тора, дигән идеяне яңгырата. Без яшьлектә әллә нинди уй-хыяллар белән янабыз, ә тормыш хакыйкатенә бары тик гомер баешында гына төшенәбез. Шушы хакыйкатькә төшенгән Шагыйрь киләчәк буынга дүрт кыл – дүрт хакыйкать васыять итеп калдыра. Әлеге факт поэманың структур төзелешен билгели: ул дүрт кисәктән тора. “Һәрберсенең үз темасы, үз аһәңе, үз геройлары бар. Әмма аларны авторның әйтергә теләгән зур фикере, эчке максаты берләштерә. Бу изге төшенчәләр шагыйрь җырында кеше гомеренең аерылмас юлдашлары булып гәүдәләнә, яшәүнең мәгънәсен билгели. Алар аша без шагыйрьнең йөрәк тибешен сиземлибез. Поэманың стиле тыгыз, киеренке, сүзләре йөрәккә үтемле”, - дип билгели Р.Мостафин.[25] Дөрестән дә, поэманың сөйләме күңелгә ятышлы. Биредә лирик геройның зыялы шәхес булуы ачык күзаллана, әсәрдәге һәр бүлектә күтәрелгән тема зәвыклы, әдәби тел белән ачып бирелгән.

Беренче кыл “Өмет кылы” дип исемләнгән. Бу бүлектә без өмет – өметсезлек каршылыгы белән очрашабыз. Дошманнар чолганышында калган сугышчыларны өмет саклап калуы турында бәян иткәндә, автор кеше психологиясен антонимнар ярдәмендә бик оста ачып бирүгә ирешә:

Ихтыяры корыч булса булыр,

Ә күңеле – нечкә кылдандыр,

Иң-иң нечкә күңелләрнең берсе –

Өмет көен тапкан Вилдандыр.

Шул рәвешле, автор “арысландай көчле егет”нең дә күңеле нечкә, саф булуы турында сөйли. Чын мәгънәсендә батыр, көчле кешеләрнең эчке дөньялары да нурлы була, дигән хакыйкать яңгырый бу юллардан. Кыскасы, антонимнар аша шагыйрь бик мөһим идея җиткерә алган. Яшьләргә төбәлгән аерым фикерләрен И.Юзеев капма-каршы мәгънәле сүзләр ярдәмендә әйтә:

Вилданнардан калган шушы кылны

Саклагыз сез, яшьләр, өзмәгез.

Югалтсагыз әгәр, фидакярләр

Туктап калган җирдән эзләгез!

Икенче кыл – мәхәббәт кылы. Бу бүлектә шагыйрь лексик чараларга тагын да мулрак мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә сөйгән яр портретын тудыруда лексик чараларның роле үзенчәлекле:

Шушыдыр ла Җирнең идеалы,

Камиллеге, рухи пакьлеге.

Әлеге синонимнар лирик геройның сөйгәненә булган хисләрен җиткерә, ягъни психологизм алымы да булып китә. “Дездемона, Зөләйха да түгел”, ә гап-гади студент кыз Диләнең шундый югары куеп тасвирлануы геройның сөю дәрәҗәсен күрсәтә. Лирик геройның күңел кичерешләре, психологик халәте уңышлы табылган антонимнарга да нигезләнеп торгызыла. Мәсәлән, Диләне югалту хәсрәтен автор каршылыклы хисләр өермәсе аша җиткерә:

Кавышулар көен уйнамадым,

Аерылу көен уйнадым һәм

Мин эзләдем. Таптым. Соң иде шул...

Каберен генә таптым мин аның...

Еллар үткәч, лирик геройның күңел кичерешләре беркадәр тоныклана, басынкылана төшә. Аның хәзерге халәтен автор лексик чара (антоним) ярдәмендә җиткерә:

Сез тыңлагыз менә шушы кылны,

Әрнү ишетелсә аңардан,

Белегез сез, бик нык тартылган да

Ул, өзелеп, кабат ялганган.

Нәфрәт кылын да шагыйрь антонимик тезмәләр аша тергезә. Геройларның илгә булган тугрылыгы, дошманга булган нәфрәте, кыскасы, психологик кичерешләрнең бөтен гаммасы – барысы да бу сурәтләү чараларында бик ачык чагыла:

Ыргылдык без ачу-нәфрәттән,

Азат иттек үзебезне, илне

Һәм дөньяны бәла-афәттән.

Һәм, ниһаять, иҗат кылы турындагы фикерләрен дә лирик герой каршылыклы төшенчәләр аша ачып бирә. Шул ук вакытта ул матурлык, камиллек гәүдәләнеше булган иҗатның кешене рухи яктан алга өндәүче булуын синонимнар ярдәмендә ассызыклый:

Табигатьнең үзе кебек гүзәл,

Моңлы, садә... димәк, юллар бар!

Поэманың бу өлешендә лирик герой яшәешкә, чынбарлыкка үзенең бәясен дә җиткерә. Бер-бер артлы саналып киткән синонимнар чынбарлыктагы караңгы якларны атый:

Калды әле теңкәләргә тигән

Явызлык һәм мәкер, усаллык...

Менә шушы ямьсезлекләргә бары тик туңган йөрәкләрне яндырырлык көч – иҗат көе ярдәмендә каршы торып була. Шул ук вакытта, бу әсәрдә дә лирик герой табигыйлек яклы:

Җирнең табигатен югалтмыйча,

Көйле итик көйсез дөньяны!

Менә шушы хакыйкатьләрне санап чыкканнан соң, лирик герой эпилог өлешендә яшьләргә васыятен җиткерә. Бу васыять капма-каршы мәгънәдәге төшенчәләр белән тулы. Бу антонимнар яшь буынга калган дөньяның катлаулылыгы турында сөйли:

Кызлар, уллар!

Сезгә кала бар да:

Без йөргән һәм йөрелмәгән Юллар,

Уйналган һәм уйналмаган Кыллар,

Уйланган һәм уйланмаган Уйлар,

Табылган һәм табылмаган Серләр,

Кичергән һәм кичермәгән Хисләр,

Башланган һәм башланмаган Эшләр,

Без җиткән һәм җитәлмәгән Өмет, -

Сезгә кала бар да...

Әлеге юллар яшәешнең кануный диалектикасын җиткерә: вакыт агышы өзлексез, гомер дәвам итә, өлкән буын каршында яшьләрнең бер өстенлеге бар: алар алдагы буыннарның ялгышларыннан сабак ала алалар һәм алар ирешмәгәннәргә ирешү мөмкинлегенә ия. Бу кыллар бары өзелмәскә генә тиеш...

Димәк, Илдар Юзеевның иҗат лабораториясен анализлаганда, аның лирик-фәлсәфи шигъриятендә төп урынны антонимнарга нигезләнгән лексик чаралар алып тора дип әйтә алабыз. Бу чара авторга буыннар арасындагы бәйләнеш, вакыт катламнары, яшәү мәгънәсе кебек фәлсәфи проблемалары үтемле итеп сурәтләп бирергә мөмкинлек тудырган.


Дүртенче бүлек. Драматик поэмаларда лексик чаралар катламы

4.1. “Тынлык белән сөйләшү” поэмасында лексик чараларның кулланылышы

Илдар Юзеевнең “Тынлык белән сөйләшү” (1996) драматик поэмасының сюжеты сугыш уты белән уйнаучыларга һәм гомумән кешегә авырлык китерүче иҗтимагый явызлыкка каршы юнәлтелгән. Поэманың үзәгендә Бөек Ватан сугышы тора. Бу афәттән соң чирек гасырлар артыграк вакыт узуга карамастан, сугыш яралары һаман да саркып тора, аның куркыныч күләгәсе халык күңеленнән һаман да китми. Сугыш куркынычы әле дә көн тәртибеннән алып ташланмаган. Газеталарда кеше үтерә торган яңадан-яңа коралларны сынау турындагы хәбәрләрне колакка сеңдереп торалар. Кыскасы, сугыш кылычы, нечкә җепне өзәм дә, башына төшәм дип, баш очында эленеп тора.

