рабочая программа по татарскому языку 5 класс
рабочая программа (5 класс) на тему

Гималтдинова Дина Миназимовна

Рабочая прграмма по татарскому языку 5 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_kl_tat.prog_.h.5.doc298 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

1. Аңлатма язуы ……………………………………………………………..3

2. Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  ……………4

3. Программаның эчтәлеге……………………………….…..…… ………..6

4. Календарь-тематик план……………………………..................................8

5. Кулланылган әдәбият……………………………………………………..15

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Россия Федерациясенең 273-ФЗ номерлы Законы (2012 ел, 29 декабрь).
  2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, 05.03.2004 №1089
  3. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010. 
  4.  Чувашстан  Республикасы Комсомол районы «Тукай урта гомуми мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына педагогик совет утырышында каралган һәм расланган укыту планы (протокол №1,29.08.2014)

5.   Н.В.Максимов., Ч.М.Харисова., Р.Р.Сәйфетдинов. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. -  Казан: “Татарстан китап нәрияте”, 2012.

5 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.
  7. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Бурычлар

  1. Исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлату.
  2. Сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне табарга, сүзтезмәләрне аерырга, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә өйрәтү.
  4. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
  5. Җөмләнең грамматик нигезен табарга өйрәтү.
  6. Сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру.
  7. Өйрәнелгән күләмдә сүзләргә - морфологик, җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру.
  8. Сузыкларны һәм тартыкларны дөрес әйтү, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү. Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм тиешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү.
  9. Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану күнекмәләре булдыру.
  10. Алфавиттан, төрле сүзлекләрдән дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белү күнекмәләрен камилләштерү.
  11. Сөйләмдә сүзләрне дөрес куллана белергә өйрәтү.
  12. Телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану күнекмәләрен үстерү.
  13. Төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру.
  14. Татар телендәге сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүләргә өйрәтү.
  15. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен күзаллау һәм аларның төрләрен билгеләү осталыгы булдыру.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына):

  • татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;
  • татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;
  • сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;
  • сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;
  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;
  • авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнгән күләмдә характеристика бирү;
  • бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;
  • 35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;
  • фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;
  • укылган (тыңланган) текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;
  • зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;
  • диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләрнә ия булу;
  • төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу;
  • көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;
  • татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу;
  • тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;
  • татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;
  • татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.
  • Түбәндәге сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү: аваз, авыз, авыл, авыру, аз-маз, алъяпкыч, ата-ана, ашханә, аңлый, әби-бабай, әверелә, әмма, әүвәл, балачак, бәет, бәла, бәрәңге, берничә, бияләй, болыт, борын, борынгы, вакыйга, вакыт, ватык, вәгъдә, гадәт, гомер, гыйнвар, дәвам, дөнья, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җәяү, җепшек, җиләк-җимеш, җилем, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, зинһар, иелә, ихтирам, йолдыз, йомры, йөрәк, кадәр, караңгы, каушый, кәккүк, кием-салым, көнбатыш, көнчыгыш, көньяк, көрәшче, кулъязма, кыйммәтле, кыңгырау, мал-туар, маңгай, махсус, мәйдан, мәкалә, мәрхәмәт, Мәскәү, могҗиза, моңлы, мөстәкыйль, муен, нәкъ, онык, охшаш, очрак, очсыз, оя, өем, өчпочмак, пәнҗешәмбе, пәрәвез, рәвеш, рәссам, савыт-саба, сәгать, сәлам, сәнгать, сөңге, сеңел, сишәмбе, сурәт, табиб, табигый, тавык, тавыш, таләп, тәкъдим, тәмам, тәмле, тәхет, тирә-як, төер, төньяк, туп-туры, тылсымлы, тынгылык, уен, уңыш, хайван, харап, хөрмәт, хыял, һава, һаман, һәм, чаңгы, чәршәмбе, чия, чүп-чар, чыдамлы, шагыйрь, шакката, шау-шу, шәкерт, шәфәкъ, шәһәр, шуа, шыңшый, шыпырт, эссе, эшчән, юан, юеш, юл, юньле, юучы, ява, якшәмбе, яланаяк, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь.(144 сүз)
  • Бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли алу; чиста һәм матур итеп 60 билге (хәреф) яза белү.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  (уку елы ахырына)

  • сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлату; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;
  • өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясау, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирү; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи белү;
  • бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую;
  • татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау;
  • сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу һәм аларга аңлатма бирү, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү;
  • текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү;
  • эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә, белешмә яза белү.
  • Бер минутка 16-17 сүз (90-95 хәреф) язу, 70-110 сүз (160-250 иҗек, 415-650 хәреф) уку.

Программаның эчтәлеге

2011 нче елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән программа буенча татар теленә 105 дәрес каралган, мәктәпнең базис укыту планы буенча  уку елы дәвамында 102 дәрес үткәрү планлаштырыла. Кулланылган дәреслек: 

Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек Ч.М.Харисова , Н.В.Максимов  Сәйфетдиновов, Р.Р. – Казан: Татарстан китап нәшрияты 2012.

Төп темалар

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

Сочинение

Эш кәгазьләре язу

1

Тел –халыкларның иң әһәмиятле аралашу чарасы.

1

2

Башлангыч сыйныфларда  үткәннәрне кабатлау.

3

1

3

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә.

1

4

Исем.

4

1

1

5

Алмашлык.

2

6

Сан.

2

1

7

Сыйфат.

2

1

8

Фигыль..

5

1

9

Рәвеш.

3

1

10

Кабатлау.

1

11

Җөмлә турында гомуми төшенчә.

2

12

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

3

1

13

Гади җөмлә.

4

1

14

Зат алмашлыгы белән белдерелгән  аныкланмыш, аның янында тыныш билгеләре.

2

15

Җөмләнең иярчен кисәкләре..

4

16

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

2

1

17

Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары.Авазларның ясалышы..

3

1

18

Сузык һәм тартык авазлар таблицасы.

1

19

Сингармонизм законы

1

20

Сүзләрнең язылышыы һәм әйтелеше  туры килгән һәм туры килмәгән очраклар.

3

1

Мәкалә язу

1

21

Сөйләмдә тартык авазларның үзгәреше,сүзләрнең язылышы.

3

22

Үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

1

23

Сүз  байлыгы һәм сөйләм культурасы турында сөйләшү.

2

24

Татар теленең сүз байлыгы. Сүзнең лексик мәгънәсе.

3

25

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр, туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

3

1

26

Омонимнар, синонимнр, антонимнар, фразеологик әйтелмәләр.

5

1

Хат язу

1

27

Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы , рус теленнән кергән сүзләр.

2

28

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.

2

29

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Тарихи сүзләр һәм  архаизмнар. Атамалар. Нелогизмнар. Лексика бүлеген кабатлау.

7

1

Картина буенча сочинение

2

30

Сүзлекләр. Алардан файдалану күнегү ләре.

2

1

31

Кабатлау.

2

81

9

4

4

4

Барлыгы: 102

5 нче сыйныф өчен

татар теленнән календарь – тематик план

Атнага – 3 сәгать (елына –  102 сәгать).

               

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

План

Факт

Искәрмә

1

Тел ул – халыкларның иң әһәмиятле аралашу чарасы.

Катнаш дәрес.

Кереш сүз, әңгәмә.

3 бит: 1-3 нче сорауларга җавап бирү.

Телнең аралашу чарасы булуын аңлата алу, тел гыйлеменең тармакларын белү.  

3.09

2

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе

Җөмлә кисәкләрен кабатлау

Җөмлә кисәкләренең сораулары белүләрен тикшерү

Җөмлә кисәкләрен белү.

5.09

3

Башлангыч сыйныфларда  үткәннәрне кабатлау

Күнегүләр эшләү. Сүз төркемнәрен кабатлау.

8 нче биттәге сорауларга җавп бирү

Сүз төркемнәрен билгели белү.

7.09

4

БСҮ. «Җәй нәрсәсе белән матур?» дигән темага хикәя язу

БСҮ

Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен беүне тикшерү.

 Башлангыч сыйныфларда өйрәнелгән орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. Җөмлә кисәкләрен билгели белү.

10.09

5

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемәрен  искә төшерү.

11 нче бит:

сорауларга җавп бирү

Сүз төркемнәрен аера белү.

11.09

6

 Исем.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

 Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү өчен күнегүләр эшләү.

13нче бит: сорауларга җавап бирү. Рәсем буенча хикәя төзү.

 Атамаларга туры килгән ялгызлык исемнәрен дөрес язу.

13.09

7

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

 Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү өчен күнегүләр эшләү.

13нче бит: сорауларга җавап бирү. Рәсем буенча хикәя төзү.

 Атамаларга туры килгән ялгызлык исемнәрен дөрес язу.

17.09

8

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.  

Кечкенә күләмле диктант язу.

 Бирелгән сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булу.

18.09

9

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

 Килеш сорауларын һәм кушымчаларын дөрес билгеләргә өйрәнү.

19 нчы бит: Тест эшләү.

Исемнәрне килеш белән төрләнеш кагыйдәләрен камилләштерү.

20.09

10

 «Исем» темасын  кабатлау .

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

«Исем» темасындагы өйрәнгән  кагыйдәләргә күнегүләр эшләү

 38 нче күнегүне эшләү.

 “Исем”темасында үткән терминнарны  белү

24.09

12

 Алмашлык. Зат алмашлыклары.

 .Яңа мтериалны өйрәнү дәресе.      

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

 45 нче күнегүдәге таблицаны тутыру.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше турында мәгълүматлы булу.

25.09

13

 Сорау алмашлыклары

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

 .  Күнегүләр эшләү.

.

24 нче бит:

1-3 нче сорауларга җавап бирү

 

Алмашлыклар     турында мәгълүматлы булу.

27.09

14

 Сан. Берәмлекләрне һәм дистәләрне белдерә торган саннар.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

 Күнегүләр эшләү.

27 нче бит:

1-5 нче сорауларга җавап бирү.

  Сан турында мәгълүматлы булу,  куллану.

1.10

15

 Сөйләмдә сан алмашлыклары: ничә? ничәнче?ничәшәр? күпме?никадәр?.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

 .

Күнегүләр эшләү

Сан кергән мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату.

 Сан һәм саналмыш төшенчәләрен белү.

2.10

16

Тикшерү диктанты..

«Яктылык»

Контроль дәрес

Грамматик биремле тикшерү диктанты язү

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

Үтелгән материалны  тулысынча үзләштерү.

4.10

17

Хаталар өстендә эш.

Сыйфат..

 Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

Сыйфат дәрәҗәләрен ныгыту күнегүләре. 29 нчы биттәге рәсем буенча хикәя төзү.

 Сыйфат һәм хәбәр булып килгән сыйфатларның үзенчәлекләрен белү.

8.10

18

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

 Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

31 нче биттәге сорауларга җавап бирергә.

Синоним һәм антоним сыйфатларны дөрес билгели белү.

9.10

19

Фигыль.Фигыльнең барлык-юклык төре.

Яңа материалны

 өйрәтү дәресе.

Күнегүләр эшләү.Әңгәмә.

34 нче биттәге сорауларга җавап бирергә.

Фигыльнең  барлык һәм юклык төрен дөрес ясый белү.

11.10

20

Фигыльнең нигезе

Яңа материалны өйрәтү дәресе

81 нче күнегү дәге рәсем буенча эшләү.

36,38 нче биттәге кагыйдәләр белән эшләү.

Фигыль нигезен дөрес тбилгели белү.

