"Савыт-саба кибетендә" 1 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес планы
план-конспект урока
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Баулы районы муниципаль бюджет
гомуми белем учреждениесе “Аерым предметлар тирәнтен
өйрәнелә торган 2 нче урта гомуми белем мәктәбе”
Тема: Савыт-саба кибетендә
(1нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресе)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ханова Рәмилә Рәсим кызы
Тема. Савыт-саба кибетендә
Максат. Савыт-саба исемнәрен аралашуда куллана белү күнекмәләрен үстерү; ничә? ничә сум? сорауларын куярга һәм аларга җавап бирергә өйрәтү; -мы/ -ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белүне камилләштерү; татар теленә кызыксыну хисе тәрбияләү.
Җиһазлау. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле” дәреслеге, сүзлек, компьютер, проектор, экран, уенчык савыт-сабалар, карточкалар.
Дәрес барышы.
- Оештыру.
- Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез.
- Исәнмесез, хәерле иртә!
- Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз. Татар теле дәресен башлыйбыз.
- Фонетик күнегү.
Хәерле иртә речевкасы.
Хәерле иртә әниемә!
Хәерле иртә әтиемә!
Хәерле иртә әбиемә!
Хәерле иртә бабама!
Хәерле иртә үземә!
- Дәреснең максаты белән таныштыру.
- Без бүген савыт- саба турында сөйләшүне дәвам итәрбез.
II. Актуальләштерү.
1) Савыт -саба атамаларын искә төшерү. Компьютер экранында слайдлар бирелә. (слайд №2- 7)
- Алдагы дәрестә өйрәнгән савыт- саба атамаларын искә төшерик. Аларны күплек санда да әйтик.
2) Карточкалар буенча эш. Төшеп калган хәрефләрне өстәп язу. Слайд №8
III. Төп өлеш.
- Дәреслек белән эш. Диалог уку.
- 74нче битне ачабыз, диалогны табабыз. (Укып күрсәтәм, тәрҗемә итәбез, аннары парларда укытам.)
- Ничә? Ничә сум? сорауларына җавап бирү (74нче бит).
- Әйдәгез әле саннарны искә төшерик. Кем саный? (бер укучыдан санатам)
- Хәзер 74нче биттәге биремне эшлик. (Өстәлдәге калак, пычак, чәнечкеләрне санау.)
- Өстәлдә нәрсәләр бар?
- Ничә кашык? Ничә пычак? Ничә чәнечке? (Җөмләләр әйттерү)
- Физкультминут.
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
- Чык әле, чык!
Алдый ул, беләм
Гел шуай итә.
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.
- Күнегү эшләү.
- Татар телендә исемнәрнең саны күрсәтелгәндә күплек сан кушымчасы ялганмый. (Кагыйдәне искә төшерү).
- Хәзер эш дәфтәренең 48 нче битен ачып 3 нче биремне табыгыз. (Биремне бер укучы укый, аннары язалар.)
- Савыт- саба кибетенә сәяхәт. Слайд № 10
- Ә хәзер савыт-саба кибетенә сәяхәткә чыгабыз.
- Кибеттә нәрсәләр сатыла?
1) “ Кибеттә” диалогын уку. Слайд № 11
– Исәнмесез!
- Исәнмесез!
- Әйтегез әле, тәлинкә бармы?
- Әйе, тәлинкә бар.
- Ничә сум тора?
- Ун сум.
- Биш тәлинкә бирегез әле.
- Ярый.
- “Савыт-саба кибетендә” уены
- Рефлексия.
- Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (җаваплар)
- Менә бу кояшларга кәефегезне сурәтләгез.
- Дәрес тәмам, сау булыгыз! (Слайд № 12.)
. Ч ... йнек
- К ... шык
- Т... линк ...
- Ч ... нечке
- Чына ... к
- Пыч ... к
- Ч ... йнек
- К ... шык
- Т... линк ...
- Ч ... нечке
- Чына ... к
- Пыч ... к
- Ч ... йнек
- К ... шык
- Т... линк ...
- Ч ... нечке
- Чына ... к
- Пыч ... к
- Ч ... йнек
- К ... шык
- Т... линк ...
- Ч ... нечке
- Чына ... к
- Пыч ... к
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2017/09/30/picture-280333-1506794751.jpg)
6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план
6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...
![](/sites/default/files/pictures/2017/09/30/picture-280333-1506794751.jpg)
6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план
6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...
4 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан дәрес планы
4 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан тыш тәрҗемә әсәрләр дә өйрәнелә. Бу әсәрләрне өйрәнгәннән соң, йомгаклау дәресе үткәрелә. Бу дәрес викторина формасында әзерләнде....
![](/sites/default/files/pictures/2012/03/26/picture-70890.jpg)
5нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәбияттан дәрес планы
Гадел Кутуйның : “Рөстәм маҗаралары” әсәре буенча дәрес планы.“Әгәр мин тылсымчы булсам...” темасы өстендә эшләүне дәвам итү....
Савыт-саба 1 нче сыйныф
Савыт-саба кибетенә бару....