“Тынлык белән сөйләшү” дә индивидуальләшкән образлар да, канунлашкан сюжет та юк, пространство белән вакыт та чиктән тыш гомумиләштереп бирелгән, художникның кыю фантазиясе рух өргән Бер минутлык тынлык, Ваемсыз тынлык, Хиросима тынлыгы дәвернең “көч сызыкларын”, XX гасырны тетрәткән фаҗигаләрнең сәбәбен ачуга буйсына.

Поэма бала һәм Җир-ананың диалогына корылган. Әсәрдә Җир-ана образы Кеше, аның рухи башлангычы ролен башкара. Дөньядагы һәммә кешене Җир-ана тудыра, бар итә. Шагыйрь Җир-ананың даими борчулы халәтен ачык сурәтли. Әсәр башында ук Бала белән Җир-ана арасында мондый сөйләшү була:

Бала

Кемдер берәү, әллә кеше,

Әллә инде төн җиле

Тәрәзәмә кагылды да

Уятып китте мине.

Кем йөри төн уртасында?

Бар табигать йоклаган...

Җир-ана

Мин чакырдым сине монда

Һич йоклый алмыйм, балам.

Әсәрнең башында ук антонимнар кулланылган. Бар җиһан йоклаганда, кемдер һаман йөри һәм баланы уята. Йокы һәм уяулык төшенчәләренең капма-каршы куелышы поэмадагы доминанта лексик чараны нигезли. Шагыйрь яшәешнең каршылыклы, караңгы якларын ачуга һәм шуңа Бала, Җир-ана, тынлыкның төрле төрләренең мөнәсәбәтен җиткерүгә игътибарын юнәлтә. Әйе, Җир-ана тынычланып йоклый алмый икән. Биредә Җир-ана –Бөек Җан, Олы Рух. Инсан һәм абстракт, хыял гына тудырырга мөмкин булган образ арасында барган әңгәмә әсәр сюжетын үзенчәлекле итә. Җир-Анага, анам, дип мөрәҗәгать итү аны гади җир кешеләренә якынайта, баланың үз әнисе белән кушканда итә. Бу да автор табышы саналырга хаклы.

Җир-ана төнен дә, көнен дә бик ялгыз. Ул яман, ямьсез төшләр күрә һәм газиз баланың тормышы бик начар, тискәре якка үзгәргәнен дә аңлый. Бу фикерләрне җиткерү өчен, Илдар Юзеев төрле лексик чараларны актив куллана. Ананың борчулы күңел халәтенә баланың гамьсезлеге каршы куела, ягъни антонимнар Бала һәм Җир-ананың күңел кичерешләрен, яшәү позицияләрен ачуга буйсындырыла. Җир-ананың борчулы халәте синонимнар аша гаять тә төгәл һәм интенсив итеп җиткерелә:

Анаң күкрәгенә ятып,

Йөрәген тыңлап кара.

Нәрсәдер тоеп, сизенеп,

Борчылам, уттай янам.

Димәк, бу өзектә лексик чара булган синонимнар кабатлаудан котылу өчен түгел, ә мәгънәне көчәйтү максатыннан кулланылган. Соңгы юллардагы ике синоним семантик яктан көчәя бару тәртибендә бирелгән, бу күренеш үзе үк Җир-ананың борчуын җиткерү чарасы булып тора. Мондый хәлдә аның Баласыннан ярдәм көтүе гаҗәп түгел:

Миңа берни дә кирәкми,

Хәлем бел, юат кына.

Хәлем бел, юат синонимнары Җир-Ананың җан газабын, чарасызлыктан тилмерүен бик тә ачык итеп җиткерә. Баланың, әсәр ахырында анасына эндәшенең һәр юлында урын алган синонимнар аша шагыйрь Җир-ананың хәсрәтен бөтен тирәнлеге белән сурәтли:

И анам, чиксез газаплар,

Хәсрәтләр күргән анам,

Дөнья кайгысын иңендә

Күтәреп йөргән анам.

Шул ук вакытта яшәештәге гүзәллекнең һәрдаим куркыныч астында торуын да автор Җир-ана образын ачыклаган антитезалар аша җиткерә:

Бер якта зәңгәр күгемне

Улларым саклап тора.

Бер ягымны кара, шомлы

Болытлар каплап тора...

Бу өзектә без катлауландырылган лексик чаралар белән очрашабыз. Бер яктан, зәңгәр күк һәм болытлы күк төшенчәләре каршы куелып, җирдә тынычлыкның һаман да урнашып бетә алмавына басым ясала. Ә инде кара һәм шомлы контекстуаль синонимнары сугыш куркынычының гаять тә көчле булуын җиткерә. Димәк, лексик чаралар поэманың мәгънә ягын тирәнәйтә, авторга үзенең фәлсәфи күзәтүләрен кискен итеп тапшырырга мөмкинлек бирә. Поэма дәвамында Җир-ананың кичерешләрен һәм, шул нигездә, яшәештәге авырлыкларны антонимнар аша җиткерү төп алымга әйләнә. Мәсәлән:

Сабыйларым ач-ялангач,

Хәлләрем яман, балам...

Бер ягым – боз, бер ягым – чүл,

Бер туңам да бер янам.

Бу өзектә табигать күренешләрен (боз – чүл) һәм халәтне белдерүче фигыльләрне (туңам – янам) каршы куеп, Илдар Юзеев Җир шарындагы куркынычларның әле бетмәве турында сөйләп чаң суга.

Бала һәм Җир-ана диалогына соңрак тагын бер абстаракт образ Гамьсез тынлык та килеп кушыла. Ул баланы гамьсезлек дөньясына алып китәргә тели, Җир-ананы тыңламаска, уй дәрьясына кермәскә өнди. Бары тик өеңә кереп биклән дә, үз дөньяң, үз кайгы-шатлыкларың, үз уең белән генә яшә, ди. Бу очракта бер үк сүзне төрле полюсларда сурәтләп, үзенчәлекле антитеза барлыкка китерелә:

Мин килдем сине алырга

Гамьсезлек дөньясына.

Батарсың, чыга алмассың,

Кермә уй дәрьясына.

Ник сиңа ятлар кайгысы,

Өеңә кер дә биклән,

Үз кайгың, үз шатлыкларың,

Үз уең белән чиклән...

Бу юлларда аергычларның каршылыгы кайгы сүзенең төрле мәгънәләрдә кулланылышына китерә, дөнья кайгысы һәм кешенең үз кайгысы каршылыкта сурәтләнү авторның табышы буларак каралырга хаклы. Гамьсез тынлык җиткергән фикерләр, гомумән, антонимнарга бай:

Нигә искә төшерүләр?

Онтырга вакыт инде.

Җырлар гына кире кайта,

Узганнар  кайтмый кире.

Менә мондый яшәү принцибы гамьсезләргә хас, дип билгели төсле автор.

Бала Гамьсез тынлыкны тыңлый һәм тыныч кына йокыга китмәкче була. Боларның барысын аңлату өчен дә, шагыйрь төрледән-төрле лексик чаралар куллана. Әйтик, Баланың битарафлыгы, яшәештәге куркынычларны күрергә теләмәве антонимнар аша җиткерелә:

Берни дә күрмим, ишетмим,

Җир һәм галәм кап-кара.

