Татар телен өйрәнүгә уңай мотивация тудыруда уен технологиясе алымнары
учебно-методический материал

Зарипова Алинә Әнис кызы

Туган тел укытучылары өчен уен технологиясе алымнары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар телен өйрәнүгә уңай мотивация тудыруда уен технологиясе алымнары

“Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар,”- дигән бөек педагог А.С.Макаренко. Әйе, бу сүзләр белән мин дә килешәм.

Уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль уеннар, психологик уеннар, иҗтимагый уеннар.

Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән), тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникатив уеннар.

Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.

Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б.

Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомумуку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.

Уеннар тәрбия һәм өйрәтүнең төрле мәсьәләләрен чишәргә, билгеле бер программа таләпләрен үзләштерергә, тәртип кагыйдәләренә өйрәнергә ярдәм итә. Балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү - ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын, уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү. Уеннарны сайлый белү дә зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны сайлаганда, укытучы балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга” мөмкин. Мәсәлән, кушма сүзләрне өйрәнгәндә “Сүз эчендә сүз” уенын уйнаганда бар бала да бик актив катнаша.

“Сүз эчендә сүз” уены.

Бу уенда укытучы төрле сүзне куллана ала. Алынган сүздән башка сүзләр төзергә кирәк. Мәсәлән: “Умырзаялар” сүзе бирелә. Шул сүздән укучылар тагын сүзләр төзиләр (ат,уз, яза, алар, зал, ура, яз, ял, ала,азая һ. б.) Бу уенны парлап та, аерым да,төркемнәрдә эшләргә дә була.

Уен технологиясе татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алырга, укуга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннарбаланы уйларга, эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуын төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә , аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. “Кызыклы сүзләр уйла” уенын парларда, төркемнәрдә уйнатырга була.

Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Мәсәлән, исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң, шундый уеннар уйнатырга була. “Кем? яки Нәрсә?”, “Исемнәр уйла!” “Нинди сүз артык?” “Кушма сүзләр”. Уеннар укучыларның сүз байлыгын арттыра, “ дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Антоним, омоним,синонимнарны үткәннән соң, шундый уеннар тәкъдим ителә.

Укучыларның яше арткан саен, уеннарның максаты да катлаулана бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Мәсәлән, дәресләрдә халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль һәм әйтемнәрне еш кулланабыз.. Әйтик, “Мәкальнең ахырын тап! ”- дигән уенны 5 нче сыйныфта, ә инде катлаулырак вариантын ( “ Мәкальне төзе ”) 7 нче сыйныфта үткәрергә була.

“Күренекле шәхесләр” уены.

Һәрбер укучы бер күренекле кешене сайлап ала һәм беренче заттан аның турында сөйләргә тиеш була. “Күренекле шәхес” укытучы өстәле янына чыга, ә калган укучылар аңа сораулар бирәләр. Ролен тиз танытмас өчен, бу уенчы сорауларга турыдан-туры ачык итеп җавап бирми. Әгәр төркемдәге укучылар бу шәхесне танысалар, фамилиясен кәгазьгә язып, укытучыга бирәләр. Берничә дөрес җавап табылганнан соң, укытучы уенны туктата һәм җиңүчене билгели.

“Күршеләр” уены.

Иң башта укучылар үзләренең күршеләре турында сөйлиләр. Укытучы укучылардан күршеләре белән ничек яшәүләрен сораштыра: күршеләре аларны борчымыймы, бигрәк тә аларга нәрсә комачаулый (кирәкле-кирәксез шакылдау, көчле тавыш белән телевизор карау, музыка тыңлау һ.б.). Күршеләрдән канәгатьсезлек сәбәпләре тактага язылып куела. Шуннан соң төркем парларга бүленә, биремнәр таратыла. Һәрбер пар күрсәтелгән сәбәпләрнең берсен сайлап ала, диалог төзеп, аны уйнап күрсәтә. Аннан соң парлар яңадан төркемнәргә берләшәләр һәм күршеләр белән яхшы яшәү кагыйдәләрен төзиләр.

Бу уен мәгълүмат җыюга нигезләнеп төзелә. Уенда катнашучылар бәйрәм табыны янына чакырыла. Табын янында утыручылар арасында әңгәмә оештырыла, алар кайчандыр бер-берсен күргән кебек, ләкин кайчан, ничек очрашулары турында хәтерли алмыйлар. Уенчыларның төп максаты – шул очрашуны ачыклау. Сөйләшү барышында кунаклар бер-берсе белән танышалар, кайда яшәүләре, кайда укулары турында һ.б. сорашалар.

Коммуникатив уеннар

“Парыңны тап” уены.