15.10

21

Боерык фигыль.

Яңа материалны өйрәтү дәресе

План буенча хикәянең эчтәлеген сөйләү.

42 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Боерык фигыльләрдә дөрес итеп басым куярга өйрәнү.

17.10

22

Хикәя фигыль

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе..

«Казан — спорт шәһәре” дигән темага кечкенә хикәя язу.

88 нче күнегү

Хикәя фигыльнең төрле заман формаларын куллана белү.

18.10

23

Контроль диктант.

“Сак булыгыз!”

Контроль дәрес.

22.10

24

Хаталар өстендә эш.

Шарт фигыль.Фигыльләрне кабатлау

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Тест эшләү.

48 нче биттәге таблицаны тутырырга

Фигыльләр турында мәгълүматлы булу.

24.10

25

Рәвеш турында төшенчә.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

104 нче күнегүдәге сорауларга җаавап бирергә..

Рәвеш турында мәгълүматлы булу.

25.10

26

Вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

110 нчы күнегү сорауларына җавап бирү.

Сөйләмдә рәвеш алмашлыкларын куллана белү.

29.10

27

Антоним  рәвешләр.Сөйләмдә рәвеш алмашлыклары.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Урын һәм вакыт хәлләрен кулланып хикәя төзү.

105 нче күнегүне эшләү.

Антоним рәвешләрен билгели алуларына ирешү.

31.10

28

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Контроль изложение. "Алмачуар”

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Эчтәлекне мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

1.11

29

Хаталар өстендә эш.

Рәвешләрне кабатлау.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.  Рәвешләр  турында катлаулы таблица бенча эшләү .

54 нче биттәге таблицаны тутыру.

Рәвешләрне  дөрес куллана белү.

13.11

30

Җөмлә турында гомуми төшенчә.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

ӘҢГӘМӘ, КҮНЕГҮЛӘР ЭШЛӘҮ.

56 нчы бит:

1-2 нче сорауларга җавап бирү.

Җөмлә чикләрен дөрес билгели алуларына ирешү.

14.11

31

Җөмлә.Укучыларның  сәнгатьле уку һәм укыганның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү.

БСҮ

120 нче күнегүдәге текст өстендә эшләү.

57 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

15.11

32

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре.Хикәя җөмлә.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

123 нче күнегүдәге сорауләрга язмача җавап бирергә

Хикәя җөмләләрне дөрес интонаөия белән укый белү.

19.11

33.

Сорау җөмлә.

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Күнегүләр эшләү. “Кем кемгә охшаган” дигән темага хикәя язү.

131 нче күнегүдәге биремнәрне вариантлап эшләү.

Сорау җөмләләрне  төзи һәм дөрес интонация белән укый алуларына ирешү.

21.11

34.

Боерык  җөмлә. Җөмлә ахырына куела торган тыныш билгеләре.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

Схемага нигезләнеп,тойгылы,,

сорау.боерык җөмләләрдән торган сөйләм оештыру.

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләрен

дөрес билгели алуларына ирешү.

22.11

35.

“Минем яраткан  әнием” темасына сочинение.

БСҮ

124 нче күнегүдәге текст өстендә эшләү.

Сочинениене язу.

Текстны тиешле интонация белән дөрес итеп укый белү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү: төрле жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү.

26.11

36.

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр.

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

140 нчы күнегүне вариантлап эшләү.

Җөмләнең баш кисәкләрен дөрес таба белүләренә ирешү.

28.11

37.

Кушма җөмлә.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

70 нче биттәге сорауларга җавап бирергә.

Кушма җөмләләрнең нигезен билгели алуларына ирешү.

29.11

38.

Җыйнак җөмлә.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

72 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Җыйнак җөмләләрне аера белүләренә ирешү.

3.12

39.

Җөмләдә баш кисәкләрнең кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүе,урыны.

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

143 нче күнегүдәге сорауларга җавап бирү.

Җөмләнең баш кисәкләрен дөрес итеп билгеләү.