Бу юларда җир һәм галәм берәмлекләре баланың гамьсезлек дәрәҗәсен арттыра.

Бала, Җир-ана, Гамьсез тынлык сөйләменә Бер минутлык тынлык та килеп керә. Бер минутлык тынлык образы, Гамьсез тынлыкка каршы куелып, җирдәге фаҗигалелек, үткәндәге сугышлар, корбаннарны искә алу булып аңлашыла. Димәк, поэманың образлар системасында ук антонимик пар табыла. Мондый алым шагыйрьгә фәлсәфи уйлануларын үтемлерәк һәм тирәнрәк итеп җиткерергә мөмкинлек биргән. Бер минутлык тынлык “Килдем мәңгелек тынлыктан Бер минут булып кына”, – дип белдерә. Димәк, автор мәңгелек һәм бер минут төшенчәләрен махсус рәвештә капма-каршы куя. Бу аңа Бер минутлык тынлык җиткергән хакыйкатьнең мәңгелек тынлыкта тиз генә табылмавын җиткерергә мөмкинлек бирә. Ул сөйләгән монологта мондый юллар бар:

Чакырсалар, бик тиз киләм,

Кусалар, китә беләм.

Насыйп булмас, ахры, миңа

Очрашу шатлык белән.

Йөрим Җир-ана буйлатып,

Уйсызларны уйлатып,

Таш бәгырьләрне елатып,

Гамьсезләрне уятып.

Биредә без төрле лексик чаралар белән очрашабыз. Антитезалы тасвир ярдәмендә автор бер минутлык тынлыкның мәңгелеккә һәм гаугалы тормышка каршы куелуына ирешә. Димәк, үткәннәр турында хәтер, яшәеш хакында борчылу кешелекнең рухи омтылышы белән бәйле икән. Поэма юлларында алга таба тезелеп киткән синонимнар (уйсызлар, таш бәгырьләр, гамьсезләр) җирдәге караңгылыкны күрергә теләмәгән битараф җаннарга бәя булып аңлашыла. Алар өчен Бер минутлык тынлык җиткергән хакыйкать аңлашылмый.

Бер минутлык тынлык – шулай ук вакытта метафорик, “кешеләтерелгән, ягъни “сөйләшүче” образ да. Илдар Юзеевнең драматик поэмаларының барысында да бу төр персонажлар бар, һәм алар үзәк идеяне җиткерү өчен кирәк. Бу очракта бер минут тынлык, балага эндәшеп, Җир-анага карата уй-фикерләрен әйтергә тели. Бигрәк тә аның мөрәҗәгать-монологлары әсәр идеясен, моңа кадәр Җир-ана әйтергә теләгән фикерләрне ачуга хезмәт итә. Ул Баланы да, Җир-ана күкрәгенә ятып, йөрәген тыңлап карарга чакыра. Зур хакыйкать, чынлык  дәшмәү, тынлык аркылы гына белдерелә ала, ди шикелле автор.

Илдар Юзеев тынлыкны вакытлар берлеген хасил итүче символ итеп тасвирлый. Мәңгелек тынлыкның берәмлеге булган бер минут тынлык үткәнне хәтерләтеп кенә калмый, киләчәк турында кайгыру, борчылу булып та аңлашыла. Вакытлыны – мәңгелеккә, акны карага каршы кую И.Юзеевта еш очрый. Кайвакыт без, аңдагы мәгълүматка таянып, пардагы бер якны бер  күзаллыйбыз гына. Мәсәлән, Ак күңелле һәм ак тәнле, якты чырайлы әнкәләргә килгән  кара төстәге хәсрәт бер генә әдәби деталь  Җир-ана иңендәге кара шәл, ягъни татар хатын-кызларына хас кием элементы ярдәмендә генә бирелә:

Нигә уфтанасың, әнкәм,

Әллә юкмы саулыгың?..

Әнкәемнең иңнәрендә

Әллә кара шәл инде?..

Төсләрне күңел үзгәрешләрен чагылдыру максатыннан да файдалана И.Юзеев. Баланың үзен аңлавын, күңел хәсрәтләренә төшенүен белгәч, Җир-ана болай ди:

Зәңгәр яулык белән ябам

Ап-ак чәчемне, балам.

Күрәбез ки, антонимик парның икенче өлеше текстка соңрак килеп керә икән. Шул ук вакытта ак, саф төсләргә якын торган зәңгәр үзе дә өлешчә кара төскә капма-каршы мәгънәле лексема сыйфатында кулланыла. Кыскасы, бу очракта Илдар Юзеев Җир-ана иңендәге кара шәл һәм зәңгәр яулык образларын антитезалы тасвирны көчәйтү өчен файдалана.

Төсләр капма-каршылыгы я булмаса янәшәлеге тыныч тормыш һәм сугыш фаҗигасенең хәсрәтле каршылыгын җиткерерү мөмкинлеге бирә. Моңа, әлбәттә, кара һәм зәңгәр сыйфатларының дөнья картинасындагы урыны, семантик үзенчәлекләре дә ярдәм итә.

Димәк, антонимнар Илдар Юзеевнең “Тынлык белән сөйләшү” поэмасында сюжетны тудырган һәм ясалма-символик образларның үзара диалогларын нигезләгән төп лексик чара сыйфатында килә. Шул ук вакытта синонимнар хис-кичерешләрне тирәнәйтү, мәгънәне көчәйтү ниятеннән уңышлырак кулланыла.

Илдар Юзеев бу лексик чараларны әсәр телен бизәкле һәм кабатланмас итү максатыннан гына сайлап алмый, ә бәлки фәлсәфи эчтәлектәге уйлануларын, идеясен җиткерү өчен мөрәҗәгать итә. Ул яшәешнең ямьсезлеген, кешеләрнең битарафлыгын ачык итеп сурәтләп бирә алырлык антонимнар һәм синонимнар таба. Җирдә сугыш, яу, кан коеш тудырган Гитлер кебек кансыз адәмнәрнең автор тарафыннан варвар, тиран    булып тора. Җир-ананың сүзләре моны раслый:

Мин аны көткән чагымда:

“Бер кеше туар”, - дидем.

Тиран буласын белсәмче...

Мин аны буар идем.

Димәк, шагыйрь залимнәрне кеше сүзе белән атарга теләми. Әйтерсең, татар теленең  матур бер берәмлеген мондый затка артык күрә. Тиран, варвар кебек алынма сүзләрдән тыш та, әсәрдә чит телләрдән кергән башка сүзләр шактый: курганнар, венок, фашист, факел, бомба, полигон, атом. Күренгәнчә, аларның барысы да сугышның җимергеч көче, җирне бетерүгә юнәлдерелгән ачышлар белән бәйле. Димәк, Илдар Юзеев аларны әсәренә махсус керткән, мондый алынма сүзләр поэма иҗат ителгән дәвердә кешелек яшәгән идеалларны раслый (атом табылу, аның җимергеч көче), илдә сугышларның һаман дәвам итүен билгели. Болардан тыш, образ дәрәҗәсенә күтәрелгән Хиросима тынлыгы да алынма ялгызлык исемнән гыйбарәт. Мондый алым авторга чынбарлык турындагы уйлануларын киңәйтергә мөмкинлек тудыра.