Уен башланыр алдыннан һәр укучы нинди дә булса мәгълүматның бер өлеше язылган карточкалар ала һәм икенче өлешен (ягъни үзенең парын) табарга тиеш була. Мондый уеннарны җөмләләр, диалоглар, хикәяләр төзегәндә актив кулланырга мөмкин.

Төркемдә һәр укучының пары бар, ләкин парлар билгеле түгел. Һәр укучы, бер-берсенә сораулар биреп, парын табарга тиеш. Укытучы уенда катнашучыларга, билгеле бер вакытта сәяхәткә җыенырга тәкъдим итә. Моның өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Катнашучыларның бурычы – үзеңә юлдаш табу. Шул максаттан чыгып, укучылар бер-берсе янына киләләр һәм бергә сәяхәткә чыгарга тәкъдим ясыйлар, аларның планнарын сораштыралар, үзләренең сәяхәт шартлары белән таныштыралар. Уенчылар үзләренең парларын тапканчы, шулай бер-берсе белән аралашалар.

Уенга катнашучылар икешәр карточка алалар. Беренче карточкага кызыксыну өлкәсе, гадәтләр, ә икенчесенә – тапшыраласы бүләк исеме языла. Бүләк дөрес тапшырылсын өчен, бер-береңнең гадәтен, нәрсә белән кызыксынуын яхшырак белергә кирәк. Моны үзара аралашу вакытында гына ачыкларга мөмкин.

“Интервью алу”.

Интервью уздыру өчен, иң мөһиме, сораулар төзергә кирәк, аны таблица, схема формасында да тәкъдим итәргә мөмкин.

1. Иң башта интервью алына торган кеше турында барлык мәгълүматны белергә кирәк.

2. Кем? нәрсә? кайда? кайчан? ни өчен? ничек? кебек сораулар кулланылырга тиеш. “Әйе”, “юк” кебек җавап бирә торган сораулар кулланылмасын.

3. Сорауларны әзерләгәндә, тыңлаучыларның фикерләрен дә исәпкә алырга кирәк.

4. Әгәр әңгәмәдәшең сорауны аңламаса, сорауга ачыклык кертелә.

5. Соңгы сорау йомгаклау характерында булырга тиеш. Иң соңыннан әңгәмәдәшеңнең тыңлаучыларга нәрсә әйтергә теләвен ачыкларга кирәк. Сораштыруны түбәндәгечә оештырырга мөмкин:

4-5 укучы такта янына чыга, сорауга җавапны алар, акбур ярдәмендә рәсем ясап, тактага төшерергә тиеш булалар. Башка уенчылар да үзләренең рәсемнәрен төшерәләр. Аннан соң төркемнәргә берләшеп, нинди ситуациядә үзләрен ничек тотулары турында әңгәмә коралар.

Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан кулланмага кертелгән рольле уеннар, сынамышлар, тизәйткечләр, җырлар, табышмаклар, башваткычлар да, татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.

“Берсе артык” уены.

Сүзләр рәте бирелгән. Алар бер үк сүз төркеменә, бер сүз төркеменең төрле төркемчәләренә караган булырга мөмкин. Укучы артык сүзне мәгънә ягыннан дөрес күрсәтергә тиеш.

“Дәвам ит” уены.

Б, И, Ө, Д хәрефләре бирелгән. Шуларны дәвам ит. Укучы уйлана башлый: тукта, моның астына берәр сүз яки тема яшеренмәгәнме? Яңа белемнәр табу этабын шул рәвешле ситауция тудырып башлау уңышлы. Бер, ике, өч, дүрт.... бала аңлап ала: болар – саннар. Димәк, без “Сан” темасын өйрәнәчәкбез. Шулай итеп, теманы укучы үзе чыгара (6 нчы сыйныф)

Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим. Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеручы нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку - тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕН ЧИТ ТЕЛ БУЛАРАК УКЫТУДА «УКУЧЫЛАРНЫҢ УҢЫШЛАР ПОРТФЕЛЕ» ТЕХНОЛОГИЯСЕ

Татар телен чит тел буларак укытуда "Укучыларның уңышлар портфеле" технологиясе....

Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары

Әлеге мәкаләдә рус телле балаларга  татар  телен  коммуникатив  технологияләр  кулланып  укыту  алымнары яктыртыла. Дәресләрне традицион формада гына үткәрү белән чи...

Татар телен укытуда яңа уку алымнары

Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Укытучы  алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып,  аны үзләштерү зарурлыгы туды....

Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары

Бүгенге  көндә  халыклар  үзара  тыгыз  бәйләнештә  яшиләр,  бер-берсе  белән  хезмәттәшлек итәләр. Дөнья зур бер фәнни-икътисади комплексны хәтерләтә. Ел ...

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары...