Идрис Туктар "Серле тартма"
план-конспект урока

Шаяхметова Гульфия Наиловна

Дәрес планы, презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon serle_tartma.doc52.5 КБ
Office presentation icon serle_tartma.ppt1.83 МБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе –

 Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы

 Теләче урта гомумбелем мәктәбе

 

 

 

 

Идрис Туктар.

“Серле тартма” хикәясе.

 

(3 нче рус сыйныфының татар төркемендә

Сингапурча укыту алымнарын кулланып 

үткәрелгән әдәби уку дәресенең план-конспекты)

 

 

 

 

 

 

 

Шәяхмәтова Гөлфия Наиловна, икенче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

2013 нче ел

 

 

Тема:  Идрис Туктар. “Серле тартма” хикәясе.

 

Максат:

 1. Укучыларны Идрис Туктарның “Серле тартма”  хикәясе белән таныштыру; безнең якларда кышлаучы кошлар турында өстәмә мәгълүмат бирү.

2. Укучыларның аңлап уку, сәнгатьле сөйләү, бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

3. Кыш көне кошларга ярдәм итәргә кирәклеген төшендерү; гади генә әйберләрдә дә тылсым, матурлык күрергә өйрәтү.

 

Материал:

  1. “Әдәби уку”, рус телендә гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ 1 нче кисәк/ Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.
  2. М.Ф.Кашапова “Иң гүзәл тел – туган тел”, Казан: РИЦ «Школа», 2009.

3. Интернет чыганакларына сылтамалар:

http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Byandsearch%3Bweb%3B%3B&text=%D0%B8%D0%B4%D1%80%D0%B8%D1%81%20%D1%82%D1%83%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%80%20%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F&uuid=&state=AiuY0DBWFJ4ePaEse6rgeKdnI0e4oXuRYo0IEhrXr7wt19SiAlQ79qNpplvk7L__9eP2dcAC1i9YdPeqfUn4hHmV2On4pBr0ES-x-yxisVq8xn7c1Q-yUjTr_1ojSfpvbgLxnv1Pn46rK6WcDxfuWXseCANtbg79qL06kXEs2cK5foLHpDCNprkw2w9xARR1ndJKU9HZh_1CspDcA2KF7kgdUFhC00NDe9FjZ5ejlRs&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ1lRMy1tTWs5bU1SVlBscUxGSklnMGVZLXA3Z2RlOFN0SHJ0NkZsUVBYTE1KeDZMUkVOcUlJMkMybnk5OE1iU1B1VTdxUjV6ZDBva3FkUzBQbnZtZnJ4VEhVdmpXeFZYUQ&b64e=2&sign=11fc95d801722a8ffa0619d7231a3dd7&keyno=0&l10n=ru&mc=5.874631437972687

http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Byandsearch%3Bweb%3B%3B&text=%D0%B8%D0%B4%D1%80%D0%B8%D1%81%20%D1%82%D1%83%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%80%20%D0%BF%D1%80%D0%B5%D0%B7%D0%B5%D0%BD%D1%82%D0%B0%D1%86%D0%B8%D1%8F&uuid=&state=AiuY0DBWFJ4ePaEse6rgeKdnI0e4oXuRYo0IEhrXr7yzC-cy8qJC97rqrEOY1rnngR_TlXOtqI4OSeaZShoqEPxHnCAmjXeENa5DNMvZZKOuXSsCHu2N9h-E8w_Hd6IH-UpuasKrtlBxOyhwi6J5kvX1suBz6qq7x1j6NWqqVbKLBpQHK7_jVWNdsX_xXl_HSlelzp6UZs84pIo61GL2DCxBUmKj1GjY47El1gI32rE&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ1lRMy1tTWs5bU1SVlBscUxGSklnMGVZLXA3Z2RlOFNsenpDZ3dsbC1wcmZpRk4za1ZNYUlQUWdpb1lYTFowbU1YYzYxTXRWVFQ3NV9LTGs2ZlpicU5UVEItZ2llUHc4Zw&b64e=2&sign=c8bc2bf8fa8f9215a57c7b773ad833ec&keyno=0&l10n=ru&mc=5.069146220500344

4. Презентация “Идрис Туктар “Серле тартма”.

Җиһазлау: компьютер, проектор, кошлар өчен төрле материалдан ясалган җимлекләр, сәгать макетлары (“Клок баддис”)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дəрес барышы.

 

I.    Оештыру өлеше.

Укытучы:

-       Елның бер чагы була,

Дөньяга энҗе тула.

Басу-кырлар киңәя,

Болыннар иркенәя,

Күктән йолдызлар ява,

Һәрчак саф була һава.

