Милли мәктәпләрдә сәләтле укучылар белән эш
статья на тему

Шамсутдинова Разида Анверовна

Эш тәҗрибәсеннән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_mktplrd_sltle_balalar_beln_esh_uzenchleklre.docx15.89 КБ

Предварительный просмотр:

МИЛЛИ МӘКТӘПЛӘРДӘ СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Р.Ә.Шәмсетдинова

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тәтеш муниципаль районы МБГББУ

“Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теле укытучысы буларак, мине туган телнең һәм милли мәдәниятнең саклану проблемасы борчый. Татар теленең яшәеше һәм үсеше авыл халкының тотрыклы тормышына нигезләнгәнен барыбыз да аңлыйбыз. Ләкин салада яшәүче татар халкы саны бөтендөнья урбанизациясе нәтиҗәсендә кимегәннән-кими бара. Шушы вәзгыять шартларында яшьләрдә һәм балаларда милли үзаң һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү иң мөһим һәм авыр бурычларның берсе булып кала.

Татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап калу буенча, авыл мәктәпләре күп эшләр башкара. Бу, әлбәттә, киләчәкне күз алдында тотып эшләнелә. Милли кодны саклап калу өчен, яшь буынга боларны аңлату бик мөһим.

Әйтеп үтелгән бурычларны тормышка ашыру өчен, милли мәктәпләрдә сәләтле укучылар белән эшләү зарури, чөнки бу укучылар үзләре артыннан башкаларны тарту көченә ия булалар. Билгеле булганча, сәләтле укучылар белән эш дәрестә һәм дәрестән тыш вакытларда була ала.

Милли үзаң һәм ватанпәрвәрлекне саклап калу, үстерү өчен, әлбәттә, әдәбият белән кызыксынучы укучылар белән эшләү бик отышлы. Галимә Д.Заһидуллина әйткәнчә: “Әдәбият-милләтнең иҗат хәзинәсе, ул үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, сәләтен, хисен, хыял-өметләрен, дөньяга карашын һәм тормышны аңлавын, яшәү рәвешен- барысын да җыйнап килгән”. Иҗади эшкә сәләте, куәсе булган укучыны күреп алу, шушы юнәлештә аны үстерү- әдәбият укытучысының бурычы. Әлбәттә, әйтелгән юнәлештә укучының сәләтен ачу, этәргеч биреп үстерү сәнгать укытучысы белән берлектә барырга тиеш. Безнең мәктәптә нәкъ шулай эшләнә дә. Нәфис сүзгә осталыгы булган укучыларыбыз һәр елны район һәм республика күләмендә үткәрелеп килә торган шигырь укучылар конкурсында җиңүче һәм призлы урыннарга лаек булалар. Шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерен ачыклау, аны тиешле интонация калыбына салу, үз йөрәгең аша үткәрү күп вакытны һәм көчне сорый, ләкин сәләтле укучы белән эшләүнең авырлыгы булган кебек, җиңеллеге дә бар- мондый балалар тиз отып алалар, укытучы артыннан ияреп бара алалар.

Дәрестән тыш чараларда сәләтле укучылар- укытучының иң беренче ярдәмчеләре. Авылыбызда күп чаралар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән уза. Җырга-моңга сәләте булган, шигъри сүзнең матурлыгын тоя алган сәләтле укучыларыбыз “Нәүрүз”, сабан туе бәйрәмнәрен үткәргәндә дә ярдәмгә киләләр. Кече һәм урта сыйныфлардагы укучылар алар үрнәгендә өйрәнәләр, сыйныфтан тыш эшкә тартылалар.

Сәләтле укучыны табу һәм ачыклау үзмаксатка әйләнергә тиеш түгел. Укучының сәләтен укыту  һәм тәрбия бурычлары белән бәйләргә, кирәк очракта мондый укучыларга психологик ярдәм дә күрсәтергә дә кирәк. Мондый укучылар белән эшләү

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...