5.12

40.

Зат алмашлыгы белән белдерелгән  аныклагыч. Зат алмашлыгы белән белдерелгән аныклагыч янына куела торган тыныш билгесе

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

74 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Аныклагычларны дөрес билгели алуларына ирешү.

6.12

41.

Җәенке җөмлә

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

155 нче күнегүдәге сорауларга җавап бирергә.

10.12

42

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

Җөмләне  җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү.

Җөмлә кисәкләрен дөрес билгеләү.

12.12

43

Тәмамлык.Сүзтезмәдә ияртүе һәм иярүче кисәк.

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

79нчы биттәге сорауларга җавап бирергә.

Аергычларның сорауларын истә калдырырга.

13.12

44

Контроль диктант.

«Нинди әйбә!т».

Контроль дәрес.

17.12

45

Хаталар өстендә эш.

Хәлләр.Вакыт һәм урын хәле.

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

Җөмләләргә грамматик анализ ясау.

Вакыт һәм урын хәлләрен аера белүләренә

ирешү.

19.12

46

Хәлләр. Күләм, максат, рәвеш хәле.

Катнаш дәресләр.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

Тестлар эшләү.

186 нчы    сорауларга җавап бирү.

20.12

47

Шарт һәм кире хәлләр.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

94-95 нче биттәге сорауларга җавап бирергә.

Хәлләрне тәмамлыклардан аера белүләренә ирешү.

24.12

48

БСҮ. Сөйләм төрләре: сыйфатлама,хикәяләү һәм фикер йөртү турында башлангыч төшенчә..

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресләре.

Күнегүләр эшләү.

Аңлату

Төрле төрдәге хикәяләр төзү.

27.12

49.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш ияләр, хәбәрләр, аергычлар, тәмамлыклар,хәлләр.

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Күнегүләр эшләү.

99 нчы биттәге сорауларга җавп бирергә.

Барлык  җөмлә кисәкләренең дә тиңдәшләнеп килә алуын аңлау.

30.12

50.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

103 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Тиңдәш кисәкләр арасына тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

Тиңдәш кисәкләр арасына тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

14.01

51.

Контроль дәрес.

Җөмлә кисәкләрен дөрес билгели алу

Җөмлә кисәкләрен дөрес билгели алу

16.01

52.

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

104 нче биттәге сораулара җавап бирергә.

Сөйләм органнарын белү.

Сөйләм органнарын белү.

17.01

53.

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

106 нчы биттәге сорауларга җавап бирергә.

Сузык һәм тартык авазлар таблицасын белү.

Сузык һәм тартык авазлар таблицасын белү.

21.01

54

Изложение язу.

БСҮ

Аңлату, әңгәмә

Сөйләм һәм язма телне.хәтер һәм фикерлшү сәләтен үстерү.

Сингармонизм законын аңлау.

23.01

55

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә.

Сүзлек диктанты.

Сүзләрнең язылышын аңлау.

Сүзләрнең язылышын аңлау.

24.01

56

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

108 нче биттәге сорауларга җавап бирергә.

Кагыйдәләрне гамәлдә куллана белү.

Кагыйдәләрне гамәлдә куллана белү.

28.01

57.

  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

Тестлар эшләү.

Мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

Мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

30.01

58

Сөйләм үстерү дәресе.

Укучылар тормышы турында мәкалә язу күнегүләре.

Төрле ситуацияләргә

карата сораулар төзү.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү

31.01

59.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

Аңлатмалы сүзлек диктанты язу.  

Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтү,язу.

Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтү,язу.

4.02

60

Белемнәрне гомумиләштерү  дәресләре.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

Сүзлек диктанты.

[w] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм яза  белү.

[w] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм яза  белү.

6.02

61

  Яңа материалны өйрәтү дәресе

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.  .  

Сүзлек диктанты.

Татар телендә ъ,ь хәрефләренең функцияләрен аңлау.әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу.

