Идрис Туктарның "Урман букеты" әсәрен өйрәнү
план-конспект урока на тему

Тема

 

  И.Туктар “Урман букеты”

Теманың максаты.

 

 

Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү; ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү; әсәр  аша   табигать – анага мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

 

Туган як турында тиешле мәгълүмат бирү; хикәягә анализ ясау; балаларның йөгерек, дөрес,сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру; логик иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Төп төшенчәләр

 

 Көзге урман, үсемлекләр,имән

Предметара бәйләнеш

Татар теле, татар әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья, рәсем сәнгате.

 

Ресурслар

Топ

Өстәмә

Әдәби уку:рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.3нче с-фы өчен д-лек/Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова.-Казан:”Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2013.-128 б.

 Татар балалар фольклоры.

Презентация, көзге табигатьне чагылдырган картина.

 

Төркемнәрне оештыру

Фронталь, индивидуаль, парлы эш.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urman_bukety_sre-3_kl.edebi_uku.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

        3нче сыйныф - Уку дәресеннән технологик карта.

Тема

  И.Туктар “Урман букеты”

Теманың максаты.

Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү; ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү; әсәр  аша   табигать – анага мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Туган як турында тиешле мәгълүмат бирү; хикәягә анализ ясау; балаларның йөгерек, дөрес,сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру; логик иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Төп төшенчәләр

 Көзге урман, үсемлекләр,имән

Предметара бәйләнеш

Татар теле, татар әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья, рәсем сәнгате.

Ресурслар

Топ

Өстәмә

Әдәби уку:рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.3нче с-фы өчен д-лек/Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова.-Казан:”Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2013.-128 б.

 Татар балалар фольклоры.

Презентация, көзге табигатьне чагылдырган картина.

Төркемнәрне оештыру

Фронталь, индивидуаль, парлы эш.

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрэтү һэм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрне дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

1. Дәрескә әзерләнү.

2. Сыйныфны тәртипкә китерү.

3.Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләр искә төшерелә:

- Игътибар белән тыңла, бүлдермә

- Тулы җөмләләр белән сөйлә

- Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

II этап. Актуальләштерү.

Төрле мәгънәдәге сүзләр белән эш.

Максат – төрле мәгънәдәге сүзләр турында белемнәрне актуальләштерү.

II этап.

1.Язучының тормыш юлы белән таныштыру.

2.”Фо-бокс-синектикс” стрктурасы-кәгазь алабыз,4кә бөклибез,предмет исемнәрен язабыз,шуларны “көз” белән охшаш якларын табу.

3. Көзге урман, үсемлекләр, имән,көзге табигать күренеше.

Сүзләрне укы һәм мәгънәсен үзең белгәнчә аңлатып кара.

II этап.

Д/Б   Сүзләр яз,”көз” белән чагыштыр.

 Көзге урман, үсемлекләр, имән,көзге табигать күренеше.

  Җөмләләр төзе.

    

III этап.

Текст белән таныштыру.

Максат – текстның эчтәлеген укучыларга дөрес дикция, аһәң белән җиткерү.

III этап.  

  1. Текст белән таныштыру.
  2. Хикәягә сорау кую.

- Хикәя авторы нәрсә  турында әйтергә тели?

III этап.  

Д/Б  1.Беренче баганага чәчәк исемнәрен, икенче баганага – агач исемнәрен яз.

66нчы биттәге 2нче кызыл юлны тиешле интонация белән укырга, табышмак төзеп карарга.

2.Көз фасылына нинди айлар керә, аларны тасвирлап күрсәт.

IV этап.  

Текст өстендә эш.

Максат –  ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

IV этап.  

1 бирем: - Текстны “гөжләп” укып чыгу.

               - Сәнгатьле уку

2 бирем: -Нурия зур имән агачын ни өчен букет белән чагыштыра?-яфраклар нәрсә турында сөйләшәләр?-аларның сөйләшүләрен ничек дәвам итәр идең?

