Идрис Туктарның “Урман букеты” хикәясе
план-конспект урока на тему

Дәрес эшкәртмәсе 3 нче рус сыйныфның татар төркемендә укытучылар өчен тәкъдим ителә. Дәреснең тибы – яңа материалны ачу дәресе. Дәреснең темасы – Идрис Туктарның “Урман букеты” хикәясе. “Алтын сукмак буйлап көз атлый” бүлегендә  5 нче дәрес булып үткәрелә. Әлеге әсәрне өйрәнү өчен программада бер дәрес каралган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i.tuktar_urman_bukety.doc42.25 КБ

Предварительный просмотр:

 

Идрис Туктарның  “Урман букеты”  хикәясе

 3 нче сыйныф өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

(татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен)

 

                                 

                                  Теләче урта гомумбелем мәктәбенең

                            татар  теле һәм әдәбияты укытучысы                  

                            Әсәдуллина  Зөлфия Наил кызы.

       

   

 

 

2016-2017 нче уку елы

Тема

 И.Туктар “Урман букеты”  

Теманың максаты

Бурычлар

 Идрис Туктарның “Урман букеты”  әсәрен укып өйрәнү

  1. Идрис Туктарның “Урман букеты”  хикәясен уку һәм анализлау;
  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;
  3. Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш, матур көз күренешенә (яфрак яву күренешенә) соклану, үзара туганлык, татулык хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

 

Предмет:  Идрис Туктарның “Урман букеты”  әсәрен үзләштерү;

Метапредмет: Укылган текстның  эчтәлегенә бәя бирә белү, көзге урман турында фикер алыша белү;

Шәхси:  Табигатькә, әйләнә-тирәгә соклана белү, туганнарың белән дустанә яши белү.  

ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ:  эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Дәреснең тибы

Яңа материалны ачу дәресе

Төп төшенчәләр

Пейзаж –табигать күренешләре сурәтләнгән картина

  

Эшне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы эш.

Предметара бәйләнешләр

Татар теле, сынлы сәнгать

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

Дәреслек: Әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 3 нче с-ф. 1 нче кисәк/Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова; - Казан: “Мәгариф”  

 “Мөстәкыйль эш дәфтәре”, 50 нче  бирем;

Презентация

Рәсемнәр күргәзмәсе

Көзге яфраклардан букет (гербарий)

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

I этап.

Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы

Максат – төркемнәрнең дәрескә әзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн укучылар. Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап  җибәрик.

Укытучыга игътибарны юнәлтү.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру

Актуальләштерү.

 Максат – белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

 1.Өй эшен тикшерү

 -Укучылар,  үткән дәрестә без  нинди әсәр  белән таныштык?

 

-Нәрсә ул натюрморт?

 -Нәрсә ул сынландыру?

 Берничә укучы Х.Г.Якуповның “Сиреньле натюрморт” картинасы  буенча язылган хикәяләрне укый.

-Җансыз табигатьне сурәтләүгә натюрморт диләр. Натюрмортта рәссамнар, өзеп алынган җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәк, шулай ук савыт-саба, ваза, поднос яки башка предметларны җыеп сурәтлиләр.

-Җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү

 Укучылар тарафыннан  белгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Проблема ситуация булдыру

Уку мәcьәләсен кую

  1. Табышмак чишү

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була?  

  (Көз) (2 нче слайд)

Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә. (Урман)
(3 нче слайд)

Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)
(4 нче слайд)

2.Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез.

-Нәрсә ул букет? Урман букетын

ничек күз алдына китерәсез?

Табышмакларның җавабын чишү

-Табигать турында.

Укучыларның җавабын тыңлау.

Көзге яфраклардан төзелгән букетны (гербарийны) күзәтү.

Тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә

белү

Әңгәмәгә катнашу, үз фикерләрен белдерә белү.

Тема,максат, бурычларны билгеләү

   Без бүгенге  дәрестә Идрис Туктарның “Урман букеты” хикәясе белән танышырбыз.

 Эшне ничек оештырырбыз икән?

1.Эш ысулларны хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә кабатлау  

Әсәрне гөжләп тиз һәм аңлап укырбыз.

Әсәрнең исеменә игътибар итәрбез.

Авторны истә калдырырбыз. Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз

Персонажларны табарбыз.

Аларның гамәлләренә бәя бирербез.

Сюжетын үз сүзләребез белән сөйләрбез.

Әсәрнең ни турында булуын - темасын ачыкларбыз.

Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.

2.Үзбәя

Төркемнәрдә, парларда эшли белү күнекмәләрен үстерү

II этап

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Максат- уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру,

таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру

1.И.Туктарның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү

   Идрис Туктар күбрәк балалар өчен яза. Аның әсәрләре табигать, дуслык, өлкәннәргә ихтирам турында. Ул “Серле тартма”, “Урман букеты”, “Кышкы урман” кебек хикәяләрендә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү турында яза.

1.Сүзлек өстендә эш

Ешлык-заросль

Купшы-көяз

2.Текстның эчтәлеген  укучыларга  дөрес дикция, аһәң  белән җиткерү.

Презентация карау (5 нче слайд )

Сүзлек дәфтәренә язу

(6  нчы слайд)

Гөжләп уку.

Хикәяне  рольләргә бүлеп уку.  

 

 

 

 

 

 Яңа белемнәрне беренчел ныгыту

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту, уку күнекмәләрен бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

 1.Хикәя буенча сораулар бирү

-Хикәянең геройлары кемнәр?

-Хикәя кем исеменнән сөйләнә?Ул нишли?  

 

-Нурия нишли?

-Имән нишли?

-Ә укучы кайда ?

-Хикәядә катнашучыларның бер-берсенә охшаган якларын табыйк.

-Хикәя нәрсә турында?

 

-Нурия зур имән агачын ни өчен букет белән чагыштыра?

-Яфраклар нәрсә турында сөйләшәләр?Аларның сөйләшүләрен ничек дәвам итәр идең?

-Димәк, хикәя тагын нәрсә турында?

-Автор әлеге әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән?

1.Сорау-җавап бирүдә катнашу.

-Нурия һәм аның абыйсы-автор,имән, укучы.

- Хикәя Нуриянең абыйсы исеменнән сөйләнә.Ул безгә сеңлесе Нурия белән көзге урманда булуы, имән агачына сокланулары турында сөйли. Автор әнә шул  соклану  аша

 безне дә шул матурлыкны күрә белергә өнди.

-Нурия абыйсына урман букетын ,ягъни матурлыкны күрсәтә.

-Имән ямь бирә.

-Ул – без инде.Без авторны тыңлыйбыз, аның   белән сөйләшәбез: яңа мәгълүмат

алабыз, фикерлибез, нәтиҗә ясыйбыз.

2.Үзбәя

3. Катнашучыларга бәя бирү

Нурия дә, абыйсы да  –кызыксынучан, игътибарлы. Алар бер-берсенә карата дустанә мөгамәләдә. Табигатьне яраталар.

- Табигать матурлыгы   турында.

Укучыларның үз фикерләрен белдерүе (Әйтерсең имән агачы көзге табигатьнең барлык гүзәллеген үзенә җыйган.)

Укучыларның үз фикерләрен белдерүе (Агачлар да сөйләшәләр, Нурия белән абыйсы да сөйләшәләр.Көзге табигатьнең гүзәллегенә сокланалар.Алар арасындагы мөнәсәбәт шул дәрәҗәдә ихлас. )

-Яхшылык, туганлык хисләре турында.

 

- Балачакның кадерен белегез, ди. Тормышның кечкенә генә күренешләрендә дә матурлык табып сокланырга өйрәнегез. Кешеләр күңелләрен матур хисләр белән баетып кына бәхетле була ала.