Шифалы җилләр исә,

Битләр алланып пешә.

Йокыга тала урман,

Ябынып ап-ак юрган...

Ниләр эшли соң тагы

Елның бу матур чагы?

Урамнарны агарта,

Бар дөньяны яңарта,

Сафландыра кешене,

Ничек аның исеме?

  • Кыш.
  • Әйе, бу шигъри табышмакның исеме – “Кыш”. Аны шагыйрә Резеда Вәлиева язган.

II. Өй эшен тикшерү.

Әхмәт Ерикәйнең “Кыш”, Роберт Миңнуллинның “Чыршы әйләнәсендә” шигырьләрен яттан сөйләтү (сайлап өйрәнергә).

 

III.   Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1.    Уку мәсьәләсен кую (1 нче слайд):

- Бүгенге дәрестә И.Туктарның“Серле тартма” хикәясен укырбыз. Автор нәрсәне “серле тартма” дип атаган икән? Әсәрне укыгач, шул сорауга җавап табарбыз.

 

2.    Укучыларга Идрис Туктар турында кыскача мәгълүмат бирү. (2 нче слайд)

 Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) — зур тормыш һәм иҗат юлы узган әдип. Ул элекке Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Ун яшеннән Идрис алтын приискасында эшли башлый. Бер үк вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Соңрак Уфа шәһәрендә дүрт училищеда, 1932— 1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1915 елның көзендә солдатка алына. И. Туктар өч сугышта: Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышы фронтларында тупчы булып сугыша. Сугыштан соңгы елларда Татрабфакта, Киевта суднолар төзү техникумында укыта, Яшел Үзән шәһәр китапханәсендә мөдир, күптиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

И. Туктар 1982 елның 20 октябрендә вафат була.

И. Туктар төрле жанрларда көчен сынап карый. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Балалар өчен язылган һәр хикәясе күләм ягыннан кыска, фикергә бай, образлары онытылмаслык. «Серле тартма», «Урман букеты», «Кышкы урман» кебек хикәяләрендә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү, табигатьне саклау кирәклеге турындагы фикерләрен балаларга җиткерә.

3. Фонетик күнегү. (3 нче слайд). Гакыйль Сәгыйровның “Килегез, кил, кошкайлар!” шигырен бергәләп уку.

Чыпчык, чыпчык-чык-чырык!
Җим сиптем, кил тиз очып!

Песнәк,песнәк, кил тизрәк-
Җим сибәм сиңа әзрәк!

Чәүкә,чәүкә, кил, чәүкә-
Җим бирәм бер тәлинкә!

Күгәрченем гөр-гөр-гөр –
Җим сиптем, менә күр, күр!

Карга, карга, син кара,
Кабып кал,азык барда!

Саескан- ала канат,
Җим сибәм кабат-кабат!


Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз!

4.    Сүзлек эше. (4 нче слайд)

серле – волшебный

икән – если

гади – простой

көч – сила

ярма – крупа

тышка эләргә – повесить на улицу

азык – пища; корм

 

5.    Хикәяне үрнәк уку.

 

6. Проблемалы сорауга җавап бирү (5 нче слайд):

- Автор нәрсәне серле тартма дип атаган?

  • Автор кышын кошларга куя торган җимлекне серле тартма дип атаган.

 

          Ял минуты.

Йомшак карны алабыз,                     (кар әвәләү хәрәкәтләре)

Аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,                   (атышалар)

Бик күңелле яшибез,

Суыктан без курыкмыйбыз,            (кулларын як-якка җәеп йөриләр)

Рәхәтләнеп уйныйбыз,

Кар бөртекләрен куып,                    (бер урында йөгерәләр)

Уйнаудан һич туймыйбыз.

 

IV.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Хикәяне “чылбыр буенча” кабат укыту.

2.    Хикәя буенча сорауларга җавап бирү (6 нчы слайд):

“Клок баддис”.  (Укучылар алдан ук сәгать макетлары әзерлиләр, иптәшләре белән төрле вакытка  очрашулар билгелиләр. Укытучы сорауны әйтә, уйлар өчен вакыт бирә.  Ике укучы бер-берсенә җавапларын сөйлиләр. “Таймд пэа шэа”)

-  Серле тартманың сере нидә?

-  Серле тартма янына нинди кошлар килә?

-  Ни өчен кошлар серле тартманың янына үзләре үк очып киләләр?

-  Кыш көне кошларга нәрсәне кичерүе авыррак: суыкнымы, әллә ачлыкнымы?

-  Сез кошларга ничек булышасыз?

 

3. Бездә кышлаучы кошлар турында табышмаклар чишү (7-21 нче слайдлар):

а) Кигән киеме чуар,
-Чык-чырыйк, дип чырылдар,
Борчак җыяр, кырда кунар.

