"Китапханәдә" тексты 3 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес планы
план-конспект урока

Ханова Рамиля Расимовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_kitaphand.docx22.2 КБ
Office presentation icon 3_kl._kitaphand.ppt1.45 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Баулы районы муниципаль бюджет

гомуми белем учреждениесе   “Аерым предметлар тирәнтен

өйрәнелә торган    2 нче  урта гомуми белем мәктәбе”

Тема:   “Китапханәдә” хикәясе

(3нче сыйныфның рус төркеме өчен уку дәресе)

        Төзүче:  беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                           Ханова Рәмилә Рәсим кызы

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы.

Тема   “Китапханәдә” тексты

 Максат

 I.1) “Китапханәдә” текстын аңлап укуга ирешү;

2) Текст буенча сорауларга җавап бирү;

3) Китапханә турында сөйли белү.

II. 1) Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү  активлыгын һәм  мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

2) Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

3) Парларда һәм күмәк эшли белү.

III. Китапханәгә йөрү һәм китаплар укырга кызыксыну тәрбияләү. Бер-береңә ярдәм итә белү.

Планлаштырылган нәтиҗә   Универсал уку күнекмәләре

Шәхси: аңлап уку; кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү; иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Регулятив: дәрестә  өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы  әһәмиятен ачыклау;

Коммуникатив: сыйныф белән эшләгәндә  сыйныфташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Дәреснең тибы  Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Предметара бәйләнешләр рус һәм татар теле.

Җиһазлау: Дәреслек : Р.З. Хайдарова, Г.М. Әхмәтҗанова, Д.Ә. Гыйниятуллина

Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф  рус  балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ФГОС)  

Проектор, ноутбук, презентация,  таратма материал.

Дәреснең барышы:

I Оештыру.

1.Уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Молодцы, дәрескә барыгыз да әзер. Бер-берегезгә карап елмаегыз да, хәерле көн теләгез:

- Хәерле көн! Утырыгыз!

“Тылсымлы сүзләр”( җырын җырлату.)

Иртән әби уята,

Кызым, хәерле иртә.

Шул тылсымлы сүз мине

Көн буе саклап йөртә.

Әби мәктәпкә озата,

Кызым, дип, хәерле юл.

Әбием изге күңелле

Гел хәерле була ул.

Пр.

Тик шушындый сүзләрне

Син дә беләсең микән?

Хәерле юл, хәерле көн –

Тылсымлы сүзләр икән. ( 2раза)

-Мин дә сезгә, укучылар,  хәерле көн телим.

2. (Дежур укучы белән әңгәмә)

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген ничәнче число?

-Атнаның кайсы көне?

- Урамда һава торышы нинди?

II Өй эшен тикшерү   слайд №1 табышмак :

Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән.  (хор белән укытам)

  • Бу нәрсә? (дөрес җавапны әйткәч, слайд №2  китап, китапханә, китапханәче рәсемнәре куела.)
  • Укучылар бу рәсемнәрдә нәрсәләр күрәсез?
  • Әйе, бик дөрес. (сүзләр чыга) Җөмләләр әйтеп карагыз әле. (җаваплар тыңлана). Яхшы.
  • Ә хәзер парталардагы карточкаларны алыгыз әле. Биремне укыгыз. (Бер укучыдан укытам.)

Выбери и впиши в предложения слова, подходящие по смыслу:

китапханә, китап, китапханәче.

  1. Мин _______________ укыйм.  2. Миңа ________________китап бирә.

3.Мәктәптә ________________________  бар.

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

  • Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез? (җаваплар: китап, китапханә, китапханәче турында)
  • Әйе, дөрес.

IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

  1. Яңа лексика белән танышу.
  •  Экранга карагыз әле. Бу яңа сүзләр безгә текстны аңларга ярдәм итәрләр.  слайд №3  (текст буенча яңа сүзләрне укыйбыз, сүзлекчәләргә язып куялар.)

еш – часто

урнашкан – расположен

кызыклы – интересные

маҗаралы – приключенческие

  1. Дәреслек белән эш
  • Дәреслекләрнең 31 нче битен ачыгыз һәм  “Китапханәдә” текстын табыгыз әле. Текстны укып чыгыгыз.

   1.Текстны укучылар үзләре эчтән укыйлар.

   2.Текстны  җөмләләп  уку.

- Текстны аңладыгызмы? Есть ещё не знакомые слова?

V. Физкультминут.

VI Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү

  1. Дәреслек белән эш
  • Бу җөмләләрнең кайсысы “Китапханәдә” текстына туры килә? (32 б. 8 бирем.)

     VII. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

  1. Сорауларга җавап бирү.(32 б. 9 бирем)
  2. Ситуатив күнегү   слайд №4 
  • как предложешь другу пойти в библиотеку.

  1. Восстановите диалог. слайд №5
  • __________________________________________?
  • Юк, бармыйм, мин әнигә булышам.
  • __________________________________________?
  • Мин китапханәгә иртәгә барам.

(Кайчан барасың? Әйдә, китапханәгә барабыз.)

VIII.  Рефлексия

“Китапханәдә”  текстында  нәрсә  турында   сүз  бара?

Сез нинди яңалык белдегез? (Что вы нового узнали на уроке?)

Сез нинди яңа сүзләр өйрәндегез? (Какие новые слова запомнили?)

IX. Өй    эше   Слайд №4

1 нче вариант. 31 нче бит, текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

2 нче вариант. 32 нче бит, 9 бирем (сорауларга җавап бирергә)

3 нче вариант “Мин китапханәгә барам” хикәя язарга.

Билгеләр  кую, бәяләмә бирү.

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: “Китапханәдә” тексты 3нче сыйныф өчен әдәби уку дәресе Укытучы: Ханова Рәмилә Рәсим кызы

Слайд 8

Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан дәрес планы

4 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан тыш тәрҗемә әсәрләр дә өйрәнелә. Бу әсәрләрне өйрәнгәннән соң, йомгаклау дәресе үткәрелә. Бу дәрес викторина формасында әзерләнде....

5нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәбияттан дәрес планы

Гадел Кутуйның : “Рөстәм маҗаралары” әсәре буенча дәрес планы.“Әгәр мин тылсымчы булсам...” темасы өстендә эшләүне дәвам итү....

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар (туган) телдән календарь-тематик план

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар (туган) телдән календарь-тематик план...

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар (туган) әдәбияттан календарь-тематик план

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар (туган) әдәбияттан  календарь-тематик план...