Татар телендә ъ,ь хәрефләренең функцияләрен аңлау.әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу.

7.02

62.

 Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

Сүзләргә хәреф-аваз анализы ясау.

Орфографик сүзлектән дөрес файдалану.

Орфографик сүзлектән дөрес файдалану.

11.02

63.

Контроль дәрес.

Грамматик биремле диктант язу.

Фонетика буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләре булу.

Фонетика буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләре булу.

13.02

64.

Изложение язу.

БСҮ

Аңлату, әңгәмә

Излоҗение язу.

14.02

65.

Излоҗениене бергәләп тикшерү.(Сөйләм һәм стиль хаталарын табу.

  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тестлар  эшләү.

18.02

66.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Диктантта, сочинениедә һәм грамматик биремнәрдә җибәрелгән хаталарны тишереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту.

Хаталар өстендә эш.

Грамоталы язуның тотрыклы системасын булдыру.

Грамоталы язуның тотрыклы системасын булдыру.

20.02

67.

Сүз байлыгы һәм сөйләм культурасы.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

123 нче иттәге сорауларга җавап бирү.

Сүзләрне дөрес куллана белү.

21.02

68.

Сүз байлыгы һәм сөйләм культурасы.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

238 нче күнегү.

25.02

69

Сүзнең лексик мәгънәсе

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату.

Сүзләрнең лексик мәгънәләрен билгели алуларына ирешү.

27.02

70

“Туган телем – иркә гөлем” дигән темага сочинене.

  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә

Сочинение язу

28.02

71

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

248 нче күнегү

Күп мәгънәле сүзләрне дөрес куллану.

4.03

72

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

248 нче күнегү

Күп мәгънәле сүзләрне дөрес куллану.

6.03

73.

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

256 нчы күнегү.

Күчерелмә мәгънәле сүзләрне билгели алуларына ирешү.

7.03

74.

Омонимнар.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

263 нче күнегүне эшләү.

Омонимнарның төрләре турында мәгълүматлы булу.

11.03

75.

Синонимнар.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

136 нчы биттәге сорауларга җавап бирү.

Синонимик рәтләрдән доминантаны таба белү.

13.03

76.

Антонимнар.

Катнаш дәрес.

Аңлату,күнегүләр эшләү.

Тестлар эшләү.

Антонимнарны дөрес куллана белү.

14.03

77.

“Лексика” темасына тикшерү диктанты.

“Балык тоту”

Контроль дәрес.

Аңлату, әңгәмә

18.03

78

Хаталар өстендә эш.

Фразеологик әйтелмәләр.

Катнаш дәрес.

 Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тестлар  эшләү.

Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънщлщрен ажлата белү.

20.03

79

 Якын кешкләргә,дусларга,танышларга хат язу күнекмәләре

БСҮ

Аңлату, әңгәмә

Хат язу.

Хат төрләре белән таныш булу.

21.03

80

Татар теленең сүзлек составы.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

Тестлар  эшләү.

Алынма сүзләрне дөрес билгеләү.

25.03

81.

Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән, рус теле аша башка телләрдән  алынган сүзләр.

  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү.

143 нче биттәге сорауларга җавап бирергә

Алынма сүзлзрне куллана белү.

27.03

82

Изложение язу.

Табигатьнең кадерен белү”

БСҮ

Аңлату, әңгәмә

Излоҗение язу.

Сөйләм һәм язма телне.хәтер һәм фикерлшү сәләтен үстерү.

28.03

83.

Излоҗениене бергәләп тикшерү.(Сөйләм һәм стиль хаталарын табу.

  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Тестлар  эшләү.

1.04

84.

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

Аңлатмалы сүзлеклә белән эшли белү.

Мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

3.04

85.

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.

  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү.

287 нче күнегүне эшләү.

Алынма сүзләрне куллану.

4.04

86.

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

 Күнегүләр эшләү.

147 нче биттәге кагыйдәләр өстендә эш.

