Татар әдәбиятыннан эш программасы. 9 нчы сыйныф.
рабочая программа (9 класс)

Гилязова Гульнара Фаиловна

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең  татар төркемендәге 9 нчы сыйныф укучылары өчен  туган тел (татар әдәбияты) буенча эш программасы

(Барлыгы 34 сәг., атнага 1 сәг.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9kl._fgos._edebiyat._hasanova.doc151 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

татар төркемендәге 9 нчы сыйныф укучылары өчен

туган тел (татар әдәбияты) буенча эш программасы

(Барлыгы 34 сәг., атнага 1 сәг.)

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем

бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел

буларак өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк/ Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина;  -Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2019. – 207 б.: рәс. б-н.; 2 нче кисәк/ Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина;  -Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2019. – 191 б.: рәс. б-н.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Предмет буенча нәтиҗәләр

‒        сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

‒        өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

‒        классик әдипләрнең биографик белешмәләре;

‒        өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

‒        әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

‒        әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укылган буенча тезислар һәм план төзү;

‒        әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

‒        укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

‒        геройларга характеристика бирү;

‒        сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

‒        әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

‒        укылган әсәргә үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

‒        әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

‒        өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача фикер белдерү;

‒        укылган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

‒        шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

‒        төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә (сүзлекләр, энциклопедия, Интернет ресурслар һ.б.) куллану;

‒        активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

‒        үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллау;

‒        милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

‒        әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Танып-белү өлкәсендә:

-        төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

-  әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;

‒        укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;

‒        әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;

‒        әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау;

‒        геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

‒        композиция, сюжет элементларын, телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау.

‒        өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;

‒        татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында белү;

‒        әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар бирү.

Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:

‒        татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;

‒        татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтеңне формалаштыра, бәяли белү;

‒        өйрәнелгән әдәби әсәрләр турында үзеңчә фикер йөртә алу.

Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

1.        Р. Вәлиев. Туган телдә дәшсәм генә.        

2.        Р. Мингалим. И сары көз.

3.        К. Булатова. Шигърият.

4.        Р. Әхмәтҗанов. Сандугач керде күңелгә...                                                  

Курсның эчтәлеге

Татар әдәбияты тарихы

Татар әдәбияты тарихы. Төрки татар әдәбиятының чорларга бүленеше.

Язу барлыкка килү. Беренче язма истәлекләр. Рун һәм уйгур язулы истәлекләр.

Исламлашу дәвере төрки әдәбияты

М.Кашгари һәм аның "Диване лөгат-төрек" китабы. Ә.Ясәви, С.Бакыргани иҗатлары.

Мәдхия, мәрсия жанрлары тарихы.

Алтын Урда дәвере төрки-татар әдәбияты

“Идегәй” дастаны. Трагедия жанры

Әдәби тәнкыйть. “Идегәй” – эпос-дастан жанрының классик үрнәге. “Идегәй” һәм милли-этник традицияләр

XVII-XVIII гасыр төрки-татар әдәбияты

Мәүла Колый иҗаты. Төрки-татар дөньясында дини–суфичыл әдәбият. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы. Мәхтумколый Фигари иҗаты.

XIX гасыр татар әдәбияты

XIX гасыр татар әдәбияты тарихы. XIX гасыр поэзиясе

СТУ. XIX гасыр шагыйрьләре: Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Г.Кан-далый, Г.Чокрый, Г.Сәмитов, Акмулла. Афоризмнар

XIX гасыр прозасы

XIX йөзнең икенче яртысында татар прозасы

Муса Акъегетзадәнең биографиясе. “Хисаметдин менла” романыннан өзек.

Риза Фәхретдинов-ның “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәре. Р.Фәхретдинов музее

Заһир Бигиевнең “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” әсәре.

Шакир Мөхәммәдиев. “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай. Кысалы кыйсса. Тартмалы композиция.

Татар драматургиясенең башлангычы

Габдрахман Ильясиның “Бичара кыз” драмасы.

XX гасыр татар әдәбияты. Драма әсәрләре

Театр тарихы

Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. “Беренче театр” әсәре. Комедия. Трагикомедия.

Шәриф Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты. Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасы.

Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасы.

Габдулла Тукайның “Ана догасы” шигыре

З.Мансуров. “Тукайча татар кодексы”. Разил Вәлиевнең “Кеше” шигыре

XX гасыр әдәбияты. Проза

Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты. Фатих Әмирханның “Хәят” повестеннан өзек

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. Г.Ибраһимовның “Сөю – сәгадәт” әсәреннән өзек

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре.

БСҮ. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча сочинение язу

Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәреннән өзек.

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты. Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән” әсәреннән өзек. Р.Зәйдулла. “Аяз Гыйләҗевкә”

Рөстәм Мингалимнең тормыш юлы һәм иҗаты. Рөстәм Мингалимнең “Сап-сары көзләр” хикәясе

СТУ. Фәнис Яруллинның “Лаеклы кияү” хикәя-әкияте. Сатира.

Публицистика

Миргазиян Юнысның су, күк, һәм җир турындагы хикәяләре

Поэзия

Г.Афзалның “Өф-өф итеп”, “Шигърият, син көчлеләргә ялчы түгел” шигырьләре.

Р.Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә”, “Әкияттән” шигырьләре. Подтекст.

Тәрҗемә әсәрләр

Александр Пушкин һәм Габдулла Тукайның “Пәйгамбәр” шигырьләре.

Харрас Әюпнең “Китап тотып кулга” шигыре

 

Календарь-тематик планлаштыру

Туган тел  (татар әдәбияты)

Сыйныф: 9 (татар төркемнәре)

Укытучы:

Сәгатьләр саны: 34

Барлыгы: 34 сәг., атнага 1 сәг.

Дәрес темасы

Дәрес

саны

План буенча

Факт

буенча

Татар әдәбияты тарихы

Татар әдәбияты тарихы. Төрки татар әдәбиятының чорларга бүленеше.

1

Язу барлыкка килү. Беренче язма истәлекләр. Рун һәм уйгур язулы истәлекләр.

1

Исламлашу дәвере төрки әдәбияты

М.Кашгари һәм аның "Диване лөгат-төрек" китабы. Ә.Ясәви, С.Бакыргани иҗатлары.

Мәдхия, мәрсия жанрлары тарихы.

1

Алтын Урда дәвере төрки-татар әдәбияты

“Идегәй” дастаны.

Трагедия жанры

1

Әдәби тәнкыйть. “Идегәй” – эпос-дастан жанрының классик үрнәге. “Идегәй” һәм милли-этник традицияләр

1

XVII-XVIII гасыр төрки-татар әдәбияты

Мәүла Колый иҗаты. Төрки-татар дөньясында дини-суфичыл әдәбият. Болгар дәүләт тарих-архитектура

музей-тыюлыгы.

Мәхтумколый Фигари иҗаты.

1

XIX гасыр татар әдәбияты

XIX гасыр татар әдәбияты тарихы. XIX гасыр поэзиясе.

СТУ. XIX гасыр шагыйрьләре: Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Г.Сәмитов, Акмулла. Афоризмнар.

1

XIX гасыр прозасы

XIX йөзнең икенче яртысында татар прозасы

1

Муса Акъегетзадәнең биографиясе. “Хисаметдин менла” романыннан өзек.

1

Риза Фәхретдиновның “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәре.

Р.Фәхретдинов музее

1

Заһир Бигиевнең “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” әсәре.

1

Шакир Мөхәммәдиев. “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай.

Кысалы кыйсса. Тартмалы композиция.

1

Татар драматургиясенең башлангычы

Габдрахман Ильясиның “Бичара кыз” драмасы.

1

XX гасыр татар әдәбияты. Драма әсәрләре

Театр тарихы

1

Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. “Беренче театр” әсәре. Комедия. Трагикомедия.

1

Шәриф Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты.

Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасы.

1

Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасы.

1

Габдулла Тукайның “Ана догасы” шигыре

1

З.Мансуров. “Тукайча татар кодексы”. Разил Вәлиевнең “Кеше” шигыре

1

XX гасыр әдәбияты. Проза

 (2 нче кисәк)

Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Фатих Әмирханның “Хәят” повестеннан өзек

1

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты

1

Г.Ибраһимовның “Сөю-сәгадәт” әсәреннән өзек

1

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре

1

БСҮ. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча сочинение язу

1

Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәреннән өзек

1

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты

1

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән” әсәреннән өзек.

Р.Зәйдулла. “Аяз Гыйләҗевкә”

1

Рөстәм Мингалимнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Рөстәм Мингалимнең “Сап-сары көзләр” хикәясе

1

СТУ. Фәнис Яруллинның “Лаеклы кияү” хикәя-әкияте.

Сатира.

1

Публицистика

Миргазиян Юнысның су, күк, һәм җир турындагы хикәяләре

1

Поэзия

Г.Афзалның “Өф-өф итеп”, “Шигърият, син көчлеләргә ялчы түгел” шигырьләре.

Р.Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә”, “Әкияттән” шигырьләре. Подтекст.

1

Тәрҗемә әсәрләр

Александр Пушкин һәм Габдулла Тукайның “Пәйгамбәр” шигырьләре.

1

34

Харрас Әюпнең “Китап тотып кулга” шигыре

Йомгаклау контроль эше

1

Календарь-тематик планлаштыруга төзәтмәләр

Класс  

Дәрес темасы

Програм

 ма буенча сәгать саны

Факт буенча сәгать саны

Сәбәбе

(нәрсә аркасында кыскартылган, берләштерелгән, арттырылган)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Татар әдәбиятыннан эш программасы 5 сыйныф

Рус мәктәбенең татар төркемендә белем алучы 5 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. Авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, 2014...

Татар әдәбиятыннан эш программасы 10 сыйныф

Татар әдәбиятыннан эш программасы 10 сыйныф...