3 бирем: хикәянең кыскача  эчтәлеген сөйләтү.

        4 бирем: урман букеты- имәннең рәсемен яса. ( эш индивидуаль башкарыла)

IV этап.  

Д/Б 1. Сайлап укы. Табигатьтәге үзгәрешләр,имән агачы,яфраклар  турындагы фикерләрне тап. Шул сүзләр белән телдән хикәя төзе.

Урман букеты- имәннең рәсемен яса.

V этап.  

Контроль.

Максат –укучыларның игътибарлыгын тикшерү, хаталарны  төзәтү.

Хикәягә план төзү һәм эчтәлеген сөйләтү.

VI этап.

6 этап. Йомгаклау.

 

Кем соң ул И. Туктар?

     Идрис Туктар зур тормыш юлы узган әдип. Ул 1896 нчы елда хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы Булышлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Ун яшеннән алтын приискасында эшли башлый. 1932 – 1936 нчы елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. И. Туктар өч сугышта: Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша.

            И. Туктарның беренче хикәяләре 1924 нче елда дөньяга күренә башлый.

“ Партизаннар” исемле хикәяләр җыентыгы Мәскәүдә 1931нче елда басыла. И. Туктар күбрәк кыска хикәяләр яза. Анда эшчеләр тормышы, патша армиясендәге солдат хезмәте һәм гражданнар сугышы сурәтләнә. Моны  “Бала туды”, “ Чикерткә”,

“Партизаннар”, “Хәсән солдатның үлеме”, “Гыйльметдин солдат вакыйгасы” хикәяләрендә күрергә була.

            Сугыштан соң И. Туктар күбрәк балалар өчен яза. Туган илне ярату, өлкәннәргә ихтирам, дуслык хисләре белән сугарылган. “Абыем бүреге”,” Нәни хикәяләр”, “Таныш тургайлар”, “Батырлыкта – матурлык” кебек рәсемле китапларында басылып чыга.

           “Җем-җем! Чвик!”.. хикәясенең эчтәлеге дә бик гади. Әмма автор кошлар авазын шундый оста итеп биргән, хикәяне укыганда ирексездән үзең дә кош булып сайрый башлыйсың. “Серле тартма”, “Урман букеты”, “Кышкы урман” кебек хикәяләрендә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү турында фикерләрен балаларга җиткерә.  И. Туктар – тәрҗемә өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән язучы.

 Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип “Почёт Билгесе” ордены белән бүләкләнә.

           И. Туктар 1982 нче елның 20 нче октябренда вафат була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы к уроку по творчеству А. С. Есенина. "Букет лирики Есенина"

Данный материал представляет собой конспект урока, презентацию, материалы для анализа учащихся. Целесообразно сипользовать на уроках по изучению творчества Есенина в 11 классе....

Презентация к уроку ИЗО "Красота букетов из Жостово"

Данная презентация использована на уроке ИЗО в 4-5 классе -комплекте школы VIII вида в условиях школы VI вида. В ней рассказывается история возникновения росписи, показаны этапы создания подноса и эта...

Творческий проект по технологии на тему "Вышивка крестом. Летний букет."

Творческий проект выполнен ученицей В-Ханжоновской школы 8 класса Синчук Дарьей. Руководитель проекта Гущенко Светлана Александровна....

Подарок маме. Букет гиацинтов

Конспект урока по труду в 3 классе "Подарок маме. Букет гиацинтов"...

Идрис Туктарның “Урман букеты” хикәясе

Дәрес эшкәртмәсе 3 нче рус сыйныфның татар төркемендә укытучылар өчен тәкъдим ителә. Дәреснең тибы – яңа материалны ачу дәресе. Дәреснең темасы – Идрис Туктарның “Урман букеты&rdquo...

Идрис Туктар "Серле тартма"

Дәрес планы, презентация...