Тарихи сүзләр һәм архаизмнарны аера белү.

22.04

87.

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы.

  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

293 нче күнегү

Неологизмнарны сөйләмдә дөрес куллана белү.

24.04

88.

Сөйләм формалары: монологик һәм диалогик сөйләм.

БСҮ

Аңлату, әңгәмә,   күнегүләр эшләү

298 нче  күнегүнең биремен үтәү.

Монолог һәм диалог турында аңлаүу.

25.04

89.

Текст. Гади план төзү.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Текст өстендә эшләү

Текст, аның темасы. Гади план төзү.

Текстның төп уен таба белү.

90.

Сүзлекләр.

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Сүзлекләр белән эш

150 нче биттәге сорауга җавап бирергә.

Сүзлекләрдән файдалана белү.

29.04

91.

Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре.

  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сүзлекләр белән эшләү.

296 нчы күнегү

Сүзлекләр белән эшли белү.

6.05

92.

Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләрдән файдаланып язу. «Яңгыр яву» күренешен сүз белән сурәтләү.

  Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Сүзләрдән дөрес файдаланып эшләү.

151 нче биттәге бирем.

Төсләрне сүзләр белән сурәтли белү.

8.05

93

Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре .

Катнаш  дәрес

Текст белән эшләү

159-163 нче биттәге текстлар.

Текстларның эчтәлеген сөйли алу.

13.05

94

И.И.Левитанның «Яз.Су ташыган чак» картинасы буенча сочинение –тасвирлама  язу.

БСҮ

Картина буенча эшләү

156 нчы биттәге рәсем

Картинада төсләр ярдәмендә бирелгән эчтәлекне сүзләр ярдәмендә бирә алу.

15.05

95

«Лексикология» бүлеген кабатлау.

Белемнәрне гомуми.ләштерү.

Күнегүләр эшләү.

153 нче биттәге биремне үтәү.

Сөйләм телен баету.

16.05

96

«Лексикология» бүлеген кабатлау.

20.05

97.

Лексик анализ ясау.

Лексикология буенча белемнәрен системалаштыру.

Аңлату, күнегүләр эшләү.

300 нче күнегү.

“Лексикология һәм сөйләм культурасы” бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

22.05

98.

Контроль диктант..

«Урманда куну»

Контроль дәрес.

Уку елы дәвамында алганнарын гамәлдә куллану күнекмәләрен  тикшерү.

23.05

99.

Хаталар өстендә эш. Укучыларның аңлап уку тизлеген,сәнгатьле итеп уку һәм укыганның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен өйрәнү.

БСҮ

Ялгышлар өстендә эшләү

Тестлар  эшләү.

Укучының үз эшен мөстәкыйль рәвештә тикшерүенә ирешү.

27.05

100.

БСҮ  Сәнгатьле уку,әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре.

БСҮ

Текст өстендә эш.

174 нче биттәге сорауларга җавап бирергә,биремне үтәргә.

Эчтәлекне дөрес аңлау һәм сөйли алу.

28.05

101.

Уку елы дәвамында үткәннәрне кабатлау.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Тестлар эшләү.

Тестлар  эшләү.

Укучының үз эшен мөстәкыйль рәвештә тикшерүенә ирешү.

29.05

102.

Уку елы дәвамында үткәннәрне кабатлау.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Тестлар эшләү.

Тестлар  эшләү.

Укучының үз эшен мөстәкыйль рәвештә тикшерүенә ирешү.

30.05

..                                              

 

 

                                                          ..                                              

 

 

                                                         

Кулланылган әдәбият

  • Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек /Н.В.Максимов., Р.Р.Сәйфетдинов, Ч.М.Харисова һ.б. – Казан: Мәгариф, 2012.
  • Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  • Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  • “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009).
  • Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/6kl.html
  • Эш кәгазе үрнәкләре: http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/e_k.html
  • Терминнар сүзлеге: http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/s.html
  • Анализ тәртибе: http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/a.html

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...