  Имән агачы көзнең матурлыгын үзенә җыйган кебек, ике туган да үзләренә бик матур сыйфатларны туплаганнар. Матурлыкны күрә белгән кешенең күңеле дә матур була икән.Бу күренеш Нурия белән абыйсы арасындагы дустанә мөнәсәбәттә ачык күренә.

Үзбәя

Интерактив тактада һәм дәфтәрдә модельләштерү

Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтү

Дәреслектә ориентлаша белү,үз фикерләрен әйтүгә ирешү

Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү

Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтү

Мөстәкыйль эш

Максат –укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү.

 

 

 

Көзге темага караган картиналарга күзәтү       ясау,сөйләшүгә чакыру 

(10 нчы слайд)

1.Табигатьтәге үзгәрешләр, имән агачы, яфраклар  турындагы фикерләрне табып уку.  

2.Сурәтләү чаралары өстендә эш. (9 слайд) 

Җөмләләрдән  сынландыруларны табып әйтү (урман букеты җәелеп утырган, имән кояш нурларына коенып утыра, яфраклар әкрен генә сөйләшеп алдылар, яфраклар келәмгә әйләндергәннәр)

3.Эш дәфтәрендә эшләү

1 нче бирем Соңгы абзацны яңадан уку.Төшеп калган сүзләрне язу, асларына сызу.

4 нче бирем

Пейзаж дип нәрсәгә әйтәләр? Дәреслектән шул белешмәне табу, күчереп язу

. Укучы чыгышы (һәркемнең үз фикерен әйтүе, иптәшләрен тыңлавы, килешүе яки килешмәвен белдерүе) 

( 7-13 нче слайд)

4.Мәкальләрне уку.Шул мәкальнең кайсысы хикәянең эчтәлегенә туры килүен ачыклау.

Агач күрке-яфрак.

Агачның яфрагы төбенә төшә

Агачтан яфрак төшми тормый . (14 нче слайд) 

Дәреслектә ориентлаша белү,үз фикерләрен әйтүгә ирешү

Дәреслектә ориентлаша белү

Әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны күрә белергә өйрәтү

III этап

Рефлексия, бәяләү

 1.Дәресне рефлексив кабатлау

 -Нәрсә эшләргә тиеш идек?

 -Ничек эшләдек?  

 -Нинди нәтиҗә ясадык?  

2.Өйгә эш бирү  

1) 65-66 бит, эчтәлекне өйрәнергә

2)Урман букетын ясарга

3)Иҗади эш. Көзнең матурлыгы турында хикәя я шигырь язып карарга.

3. Үзбәя.

     - Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

1.Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. –“5”

2.Әйбәт эшлим, материалны аңладым.-“4”

3.Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. –“3”

-Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт!

 

УМ искә төшерү  

УМ чишү юлларын искә төшерү

Нәтиҗә чыгару

Укытучы белән бергәләп,  үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү, үз хезмәтен бәяли белү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы к уроку по творчеству А. С. Есенина. "Букет лирики Есенина"

Данный материал представляет собой конспект урока, презентацию, материалы для анализа учащихся. Целесообразно сипользовать на уроках по изучению творчества Есенина в 11 классе....

Презентация к уроку ИЗО "Красота букетов из Жостово"

Данная презентация использована на уроке ИЗО в 4-5 классе -комплекте школы VIII вида в условиях школы VI вида. В ней рассказывается история возникновения росписи, показаны этапы создания подноса и эта...

Творческий проект по технологии на тему "Вышивка крестом. Летний букет."

Творческий проект выполнен ученицей В-Ханжоновской школы 8 класса Синчук Дарьей. Руководитель проекта Гущенко Светлана Александровна....

Подарок маме. Букет гиацинтов

Конспект урока по труду в 3 классе "Подарок маме. Букет гиацинтов"...

Идрис Туктарның "Урман букеты" әсәрен өйрәнү

Тема   И.Туктар “Урман букеты”Теманың максаты.  Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү; ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү; әсәр  аша   табигать – анага мәхәббәт...

Идрис Туктар "Серле тартма"

Дәрес планы, презентация...