ә) Үзе аклы-каралы.
Озын һәм җиз койрыклы.
Җәен-далада,
Кышын - калада.

б) Кара жилет, сары күлмәк,
Кара бүреген кияр,
Бертуктаусыз: "Сип, сип”,-дия
Нәрсә сибик, кем белә?

в) Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Кызыл тәпи - кемдер бу?

г) Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?

4. “Кыш көне кошлар” тексты белән таныштыру.  (22 нче слайд)

Кошлар - бик ашамсак тереклек ияләре. Кыш көне кошлар еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда  һәм чатнама суыкта азык табу аеруча да кыенлаша. Андый вакытта бик күп кош һәлак була. Кыш көне 6 сәгать ашамыйча торса, кош үлә. Шуңа күрә кышын аларга ярдәм кирәк. Җимлекләрне җим салыр өчен уңайлы җиргә эләләр. Тәрәзә янына элсәгез, аларны күзәтү тагын да җайлырак булыр.

Җимлек элү белән эш бетми. Аңа даими җим салып торырга кирәк. Төрле кошлар төрле азык белән туклана.

Чыпчыклар – тары, солы, бодай, ипи валчыгы. Песнәкләр – карбыз төшләре, көнбагыш, ит, туңмай, тары. Карабүрекләр – миләш, балан, алабута орлыгы.

 5. Кошлар өчен ясалган җимлекләр белән таныштыру. (23 нче слайд).

V.  Йомгаклау.

1.  Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Укучылар без дәрестә нинди хикәя белән таныштык? Аны кем язган?

-  Автор безгә нишләргә куша?

2.   Өйгә эш бирү (сайлап):

а) хикәянең эчтәлеген өйрәнергә;

ә) серле тартма рәсемен ясарга.

3.  Билгеләр кую.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) — зур тормыш һәм иҗат юлы узган әдип. Ул элекке Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Ун яшеннән Идрис алтын приискасында эшли башлый. Бер үк вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Соңрак Уфа шәһәрендә дүрт училищеда, 1932— 1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1915 елның көзендә солдатка алына. И. Туктар өч сугышта: Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышы фронтларында тупчы булып сугыша. Сугыштан соңгы елларда Татрабфакта, Киевта суднолар төзү техникумында укыта, Яшел Үзән шәһәр китапханәсендә мөдир, күптиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. И . Туктар 1982 елның 20 октябрендә вафат була. И. Туктар төрле жанрларда көчен сынап карый. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Балалар өчен язылган һәр хикәясе күләм ягыннан кыска, фикергә бай, образлары онытылмаслык. «Серле тартма», «Урман букеты», «Кышкы урман» кебек хикәяләрендә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү, табигатьне саклау кирәклеге турындагы фикерләрен балаларга җиткерә.

Слайд 3

Чыпчык, чыпчык-чык-чырык! Җим сиптем, кил тиз очып! Песнәк,песнәк, кил тизрәк- Җим сибәм сиңа әзрәк! Чәүкә,чәүкә, кил, чәүкә- Җим бирәм бер тәлинкә! Күгәрченем гөр-гөр-гөр – Җим сиптем, менә күр, күр! Карга, карга,син кара, Кабып кал,азык барда! Саескан- ала канат, Җим сибәм кабат-кабат! Килегез, кил, кошкайлар, Сез бит безнең дускайлар. Бакчабызга куныгыз, Көн дә кунак булыгыз! Г.Сәгыйров

Слайд 4

серле – волшебный ик ә н – если гади – простой көч – сила ярма – крупа тышка эләргә – повесит ь на улицу азык – пи ща; корм

Слайд 5

Автор н әрсәне серле тартма дип атаган? Җавап: җимлекне. Җимлек – кормушка.

Слайд 6

1. Серле тартманың сере нидә? 2. Серле тартма янына нинди кошлар килә? 3. Ни өчен кошлар серле тартманың янына үзләре үк очып киләләр? 4. Кыш көне кошларга нәрсәне кичерүе авыррак: суыкнымы, әллә ачлыкнымы? 5. Сез кошларга ничек булышасыз?

Слайд 8

Кигән киеме чуар, -Чык-чырыйк, дип чырылдар, Борчак җыяр, кырда кунар.

Слайд 9

чыпчык

Слайд 10

Үзе аклы-каралы. Озын һәм җиз койрыклы. Җәен-далада, Кышын - калада.

Слайд 11

саескан

Слайд 12

Кара жилет, сары күлмәк, Кара бүреген кияр, Бертуктаусыз: "Сип, сип”,-дия Нәрсә сибик, кем белә?

Слайд 13

песн әк

Слайд 14

Гөлдер-гү, гөлдер-гү, Кызыл тәпи - кемдер бу?

Слайд 15

күгәрчен

Слайд 16

Җәй шакылдый бу чүкеч, Кыш шакылдый бу чүкеч. Ничек чыдый бу чүкеч?

Слайд 17

тукран

Слайд 18

чәүкә

Слайд 19

ала карга

Слайд 20

кызылтүш

Слайд 21

карабүрек

Слайд 22

Кошлар - бик ашамсак тереклек ияләре. Кыш көне кошлар еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда һәм чатнама суыкта азык табу аеруча да кыенлаша. Андый вакытта бик күп кош һәлак була. Кыш көне 6 сәгать ашамыйча торса, кош үлә. Шуңа күрә кышын аларга ярдәм кирәк. Җимлекләрне җим салыр өчен уңайлы җиргә эләләр. Тәрәзә янына элсәгез, аларны күзәтү тагын да җ айлырак булыр. Җимлек элү белән эш бетми. Аңа даими җим салып торырга кирәк. Төрле кошлар төрле азык белән туклана. Чыпчыклар – тары, солы, бодай, ипи валчыгы. Песнәкләр – карбыз төшләре, көнбагыш, ит, туңмай, тары. Карабүрекләр – миләш, балан, алабута орлыгы.

Слайд 24

Интернет чыганакларына сылтамалар: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Byandsearch%3Bweb%3B%3B&text=%D0%B8%D0%B4%D1%80%D0%B8%D1%81%20%D1%82%D1%83%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%80%20%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F&uuid=&state=AiuY0DBWFJ4ePaEse6rgeKdnI0e4oXuRYo0IEhrXr7wt19SiAlQ79qNpplvk7L__9eP2dcAC1i9YdPeqfUn4hHmV2On4pBr0ES-x-yxisVq8xn7c1Q-yUjTr_1ojSfpvbgLxnv1Pn46rK6WcDxfuWXseCANtbg79qL06kXEs2cK5foLHpDCNprkw2w9xARR1ndJKU9HZh_1CspDcA2KF7kgdUFhC00NDe9FjZ5ejlRs&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ1lRMy1tTWs5bU1SVlBscUxGSklnMGVZLXA3Z2RlOFN0SHJ0NkZsUVBYTE1KeDZMUkVOcUlJMkMybnk5OE1iU1B1VTdxUjV6ZDBva3FkUzBQbnZtZnJ4VEhVdmpXeFZYUQ&b64e=2&sign=11fc95d801722a8ffa0619d7231a3dd7&keyno=0&l10n=ru&mc=5.874631437972687 http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Byandsearch%3Bweb%3B%3B&text=%D0%B8%D0%B4%D1%80%D0%B8%D1%81%20%D1%82%D1%83%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%80%20%D0%BF%D1%80%D0%B5%D0%B7%D0%B5%D0%BD%D1%82%D0%B0%D1%86%D0%B8%D1%8F&uuid=&state=AiuY0DBWFJ4ePaEse6rgeKdnI0e4oXuRYo0IEhrXr7yzC-cy8qJC97rqrEOY1rnngR_TlXOtqI4OSeaZShoqEPxHnCAmjXeENa5DNMvZZKOuXSsCHu2N9h-E8w_Hd6IH-UpuasKrtlBxOyhwi6J5kvX1suBz6qq7x1j6NWqqVbKLBpQHK7_jVWNdsX_xXl_HSlelzp6UZs84pIo61GL2DCxBUmKj1GjY47El1gI32rE&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ1lRMy1tTWs5bU1SVlBscUxGSklnMGVZLXA3Z2RlOFNsenpDZ3dsbC1wcmZpRk4za1ZNYUlQUWdpb1lYTFowbU1YYzYxTXRWVFQ3NV9LTGs2ZlpicU5UVEItZ2llUHc4Zw&b64e=2&sign=c8bc2bf8fa8f9215a57c7b773ad833ec&keyno=0&l10n=ru&mc=5.069146220500344


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Идрис Туктарның "Урман букеты" әсәрен өйрәнү

Тема   И.Туктар “Урман букеты”Теманың максаты.  Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү; ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү; әсәр  аша   табигать – анага мәхәббәт...

Идрис Туктарның “Урман букеты” хикәясе

Дәрес эшкәртмәсе 3 нче рус сыйныфның татар төркемендә укытучылар өчен тәкъдим ителә. Дәреснең тибы – яңа материалны ачу дәресе. Дәреснең темасы – Идрис Туктарның “Урман букеты&rdquo...