 “Тынлык белән сөйләшү” поэмасында Илдар Юзеев безнең әдәбиятта күп тапкырлар яктыртылган теманы бөтенләй икенче төрле, фәлсәфи-эпик планда чишә. Ул бүгенге көндә бөтен кешелекне борчыган шушы проблеманы ачу өчен Җир-ана, Гамьсез тынлык, Бер минутлык тынлык, Акыл иясе кебек үзенчәлекле зур гомумиләштерүгә ия булган масштаблы образлар таба һәм аларны, драма әсәрендәге кебек, кеше язмышы турындагы әңгәмәгә катнаштыра, әлеге әңгәмәләрдә лексик алымнарны мулдан куллана. Аларны китапның бер битендә генә дә берничә очратасың.

Балада актив тормыш позициясе формалаша башлау Җир-ана, Гамьсез тынлык, Бер минутлык тынлык образлары белән бәйләнештә ачыла. Бала шушы өчпочмак эчендә кала. Аларның кайсысына ышанырга, нинди юлдан китәргә? Һәрберсе үзенчә хаклы кебек. Лексик чаралар алып килгән мәгънәләр, фикерләр балага дөрес юлны сайлауга булыша. Моның өчен шагыйрь тынычлык хакына көрәшкә өндәгән яисә сугышка каршы торырга чакырган чараларга урынны мулрак бирә.

4.2. “Таш диварлар авазы” драматик поэмасында лексик чаралар

Илдар Юзеевнең “Таш диварлар авазы” драматик поэмасын укыгач, кешенең тормыштагы урыны, аның рухи һәм матур дөньясы турында уйланырга мәҗбүр булабыз. Бу поэма шагыйрьнең алда карап үткән драматик поэмасыннан берникадәр аерылып тора. “Тынлык белән сөйләшү” поэмасында шагыйрь кыска гына бер мизгелне ала һәм шартлы образларның диалогы аша сюжетны, идея эчтәлеген ачып бирә, ә инде “Таш диварлар авазы” поэмасында автор башка төрле юлны сайлый.

Поэманың сюжетында меңнәрчә кешеләрне, бөек революционерларны үзенең калын салкын таш стеналары эчендә ирегеннән, якты дөньядан мәхрүм иткән зиндан образы бирелгән. Автор буеннан-буена шушы зиндан образы турында гына сөйләп бармый, ә, аны ачу өчен, поэма эчендә төрле-төрле кече поэмалар китерә һәм аларны бер-бер артлы тезә, ягъни чылбырлы композиция алымыннан файдалана.

И.Юзеев, әсәр бөтенлегенә ирешү өчен, поэмаларның барысын да бер үзәккә – зиндан образына беркетә. Икенче төрле әйткәндә, әлеге образ һәр кече әсәрнең дә, полилогиянең дә композиция үзәге булып тора.

“Таш диварлар авазы”ның тәүге структур өлеше – Кереш. Анда зинданның тышкы кыяфәте сурәтләнә һәм салыну тарихы сөйләнеп бирелә. Ул:

Мин гүя өнсез-авазсыз,

Җилкәнсез-юлсыз кораб –

Тын тордым еллар, гасырлар,

Сулар агышын карап –

дигән юллар белән башланып китә. Димәк, беренче юлларда ук лексик чараларның берсе булган синонимнар зиндан образының тынлык белән бәйләнешен нигезли, аның шомлы һәм куркыныч булуын ачык сурәтләп бирә.

Шунысы үзенчәлекле: шагыйрь зиндан һәм төрмә сүзләренең синонимлыгын да актив куллана. Бердән, ул аңа кабатлаулардан котылырга мөмкинлек бирә, поэманың лексик катламын тикшергәндә, бу ачык күренә дә: автор зиндан һәм төрмә сүзләре бер-берсе белән алышырып бара. Шул ук вакытта, автор, әсәрдәге хронотопка бәйле төстә, аларның тагын крепость һәм концлагерь дигән синонимнарын күрсәтә. Болар, һичшиксез, үзләренең урнашу урыны һәм дәвере белән турыдан-туры бәйле. Әйтик, Петропавел крепосте турында искә алу безне ХIХ гасырга алып китә, ә концлагерь сүзе фашистларның канлы сәясәте турында сөйли.

Шулай итеп, автор кешенең иреген буу, язмышы белән идарә итү, вәхшилекнең төрле дәверләрдә булуын әйтә, ә синоним берәмлекләр исә бу идеянең хроник киңлеген генә билгели. Ул төрмәләрнең исеме үзгәрү белән генә, аларның асылы үзгәрмәвен раслый.

Гомумән алганда да, әсәрдә синонимнарның вазифалары шактый киң һәм төрле. Әйтик, алар төрле күренешләрне, предметларны, төшенчәләрне төгәлрәк характерлау, сыйфатлау максатыннан кулланыла ала. Мәсәлән, метафорик образ буларак эшләнгән зинданның үткән тормышын искә төшергәндә, охшаш мәгънәле сүзләр актив сурәтләү чарасы булып торалар:

...Борын-борын заманнарда

Таш идем мин, ком идем.

Су җәелгән яланнарда

Йөгерек дулкын идем.

Уйнадым, көлдем, кагындым,

Ярсыдым ул чагында.

Иркәләндем, назландым мин

Ике яр кочгагында.

Бу өзектә беренче төркем синонимнар көчәя бару тәртибендә урнашалар һәм градация күренешен нигезлиләр, икенче синонимик пар исә үткәндә калган тынычлык, гамьсезлек турында уйлануларга этәрәләр.

Поэмада, сурәтләнгән образларны төгәлләштерү максатыннан караганда да, синонимнар олы әһәмияткә ия:

Без – коллар: чыдамнар, сабырлар.

Яки:

Үч ала дошманың,

Түз, чыда, Мәсәгут,

Тимерне кыздырып

Маңгайга баса ут.

Мин инде үкенмәм,

Мин инде еламам.

Бил бөгеп, баш орып

Мәрхәмәт сорамам.

Әлеге юлларда образларның характер сыйфатларын, холкын сурәтләүдә синонимнарның роле зур. Илдар Юзеев, аерым сүзләрнең мәгънәсен төгәлләштерү кирәк булганда, охшаш мәгънәле берәмлекләргә мөрәҗәгать итә. Түбәндәге мисалны карыйк:

Указын, әмерен

Ил-йортка тапшырдым,

дигәндә, автор беренче юлда указ сүзен үзе сайлаган татарча варианты (әмер, боерык...) белән янәшә бирә, ә икенче юлда исә ил һәм йорт сүзләрен бергә куя һәм аларның кеше тормышындагы бердәй әһәмиятен билгели. Синонимнарны әнә шулай парлы сүз формасында бирү – Илдар Юзеевнең яраткан алымнарыннан берсе:

Килде ул көн: очрашасы

Бар икән шатлык белән,

Фашист өерләрен җиңгән

Хакыйкать-Хаклык белән!..

Әй, кешеләр, карыйм сезгә

Шәфкать-изгелек көтеп.

Кемнәр генә үтмәделәр

Диварларыма карап:

Үтерүче, сатлык, хаин,

Фахишә, угры-карак...

Югарыдагы өзектән күренгәнчә, автор сүзнең “икеләтелгән” мәгънәсен җиткерә, ягъни төшенчәнең мәгънә тирәнлеген арттыра, аңа игътибарны юнәлтә.

Поэмада сөйләнгәннәрдән күренгәнчә, төрмә көрәшчеләрне ябып тотарга кирәк булган. Шагыйрь коллык һәм тиранлык тарихларына анализ ясый да, тиранлык та, коллык та битарафлык мохитында гына яши ала дигән нәтиҗәгә килә. Коллыкның массалар битарафлыгыннан тууы тарихи документлар белән дәлилләнгән.

Поэманы укып чыкканнан соң, чыннан да, әсирлекнең күп төрле булуына күзең ачыла һәм аның сугыштамы, башкачамы колбиләүче кулына эләгү генә түгел икәнлеген аңлыйсың. Язучы әлеге төшенчәне психологик, иҗтимагый-сәяси планда бик киң ача. Аныңча, коллык – тиран әмерен тормышка ашыру, коллык югарыдан килгән фәрманнарны түбәнгә җибәреп, түрәлектә утыру, коллык – азатлык һәм хакыйкать өчен көрәшүдән баш тарту, ниһаять, коллык – халкың изелгәндә үз рәхәтлегең өчен яшәү дә икән әле.

Югарыда аталган һәм шагыйрь махсус ассызыклап узган идеяләр күбесенчә лексик чаралар белән баетылган текст өлешләрендә ачыла һәм тирәнәйтелә. Коллык һәм ирек антонимик төшенчәләренең поэмада әледән-әле кабатланып торуын әйтик тә, бер мисал китереп узыйк:

Өздем мин коллыкның

Мәңгелек чылбырын,

Иректә яшәдем

Гомеремнең бер елын, -

ди Пугачев полковнигы Мәсәгут Гомәров. Шул рәвешле, кыска вакытлы булса да ирек мәңгелек коллыктан өстен куела. Менә ни өчен ирексөяр шәхесләр коллыкка каршы көрәшә, башкаларны да үз артыннан ияртә. И.Юзеев коллык темасын бик дәвамлы рәвештә  олы вакыйгалар һәм ваграк күренешләр ярдәмендә дә ача. Әйтик, шагыйрь ташлар, диварлар, агымсулар турында язамы, коллык һәм ирек проблемасын күтәрми калмый. Әсәрнең иң мөһим урыннарында җир, телгә килеп, тарихтагы язмышлар турында сөйли. Мәсәлән, бер урында ул коллар төзегән таш диварлар тетрәндергеч серләр ача:

Мин төрмә. Шашкын акылга,

Ирек, хыялга төрмә.

Мәңге салкын ташларымда

Уй-хисләр, серләр саклыйм.

Диварларымда: Хыял. Каргыш.

Васыятьләр. Сатылу.

Нәфрәт. Сөю. Шашу. Качу.

Хыянәт. Үч. Атылу!

Китерелгән сурәттә без тимер четәр артында да кеше күңелендә, хәтерендә сакланган төшенчәләрнең үзара антонимик пар тудыруын күрәбез: нәфрәт – сөю, сөю – нәфрәт, сөю – үч, ирек – атылу. Әйтерсең лә, автор шушы лексик чаралар аша яшәешнең капма-каршы төшенчәләрдән торуын расларга тели һәм бу җиһанда сөю, матурлык янында һәрвакыт үч, нәфрәт, каргыш, хыянәт яши, ди, ә иреккә, хөрлеккә омтылыш исә бик еш кына үлем белән төгәлләнә.

Кыскасы, антонимнар поэмада яшәешнең дуалистик характерда булуы хакындагы фәлсәфи идеяләрне җиткерергә булыша. Гомуммиләштереп әйткәндә, поэмада капма-каршылы мәгънәгә ия сүзләрнең үзенчәлекле сурәт тудыру мөмкинлекләре киң кулланылган. Алар әсәрнең идея-эчтәлеген тирәнәйтү, көчәйтү максатыннан кертеләләр. Әйтик, автор зинданның уйлануларында антонимнарны файдалана:

Көттем миннән – ком-ташлардан

Сарай корырлар диеп,

Туфрагыма шатлык чәчеп,

Бәхет урырлар диеп.

Җир белән дә, су белән дә

Ул вакыт тигез булдым...

Нигә соң газап-кайгыга –

Төрмәгә нигез булдым?

Бу очракта антонимнар тормышның каршылыгын җиткерә. Бер үк күренешнең, максат һәм шартларга карап, яхшылык яки явызлык чыганагы булырга мөмкинлеге турындагы идея капма-каршы мәгънәле сүзләр аша ачык гәүдәләнә.

Поэмада экзистенциализм фәлсәфәсенең принциплары Таш образы аша гәүдәләндерелә. Таш – салкын диварлар, төрмә ташы, хәтер саклаучы таш буларак – әсәрдәге вакыт сызыгын берләштереп тора. Таш – гасырлар буе әйтелмәгән, белдерелмәгән сер, тын торырга мәҗбүр булган язмыш колы. Автор ташны өнсез-авазсыз, җилкәнсез-юлсыз кораб белән язмыш, яшәештә сайланган юл мәгънәсендә чагыштыра.

Шагыйрь үзенең поэмасында X гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр тоткынлыкта һәлак булган бөек шәхесләрнең язмышларын өйрәнеп, шуларга анализ ясый. Таш диварлар корбаннары – җирдә халык өчен көрәшүчеләр, дөреслек эзләүчеләр, кеше бәхете өчен кайгыртучылар. Кешеләрнең шуңа бәйле ике төркемгә бүленүләре дә ачык чагылыш таба:

Берләр миндә югалдылар

Хәбәрсез-гаиб булып,

Берләр мәңгегә калдылар

Онтылмас бәет булып.

Поэмадан алынган бу өзектә без Хаклыкны эзләп көрәшкән шәхесләрнең халык күңелендә мәңге яшәве турындагы идеяне укыйбыз. Шушы көрәшче кешеләр образларына бәйле, автор теге яки бу дәвергә нисбәтле иҗтимагый-сәяси проблемаларны да капма-каршы мәгънәдәге берәмлекләр аша ачып бирүне кулай күрә:

Патшага – ил-Сарай,

Ә безгә – тар кабер.

Бу мисалдагы ил-Сарай һәм тар кабер антонимнары бер үк күренешне капма-каршы яктан ача һәм кол хәленә төшерелгән гади халык белән патшалар яшәешен образлы итеп ачып бирә.

Шул рәвешле, поэманың төп темасы – хакыйкатьне эзләү. Хакыйкатьне җинаять дип атаучылар белән ирек, хыялга омтылучылар арасында мәңгелек көрәш бара. Гасырлар үткән саен, көрәш кискенләшә. Хакыйкать өчен көрәш көчәя, ләкин җәза алымнары да камилләшә. Ташны иң борчыган уй – кешенең үз иреген чикләү өчен үзенә төрмә коруы. Биредә лексик чаралар әсәрнең фәлсәфи егәрен көчәйтү максатыннан да кулланылган:

Яшәрсеңме диктаторлар,

Дәүләтләр колы булып,

Чылбырыңны өзәрсеңме,

Мәгърур һәм олы булып?

Автор, шул рәвешле, кешенең кол яки ирекле булып яшәве аның үз кулында булуын, рухи ныклыгына бәйле икәнлеген раслый.

Димәк, нәтиҗә ясап әйткәндә, “Таш диварлар авазы” драматик поэмасында лексик чаралардан антонимнар әсәрнең фәлсәфи егәрен арттыруга, яшәешнең каршылыклы якларын ачып бирүгә хезмәт итә. Ә синонимнар исә, традицион аспектлардан тыш, образларны төгәләштерү, мәгънәне көчәйтү, хисләрне тирәнәйтү өчен кулланылалар.

Болардан тыш, әсәрнең хронотоп үзенчәлекләренә бәйле төстә, искергән сүзләрнең зур байлыгы тупланган. Поэмада хакыйкать эзләүче тарихи шәхесләрнең фаҗигасе хронологик тәртиптә күрсәтелә. Автор кешеләрне, коллар һәм ирек сөюче корбаннар дип, икегә бүлә. “Ирекле кош сыман патша тәхетен мактап сайрамаган билгесез болгар чәчәне, чәчәкләр мәйданында утта яндырылган Джордано Бруно, Мәсәгут Гомәров, Сталин, Гитлер төрмәләре тоткыннары” – халык фаҗигасен гел искәртеп торучы корбаннар. Әлеге хронлогия искергән сүзләр кулланылышында да чагылыш таба.

Билгеле булганча, архаизм – искергән, кулланылыштан төшеп калган гыйбарә. Әдәби әсәрдә архаизм еш кына югары стиль тудыру, тарихи вакытны билгеләү чарасы буларак кулланыла.[26] Илдар Юзеевнең “Таш диварлар авазы” әсәрендә без төрле дәверләрнең зиндан образы аша бер төенгә туплануын күрәбез. Әйтик, ул, 1000 елда Болгар шәһәрендәге зинданда тоткынлыкта яткан билгесез болгар чәчәне турындагы бүлекне язганда, шушы дәвер сөйләменә хас булган искергән берәмлекләрне кулланмый булдыра алмый:

Кызыктырып данга,

Китерделәр ханга,

Нә боерсам – булыр шул, - диер, -

Сән – кол, - диер,

Былбыл чәчән,

Бәнем сараемда бул”, - диер.

Бу мисалда без хан, чәчән, сарай атамаларының бүгенге көндә кулланылышта булмаган төшенчәләрне атавын күрербез, ә нә, сән, бәнем берәмлекләре лексик-фонетик архаизмнарга мисал булып тора. Болар авторга вакыйгаларны барган чор сурәтен тудыру өчен кирәк. Чәчән сөйләмендә урын алган искергән гарәп-фарсы алынмалары да табигый яңгырый:

Бетте читтә хәлем,

Мәҗрух күңелем-тәнем,

Туфрак ләхет кирәк җырчыңа.

Кайттым картлыгымда,

Туган туфрагымда

Йөрәгемнән мәхзүн җыр чыга.

“1774 ел.  Казан төрмәсе. Пугачев полковнигы Мәсәгут Гомәров” дип аталган кече поэмада, әлбәттә, шул чор сөйләменә хас булган тарихи берәмлекләр урын ала: бояр, янарал, айбалта, кылыч, лашманчы, патша, морза, каторга, колодка, каторжан, алпавыт. 

Октябрь инкыйлабына бәйле вакыйгаларны тергезгәндә, ВЦИК, президиум, Өлкә советы кебек политивизмнар кулланыла.

Гомумән, Илдар Юзеевнең “Таш диварлар авазы” драматик поэмасында искергән сүзләр үзенчәлекле сурәтләү чарасы буларак әһәмияткә ия. Алар төрле дәвер, төрле чор белән бәйле дөнья сурәтен тудыралар һәм шушы заманнарның һәрберсендә дә коллык, ирекне буу омтылышының көчле булуын аңлауга ачкыч булып торалар.

Поэмада бер автор неологизмы табылды:

Күптән көткән бу сүзләрне

Юксыллар кабатлады...

Әлеге юлларда иреге буылган халыкның күңел халәте бик төгәл тасвирланып бирелгән. Әсәрнең ахырында торналар җыры ирек турындагы хыялның бары хыял булып калачагына ишарә итә. Үзләре туган кырлардан аерылып китеп, мәңгелек хәсрәткә дучар ителгән торналар өчен “сагышсыз, зиндансыз җиркәйгә” бер заман төшү – лирик геройның иң зур теләге.

Поэмадагы лексик чаралар буенча нәтиҗә ясап әйтсәк, “Таш диварлар авазы” драматик поэмасы антонимнарга, синонимнарга һәм искергән сүзләргә бигрәк тә бай. Алар авторга әсәрендә җиткергән хакыйкатьне тирән һәм образлы итеп тапшыру мөмкинлеге тудырган.

Гомумән, ике әсәрне дә чагыштырма планда карасак, Илдар Юзеевнең драматик поэмаларында лексик чаралар төрле образларның үзара диалогларын һәм күңел монологларын идея-эстетик яктан тирән һәм экспрессив итә.


Йомгак

Озак еллар татар әдәбиятының авангардында барган шагыйрьләр бар. Шуларның берсе, күренеклесе һәм хөрмәтлесе – күпсанлы сәхнә әсәрләре, поэмалар, җырлар һәм, әлбәттә, том-том шигырь китаплары авторы Илдар Юзеев. Төрле иҗат амплуасына ия талант ияләре дә сүз сәнгате мәйданына теге яки бу жанрда иҗат итүче сыйфатында килеп керә. Илдар Юзеев әдәби җәмәгатьчелектә иң элек шагыйрь буларак танылды, соңга таба шул өлкәдәге мөмкинлекләрен ул сәхнә әдәбиятына да күчерде.

Шагыйрьнең чәчмә белән язылган дистәләрчә пьесалары булса да, алар зур уңыш белән куелсалар да, галимнәребез, бигрәк тә шигырь өлкәсендә игътибарга лаек тәнкыйть сүзе әйтүчеләр аны поэма остасы буларак таныды, нәкъ менә күләмле тезмә формаларда таланты зуррак ачылуын билгеләп үтте. Айрат Даутовның Илдар Юзеев иҗатын яктырткан, әмма якланмый калган диссертациясе дә шул хакта сөйли шикелле.

Бу елда сиксән яшьлеге Республика күләм билгеләп үтелгән Илдар Юзеев – татар шигъриятендә кабатланмас иҗат стилен булдырган, ниндидер бер эчке моң белән өретелгән әсәрләр иҗат иткән шагыйрь, дип әйтер идек.

Әсәрнең гомуми тәэсиренә, сәнгатьчә камиллегенә, шул исәптән колакка ятышлы яңгырашына, ачык аңлашылган мәгънә эчтәлегенә каләм ияләре төрле әдәби чаралар ярдәмендә ирешә.

Беренче чиратта, зур өч төркемгә аерылган тел-сурәтләү чаралары арасыннан (лексик һәм синтаксик чаралар, троплар), фәнни эзләнү яссылыгы итеп, аларның тәүгесе сыйфатында кулланылган лексик төркемне аерып алуыбыз юкка түгел, чөнки сүзнең мәгънә эчтәлеге һәм әдәби әсәрдә башкарган мәгънәви функциясе башка алымнарның да нигезендә ята, аларны тикшерү исә безнең алдагы этап эшебез булып торыр дип уйлыйбыз.

Дөрестән дә, әдәби әсәр тудыруда телнең сүз байлыгы зур әһәмияткә ия. Кытай, япон һәм башка кайбер халыкларда хәтта каләм иясенең осталыгын, белем дәрәҗәсен, күзаллаулар киңлеген ул кулланган лексик состав белән билгеләү дә бар, чөнки халык, аерым бер кеше фикере, үзаңы аның сөйләм арсеналында һәм актив кулланыштагы сүзлек составында да чагылыш таба.

Татар әдәбиятының нигез ташлары саналган беренче тезмә әсәрләрдә үк инде без лексик чараларның сурәт тудыруда зур урын алып торуын күрәбез. Әгәр ул чорда әлеге берәмлекләр, нигездә, образлы сурәт барлыкка китерүдә катнашсалар, Илдар Юзеев шигъриятендә лексик чараларга үзгәрәк функция йөкләтелә. Шагыйрьнең вакыйгага нигезләнгән (“Фәрит-Фәридә” һәм “Әнкәй”), лирик-фәлсәфи (“Карурман” һәм “Өзелмәс кыллар”), драматик (“Тынлык белән сөйләшү”, “Таш диварлар авазы”) поэмаларын анализлау нәтиҗәсендә, әдип лексик чараларның функциональ мөмкинлекләрен киңәйтә дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Шул нигездә, алар персонажларны төрле яклап ачу өчен, чорга, заманга бәя бирү максатыннан, психологизм тудыру өчен кулланыла.

