Авыл халкыбызның кайбер йолалары, гадәтләре һәм бәйрәмнәре
презентация к уроку (9 класс) на тему

Сайфуллина Рашидя Саитовна

Презентация об обычаях моего села

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarskie_natsionalnye_obychai_prazdniki_2.pptx598.08 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

" Авыл халкыбызны ң кайбер йолалары, гадәтләре һәм бәйрәмнәре." Үтәде: Аитова Талия, 9а сыйныф укучысы. Тикшерде: Сайфуллина Р.С.

Слайд 2

Һәр халыкның буыннан - буынга күчеп, сакланып килгән ядкарьләре, үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре,йолалары була. Бу йолалар-шул халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Ялгаш якларындагы кайбер гадәтләр бүтән өлкәләрдә яшәүче татарларның гореф- годәтләренә охшап тора, шулай да берникадәр аерымлыклар да бар.

Слайд 3

Каз өмәсе Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз асрау татарда борынгыдан килә, кайсыбер йортларда аларның саны берничә дистәдән дә артып китә. Казлар сую җир катыргач, кар яугач башкарыла. Каз өмәсе үткән йортта кичен аулак өйгә җыелалар иде. Олылар курше-тирәләргә киткәч, бирегә кызлар, егетләр килә. Ялгашта бу кичәләрне "мәзәк" дип атыйлар

Слайд 4

Йорт күтәрү өмәсе Йортларны безнең якларда элек нарат агачыннан салырга тырышалар иде, хәзер инде кирпечтән дә шактый күп өйләр калкып чыкты. Йорт төзү шулай ук зур хезмәт куюны сорый торган эш. Иң элек бүрәнәләр чистартыла, бура бурала, идән, түшәм такталары әзерләнә, бүрәнәнең эчке ягы ышкылына, һәр бүрәнәгә, шул исәптән тәрәзә араларындагы кисәкләргә дә саннар сугыла, аннары бураны сүтәләр дә, мүкләп, яңадан җыялар.

Слайд 5

Бәрәңге утырту Бәрәңге утырту шулай ук күп кул көче сорый торган эш. Алдан бакчаны әзерләргә кирәк. Элекке заманнарда бәрәңге бакчаларын күбесенчә көрәк белән казыйлар иде. Соңрак ат сабаннары, аннары тракторлар белән сукалый башладылар.

Слайд 6

Бала туу,исем кушу Үткән гасырның 50-60 нчы елларында хатын-кызлар инде, тулаем алганда, больницада бәбиләр иде. Ләкин гадәтләр элеккегечә сакланды. Ананы һәм яңа туган баланы өйгә алалар. Гадәттә, шул көнне балага исем (безнеңчә:ат) кушыла.

Слайд 7

Өйләнү,никах,туй Өйләнешү-кеше гомерендә була торган иң истәлекле вакыйгаларның берсе. Ул, күбесенчә, ике төрле була иде: ике якның да әти-әниләре узара килешеп яки әти-әнигә белгертми яшьләр генә узара килешеп Беренче очракта иң элек башкода җибәрәләр Соңрак башкода урынына әти-әниләр үзәра очрашып кына сөйләшә башладылар. Уртак килешүгә ирешелсә, булачак туй мәшәкатьләре.

Слайд 8

Йомырка бәйрәме Ялгаш авылында күбесенчә руслар юк дияргә дә мөмкин ( ике-бер кеше) яши. Шуңа да кайбер хезмәт алымнары, хуҗалык эшләре, шул исәптән бәйрәмнәр дә уртак. Мәсәлән, безнең якларда пасханы "йомырка бәйрәме" дип билгеләп үтәләр. Бу көнне тавык йомыркаларын төрле төсләргә буяп пешерәләр яки пешкәч буйылар һәм аларны балаларга , шул исәптән тирә-күршеләргә, туган-тумачаларга да өләшәләр.

Слайд 9

Уңыш байреме Инде онытылып беткән бәйрәм. Ул 50 нче еллар ахырында урып-җыюлар беткәч булган. Аны "Сөмбелә" дип атыйлар.Безнең мәктәптә бу бәйрәмне быелдан башлап яңартырга булдык. Без аны соңгарып булса да 10 октябрбдә "Сөмбелә-2014" дип конкурс рәвешендә уздырдык.

Слайд 11

Сабан туе Ялгаш якларында элек сабан туйлары бары тик район үзәгендә генә була иде. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Сабан туенда төрле ярышлар,уеннар оештырыла: шома колгага менү, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, ат чабышлары һ.б. Билгеле, һәр төбәктәге кебек, бәйрәмнең үзәге- милли көрәш.

Слайд 12

Нәүрүз Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм бездә мәктәп күләмендә бик күптәннән үткәрелеп килә. Нәүрүзне без яз башы, каникул вакытында үткәрәбез. Шунда без "Карга боткасы" да уздырабыз. Чөнки бу ике бәйрәм елның бер ук фасылына туры килә. Язга багышланган җырлар,шигырьләр башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Без бер тамырдан” (керәшен татарларының ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр һәм йолалар)

Без Зәй төбәгендә яшәүче татарлар – ислам динен тотучы Казан татарлары булабыз. Төбәгебездә татарлар һәм керәшеннәр бер милләт булып яшиләр, чөнки телләребез...

Мәктәп яны лагере буенча кайбер материаллар

Кышкы лагерь эшчәнлегенең план-сеткасы...

Мәктәп яны лагере буенча кайбер материаллар

Гариза, юллама, договор үрнәкләре...

Мәктәп яны лагере буенча кайбер материаллар

Гариза, юллама, килешү үрнәкләре...

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘКӘН РАЙОНЫНДАГЫ МИШӘРЛӘРНЕҢ КАЙБЕР ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.

Милли телебезнең җирле сөйләшләрен өйрәнү нәтиҗәләре күрсәтелә....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы ...