Муса Җәлил батырлыгын халык мәңге онытмый.
методическая разработка (6 класс)

Аскарова Альфия  Ядкаровна

Максат.

1.Муса Җәлил тормыш юлын, иҗатын искә төшерү.

2.Укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади сәләтен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

3.Туган телебезгә, мәдәниятебезгә, аның талантлы шәхесләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_6.docx180.66 КБ

Предварительный просмотр:

      Татарстан Республикасы    “ ЛМР “ МБ

“ Ленингорск шәһәре 5нче номерлы урта гомуми белем   мәктәбе”

МБГББУ

      Муса Җәлил батырлыгын халык мәңге онытмый

                   

                                                     

dzhalil_m

  Әзерләделәр: югары квалификацион категорияле

 татар теле Һәм әдәбияты укытучысы

Ә.Я.Аскарова

                                                       

                               

Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә

( рус группасы өчен)

  Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Муса Җәлил портреты. Аның янында кичәнең эпиграфы итеп шигъри юллар эленгән һәм М. Җәлил әсәрләреннән китап күргәзмәсе куелган.

                                                “Исемең калсын үзең үлсәң дә

Тарихларда укып ятларлык ”

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Бүген без М.Җәлил иҗатына багышланган кичәгә җыелдык. Барыгызны да бу бәйрәм белән тәбрик итәм. М. Җәлил турында укытучыларыгыз сөйләгәндер. Шулай да искә төшереп китү зыян итмәс. Сүз алып баручыларга бирелә.

Алып баручы:

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа.

Мусаның әтисе Мостафа Оренбургка күчә.

Муса авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем ала.

       Шәһәргә күчкәч “Хөсәния” мәдрәсәсендә укый.

       Мусаның әнисе Рәхимә шигырьләр, җырлар яза..

       Балаларын белемле итәргә тели.

       Шуңа күрә кешеләргә кер юарга да мәҗбүр була.

        Муса солдаткаларга хатлар язарга булыша.

      Үз хатларын шигырь юллары белән матурлый.

       Акрынлап үзе дә шигырь эше белән шөгыльләнә башлый.

      “Бәхет” исемле беренче шигырен 1919 елда яза.

      Бу шигырь “Кечкенә Җәлил” псевдонимы астында чыга.

      Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты “Моабит дәфтәрләре” белән аерылгысыз.

      Бу исемне Җәлил үзе куймаган.

      Моабит төрмәсендә язылуыннан чыгып шигырьләре шул исем белән атала башлый..

      М. Җәлил 791 көн тоткынлыкта була.

      Анда ул 1942 елда эләгә.

       Төрмәдә күп шигырьләр яза. “Җырларым” (Мои песни), “Кошчык”( Птичка),

      “Дуска”(Другу), “Бүреләр”(Волки), “Кызыл ромашка”(Красная ромашка).

Алып баручы: Хәзер сүз командаларга бирелә.

 Беренче команда “Сандугач”, девизлары

  “Укырга, тырышырга! Эзләнергә, табарга!” ( кычкырып әйтәләр);

 икенче команда “Ромашка”, девизлары “Берлектә көч!”

  1. М. Җәлилнең тормыш юлы иҗаты буенча белемнәрен тикшерү бәйгесе

“Ромашка” командасы сораулары: - М. Җәлилнең әнисе кем исемле? ( Рәхимә)

                                                            - М. Җәлил ничәнче елда хөкем ителә? ( 1944ел, 25.08)

                                                      - М. Җәлил ничә көн токынлыкта була? ( 791 көн)

“Сандугач” командасы сораулары: - Беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним

                                                             астында чыга? (13 яшьтә, Кечкенә Җәлил).

                                                    -    Тоткынлыкка ничәнче елда эләгә? (1942ел)

                                                          - М. Җәлилнең кызының исеме ничек? ( Чулпан)

Сүз жюригә бирелә.

  1. Рәсем конкурсы.   2.М. Җәлил шигырьләре буенча конкурс

  1. Капитаннар бәйгесе

Бирем: Ромашканың таҗ яфракларына 6 сорау язылган:

а) М. Җәлил ничәнче елда һәм кайда туган?

( 1906 елда 15 февральдә, Оренбург өлкәсе Мостафа авылында)

 б) М. Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде?

( М. Җәлил музее бар, һәйкәл куелды, М. Җәлил исемен музейлар йөртә, опера-балет театры)

 в) Әтисенең исеме ничек? ( Мостафа)

 г) “Хөкем алдында” картинасы кем тарафыннан язылган? ( Харис Якупов)

д) М. Җәлил ничәнче елда һәм ничек үлә? ( 1944 ел 25.08 гильотинада башын кисәләр)

е) Төрмәдәге якын дусты, кем ул? ( Абдулла Алиш)

5. Кроссворд чишү.

  1. М. Җәлил туган авыл.
  2. М. Җәлилтуган өлкә.
  3. М. Җәлил кайсы айда хөкем ителә.
  4. М. Җәлилнең якын дусты, көрәштәше.

      5. Бу юллар нинди шигырьдән? “Сез үлсәгез мин дә онытылырмын,

                                                             Яшәсәгез мин дә яшәрмен”.

      6. М. Җәлилнең тормыш иптәше.

      7. М. Җәлил туган ай?

      8. Үзнең үлемсез шигырьләрен ул кайсы төрмәдә иҗат итә?

      9. М. Җәлилнең кызының исеме.

  1. Сүз жюри әгзәләренә бирелә. Йомгаклау, бүләкләр тапшыру.

194_ex


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

“Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма бел...”

Буыннар тарихы,нәсел шәҗәрәләрен  өйрәнүгә багышланган музыкаль кичә....

Син яхшы бел рус телен, һәм онытма үз телең!

Туган оясыннан аерылган Канатына мәңге ял тапмый. Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Халкым теле миңа – хаклык теле. Аннан башка минең телем юк Илен сөймәс кенә т...

« Аналар батырлыгын мәңгеләштерүче һәйкәлләр» эзләнү эше (презентация)

« Аналар батырлыгын мәңгеләштерүче һәйкәлләр»  эзләнү эше (презентация)...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Р. Фәйзуллинның "Онытма син!" шигырендәге сүзләрне сөйләмдә куллану.

8 нче сыйныфның рус төркемндә үткәрелгән ачык дәрес фрагменты эшкәртмәсе....