Туган көн - күңелле бәйрәм
план-конспект урока (5 класс)

Ганиева Алсу Сахиулла кызы

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес планы. Р.З.Хайдарова дәреслеге буенча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dresem.docx30.93 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:     Туган көн – күңелле бәйрәм

Максат:

1. “Туган көндә” тексты белән танышу, күнегүләр системасы аша үзләштерү.

Укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләренен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3.Сыйныфта дустанә мөнәсәбәт булдыру; якын кешеләргә   хөрмәт тәрбияләү.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү:

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Коммуникатив:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

- парлап һәм төркемдә эшли белү.

Шәхси:

- ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау:

- мультимедиа экран, компьютер, ситуатив биремле карточкалар, презентация.

Кирәкле материаллар:

- ак А3 бите, карандаш, җилем, кайчы.

Дәреснең тибы:яңа белем-күнекмәләр булдыру.

Предметара бәйләнеш: сынлы сәнгать.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез, хәерле көн!

           Исән-имин үтсен көнебез.

Мотивлаштыру. – Укучылар, артка әйләнеп иң ерак ноктаны табарга тырышабыз. Попробуем с вами обернуться и зафиксировать самую дальную точку. Молодцы. Попробуйте еще сильнее повернуться. Получается ли у вас дальше? Вот видите все получается. Человек всегда может расширять  свои возможности. Не нужно останавливаться, а нужно идти вперед.

Утырыгыз, укучылар! Безгә бүген кунаклар килгән. Без дә кунаклар, ашамлыклар турында сөйләшеп алыйк әле. “Чылбыр” уены.

     

         II. Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру (укучы теләгән кешесенә сорау бирә, икенчесе җавап бирә һәм башкага сорау бирә...)

  Укытучы: Алена, бүген ничәсе? Уенны дәвам ит.

-  Максим, син ботка яратасыңмы?

-  Иртәнге ашка нәрсә ашадың7

-  Сезгә кунаклар килдеме?...

III. Яңа белем-күнекмәләр булдыру.   Уку мәсьәләсен кую.

а.7 таҗлы чәчәкнең таҗларын алып, биремне үтәп, төшеп калган хәрефләрне куярга. Ребята, у меня цветик -семицветик, а там задания. Отрывая каждый лепесток, выполняем задания,  и пишем буквы в клетку.

1        2        3        7        3        1        2        5

т

у

г

а

н

к

ө

н

  1. Суп с лапшой – токмачлы аш
  2. Мороженое – туңдырма
  3. Рисовая каша – дөге боткасы
  4. Триугольник – өчпочмак
  5. Гость – кунак
  6. Магазин – кибет
  7. Молоко – сөт
  8. Утром – иртән                                                       Һәр сүзне укучылар кабатлый.

б. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

- Нинди сүз килеп чыкты?  Туган көн

- Нинди бәйрәм турында сөйләшербез икән? ТУГАН КӨН БӘЙРӘМЕ

Нәтиҗә: - Әйе, бүген без дәрестә туган көн бәйрәме турында сөйләшәчәкбез.(Тактага дәреснең темасы язып куела)   “Туган көн– күңелле бәйрәм”                                                                                          

- Ни өчен күңелле бәйрәм? Почему? Обсуждайте. (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, русча да ярый)

- Без дәрестә бүген нишлибез? Максат кую. Обсуждайте. Вспомнить– узнать – уметь. Искә төшерү – яңаны белү – куллана белү.

  в.  Мин дә бүген дәрескә сезгә күчтәнәч, бүләк алып килдем. Туган көнгә бүләксез килмиләр.(2 тартма: берсендә конфетлар, икенчесендә биремнәр)

    -     Укучылар, бүген без “Туган көндә” текстын укырбыз.

  • Туган көндә нишлиләр?
  • Табын әзерлиләр, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, котлыйлар.
  • Әйе, без дә бүген дәрестә табын әзерләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, татарча дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәнербез.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Сүзлек эше. Экранда дәрес өчен кирәкле сүзләр. Искә төшерәбез. Кабатлыйбыз. (долго не задерживайся)

Тиздән  озак торма   чынаяк  тук  кыста  ашап кара  әдәпле  әдәпсез  

2.Текстны уку. Аудирование. Укучылар, тыңлап, карап барыгыз. 90нчы бит.  

Укытучы:

а)- Укучылар, сезгә текст аңлашылдымы?

- Текст  кем турында? пышылдап укыгыз.

- Найдите предложение кого хочет пригласить Гузәл на день рождения.

- Гузәл с кем разговаривает.

- Мама кого хочет видеть на дне рождении?

- Найдите предложение со словом озак, тиздән.

- Диалогны укыйбыз. Гүзәл һәм әнисе.

 – Укучылар, Гүзәлгә кая барырга кирәк?

 – Кибеткә.

          –   Кем белән кибеткә барачак ул?

          –    Ләйсән белән.

           –   Кибеткә нигә бара?

       б) Өй эше итеп бирелгән диалогны сүхнәләштерәбез. “Ләйсәннәрдә”  

10 нчы күнегү.

в) “Ләйсән белән Гүзәл кибеттә”.

- Алар кибеттә нишлиләр? Җиләк-җимеш алалар. Ни өчен? Туган көнгә. Үзбәя.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Мөстәкыйль эшләү.

  1. 1)- Ә хәзер һәр өстәлгә бирем.

Һәр өстәл – Туган көн сүзенә синквейн төзи.

Үз эшләрен укыйлар. Үзбәя.

2)Укытучы: Бүген Гүзәлнең туган көне бит. Ул кунакка чакыра. Ә туган көнгә чакыруның тагын нинди формаларын беләбез?

- Телефон аша яки чакыру открыткасы язу.

- Дөрес. Телефон аша сөйләшкәндә нинди сөйләшү булырга мөмкин?

 Диалоглар төзү. Һәр группа чыгыш ясый. Үзбәя.

3) Экранда чакыру открыткасы. – Укучылар, менә болай да чакырып була. Укыйлар.

Диалог 8 күнегү(2) презентация. Бүләк алу турында.

 Укытучы:Укучылар, Гүзәлнең туган көненә нәрсә аласыз? Экранда хәрефле кроссворд, бүләк сайлыйбыз.

-Спросите у друга, что подарит он Гузель? Алена, Гүзәлгә нәрсә бүләк итәсең? Мин ...

Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, Гүзәлне котлап, “Ак калач” уенын уйнап, ял итеп алыйк әле.

  1. 1) Укытучы: Экранга карыйбыз. Гүзәл ничек туган көнгә әзерләнә?

Укучы: Ул табын әзерли. Табынга бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак... куя.

  • Укучылар, табынга тагын нәрсә җитми?
  • Җиләк- җимешләр.

2) - Әйдәгез табынга җиләк-җимешләр куйыйк. “Табышмак әйтәм –  уйлап тап” уенын уйныйбыз. “Серле тартма” эчендә һәр группага берәр табышмак. Слайдта җиләк-җимешләр рәсеме чыгып бара.

  1.  Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.      Карбыз.
  2. Сап-сары – кояш түгел,

Эчләре бүлем-бүлем.

Кабыгын әрчеп алдык,

Өләштек телем-телем.      Әфлисун.

  1. Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?     Алма.

  1. -Укучылар, ә сез әниегезгә ашарга пешерергә булышасызмы?
  • Әйе.
  • Тактага карагыз да, нәрсәләр пешерергә булышканыгызны әйтегез.

“Мин әнигә булышам” конструкциясен кабатлау.

 4) - Табыныбыз әзер. Ш.Галиевның “Кунаклар” дигән шигырен искә төшерәбез. (слайд)  группаларда эшлибез. Кем әзер, кулын күтәрә. 3 куплетын укый. (шигырьдә ашамлык исемнәре урынына рәсем куелган) –

  • Без әзерлибез табын,        

Китереп бөтен ягын.        

Уртага куйдык чәчәк,        

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

VI. Яңа белемнәрне белем системасына кушу.

1) Укытучы: Менә без табын артында. Әдәп кагыйдәләрен искә төшерәбез. Как себя вести за столом.(Винни –пух мультфильмнан өзек)

Укытучы: Винни-пух табын янында үзен дөрес тотамы? Ул әдәпсез. Юк.

Укучылар, ә сез ашаганда үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?

Табын янында үзеңненичек тотарга кирәк? ( инф.+ярамый структуралы җөмләләр төзү аша, кагыйдәләрне кабатлау.)

- Табын янында сөйләшергә ярамый;

- Авызны чапылдатырга ярамый;

- Тиз ашарга ярамый;

- Алдан ашый башларга ярамый;

- Ризыкны сайланып утырырга ярамый.