Илдар Юзеевның поэмаларын бер уртак сыйфат берләштерә: аларда төп лексик чара буларак антонимнар файдаланыла. Әлеге чара поэмаларның гомуми композицион төзелешен нигезли: әсәрләр капма-каршы төшенчәләрнең берлеген раслаудан гыйбарәт. Антонимик берәмлекләр буларак, нигездә, үткән һәм бүгенге, өлкән һәм яшь буын, табигать һәм цивилизация, яшәештәге караңгылык һәм яктылык, хакыйкать һәм ялган, ирек һәм тоткынлык кебек төшенчәләр калка. Чор, заман турындагы өлешләр неологизмнар, алынма һәм тарихи, искергән сүзләр белән характерлана. Бу лексик чаралар, үз чиратында, чор сулышын, көнкүреш детальләрен, заман психологиясен җиткереп бирү өчен кирәк.

Шагыйрьнең махсус сайланган сүзлек байлыгы ярдәмендә өлкән буын исеменнән яшьләргә әйтер сүзе бар: ул буыннар бәйләнешен саклап, рухи традицияләрне үстереп яшәргә чакыра. Ул вакыт агышы, гомернең узуы, дәверләрнең алмашынуы турында рухи кыйммәтләр яктылыгыннан чыгып күзаллый һәм поэмаларында тирән фәлсәфи фикерләр үткәрә. Әлбәттә, бу очракта ул аның безнең тарафтан анализланган поэмаларында антонимга караганда бераз пассиврак кулланылышлы синонимнарга да мул мөрәҗәгать итә.

И.Юзеев тарафыннан нәфис текст каймасына кертелгән синонимнар бертөслелектән качу, геройны киңкырлы тасвирлау, мәгънә, хис төсмерләре бирү үзлегенә ия. Янәшә кулланылган синонимнар арасында контекстуаль вариантлар (садә һәм моңлы, явызлык, мәкер һәм усаллык) төп урынны алып тору И.Юзеевның шигъри дөньясын билгеләүче фактор булып тора: шагыйрь сүзләрнең мәгънә төсмерләрен янәшә куеп, сыйфатланган зат, күренеш, хис һ.б. ның җентеклерәк сурәтен тудыра. Автор иҗатында тудырылган чор тасвирына да символик ассоциацияләр аша ирешелә (исте җилләр, чыкты давыл һ.б.). Геройларның күңел кичерешләре дә синонимнар аша бөтен тулылыгы белән ачыла.

Лексик чараларның беренче төрләреннән омоним, сүз уйнатуларга мисаллар без тикшергән поэмаларда очрамады. Эвфемизмнарның да традиционнары гына күзәтелде (дөнья куйды, гомере өзелгән).

Шагыйрь иҗатындагы үткән һәм бүгенге яшәешнең каршылыклы берлеге тарихи сүзләр һәм чоры өчен неологизм булып, хәзер инде гадәти алынма сүзләр буларак кабул ителгән берәмлекләр аша тергезелә. Чабаталы, дилбегәле үткәннәр өлкән буын белән бәйле булса, сугыштан соңгы яңа тормышның атрибутлары буларак шагыйрь трактор, мотор, радиоузел, клуб кебек алынма сүзләр санала. Бу сүзләр яңа заманга хас психологияне ачып бирә, яшь буынның уйлау-фикерләү рәвешен күрсәтә.

И.Юзеевнең драматик поэмаларында очраган искергән сүзләр ул сайлаган хронтопның мәйданы белән бәйле: автор борынгы гасырлардан башлап ХХ йөзгә кадәр рухи тоткынлыктан котылырга теләп көрәшкән образларны тудыра. Болгар дәүләте чоры, Пугачев яулары дәвере, фашистларның канлы сәясәте еллары һ.б. шул заманны характерлаган искергән берәмлекләр аша да ачыла.

Гомумән, Илдар Юзеев иҗатындагы лексик чараларның психологизм тудыру мөмкинлекләре бик киң. Персонажларның кичерешләре поэмалардагы хис сызыгын нигезли, ә ул бик еш кына нәкъ менә антонимнар белән тыгыз үрелеп бара. Илдар Юзеевның образлары гел каршылыклы уйлар чолганышында яши, чөнки каршылыклар аша алар яшәеш хакыйкатен эзләп таба.


 Библиография

Чыганаклар

  1. Юзеев И. Г. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 3 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 400 б.
  2. Юзеев И. Таныш моңнар. Сайланма әсәрләр (Поэмалар). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 304 б.
  3. Юзеев И. Мәңгелек белән очрашу: Шигырьләр, поэма, трагадияләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – 255 б.

Фәнни-теоретик әдәбият

Рус телендә

  1. Борев Б. Ю. О природе художественного метода. – М.: Политиздат, 1981. – 399 с.
  2. Виноградов В. В. Стилистика: Теория поэтической речи. Поэтика. – М.: Наука, 1963. – 350 с.
  3. Комиссаров В.Н. Проблема определения антонима // Вопросы языкознания. – 1957. – № 4. – С. 64.
  4. Курбатов Х. Татарская лингвистическая стилистика и поэтика.– М.: Наука, 1978. – 218 с.
  5. Львов М.Р. К вопросу о типах лексических антонимов // Русский язык в школе, – 1970. – № 3. – С.71.
  6. Томашевский Д. Г. Теория литературы. Поэтика: Учеб. Пособие. – М.: АспектПресс, 1999. – 257 с.
  7. Тимофеев Л. И. Основы теории литературы. – М.: Просвещение, 1979. – 370 с.
  8. 17. Хализев В. Б. Теория литературы. – М.: Высшая школа, 2002. – 437 с.

Татар телендә

  1. Антитеза, антоним // Габдулла Тукай: энциклопедик сүзлек-белешмә. – Казан, 1998. – 19 б.
  2. Әхәтов Г. Хәзерге татар теленең лексикасы. – Уфа, 1975. – 130 б.
  3. Әхмәдуллин А. Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 252 б.
  4. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз.-авт. Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов һ.б. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.
  5. Вәлиев М. Дөньяның гамьнән башка яме юк // Казан утлары. – 1979. – №2. – 179-181 б.
  6. Галиуллин Т. Н. Арба бар, игътибар юк // Шәһри Казан. – 2007. – №116-117. – 14 б.
  7. Галиуллин Т. Н. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан, 2002. – 135-140 б.
  8. Галиуллин Т. Н. Матурлыкка бай ул безнең заман // Еллар юлга чакыра:  Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 142 б.
  9. Галиуллин Т. Н.  Гомер учагы: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 208 б.
  10. Галиуллин Т. Н. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 206 б.
  11. Гатауллин Р. Янар яшьлек шагыйре // Татарстан яшьләре. – 1983. – 13 гыйнвар.
  12. Гаташ Р. Моң өчен рәхмәт белән // Казан утлары. – 1993. – №1. – 182-183 б.
  13. Госман Х. Антитезалы  тасвир  кайлардан килә // Казан утлары. – 1968. – 5 сан. – 133 б.
  14. Даутов А. Илдар Юзеев шигъриятендә романтизм. – Казан: “ИНТЕЛПРЕСС” нәшр., 2002. – 152 б.
  15. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004. – 247 б.
  16. Курбатов Х. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 57-60 б.
  17. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилисткасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.
  18. Курбатов Х. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф,  2002. – 88 б.
  19. Маннапов С. Күңел карурманнары // Татарстан яшьләре. – 1974. – 28 март.
  20. Маннапов С. Шагыйрь белән сөйләшү // Идел, Яшьләрнең әдәби альманахы. – 1982. – №3. – 56-62 б.
  21. Мәһдиев М. “Карурман”ны чыккан чакта... // Соц. Татарстан. – 1974. – 3 февраль. – 7-8 б.
  22. Миңнуллин Т. Тәнкыйтьчеләр өлгергәнче // Казан утлары. – 1974.  – №3. – 182-183 б.
  23. Миңнуллин Т. Фикер һәм хис гармониясе // Соц. Татарстан. – 1980. – 2 апрель. – 6-7 б.
  24. Миңнуллин Р. Һәркемгә таныш моңнар // Сов. мәктәбе. – 1983. – №1. – 18-19 б.
  25. Мостафин Р. Өзелмәс кыллар // Соц. Татарстан. – 1979. – 20 апр.
  26. Мөхәммәдиев М. Татар теленең лексикологиясе һәм лексикографиясенең үсеше // Актуальные вопросы грамматики и стилистики татарского языка. – Казань: Таткнигоиздат, 1981. – 150 б.
  27. Мөхәммәдиев Р. Язгы хисләр // Әгәр без янмасак: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 35-41 б.
  28. Мөхәммәдиев Р. Үзе таныш, үзе яңа моң // Якутлар табыладыр вакыт белән: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 96-106 б.
  29. Поварисов С. Тел – күңелнең көзгесе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982. – 160 б.
  30. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. – 51-57 б.
  31. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар... – Казан: Тат. кит. нәшр. 1979. – 136 б.
  32. Сафиуллина Ф.С., Ризванова Л.М. Татарча-русча антонимнар сүзлеге. – Казан: Хәтер, 1997. – 278 б.
  33. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: Раннур, 2001. – 299 б.
  34. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда.  1 том / Ред.: Л.Т.Мәхмүтова, М.Г.Мөхәммәдиев, К.С.Сабиров, Ш.С.Ханбикова. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. – 60 б.
  35. Хаков В. Х. Татар теле стилистикасына кереш. – Казан: КДУ нәшр., 1963. – 130 б.
  36. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002. – 210 б.
  37. Хәким С. Мусаның үзе кебек // Үз тавышың белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 208-215 б.
  38. Хөсни Ф. Уйна, уйна, моңлы сазым! // Ни әйтергә? Ничек әйтергә?. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 190-196 б.
  39. Шәрәфиев Р. Безне кемнәр аңлар? // Казан утлары. – 2000. – №7. – 139-144 б.
  40. Юныс М. Еллар, гасырлар, сулар агышына карап: Илдар Юзеевнең иҗат портретына штрихлар // Казан утлары. – 1981. – №9. – 158-162 б.


[1] Гаташ Р. Моң өчен рәхмәт белән // Казан утлары. – 1993. – №1. – Б. 182-183.

[2]  Хәким С. Янар чәчәкләрнең яктысы // Ялкын. – 1982. – №12. – Б. 14-15.

[3] Галиуллин Т. Н.  Арба бар, игътибар юк // Шәһри Казан. – 2007. – №116-117. – Б. 14.

[4] Даутов А. Илдар Юзеев шигъриятендә романтизм. – Казан: “ИНТЕЛПРЕСС”, 2002. – Б. 12.

[5] Галиуллин Т. Н. Арба бар, игътибар юк // Шәһри Казан. – 2007. – № 116-117. – Б.14; Галиуллин Т. Н. Матурлыкка бай ул безнең заман // Еллар юлга чакыра:  Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – Б. 142; Мостафин Р. Өзелмәс кыллар // Соц. Татарстан. – 1979. – 20 апр.; Юзеев Н. Традицияләр яңарганда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1966; Мәһдиев М. “Карурман”ны чыккан чакта... // Соц. Татарстан. – 1974. – 3 февраль. – Б. 7-8; Мөхәммәдиев Р. Язгы хисләр // Әгәр без янмасак: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – Б. 35-41; Мөхәммәдиев Р. Үзе таныш, үзе яңа моң // Якутлар табыладыр вакыт белән: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – Б. 96-106; Маннапов С. Күңел карурманнары // Татарстан яшьләре. – 1974. – 28 март; Вәлиев М. Дөньяның гамьнән башка яме юк // Казан утлары. – 1979. – №2. – Б. 179-181.

[6] Хәким С. Мусаның үзе кебек // Үз тавышың белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – Б. 208-215; Хөсни Ф. Уйна, уйна, моңлы сазым! // Ни әйтергә? Ничек әйтергә?. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – Б. 190-196; Гаташ Р. Моң өчен рәхмәт белән // Казан утлары. –   1993. –  №1. – Б. 182-183; Миңнуллин Р. Һәркемгә таныш моңнар // Сов. мәктәбе. – 1983. – №1. – Б. 18-19; Миңнуллин Т. Тәнкыйтьчеләр өлгергәнче // Казан утлары. – 1974. –  №3. – Б. 182-183; Миңнуллин Т. Фикер һәм хис гармониясе // Соц. Татарстан. – 1980. – 2 апр.

[7] Тимофеев Л. Основы теории литературы. – Москва: Просвещение, 1976. – С. 370.

[8] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз.-авт. Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов һ.б. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 143.

[9] Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау (Әдәбият укытучысысына ярдәмгә). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1974. – Б. 6.

[10] Нуриев Р.С. Татар классик драматургиясенең лингвистик поэтикасы: филол. фән. док-ры дис. – Казан, 2002. – Б. 263.

[11] Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б. 34.

[12] Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.  Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б. 34-35.

[13] Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. – Б. 36-37.

[14] Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 1994. – Б. 38.

[15] Бәширова И.Б.  Сүз белән сурәт ясау. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974. – Б. 43.

[16] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз.-авт. Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов һ.б. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 94.

[17] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз.-авт. Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов һ.б. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 94.

[18] Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. – Б. 51.

[19] Курбатов Х. Ф. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б. 87.

[20] Хаков В.Х. Татар әдәби теле (Стилистика). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – Б. 77.

[21] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. Т.1. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 1989. – Б. 60.

[22] Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – Б. 17-18.

[23] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төз.-авт. Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов һ.б. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 94.

[24] Даутов А. Илдар Юзеев шигъриятендә романтизм. – Казан: “ИНТЕЛПРЕСС” нәшр., 2002. – Б. 103.

[25] Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: Раннур, 2001. – Б. 310.

[26] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / төз. Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов һ.б. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 94.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеев "Өчәү чыктык ерак юлга"

И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыларның сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү, поэманы анализларга, сурәтләү чараларын табарга өйрәтү, авырлыклар килгәндә югалып калмаска. Дөрес юлны...

И.Юзеев"Таныш моннар"

конспект,урока предназначен для изучения жизни творчества И.Юзеева...

Презентация "Илдар Юзеев"

Илдар Юзеевның иҗат һәм тормыш юлы...

Презентация "Илдар Юзеев"

Илдар Юзеевның иҗат һәм тормыш юлы...

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты...

Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) презентация

В работе представлена краткая биография, премии, полученные И.Юзеевым, деление его творчества на этапы.Главная цель работы - показать какие проблемы раскрывает И.Юзеев в своих произведениях....

Илдар Юзеев

Илдар юзеев - татарстаннын халык шагыйре...