      -Кеше алдыннан алырга ярамый....

2) Укытучы: “Серле тартма” эчендә мәкальләр дә бар. Конверттагы сүзләрне дөрес урнаштырсагыз, мәкаль килеп чыга.      Кунак булсаң, тыйнак бул.    Кунакка барсаң, кунак көт. Кунакта яхшы, өйдә яхшырак.

3) Ситуатив күнегү. Карточкалар белән эш.

  • Хәзер мин сезгә ситуацияләр бирәм, сезгә диалоглар төзергә кирәк.

I карточка.

День Рождения.

Руслан приглашает Максима на день рождения. Максим расспрашивает, кто еще придёт на день рождения. А Руслан отвечает, что придёт Дамир, Ильдар, Алия, Гузель. Максим узнаёт, в котором часу придут они, а Руслан отвечает, что придут в 6 часов и говорит, что будет весело.

II карточка.

В магазин.

Мама спрашивает у дочери: «Куда идешь?». В ответ дочь говорит, что в магазин. Мама спрашивает: «Что будешь покупать в магазине?». Дочь отвечает: «Куплю чак-чак и открытку на день рождения». Мама интересуется: «Кому берёшь вкусный чак-чак и открытку?». Дочь отвечает, что подруге Насте.

III карточка (“йомшак» укучылар өчен)

В магазине.

Разговор между продавцом  и покупателем. Приветствуют друг друга. Продавец спрашивает: «Что будете покупать?». Покупатель отвечает: «Буду покупать торт, сок,  яблоки и груши». Продавец уточняет: «Что ещё нужно?». Покупатель в ответ: «По 2 кг помидоров и огурцов». Продавец говорит: «За покупку будет 569 рублей». Покупатель благодарит и прощается.  

Группалар чыгыш ясый. Үзбәя.

IY. Укытучы: Туган көнгә чакырдылар, бүләк сайладык, Ак калач җырладык. Табын янына утырдык. Хәзер нишләргә кирәк?

Укучы: Бүләкне бирергә, котларга.

Укытучы: Хәзер котлау әзерлисез тиз генә. Ак кәгазьгә котлау открыткасы ясыйбыз. (Группалар такта янына чыгып котлый). Бергә җыр җырлыйбыз.

Туган көнең белән сине  (2 кат)

Бөтен дуслар һәм туганнар

Иң изге теләкләр теләсеннәр.

Туган көнең белән сине   (2 кат)

Тормышың бәхеткә күмелсен

Тормышың менә дигән булсын.

VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).

    -      Укучылар, сез бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?

    -       Нинди хикәя белән таныштык?

  • - Димәк, бүген бездә нинди бәйрәм булды?
  • Бүген бездә туган көн бәйрәме булды.
  • Укучылар,  Гүзәлнең туган көнендә нишләдек? Туган көндә нишләдек?
  • Табын әзерләдек, уйнадык, җырладык, котладык.
  • Нәрсә ошады?.Бу материал кайда кирәк булачак?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

VIII. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

1.Составить рассказ на тему“Минем туган көнем”.

2.Составить диалог на тему“Туган көндә”.

3. Нарисовать рисунок на тему “Туган көнем”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

күңелле туй, шаян туй - Сабантуй

разработка школьного Сабантуя...

Йомгаклау дәресе "Туган көн - күңелле бәйрәм"

Бу дәрес уен стилендә уздырыла.  "Туган көн - күңелле бәйрәм" бүлеген тәмамлагач, 5 нче сыйныф укучылары өстәл янына чакыру, кыстый белү, бүләк бирү, бүләк алу, туган көн белән котлау, уеннар уйн...

разработка урока"Туган көн-күңелле бәйрәм"

Татарстан РеспубликасыБиектау бюджет  гомуми белем  оешмасы“Биектау муниципаль районының беренче номерлы урта гомуми белем  мәктәбе”...

5 нче сыйныфларда "Туган көн - күңелле бәйрәм" темасына дәрес эшкәртмәсе

5 нче сыйныфларда "Туган көн - күңелле бәйрәм" темасына дәрес эшкәртмәсе...

Туган көн - күңелле бәйрәм бүлеген кабатлау өчен дәрес үрнәге

Туган көн - күңелле бәйрәм бүлеген үткәндә,йә тәмамлаганда файдаланырга була...

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина  Рус төркемеТуган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары...